Кичке шәфәкъ якынайган саен,
Алсу таңнар бездән ераклаша...
Бу ачышны шәхсән ачар өчен
Үтәбезме икән еллар аша?
Мизгелләрне җилгә сибәбезме,
Җитез көн артыннан җилә-җилә?
Инде тоттым дигән чакта гына
Көн хушлаша: «Гафу!..» ‒ дия-дия.
Никтер ишетми ул «Китмә!» сүзен;
Гел битараф сорау-ялваруга;
Кояш белән качыш уйный-уйный,
Яшеренә офык аръягына.
Мәңгелектән тик үтечкә алган
Бер көн иде!.. Ахры, үпкәләде.
Кадер белмәгәнне кадерләсе
Килмәдеме? Җавап - күпмәгънәле...
Хәзер төн каламы юанырга ‒
Югалтылган көнне сагынырга?..
...Сагышларга дәва: өр-яңа көн
Җыена таңнан канат кагынырга...
Николай Туганов фотосы.