Була шундый чишмәләр, ташлы токымнарны тишеп, калын җир өстенә бәреп чыга һәм юлындагы каршылыкларны үтеп, зур елгаларга кушыла. Була алар, чылтырап бер туктаусыз агалар да агалар. Үсемлекләр аннан дым алып яшәрә, арыган кешеләр янына утырып суын эчсә, сусаулары басыла, буыннары ныгый, хәл кергәндәй була. Юлчылар андый чишмәләр янында туктап, бераз ял итмичә торып китми. Савыт хәстәрләп чишмәләрнең көмештәй суын өенә дә алып кайта. Яңа Балтач авылыннан Фирдәүсә Ахун кызы Гәрәеваны мин шундый чишмәләргә ошатам. Аның тормышында эшен медальләр, күкрәген орденнар бизәми ахры. Әгәр булса, утыз еллап мин белгән чорда бер генә тапкыр булса да күрсәтер иде!
ЧИШМӘЛӘР ЗУР ЕЛГАГА КУШЫЛА
Журналист сыйфатында йөргәнемдә: «Мине гәзиткә бер яз әле, туган, гомер буена эшләдем», –диючеләр күп очрады. Кайберләрен, лаеклы булганнарын, язарга да туры килде. Ә менә Фирдәүсә турында агроном булып эшләгәндә дә, мәктәптә укытканда да, озак еллар Ленин исемендәге хуҗалыкта баш экономист чагында да, шулай ук икътисади укуларны җитәкләгәндә дә, аннан соң 55 яшен тутырып, пенсиягә чыккач, бухгалтериягә яңа килгән яшьләрне исәп-хисап эшенә өйрәтеп йөргән елларында да гәзит битләренә язалмадым. Ә бит аның турында кешеләр укырлык итеп тасвирларлык нәрсәләр бар иде. Ул үткәргән экономик уку дәресләрендә алдынгы ысулларны өйрәнергә дип әз кеше йөрдемени? Башка хуҗалыклардан укуларны аның кебек үткәрү серләрен белергә күп килделәр. Хуҗалык исәбенә күчү турында сүз барган елларда, Ленин исемендәге колхозда беренче булып үзләштерелде бу отышлы яңалык.
Әйе, язарлык нәрсәләр күп иде аның турында. Әмма исәп-хисап хезмәткәренең эшен яктыртуы бик җиңелдән генә түгел иде шул. Колхозларга килдеңме, механизаторның, савучының, төзүченең хезмәт күрсәткечләре кәгазьләрдә ярылып ята. Әнә дип төртеп кенә күрсәтәсе. Ә менә бухгалтер, экономист һәм исәпче-хисапчылар турында тиз генә күреп тә, саннар гына тутырып та булмый. Фирдәүсә Ахуновнадан үзе турында сораша башласаң, башка кешеләр турында сөйли башлар, алар турында гәзиткә яздырырга тырышыр иде. «Әйдә, хезмәтләрен күргән өчен шатланып эшләсеннәр»,– дия иде ул елмаеп.
Бер чак, дөресрәге илле еллык юбилеен үткәргәндә хуҗалык рәисе Ришат Әксәнов аның хакында болай диде: «Фирдәүсә апа, сез колхозга бик кирәк кеше әле. Колхозга район үзәгеннән кеше килсә, хуҗалыкның экономикасы белән таныштырырга яныгызга кертәбез. Үзенә кирәген алсын. Доклад язарга саннар кирәксә, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Яшьләр эшкә килсә, өйрәнергә тагын сезнең янга утыртабыз. Барысына да вакыт табасыз, рәхмәт!».
Мин бу юлларны язганда Фирдәүсә Ахун кызы әле дә ял итеп кенә утырмыйдыр, мөгаен. Ул сеңлесе Фидәһиянең оныгы Русланны караштырадыр. Яки кемгәдер акыллы киңәшләрен бирәдер. Бәлки бакчасында үстергән яшелчә-җимешне җыядыр. Бик вакыт җитте бит.
Аның бакчасында ниләр генә юк. Җәен өе алма, чия, миләш, шомырт агачларына сыенып утыра. Җимешләре стеналарга терәлеп пешә. Фирдәүсәнең агроном икәнлеге турында әйткән идек бит. Ул авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады. Әйбәт укыдыңмы дип сорамадым, яхшы укыгандыр, чөнки кызыл дипломлы агроном бит ул. Ничек экономист булып киттең дип тә кызыксынмадым. Андый дипломны теләсә кем кулына тапшырмыйлар. Соңга таба, бәлки сәламәтлеге дә җитмәгәндер. Ул бәләкәйдән бераз авырып, физик яктан чире калган. Ләкин сәламәтлегенә зарланганын ишеткән чак булмады.
Буйга әллә ни зур булмаса да, көчле ихтыярлы кеше икән Фирдәүсә Ахун кызы. Кышкы салкын көннәрнең берсендә эшкә барганда егылып, шактый гына вакыт дәваханәдә ятып дәваланды Фирдәүсә. Сынган аягы төзәлгәнче кузгалмыйча озак ятарга. туры килде. Без, исән кешеләр, төн кунганчы караватта бер яктан икенчегә әллә ничә мәртәбә әйләнәбез. Ул исә әллә ничә ай кыймылдамый- кымшанмыйча гипста ятты. Кайберәүләрнең: «Башка эшкә чыкмас инде, урамда йөри дә алмас ул»,– дип тә сөйләгән чаклары булды. Ләкин Фирдәүсә Ахун кызы бу очракта да үзенең рухи көчлелеген исбатлады. Дәваланып якка басты.Табиплар йөрергә кушты. Сеңелесе, туганнары җитәкләп йөртте. Сынып төзәлгән аягы белән атларга булыштылар. Егыла башласа, тураеп атларга ярдәмләштеләр. Үзе дә тырышты. Таякка тотынып, тәрәзә янына атлады. Йөрүне оныткан аякларын «эшкә җикте». Көче җитмәсә дә, өстәл артына утырып, тукланырга тырышты. Шулай итеп, җәяүләп йөрүдән яза башлаган аяк мускулларын ныгыта барды. Шундый авыр хәлдә булганда да, арттырып әйтү түгел, колхоздагы экономик эшләр турында сораша иде. Кемгә охшап шулай артык тынгысыз булган соң ул? Билгеле, кем тәрбияләп үстергән шуңа тарта инде. «Әнисе Фарадиса апа характеры ягылып калгандыр. Ул шулай нык кеше иде»,–диләр якташлары. Ире Ахун агай вакытсыз вафат булгач, ялгыз ана өч баласын да укытып кеше итте. Кайбер ирләр заты да алай булдыра алмый әле. Балаларын укытканда үзенә җиң сызганып эшләргә, тир түгәргә туры килгәндер.
* * *
Фирдәүсәгә гомер буе әнисе белән ярдәмләшеп яшәргә туры килде. Әнисе (күптән мәрхүмә инде) йорт эшләрен үтәде. Ә ул, эштән кайткач, калганнарын түгәрәкләде.
Колхозда озак еллар буена йөзеп эшләгән Фирдәүсә туганнарына, дусларына күңел җылысы, киңәшләренә белән ярдәмләште. Аның илле яшен дә, 55ен дә һәм алтмышын да билгеләп үткәрделәр. Туганнары, дуслары, авылдашлары–һәрберсе аны кешелеклелеге өчен якын иткәндер–юбилеена ерак арларны якын итеп кайттылар. Һәркайсы үзененең йөрәге түрендә җыелганны аңа карап әйтергә тырышты. Кайберләренең сүзләрен кыскартыбрак язсак, Фирдәүсә Ахун кызының чын характеры тагын да ачылыр, мөгаен.
Абыйсы Искәндәр: «Син безгә дә, әнигә дә терәк булдың, сеңелем».
Педагогик иснститутта укытучы булып эшләүче сеңлесе Фидәһия: «Синең ярдәмең белән укыдык, кеше булдык. Әле дә ярдәмең тиеп тора».
Аның улы Айдар: «Без һаман да синең балаларың, йөрәк җылыңны тоеп яшибез. Әле кечкенә улым Руслан да синең тәрбияңдә, тәпи йөри».
Яңа Балтач авылыннан кардәшләреннән берсе Мәгънәви: «Моңа кадәр бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Киләчәктә дә шулай тату, бергә көн күрергә иде. Сез бер вакытта да күңел төшенкелегенә бирелә торган кеше түгел. Киләчәктә дә шулай булыгыз».
Нефтекама шәһәреннән кайткан Рәшит: «Сезнең киңәш безгә һәрчак дөрес юлдаш иде. Алдагы көннәрдә дә шулай булсын. Бер-беребезне ташламыйк».
Чакмагыштан Дамира: «Без бүген дә сагынып Сезгә килдек. Күңелләр юанганчы, алдагы тормышыбыз юлында ничек яшәү турында сөйләшергә иде. Рәхмәт кунакка чакыруыгызга. Сездәй эчкерсез кешеләр белән утырып, фикер алышу безнең өчен шатлык, Фирдәүсә апа!»
* * *
Бар да юбилярның үтә дә яхшылыгын, ярдәмчеллеген, кешелеклелек сыйфатларын билгеләп үтә. Мәскәү һәм башка яклардан котлау телеграммалары килә. Ә Фирдәүсә апабыз күкрәк кагып, менә мин нинди кеше дип ирәеп түгел, мактауларга кыенсынып кына басып тыңлый бу сүзләрне. Күзләре дымлы аның. Чөнки алтмыш яшь утны-суны кичкән бәләкәй генә бу юбилярга олы һәм тулы бер гасыр кебектер. Ташлы каты токымны тишеп җир астыннан чыккан чишмә, озын бормалы юл үтеп, зур елгага кушылган кебек, авырлыклар күреп, әнисе янында, тир түгеп эшләп үскән кызга, җиңел булмагандыр, мөгаен. Сәламәт кешегә алтмышка җитү нәрсә ул! Ә менә Фирдәүсә Ахун кызы Гәрәевага? Алтмышны бирерлек тә түгел. Бик яшь күренә әле. Тфү, тфү! Күз тимәсен. Исән яшәгез.
Өстәлемдә телефон чың-чың итә. Трубканы кулга алам. Ул хәлемне белергә дип шалтыраткан икән. Шундый кеше ул. Үзе турында түгел, башка кешеләр хакында хәстәрли. Мин аның турында очерк язып утыруымны һаман да белдермәдем. Язуымда кытыршылыклар, аз-маз гына ялгыш булса да, гафу итәр дип уйлыйм. Ул шундый кеше бит. Йөз кызарта торганнардан түгел.