Барлык яңалыклар
Шәхес янында
21 октябрь 2025, 12:23

Бию солтаны ул

Ярдан-ярга дуслык күперләре салгандай, зур сәхнәләрдән газиз тамашачысына нур сузды. Күңелләребезнең түрләрендә һәрвакыт соклану хисләре, дәрт-дарман кабыза ул, ихлас йөрәгендә ялкынланып янган сөю йолдызыннан.

Бию солтаны ул
Бию солтаны ул

Дан-шөһрәтләре, рәсми исемнәре дә юк, әмма үзенең күңел балкышын сәхнә серләренә чорнап, күптән тамашачы  сөюен яулап өлгергән, яшь, оста биюче, мөгаллим, әнисе - Гөлфирә ханымның лаеклы дәвамчысы газиз улы,профессиональ рәвештә эретеп ябыштыручы, спортчы, үрнәкле гаилә башлыгы Раджеш Эмил улы Зәйнетдинов белән “Өмет” гәзитен укучы кадерле дусларыбызны таныштырып үтәсем килә.

Сәхнә ачыла. Алып баручы Чакмагыш районының данлыклы "Асылъяр" халык биюләре ансамбле башкаруында татар биюе "Гармун"ны игълан итә. Ә гармун - солист Раджеш Зәйнетдинов кулында. Олы сәхнәгә үзенә генә хас булган, әйтерсең лә бер сихри көч таратып, җитезлеге, профессиональлеге, оялчан, шул ук вакытта көләч, шаян йөзе белән башка биюче егет һәм кызларны гына түгел, ә газиз тамашачысын да үз янына биергә, рәхәтләнеп бәйрәм итергә чакыра ул. Аның һәрбер чыгышы, нинди генә жанрда булуына карамастан, лирик героймы яки бөтенләй башка төрле трагедик образмы, шаян, гашыйк егетме-югары дәрәҗәдәге сыфатлылык, осталык белән башкарыла. Артистлылык белән генә түгел, ә хәтта кечкенә спектакль форматында булуы, башка биючеләрдән аерылып, үзенә җәлеп итеп тора. Ә инде, Раджеш Эмиль улы районның мәктәп балалары, студентлары, эш коллективлары белән куйган тамаша-биюләренә аерым тукталып китү кирәктер, дигән уйдамын. Чөнки алар искиткеч, аларны күзәткән кеше, хәтта репитициядә булган гына да үзенең сокланган тәэсирәтләре белән уртаклашмыйча булдыралмый. Мин үзем Раджеш Эмиль улын күптәннән беләм, ул минем шәхси  хореографым булу сәбәпле, бихисап аралашырга туры килде. Хәтта 24 сәгатьләр буена бергә экзаменларга әзерләнгән, ут күрше Республикабызда-Татарстаныбызда бер фатирда яшәп, төн буена кухняда сәхнә элементларын кабатлаган чаклар, мәктәп-студент, яшьлек елларымның бер якты хәтирә-мизгеле булып күңелемдә саклана. Һәр кешегә игътибарлы, бар күңелен биреп сөйләшә. Ул бик гади, ихлас күңелле, аралашучан, шаян һәм үткер сүзле кеше.

Шулай булмай ни "Алма агачыннан  ерак төшми" - диләр бит татар халык мәкалендә. Әнисе, Гөлфирә ханым, районыбызда билгеле шәхесләребезнең, олуг ихтирам-хөрмәткә лаек зыялы затларыбызның берсе ул. Чакмагыш районы җирлегендә үзешчән сәнгатен үстергән, югары дәрәҗәгә күтәргән оештыручы-хореограф. Бөтен гомерен гомерен Чакмагыш җирлеге сәхнәләренә багышлаган, балаларда, күпме буын яшьләрдә бию сәнгатенә мәхәббәт чаткысы уяткан, бик күп биючеләр чыгарган, өр-яңа биюләр районыбызда тәүге тапкыр куйган, абруйлы Гөлфирә Галләмовна Чакмагышның бик күп талант ияләрен биргән, яшелеккә, табигый муллыкка күмелеп утырган Рапат авылында туып-үскән. Рапат мәктәбен, Чакмагыш сәүдә-кулинария училищесын 1965 елда тәмамлагач, пешекче булып хезмәт юлын башлый ул. Талантлы кызны, күреп, 1967 елдан Чакмагыш мәдәният сараена эшкә алалар. Хаклы ялга киткәнче, бию һәм драма түгәрәге җитәкчесе, автоклуб мөдире, методист, районның халык биюләре ансамбле җитәкчесе вазыйфаларында хезмәт куя. Төрле күләмдәге конкурслар кысаларында Молдавия, Болгария якларының сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясый, призлы урыннарга лаек, дип табылуын күпсанлы Почёт грамоталары, дипломнары дәлилләп тора. Районыбызда үткәрелгән үзешчән смотр-конкурслар вакытында  авыллардагы яшьләрне бию серләренә төшендереп, бию ансамбльләренә нигез салучы Гөлфирә Галләм кызы. Оештыручы сәләтенә дә ия булуын, тагы да даими рәвештә Әфган сугышында катнашкан Чакмагыш районының чакма таштай егетләре белән берлектә, хәтер һәм дан кичәләрен ясау, “Озын чәч”, “Нәүрүз гүзәле” бәйрәм-конкурсларын югары дәрәҗәдә оештырып һәм шул ук вакытта алып баруы, тагы бер кат исбат итә. Үзенең кул астында, бихисап яшь хореографлар, биючеләрне тәрбияли. Мәсәлән, бүгенгесе көнне Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбенең иң көчле педагогларыннан исәпләнгән Эльза Әхмәт кызы Сәетгәрәева үзенең өлкән остазларының киңәшләрен истә тотып, алар башлаган эшне лаеклы дәвам итә. Хөкүмәтебез тарафыннан, Гөлфирә ханымның тыңгысыз хезмәте югары бәяләнә, 1979 елда “БашкортАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме бирелә. Әлегесе вакытта Рапат авылында, туган нигезендә яши. Хаклы ялда булса да, Гөлфирә апа Зәйнетдинова тынгы белми, ял итеп ята торган кешеләрдән түгел, гөрләтеп дөньясын көтә, Рапат авыл мәдәният йортында ул һәрчак хөрмәтле кунак, якташлары белән сәхнә серләрен уртаклашучы үрнәк өлгесе. Һәр ел саен районда оештырылган “Театр язы”нда актив катнашып, сәхнә түрләрен бизи. Узган елны, Халыкара яшьләр көне уңаеннан үткәрелгән, Чакмагышның зур бәйрәмнәрнең берсендә, “Хезмәт династиялары” номинациясендә улы Раджеш белән бүләкләнделәр, шул ук вакытта Раджеш Зәйнетдинов, бүләкләү өлешеннән соң сәхнәләрдән төшеп тә тормыйча, яраткан эшенә бирелде-башкорт халык биюен башкарды.

... Раджеш февральнең салкыннарын да көтеп тормыйча, барлык халык Яңа ел бәйрәмен каршы алырга йөргәндә, 1981 елның 30нчы декабрендә ашыгып дөньяга аваз сала. 1 аен тутырган көнне, Гөлфирә ханым больницадан улы белән кайта. Әлбәттә, ялгызлыкның ачысын да күрә ул. Шулай булуга карамастан, улын Ватаныбызның лаеклы граждане итеп, башка балалардан ким-хур үстермәүне үзенең бурычы итеп куя. Тәпи йөри башлаганнан бирле тик тормый, Раджеш, ул-оча, хәтта артык хәрәкәтле, аяклары һич җиргә тимәгән сабый иде, дип искә ала Гөлфирә апа үзенең истәлекләрендә.

Үзе Раджеш Эмил улы үзенең балачак елларын болайрак хәтерли:”Бала чагым яшьтәшләремнән әллә ни аерылмасада бик бәхетле үтте. Бәләкәйдән үк бөтен мөмкинлекләремнән чыгып бар булган хыял-теләкләремне тормышка ашырырга тырыштым. Башлангыч сыйныфларда әнием ата-аналар комитетының председателе булу сәбәпле дә, сыйныфыбызның бию түгәрәген оештыруны аңа йөкләттеләр.  Шук идек. Кайчак тиешле түгел, замечаниеләр миңа да күтәрергә туры килә иде(көлә)”.

4нче сыйныфны бетергәч, Раджеш әнисенә “Мин биюче булмыйм, ә шофёр буласым килә” ди. Спорт белән ныклап шөгыльләнә башлый. Ләкин шулайда, биюгә, иҗат дөньясына карата булган мәхәббәте үзенекен итә. Кайчандыр, Гөлфирә ханым да тәмамлаган Республикабызның Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәни-агарту техникумын тәмамлап, Раджеш балалар иҗат үзәгендә бию түгәрәгенең җитәкчесе булып эшли башлый. Рапат, Яңа Каръяуды мәдният йортларында смотрлар вакытларында шефлык итә. Рапат мәдәният йортында шөгыльләнгән кечкенә малайлар төркеме белән Республика кимәлендә үткәрелгән “Золотой каблучок” бию конкурсына барып лауреат булып кайталар. Яңа Каръяуды яшьләрен смотрга әзерләшә. Шунда үзе дә алар белән бергә бии. Раджеш Зәйнетдинов “Кунак егете” дигән татар биюендә шаян, авыл карты образында уңышлы чыгыш ясап тамашычының иксез-чиксез алкышларын яулый. Менә шушы вакыттан бирле күпме еллар инде тамашачысына хыянәт иткәне юк. Өметләрен аклап, хөрмәтләп җаны-тәне белән балкып бии.

Чакмагыш районындагы һәрбер үткәрелгән концертның, чараларның үзәгендә булган, чакмагышлыларның мәхәббәтен яулаган “Асылъяр”, Тозлыкуш авылының “Чакматаш” халык биюләре ансамбльләре биюләрендә һәрдаим катнашып, биюләрнең үзәгендә була Раджеш Эмиль улы. Яңа ел утренникларында һәм кичәләрендә тудырган бүре, аю образларына кереп, рәхәтләнеп уйный, балачагага бәйрәм бүләк итә.

Өлкәннәрнең киңәш-тәкъдимнәренә, үгет-нәсыйхәт сүзләренә һәрчак колак сала. Аеруча, тәкыйттәндә баш тартмый. Ә булган кимчелек-хаталарын төзәтү юлында була. Читтән торып Чиләбе мәдәният академиясын тәмамлый. Бер үк вакытта Рапат мәдәният йортының “Мирас” бию коллективы белән дә шефлык итә. Үзенең профессиональ белемен гел тупларга тырыша, “Аны кулланып шомарам, ныгыйм” ди ул. Бию-сәнгать өлкәсеннән Раджешның китеп караганы булса да, күңеленең халәте, эчке хис-тойгылары, кичерешләре барыбер үзенекен итә. Шулай итеп бала чактан татар халык биюләренә карата булган, Раджеш Зәйнетдинның олы сөю хисе, бу өлкәне аның гомерлек эше итә. Җәйләрен, шулай ук, урак чорында Раджеш Чакмагыш район мәдәният йортының районыбызның моңлы сандугачы Гөлназ апа Сәлимова җитәкчелегендәге “Чаткылар” агитбиригадасы составында басу эшчәнләре алдында чыгышлары белән бизи тамашаны. Шофёр буларга дигән теләге дә чынга аша диюем, ялгыш булмас, экскаватор да , машина да йөртә. Һәр ял саен үзенең машинасында тормыш иптшәше, юриспруденөия өлкәсе хезмәткәре булган, уңган хуҗабикә Эльмира апа һәм уллары Надир, кызы Элиза белән кайтып йөриләр, булышалар әнисенә. Туган ягының, әнисе, нәнәй-картәтиләре туып үскән Рапат авылын да ул бик ярата. Раджеш яшьтән үк, мәктәп елларыннан спортны бик үз итә. Бүген дә бу мавыгуы, фәһемле шөгыле читттә түгел, авыр атлетика-аның иң яраткан хобби. Сәламәтлек-зур хазинә, спорт-үзе бер лаззәт, дип саный ул. Раджеш Эмил улы әйтеүенчә, ул һәр шөгыленнән ләззәт, бар башкарган эшен ярып, күңелен биреп башкара. “Тормышыбызның һәр көнең бәйрәм итеп, дус-туганнар, хезмәттәшләр белән аралашып яшәү-гомеребезенең зая үтмәвенең дәлиле” Раджеш Зәйнетдинның үрнәкле гомер юлының девизы. Яшьләрдә бию чаткысларын кабызып, җибәреп, аларның ялкынланып сәнгать дөньясында яшәвен күреп, ул укучылары өчен ихлас йөрәктән горурлана. Алар инде илебезнең чит өлкәләрендә, шәһәрләрендә укуларына, эшләвенә карамастан, ул алар белән һәрчак тыгыз элемтәдә тора, ә гаиләсе белән яшәгән Чакмагыш үзәгенең косманавт, Советлар Союзы герое Юрий Гагарин исемен йөреткән урамдагы фатирының ишекләре ачык, татарча матур көйләр ишетелеп тора, ә инде кухняда Эльмира апаның тәмле бәлешләре пешеп тирә-юньне хуш ис белән тутырып, чәйләргә чакырып тора. Буш вакытында соң тимер эретеп ябыштыруе дә янәшә атлый. Ул сокландыргыч бизәкләр эшләү остасы да, җитмәсә. Бу һөнәрчелеге аңа иҗат эшендә дә ярдәм иткәне бар.

Әле аның иҗатының утлы җимешкә тулган чагы. Киләчәктә инде җимешне тәмләп, тамашачыларыбызның ләззәт аласылары алда әле. Раджеш хакында язып бетмәслек ул, күпкуырлы сәләт иясе! Юл чатларында нурлы гөл-чәчәкләр сибүче булганда, караңгылыкка бирелмәс милләтебез. Раджештай талантлар белән гүзәл җиһаныбыз, данлы районыбыз шөһрәтле, ә үзе ул тамашачысы белән бөек!

Бию солтаны ул
Бию солтаны ул
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас