Блиц-сораштыру:
– Песиме, этме?
– Песи.
– Татлымы, әллә тозлымы?
– Татлы.
– Пляжмы, таулармы?
– Пляж.
– Киномы, китапмы?
– Кино. да, китаплар да
– Комедияме, әллә ужастикмы?
– Комедия.
– Чәйме, кофемы?
– Кофе.
– Спонтанлыкмы әллә планмы?
– Күпчелек очракта спонтанлык.
– Күп кенә кызлар артист булырга хыяллана. Сезнең моңа юлыгыз нинди булды?
– Балачакта әни белән әти мине еш кына театрларга йөртәләр иде. Мәскәү, Петербург театрларының гастроль спектакльләренә. Шуңа күрә театр белән мин балачактан ук таныш булдым. Минем иң беренче балачак хатирәләрем: без апам белән «театр» уйнаганнар. Балачакта гадәттә минем тәкъдимем һәрвакыт шундый иде: «Әйдә, без бүген артистка булыйк». Ә минем апам Айгөл мөгаллимә булырга ярата иде. Безнең уеннар менә шулай чиратлаша иде. Нәтиҗәдә, минем апам укытучы булып эшли, ә мин – актриса. Без аның белән тулы спектакльләр куя идек, аннан аларны дәү әни белән дәү әтигә уйнап күрсәтә идек. Безнең репертуарда «Аленький цветочек», күп кенә балалар әкиятләре бар иде, хәтта курчак театры да күрсәтә идек. Инде икенче сыйныфка җиткәч, «Сез кем булырга телисез?» дип аталган иншада кыю итеп «мин театр актрисасы һәм җырчы булачакмын» дип яздым. Мәктәптә чаралар вакытында мин гадәттә алып баручы була идем, концертларда җырладым, актив мәктәп тормышы алып бардым. Укытучыларыма – сыйныф җитәкчесе Салават Тимерхан улына һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлкәй Сәлман кызына – бик рәхмәтлемен. Югары сыйныфларда ул миңа: «Гөлшат, син сәнгать институтының театр бүлегенә укырга керергә, актриса булырга һәм бары тик төп рольләрне генә уйнарга тиеш», – дип әйтте. Мин ул вакытта әле театрда эшләүнең нәрсә икәнен бөтенләй аңламый идем, структураны белми идем. Ул, олы кеше буларак, яхшы рольләр уйнауның мөһимлеген аңлый иде. Бу вакытта фәрештәләр “амин” дип әйткәннәрдер инде, мин сәнгать институтына укырга кердем һәм үземне бик бәхетле булдым дип саныйм.
– Укырга керүегезне хәтерлисезме?
– Мин укырга театр бүлегенә укырга керергә уйлагач, беркемгә дә әйтмәдем, бары тик әни белән әти һәм энем генә беләләр иде. Ул вакытта Габдулла Габдрахман улы Гыйләҗев укырга керү өчен әзерлек курслары җыйды. Мин шул курсларга язылдым, аның белән шөгыльләндем. Ул минем дәү әтигә охшаган искиткеч бер кеше иде, шундый интеллигент, әдәпле, яхшы күңелле, акыллы, тәрбияле иде. Габдулла Габдрахман улы – зур дәрәҗәле режиссёр һәм зур йөрәкле кеше булды. «Моңлы кеше» диләр андый шәхесләр турында. Ул җырларга бик ярата иде. Иң башта миннән «Җырлыйсыңмы?» дип сорады ул. Мин аңа «Хәйруллакай» җырын җырладым. Шул вакытта ул минем язмышымның театр белән бәйле булачагын аңлагандыр һәм минем белән шөгыльләнгәндер дип уйлыйм. Без аның белән әзерлек курсларында проза, шигырьләр һәм мәсәлләр өстендә эшләдек. Укырга керү вакыты җиткәч, ул Урал аръягында да талантлы кызлар-егетләрне җыяр өчен Сибайга китте, ә монда кабул итү комиссиясендә булмады, башка педагоглар кабул итте. Мин әлбәттә курыктым таныш остазым булмагач, чөнки конкурс зур булды. Укырга керү өчен 3 тур узарга кирәк иде. Алардан соң дулкынланудан исемлекләрдә үз фамилиямне таба алмыйча үксеп еларга тотындым, минем өчен фаҗига иде бу. Минем абитуриент дустым (укырга керү вакытында дуслаштык) Фирүзә Париж миңа «Менә бит Гайсина, нигә син елыйсың, барсың бит исемлектә» ди. Карасам, чынлап та минем фамилиям бар. Хисләр шулкадәр күп булды ул мизгелдә... Театр бүлегендә уку әнә шулай башланды.
– Ә беренче ролегез хәтерегездәме?
– Институтта икенче курста укыганда, безгә имтиханга Арслан Мөбарәков исемендәге Сибай театры директоры белән Башкортстанның халык артисты Рәмилә Сәлимгәрәева килде. Шулай ук Мостай Кәрим дә бар иде. Без аның әсәрләреннән өзекләр күрсәттек. Мин «Ялгыз каен» өзегендә уйнадым. Һәм безнең имтиханнан соң Сибай театрыннан болай гына килмәгәннәре, ә максат белән килгәннәре ачыкланды. Аларга «Кодача» спектакленең премьерасына яшь җырлаучы актриса кирәк булган. Габдулла Габдрахман улы мине чакырып алды да: «Сине «Кодача» спектаклендә Наза роленә сайладылар. Хәзер бездә каникуллар, барысы да ял итәчәк, ә сиңа Сибайга барырга кирәк булыр. Ризасыңмы?» – дип сорады. Минем өчен бу шундый көтелмәгән хәл булды, аптырап калдым, чөнки чын спектакльдә, чын театрда төп роль бит ул! Мин тәвәккәлләдем дә, киттем. Һәм бу минем чын театрда беренче төп ролем иде. Бу зур бәхет булды. Чөнки остазларым Риф абый Сәйфуллин, Рәмилә апа Сәлимгәрәева мине зур сәхнәгә чыгардылар, мин белмәгән бөтен нечкәлекләрне, бөтен серләрне өйрәттеләр. Әле икенче курста гына укыгач, театр гримы дәресләре дә юк иде әле. Мин алардан моңа өйрәндем. Бу минем өчен шундый искиткеч вакыт булды. Үземнең беренче ролемне шундый җылылык белән искә алам.
Бу спектакль белән без «Театр язы» фестиваленә бардык. Анда ул бик күп бүләкләр яулады. Минем язмышны хәл итә торган адым булды, чөнки әлеге фестивальдә мине Азат Әхмәдулла улы Надыргулов күрде, ул вакытта Яшьләр театрының сәнгать җитәкчесе иде. Мине Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына чакырды, мин аңа: «Юк, Азат Әхмәдуллович, мин сезнең театрга бара алмыйм, мин инде Сибай театрына вәгъдә бирдем, мине анда көтәләр, фатир бирәчәкләр, төп рольләр минеке булачак», – дип җавап бирдем. Ул көлде һәм миңа: «Синең тагы ике ел укыйсың бар, ә институтны тәмамлагач, без сине көтәбез», – диде.
Остазым Габдулла Габдрахман улы безне өченче курста укыганда ташлап китте. Үләр алдыннан миңа үз фатихасын әйтте: «Гөлшат, яшьләр театрына эшкә бар, чакыруың бар инде, бу яхшы театр, үкенмәссең». Мин, әлбәттә, остазымның сүзен тыңламыйча булдыра алмадым, гәрчә шик-шөбһәләр булса да, чөнки Сибайда мине көтәләр иде. Минем курсташларым укуны тәмамлаганнан соң кем-кая эшкә урнашып беттеләр. Ә мин 15 сентябрьгә кадәр суздым һәм шул вакытта әни инде кая да булса эшкә урнашырга кирәклеген әйтте. Милли яшьләр театрына бардым. Әлбәттә, минем өчен Уфада калу яхшырак иде, чөнки монда тудым һәм үстем. Һәм ул вакытта яхшы сайлау ясадым дип уйлыйм.
– Сез яраткан рольләрегезне аерып әйтә аласызмы? Сезнең амплуагыз?
– Гомумән, әлбәттә, барлык рольләремне дә яратам. Мостай Кәримнең «Кыз урлау» спектакленнән Җәмилә, Карло Гольдониның «Ике әфәнденең хезмәтчесе» спектакленнән Клариче, Эдмон Ростанның «Романтиклар»ыннан Сильветта, Мостай Кәримнең «Ташлама утны, Прометей!» спектакленнән Агазия рольләре әһәмиятлеләрдән. Мостай Кәримнең «Безнең өйнең яме» спектакленнән Оксана ролен иң яратканнарымның берсе дип атый алам. Шулай ук «Люстра»дан – Эльфа, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дән – Диләфрүз, «Гильмияза»дан – Гильмияза. Бүгенге көндә Нил Саймонның «Язмышымның икенче бүлеге» спектакленнән – Фей Медуик, Чыңгыз Айтматовның «Ал яулыклы тирәккәем» спектакленнән – Асель, Сюзанн Лебоның «Диюкәй»еннән Диюкәйнең әнисе рольләрен яратам.
Ә амплуага килгәндә, бу актёрны кысаларга кертә торган сүз. Мин актёр ниндидер амплуага беркетелергә тиеш түгел дип саныйм. Ягъни төрле жанрларда уйнау яхшы, артист өчен бу бик кирәкле әйбер. Чөнки бер жанрда гына уйнасаң, штамплар барлыкка килә, аннары тамашачылар кызыксынмый башлый, актёр үз эшенә суына башлый... Ә әгәр син төрле жанрларда эшлисең икән, бөтенләй капма-каршы рольләрне уйныйсың икән – талант үсешә. Минемчә, актёр үзгәрә белергә тиеш.
– Яраткан әсәрегез?
– Яраткан әсәрләрем күп. Инглиз классикларын яратам, Чарльз Диккенсны, мәсәлән. Сомерсет Моэмны, аның романнарын гына түгел, кечкенә хикәяләрен дә яратам, ул яраткан авторларның берсе. Стендальны бик яратам. Драматурглардан – Шекспир һәм Чеховны. Шулай ук Герман Гессеның «Игра в бисер» әсәрен дә бик яратам, ул минем өчен югары пилотаж. Тагын Умберто Эконың «Имя Розы» романын яратам.
– Күп кенә актерлар: «Театр – минем йортым», – ди. Сезнең өчен дә бу шулаймы?
– Минем уйлавымча, эш дип карау дөресрәк булыр иде, чөнки театр өйгә, гаиләгә әверелергә тиеш түгел, ул тормышның бер өлеше булырга тиеш. Безнең тормышыбыз күпкырлы бит, анда гаилә дә, йорт та, эш тә, мавыгулар да бар. Әмма кызганычка каршы, мин дә, күп кенә артистлар кебек үк, театрны баштан ук өй, гаилә буларак кабул иттем һәм шуңа күрә тормышымның бик зур өлешен театр алып тора. Без – актёрлар – шул рәвешле үзебезне башка бик кирәкле әйберләрдә кысабыз. Тормышта мавыгулар, сәяхәтләр булырга, башка нәрсәләргә дә вакыт булырга тиеш. Тик бәхеткә яки кызганычка каршыдырмы, әйткәнемчә, безнең күпчелек вакыт һәм ресурсларыбыз театрга китә. Яраткан актрисам Наилә Гәрәева: «Без алданып яшәдек. Ләкин безнең бәхетебез шунда», – дигән иде бу җәһәттән. Яхшымы, начармы, белмим, әмма бу факт. Аңлатып китәм: актёрның эше театрда тәмамланмый, репетиция тәмамлану белән бетми. Актёрның мие тәүлегенә 24 сәгать үз роленә эшли. Аның бу турыда бөтен уйлары, ул инде дөньяны үз персонажы күзләре белән күрә. Театрда башкача эшләү мөмкин түгел дип саныйм мин. Әлбәттә, игътибарыңны читкә юнәлтергә кирәк, ләкин син уйнаган, үзең аша үткәргән образ барыбер синең эчеңдә утыра, һәм моңардан беркая да кача алмыйсың. Хәтта фикерләү процессы да рольгә эшли, чөнки ансыз рольне яхшы башкарып булмый.
– Сез шактый уңышлы актриса. Үзегезне «йолдыз» итеп хис итәсезме?
– Мин болай дип уйлыйм: үзеңне «йолдыз» итеп хис итә башлагач та эшең белән саубуллаша аласың. Әгәр үзеңне «йолдыз» итеп хис итсәң, син инде яхшы актёр булмаячаксың. Никадәр гадирәк булсаң, шулкадәр яхшырак.
– Сезнең өчен тамашачыларның реакциясе мөһимме?
– «Театр – тамашачылар өчен» дип юкка гына әйтмиләр. Әлбәттә, барысы да тамашачылар өчен. Тамашачылардан башка театр яши алмый. Бу энергия алмашу: син үзеңнең энергияңне, идеяңне, фикерләреңне, рольгә салынган җаныңны сәхнәдән залга җибәрәсең һәм ул сиңа рәхмәт, алкышлар, тамашачыларның җылылыгы, мәхәббәте белән кире кайта. Шундый тере энергия алмашудан башка театр яши алмый.
– Сез рольгә күпме әзерләнәсез? Сүз репетиция процессы турында түгел, ә нәкъ менә роль тулысынча төзелгәнче үзегезне, репликаларыгызны һ.б. ничек көйләвегез турында.
– Ким дигәндә бер көн алдан мин рольгә әзерләнә башлыйм. Әлбәттә, рольнең нинди булуына карап. Менә бездә «Диюкәй» спектакле бар, андагы әни роленә мин ким дигәндә бер атна алдан әзерләнәм. Бу катлаулы роль, бик гадәти булмаган спектакльдә. Әзерлексез аны яхшы уйнап булмый.
Ниндидер музыкаль рольләргә әзерлексез килү мөмкин түгел, репетициягә килгәч кенә роль барып чыкмый. Гомумән, өйдә аның өстендә эшләргә кирәк. Текстны да, җырны да, биюләрне дә күз алдына китерәсең, репетициялисең. Репетициягә инде әзер булып барырга кирәк.
Шундый хәлләр дә була: спектакль алдыннан репетиция булмый, ул вакытта бигрәк тә өйдә әзерләнергә кирәк. Ансыз берничек тә рольне яхшы уйнап булмый.
– Сәхнәгә чыгар алдыннан ниндидер ритуалыгыз бармы?
– Сәхнәгә чыгар алдыннан «Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим» дип әйтәм. Бу бөтен нәрсәгә ачкыч.
– Сез бит әле кино актрисасы да. Тормышыгызның шушы ягы турында да бәян итегезче.
– Әйе, миңа төрле фильмнарда уйнарга, төрле режиссёрлар белән эшләргә насыйп булды. Бу, әлбәттә, зур бәхет. Минем соңгы ролем – «Отряд Таганок» фильмында Якупның әнисе. Режиссеры – Айнур Әскәров. Бу бик уңай тәҗрибә булды, Айнур белән эшләү, балалар белән эшләүдән бик якты истәлекләр калды.
Кино – ул бөтенләй башка, театрдан аерылып торган сәнгать. Бу дубльдә ничек уйныйсың, шуның белән бетте, ул инде мәңгегә кала. Театрда башкача: син билгесез санда рольне уйный аласың, һәм һәрвакыт аны төрлечә уйныйсың, яңача эшләп карыйсың. Театр – ул спектакльне, рольне тикшерү кысаларында импровизация. Тайпылырга кирәк булмаган каркас бар, әлбәттә, ләкин репетицияләр вакытында ниндидер буяулар, нечкәлекләр табу бик кызыклы. Ә менә кинода инде бер тапкыр рольне уйныйсың, образны үсештерү мөмкинлеге юк дияргә кирәк.
– Кинода төшү вакытында параллель рәвештә театрда уйныйсызмы? Әллә пауза аласызмы?
– Театрда пауза алырга туры килмәде, чөнки съёмкалар гадәттә җәй көне була. «Отряд Таганок» фильмы һәм башкалар белән дә шул ук хәл булды: режиссёр Булат Йосыповның «Сөмбелнең җиденче җәе», «Озын-озак балачак» һәм режиссёр Айсуак Юмагуловның «Җил аучысы».
– Театрда даими киеренкелектә булырга кирәк, ә кинода берничә дубль ясау мөмкинлеге бар? Ягъни театрда уйнау авырракмы?
– Кайда уйнау авыррак, кайда җиңелрәк икәнен әйтә алмыйм. Һәркайда үз нечкәлекләре. Рольгә, образга бәйле. Әлбәттә, роль никадәр катлаулырак булса, актёрга шулкадәр кызыграк. Роль өстендә эшләү һәрвакыт кызыклы, кинода булса да, театрда булса да. Һәм мин инде әйткәнемчә, рольне спектакльдән спектакльгә үстерү нечкәлеге бар.
– Сез сәхнәгә чыгар алдыннан мандраж тоясызмы әле? Дулкынланасызмы? Дубль алдыннан кинода да?
– Мандраж? Әлбәттә, юк, бу инде практика, тәҗрибә белән киләдер. Кәеф, иң мөһиме кәеф.
– Сездә ниндидер рольләргә тыюлар, «табу»лар бармы? «Теләсә нәрсә эшләгез, әмма мин бу рольне уйнамаячакмын» диярлек.
– Безнең һөнәрдә рольләргә «табу» дигән сүз була алмый дип саныйм. Әгәр син артист икәнсең, сиңа нәрсә бирәләр, шуны уйныйсың. Бу хезмәт. Театрда хезмәт итәләр дип юкка гына әйтмиләр ул. Синең рольдән баш тартырга хакың юк. Мин шулай саныйм. Әгәр режиссёр сиңа бу рольне биргән икән, димәк, ул үзенә нәрсә кирәклеген, синең нәрсә эшли алуыңны белә һәм гомумән режиссёрга яхшырак күренә, чөнки ул чараның хуҗасы, ул хәл итә, һәм ышанычсыз монда берничек тә булмый.
– Сез җырлаучы актриса. Үзегезнең җырларыгыз, чыгышларыгыз турында да сөйләгез әле.
– Җырлар минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Әлбәттә, бу төп эш түгел, театр – минем карьерамда иң мөһиме. Җырлар театр белән кулга-кул тотынышып бара, чөнки мин җырлаучы актриса. Музыкаль спектакльләрдә бик күп уйныйм. Эстрадада нигездә энем Мурат Гайсин җырларын җырлыйм. Ул Казанда яши, татар тамашачысы аны белә һәм бик ярата. Күп җырчылар аның җырларын җырлыйлар.
Биш ел элек куелган үземнең сольный концертым турында бераз сөйлисем килә: ул «Күперләр» дип атала иде. Ни өчен «Күперләр»ме? Чөнки без башка театрлардан хезмәттәшләребез белән күперләр салдык. Бу бик кызыклы һәм оригиналь булды, чөнки моңа кадәр театрлар арасында шундый дуэтлар, уртак спектакльләрдән ниндидер өзекләр кулланыла торган концертлар булмаган. Әйтик, Г. Камал театры актеры Илдус Габдрахманов килде һәм без аның белән «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакленнән өзек уйнадык (бу спектакль безнең милли яшьләр театрында 17 ел барды). Мин Диләфрүзне – үзебезчә, ә Илдус Шәкүрне үзләренчә уйнады. Бу бик үзенчәлекле булды, чөнки ул – татарча, мин башкортча уйнадым. Ә җырны без аларның спектакленнән алдык, чөнки ул бию өчен тәгаенләнгән жанрда иде. Сәлимә Әминева безгә биюне куйды. Махсус Казанга репетициягә барып кайттым. Илдус белән Сәлимәгә рәхмәт, алар концертны үзләре белән бизәделәр.
– Сезгә нәрсә якынрак: театрмы, киномы, музыкамы?
– Кино да, театр да, музыка да якын. Әмма бүгенге көндә мин йөрәгемә театрның якынрак булуын тоям.
– Рольләр, проектлар, гаилә... Сез үзегез өчен минутлар табасызмы?
– Хәзер инде мин тормышның башка өлкәләрен дә тулыландырырга тырышам, чөнки театр тәүлекнең 24 сәгатен һәм атнаның җиде көн вакытын алып торырга тиеш түгел. Буш сәгатьләр, минутлар булганда, мин йөзәргә йөри башладым, төрле стильләрдә йөзәргә өйрәндем. Үсешергә тырышам. Китаплар укырга һәм кино карарга яратам. Француз телен өйрәнәм. Чөнки кызым Франциядә яши, ул анда укыды, белем алды, инде эшләп йөри.
– Шундый матур булу өчен сез нишлисез?
– Яхшы күренү өчен мин әллә ни зур эш эшләмим. Бу генетика дип уйлыйм. Минем әнием һәрвакыт бик яшь күренә иде һәм хәзер дә ул үз яшеннән яшьрәк күренә, сөбханаллаһ. Мин бит әле яшь героиняларны уйныйм, мөгаен, болар барысы да үзара бәйледер.
