Шәхес янында
17 Апреля , 23:30

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!

Чакмагыш районының данлыклы вә бәрәкәтле Аблай авылы җирлегендә яшәүче Нафыйга апа Габдуллина турында язсаң язып бетерерлек, сөйләсәң-сөйләп бетерерлек түгел шәхес ул! Аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Картәтәм, Чакмагыш журналистлары остазы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл картәтәмнең мәктәп елларында партадашы, сабакташы, гаиләбезнең гомерлек дусты кадерле апабыз. Үземә дә бик күп дөрес һәм матур киңәшләр биргән ихлас йөрәкле, изге шәхес. Авылыбызның "аяклы энциклопедиясе" бит ул! Авыр сугыш елы баласы булса да, сынмаган-сыгылмаган буын вәкиле! 100 яшьлек юбилейларыгызны исәнлектә-иминлектә, шатлыкта каршыларга язсын.

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!

Һәр авыл җирлегендә диярлек олы ихтирам-хөрмәткә лаек, яшь буынга  өлге булган агәбиләр бардыр. Ә менә Чакмагыш районы Аблай авылында шундый үрнәкле апаларның берсе – Нәфыйга Насыйбулла кызы Габдуллина. Ул – олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм киң күңелле ана, нәнәй һәм укытучы, тарихи энциклопедияләр язышырга ярдәмләшүче, чын мәгънәсендә алтын куллы  оста һәм дә остазы. Аның тормыш юлына күз салсак,  һәр көне  газиз халкына һәм милләтенә изге, игелекле, кирәкле хезмәттә узган.

Аблай авылында туып-үсеп, 7 еллык мәктәпне тәмамлаган кыз, Кушнаренко педагогия училищесында белем туплый. Әтисе Насыйбулла Гыйззәтулла улы итекче һәм читекче була, ә әнисе Нәкыя исә кызында кул эшләренә карата, мәхәббәт чаткылары кабыза.

Балачак еллары  Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Тату гаиләдә 6 бала була. Дәвернең барлык михнәтен, авырлыгын күреп-тоеп үсә. Укытучылык хезмәтен күрше Благовар районының Абзан, Чулпан авыл җирлекләрендә белем бирүдән башлап җибәрә. 1958 елда үзенең туган ягы мәктәбенә күчеп, хаклы ялга чыкканчы шунда эшли. Җаваплы вазыйфалар башкара, кичке мәктәп мөдире итеп тәгаенләнә.

Тырыш хезмәте өчен "Хезмәт ветераны" медале, "Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен" мактау билгесе, бихисап грамоталар һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә Нәфыйга апабыз. Һәрвакыт районның җәмәгать тормышында актив катнаша, район телевидениесе аша еш кына матур чыгышлар ясый. Хәйдәр һәм Айдар Басыйровларның Чакмагыш төбәге тарихын мәңгеләштерү һәм данлы якташларыбызның исемнәрен киләчәк буыннарга тапшыру максатыннан язылган "Чакмагыш туфрагында туганнар" энциклопедияләр сериясендә дә өлеше зурдан. Нафыйга апа Аблайның күренекле шәхесләре һәм гомумән авыл тарихы буенча бик күп кенә материаллар җыйган һәм өйрәнгән.

80нче дистәсен ваклауга карамастан, әле дә актив авылның агәбие. Биредәге халык аны хөрмәт итеп "безнең аяклы энциклопедиябез" ди. Аблай китапханәсен озак еллар эшләгән хезмәт ветераны Рәзифә ханым Арсланова сөйләвенчә, ул иң даими китапсөюче дусларының берсе була. Мәдәният йортында үткән һәр чарага, кичәгә һәм концертка килеп, катнашып йөри, "Ахирәтләр" клубынфың чишмә башына тора. Мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрә. Элеккке укучылары күбесе бик дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Алар арасында абруйлы педагоглар, танылган шагыйрә Клара Низаева-Вәлиева кебек иҗат әһелләре бар. Үзе белдерүенчә, ул һәрчак яраткан хезмәтеннән ямь һәм тәм табып башкарган эшен, укучыларына һәрвакыт төпле белем бирергә тырышкан, аларны зур үрләргә өндәгән.

1957 елда авылдашы, гомерен шофёрлык һөнәренә багышлаган Наил Гилемҗан улына кияүгә чыгып 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Уллары Мөбарәк, Хәйдәр һәм Айдар – югары белемлеләр, тормыш диңгезендә үз урыннарын тапканнар.

Нафыйга Насыйбулла кызы вакытын юкка әрәм итми. Кул эшләренә тотына. Үзе күлмәкләр, кофталар бәйләп кия, сокланып туймаслык, берсеннән-берсе матур картиналар иҗат итә. Аларны кунакка барганда да бүләк иткәли, үзе әйтүенчә "кул эшләре – күңел көзгесе!" Аш-су остасы да әле ул, пешергән ризыклары чын-чыннан "телне йотарлык". Ә кичләрен оныкларын җыеп, татар халкының иң күркәм гореф-гадәтләренең берсен – кич утыруларны оештырып җибәрә. Мондый кичәләрендә 8 оныгы һәм 6 оныкчыгы бик теләп катнаша. Кич утырулар барышында Нафыйга апабыз һәркайсы оныгының хәлләрен, яшәешләрен, алга куелган бурыч-максатларын белешә, матур итеп үгет-нәсыйхат сүзләрен әйтеп куя. Мотлак рәвештә, җыр-моңга, шигърияткә дә бай була мондый утырмалар. Оныклары да нәнәләреннән калышмый, оныгы Айгөл Хәйдәр кызы Габдуллина – күренекле актриса һәм "Туган тел" телеканалы алып баручысы.

Менә шундый ул Нәфыйга апабыз. Һәрдаим хәрәкәттә, яшь буынны тәрбияләүдә. Һәм изге, игелекле эшләр башкаручы, ягымлы, кояштай нурлар сирпүче агәбиебез.

Нафыйга шулай авылдашларның социаль челтәрләрдәге чатында үзенең рәхмәтләрен дә белдерде. Әйтергә онытып торам бит, ул заман гаджет-смартфоннарын да бик яхшы куллана.

"Юбилеем белән котлаучыларга: республикабыз башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировка, район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалиевка, Үрнәк авыл Советы биләмәсе җитәкчесе Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдиновага, Чакмагыш телевидениесенен укучым Мөнирә Әнвәр кызы Махъяновага, Аблай урта мәктәбе коллективына, урындагы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләренә, хаклы ялдагы коллегаларыма, 1981, 1971, 1979нчы елгы чыгарылыш һәм башка күпсанлы укучыларыма ихлас йөрәктән рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Балаларымның, оныкларымнң һәм оныкачларымның, бихисап туганнарым, куршеләрем, хөрмәтле авылдашларымның ихлас котлауларына җылы теләкләренә, рәхмәт сүзләренә чиксез рәхмәтлемен. Мине зурлаган кебек Аллаhы Тәгалә сезне олыласын. Һәрберегезгә дә шушындый шатлыклы, бәхетле көннәрне күрергә насыйп әйләсен", - ди ул.

 

Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!
Нәфыйга апа – авылыбыз бизәге: Юбилеегыз котлы булсын!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас