Барлык яңалыклар
Шәхес янында
31 гыйнвар , 09:00

Данлыклы Лима Кустабаева 80 яшьлек юбилеен зур концерт белән каршылады

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле озак еллар җитәкче булган танылган шәхес, Русиянең халык артисты һәм атказанган сәнгать эшлеклесе Лима Кустабаеваның юбилее шаулап-гөрләп үтте. Тинчурин театрында үткәрелде ул. Фойедан ук безне Лима Гали кызының иҗади юлын тасвирлаган эчтәлекле фотокүргәзмә каршылады. Дәүләт ансамбле оркестры музыкантларының матур көләре, җыр-моңннары да күңелгә үзгә бер бәйрәм рухы һәм тантаналылык өстәп җибәрде. 

Концерт барышында мөхтәрәм юбилярны Татарстандагы башкортларның төбәк милли мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанда башкортлар Корылтае җитәкчесе һәм күренекле табиб Гали Хәсәнов та котлауларын ирештерде. Ул шулай ук Лима апаны Бөтендөнья башкортлар корылтаеның Башкарма комитеты рәисе һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аеткулова исеменнән дә тәбрикнамә тапшырлы. Алга таба Лима Гали кызына Башкортстан Республикасы Мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың да Мактау грамотасы бирелде. 

Күпсанлы мәртәбәле кунаклардан котлаулар концерт номерлары белән үрелеп барды. Концертны Лима Кустабаева һәм аның тормыш иптәше Зирәк Йосыпов тамаша кылып хозурланды.

Автор фотолары.

Автор: Юлай Низаев
Читайте нас