Язмам герое – Наил Мәсгуть улы Әминев нәкъ шундый затлардан: кырык елга якын инде ул Әлшәй районы Әбдрәшит авылында “Заря” хуҗалыгы рәисе йөген тарта. Уйлап карасаң, үзе бер дәвер! Дәвере нинди бит әле аның, бер елы унга торырлык: берсе өстенә икенчесе ябырылган реформалар, үзгәртеп корулар. Шуларның төпсез чоңгылы аягында ныклы басып торган күпме хуҗалыкларны бер-ике ел эчендә йотып юкка чыгарды. Зарялыларны да урап узмаган ул гарасат. Ләкин алар бирешмәгән, хуҗалыкларын саклап кала алырдай көч тапканнар. Әлбәттә, ул ныклык асылы бердәмлектә, бердәмлекне булдыручы, тотып торучы җитәкчедә.
– Шул туксанынчы елларда хуҗалыкны таратуга юл куйсам, авылдашларым күзенә ничек карар идем бүген? Аннары, совет чорында тәрбияләнгән намус, җаваплылык дигән хис тә күңелгә нык кереп утырган бит безнең, – ди рәис.
Наил Мәсгуть улын мин егерме елдан артык беләм. Әлшәй районына уракны язарга баргач танышкан идек. Ачык чырайлы, ихлас, эшен яхшы белгән, проблемаларны ачыктан-ачык ярып салган киң эрудицияле кеше белән аралашу – журналист өчен зур табыш. Һәр соравыма тирән, тулы җавап алдым.
Шунда рәиснең авылдашларына,үз кулы астында эшләүчеләргә ихтирамлы мөнәсәбәтенә игътибар иткән идем. Үз күреп, шул ук вакытта җитди итеп сөйләшә белә ул. Авыл белән бәйле һәр нәрсә аны кызыксындыра, һәр проблема аны борчый иде. Үз җиренең игелекле улы бу, чын патриоты дип уйлап куйдым шулчак. Еллар узды, чорлар үзгәрде, ә ул һаман үзе булып калды. Авылым дип, авылдашларым дип, иген кырларым, эшем дип янды. Шул хакта язарга мәгълүматлар бирде. Тик үзе хакында сөйләмәде.
Бу командировкамда фәкать үзе, шәхси тормышы турында язарга дип ниятләп килдем. Ни дисәң дә, сәбәбе дә җитди: Наил Мәсгуть улының күркәм юбилее килеп җиткән, гомеренең 70 дигән түбәсенә менеп баскан. Тик, ни хәл итик, сүзебезнең эш темасына кереп китүен сизми дә калдык. Мәле шундый шул – кызу урак өсте. Гадәттәгечә, якты йөз белән каршы алса да, эчке борчылуы күзләрендә чагыла иде.
– Ышанасызмы, гомергә күрмәгән уңыш үстердек быел. Тик менә аны җыеп алу баш бәласенә әйләнде. Бердән, яңгырлар нык комачаулый, икенчедән, ул ашлыкны куярга урын җитми. Ындыр табагына тышка өеп торабыз. Болай озак яткырырга ярамый, күгәрәчәк. Тизрәк элеваторга озату хәстәрен күрәбез. Анда ашлыкны киптереп, җилләтү мөмкинлекләре бар. Әмма элеватор да кабул итеп өлгерәлми... – дип күңелендәген ачып салды рәис. – Игеннең күплеге тагын бер мәсьәлә китереп чыгарды – сату бәясе түбән, тоннасы җиде мең сум гына. Иген үстерүгә киткән чыгымнарны да капламый бу хак. Ашлыкны элеваторга салсаң, чыгымнар тагын да арта. Басудан суктырып алмый калдыру отышлырак бу очракта, әмма без моңа юл куя алмыйбыз. Игенче намусы кушмый, җир рәнҗиячәк.
Көннәр аязытса, урагын җиңеп чыгарлар. Аннары чөгендер, көнбагыш уңышын җыю башлана. Ходайга рәхмәт, алары да узган елдагыдан өч тапкыр күбрәк уңган. Шикәр заводлары кабул итеп бетерерме икән, дип хафалана рәис. Республикадагы ике шикәр заводының мөмкинлекләре чикле. Ә чөгендер үстерүчеләр күп. Кабул итмәсәләр, басуда утырып калачак инде. Бу хас та бөек Карл Маркс әйткән капиталистик җәмгыяттәге товарны артык җитештерү аркасында килеп туган кризисны хәтерләтә бит.
– Нәкъ шулай, – дип килеште Наил Мәсгуть улы. – Уңыш кирәгеннән артык. Элгәре ашлыкны ару гына хакка чит илгә озата идек. Хәзер чит илгә ул юллар ябык. Санкцияләр гамәлдә. Белүебезчә, Африкада миллионлаган кеше ачлыктан интегә, безнең ашлыкка мохтаҗ алар. Кайда монда гаделлек?
Шулай да дөньялар үзгәрер, чикләр ачылыр, без үстергән иген Африка халкын үлемнән коткарыр, дигән өметтә кала рәис. Үстергәнне сату зур проблемага әйләнмәсен иде дигән теләктә ул. Елныкы елга туры килми бит. Корылыклы, иген уңмаган ел да килүе ихтимал. Шунда запас бик кирәк булачак. Әгәр дәүләт ярдәме белән җитәрлек күләмдә иген саклагычлар төзелсә, бу проблема төптән хәл ителер, мул уңышны кайда сакларга дип азапланмас иде игенче...
Язмыштан узмыш юк дисәләр дә, адәм баласының язмышы үз кулында, тормышын һәркем үзе кора, гомер юлын үзе сайлый. Бар булмышы белән җир кешесе, хуҗалык рәисе итеп без белгән Наил Әминев та бөтенләй башка юлдан китәсе булган. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, бер төркем егетләр Ставрополь хәрби училищесына очучы булырга укырга юлланалар. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, курсант булып китәләр. Каты тәртип, көн саен строй белән йөрүләр иркенлеккә өйрәнеп үскән авыл егетләренә һич ошамый. Бераз укыгач, ташлап кайтып китәләр.
– Әгәр шунда түзеп укысак, Наил абзагыз бәлки хәрби очучы булыр иде. Безнең төркемнекеләр Әфган сугышына эләкте. Мин, мөгаен, шунда истребительдә очкан булыр идем, – дип көрсенеп куйды рәис.
Авылга кайтып тракторист ярдәмчесе булып бераз эшләүгә көзен армиягә алалар Наил Әминевны. Ерак Көнчыгышта чик сакчысы булып хезмәт итә. 1975 елда хезмәттән кайткач, Уфа Моторлар төзү заводына эшкә керә, бераздан Автотранспорт техникумы студенты булып китә. Шунда укыганда Уфада эшләп йөрүче авылдашы Әлфияне очратып, тиз арада өйләнешеп тә куялар.
Уфада төпләнеп калсалар да булыр иде. Әмма яшь гаилә Әбдрәшиткә кайтып яшәргә карар итә. Наил автомеханик, инженер вазифаларын башкара, читтән торып авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Ә Әлфиясе авыл кибетенә сатучы булып урнаша.
Техник белемле, инициативалы, эшкә җитди караган Наил Әминевны 1986 елда якташлары “Заря” хуҗалыгының рәисе итеп сайлый. Ул вакытта колхозда 700 ләп кеше эшләгән. Шактые сезонлы эшчеләр булса да, аларның барысын да көненә 3 тапкыр ашатырга кирәк бит. Ә бүген эшчеләр 10 тапкырга кимрәк. Җир мәйданына килгәндә, шул ук зурлыкта. Бер гектарларын да югалтмаганнар. Җитештерү күләме, киресенчә, арткан.
– Рәис булып эшләве кайчан рәхәт, күңелле иде, ә кайсы чорда иң авыр вакытлар булды, – дип кызыксынам. Наил Мәсгуть улы бер мәлгә уйга калды.
– 1986-1990 еллар аралыгы колхоз өчен яхшы чор булды. Яшь чак, дәртле чак. Төнгә кадәр эшли идем, аруны белмәдем. Эшләр гөрләп баргач, кешеләрнең дә рухы күтәренке, эшкә атлыгып торалар. Техника иске булса да, запчастен таба идек. Эш тукталмады.
Районда 28 хуҗалык. Безне еш кына район үзәгенә киңәшмәгә чакыралар иде. Шунда коллегалар белән очрашып фикер алышулар, тәҗрибә уртаклашулар – иң күңелле, хәтергә уелып калган мизгелләр.
Ә менә 90нчы еллар – иң караңгы, күңелсез чор. Ил президены Б.Ельцинның колхозларны бетерергә дигән әмере чыккач, гөрләп эшләгән хуҗалыкларны гүя кырау сукты. Шул 28 хуҗалыктан бер без генә таркалмый торып калдык. Беләсезме, нәрсә коткарды безне? Кредитка акча алмау. Кемнәр бурычка алды, шулар түли алмый бөлде. Без үзебез тапкан белән исән калдык, – дип шул чорларга байкау ясады рәис.
Хуҗалык бүген дә үз исәбенә яши. Шунысы куанычлы, ди ул, безнең республика җирне максималь файдалана, аннан мул табыш ала. Шикәрне, мәсәлән, эчке ихтыяҗдан 7 тапкыр артыграк җитештерәбез икән. Ашлык белән дә шундый хәл. Моны бик яхшы күренеш дип саный рәис. Инвесторларга аның үз карашы, үз мөнәсәбәте. Әллә кайда яшәп, телефон аша әмер биреп ятучыларны күңеле белән кабул итми.
Кеше – робот түгел. Дәүләт эшеннән тыш, аның шәхси тормышы, яраткан шөгыльләре дә бар. Наил Мәсгуть улының нинди хоббилары бар икән? Буш вакытларында ул бакчада мәш килергә ярата. Төрледән-төрле җиләк-җимеш агачлары утыртып, шуларны тәрбияләп үстерү аңа күңел рәхәтлеге бирә. Быелгы җиләк-җимешнең күплеге аны хәйран калдырган. Хәтта абрикосы мул җимештән сыгылып төшкән. Ә алмаларының күплеге! Аларны кая куеп бетерерсең? Бозыла башлаганын түгәргә туры килә инде. Шуңа йөрәге әрни. Шундый тәмле матур алмаларны түгү гөнаһ түгелме икән, дип үртәлә.
Яшьрәк чагында ауга йөрергә яраткан рәис. Төз атучы дигән даны таралган. Олыгая бара бу мавыгу сүрелгән, күңелендә җәнлекләрне кызгану хисе барлыкка килгән. Хәзер инде мылтыкны фотоаппаратка алыштырган. Киек кошларны, җәнлекләрне, матур табигать күренешләрен төшереп хозурлана.
Табигатькә гашыйк кеше сәяхәткә ашкына. Картәтием Сәфәргали булган, шуңа охшап, мин дә сәфәр итәргә яратам, ди Наил Мәсгуть улы. Элгәре чит илләргә эш сәфәре белән күп йөргән. Дуслар, коллегалар белән булгангамы, аларны нык сагынып искә ала ул. Кызганычка каршы, ул дусларының күбесе юк инде. Бергә укыган, бергә эшләгән, аралашкан дуслары китә. Олыгая барган саен алар сирәгәя икән, шунысы үкенечле, ди.
Хәзер җае чыкканда тормыш иптәше Әлфиясе белән Башкортстан буйлап сәяхәткә чыгып кайталар. Һәр якның кабатланмас матурлыгы күңелләрен баета, яшәүгә көч бирә. Бигрәк тә якын кешең белән йөрүе җанга әйтеп бирә алмаслык рәхәтлек бирә, ди ул.
Тормышның яме – балаларда, балаларның балаларында, Әлфия һәм Наил Әминевлар бер ул, бер кыз тәрбияләп үстергән. Алар гаиләләре белән Уфада яшиләр.
– Сигез оныгым бар минем. Нинди бай картәти мин, – дип горур елмайды рәис. – Алар кайтса, өебез гөр килә, нурга күмелә. Безне яшәртеп китәләр. Өлкәннәре инде югары уку йортында белем ала. Берсе Мәскәүдә, авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Диплом алгач, бәлки, авылга эшкә дә кайтыр әле...
Эш, тормыш, яшәеш, ил, дөнья хәлләре турында озак сөйләшеп утырдык. Әңгәмәбез ахырында Наил Мәсгуть улы авыл читендәге тау чишмәсен барып күрергә тәкъдим итте. Чынлап та биек тау итәгеннән ургылып чыга икән ул. Аның тирә-ягын зәвык белән матурлаганнар: төрле төстәге таш түшәгәннәр, “Тау чишмә” дип тимердән бизәкләп исемен язып элгәннәр, бетон түшәлгән мәйданчык тимер киртә белән әйләндереп алынган. Торбадан аккан су – чишмәнең өске өлеше генә икән. Көчле, куәтле агымы җир астыннан махсус күмеп калдырылган зур тимер савытка җыела, аннан ул торба буйлап авылга агып төшә, кешеләрнең өйләренә килә. Әбдрәшитләр әнә шулай шифалы саф чишмә суы эчеп кенә яшиләр.
Чишмә янындагы беседкага утырып тирә-якка күз ташладык. Уч төбендәгедәй күренгән Әбдрәшит авылы үз тормышы белән кайный. Төзек урамнары, чагу түбәле йортлары белән бигрәк матур күренә ул югарыдан. Шул матурлыкны тудыруда, шушы авылны төзек итеп саклап калдыруда Наил Әмневның да өлеше зурдан. Шуңа эчке бер канәгатьләнү белән озак карап торды рәис туган авылына.
Юк, теге вакытта очучылар училищесын ташлап туган авылына кайтканына, күкне җиргә алыштырганына һич үкенми Наил Әминев. Ул – шушы бәрәкатле җирнең чын хуҗасы, җир улы. Туган җирдән зуррак, кадерлерәк ни бар бу дөньяда!