– Тормышта сез нәрсәдән ләззәт аласыз?
– Мин бөтен эшемнән ләззәт алырга тырышам. Хәтта миңа ошамаган нәрсәдер эшләргә туры килгәндә дә, мин моңарда яхшылык һәм күңелле мизгелләр табарга, һәм моңардан ләззәт алырга тырышам. Югыйсә тормыш кызык булмаячак.
Сәяхәт итәргә бик яратам. Сәяхәт дөньяны ача, син икенче кешегә әйләнәсең. Бөекләрнең берсе «Сәяхәттән беркайчан да элекке халәттә кайтмыйсың» дигән. Син яхшы якка үзгәрәсең, дөньяга карашың киңәя, бик күп яңалыклар беләсең. Таныш булмаган урынга эләккәч, энергетик яктан байыйсың, дөньяга карашыңны киңәйтәсең. Сәяхәт һичшиксез һәркемгә кирәк. Бу, мөгаен, иң мөһим ләззәттер.
Тагын якыннарым белән аралашудан ләззәт алам. Бу төп ләззәт. Кызым белән күрешү (ул ерак яши, һәм без еш күрешә алмыйбыз) – бу зур бәхет. Тагын саф һавада йөрергә һәм диңгезне яратам.
– Сез әле кайларда булмадыгыз, кая барырга телисез?
– Мин бик күп җирләрдә булырга хыялланам. Мәсәлән, Европа шәһәрләрендә. Мин Франциянең Париж, Ницца, Канны, Марсель, Сан-Прованс шәһәрләрендә булдым. Италиядә, хәтта Испаниядә дә булганым бар, дусым Фирүзә Париж янына бардым. Ләкин әле күрмәгән бик күп шәһәрләр бар. Япониядә булу – тагын бер хыялым, чөнки ул ил ниндидер гаҗәеп дөнья, Европа, Русиядән бөтенләй аермалы. Миңа калса, анда хәтта энергетика да башка. Утрауларда буласым килә.
– Хыялларыгыз?
– Хыялланырга кирәк, алар тормышка ашу сыйфатына ия. Мин беркайчан да хыялланудан туктамыйм, алар акрынлап чынга аша, бу шатландыра. Һәм мин барыгызга да изге, якты хыялларыгызның тормышка ашуын телим. Тормыш могҗизалар белән тулы.
– Гөлшат Гайсинадан матурлык һәм бәхет рецепты?
– Балаларга карарга һәм алардан үрнәк алырга кирәк: алар үпкәләрен, бөтен начарлыкларны оныталар, алар бары тик шатлыклы нәрсәләрне генә хәтерлиләр, һәр көнне чиста биттән башлыйлар. Иртә белән йокы урыныннан нинди кәеф белән күтәреләсең, көнең шундый буа. Шуңа күрә барысы да безнең фикерләрдән, безнең тойгылардан, шатлыклы хис-кичерешләрдән, дөньяны кабул итүдән дип уйлыйм. Бу – матурлык һәм бәхет рецепты. Барлык балалар да матур бит. Яшьләр театры каршында балалар мюзиклы студиясе бар, мин аны җитәклим һәм балалар белән бик күп эшлим. Аларның нинди икәнен күрәм һәм алардан үрнәк алам. Алар шундый нурлылар, күңелләре саф. Балалар кебек яхшылыкка ачылырга кирәк.
– Иң яраткан ризыгыгызның рецепты белән уртаклашыгыз әле.
– Уйга шунда ук дымләмә килә. Мин аны я каз, я сарык итеннән пешерәм. Яшелчәләр белән бик тәмле килеп чыга. Башта итне, аннары вак итеп туралган суганны салам. Сүз уңаеннан, суган һәм болгар борычын гына ваклап турарга кирәк. Калган яшелчәләрне я тулысынча, я яртыга ярып салалар. Аннары кишер, кәбестә, бәрәңге, болгар борычы салабыз һәм помидор белән тәмамлыйбыз. Һәм боларның барысын да сусыз, майсыз томалап пешерергә. Яшелчәләр һәм ит мае кирәкле бөтен нәрсәне бирә. Ни өчен дымләмә? Чөнки дымланып кына пешә. Бик бай тәмле килеп чыга. Тозларга, борычларга онытмагыз.
Фото Гөлшат Риф кызының шәхси архивыннан алынды.