"Башкорт аты" фестивалендә үз эшләрен тәкъдим итүче "Душа России" премиясе лауреаты Асия Гайнуллина хакында язачак сүзебез.
Оста куллы хатын-кыз катлаулы орнамент белән чигелгән тыгыз киезне бармаклары белән сыпыра. Бу келәм генә түгел, ул туй сергетышы — гасырлар чигендә юкка чыккан башкорт кәләшенең бирнәсендәге төп элемент. Бүген Асия апа тырышлыгы белән ул киредән кайта көнкүрешкә.
Ул республикада сергетышны "А"дан алып "Я" га кадәр — дөрес йон сайлаудан алып архаик бизәкләр ясауга кадәр борынгы технологияләрне белгән аз санлы кешеләрнең берсе. Аларның һәркайсының сакраль әһәмияте бар икән.
"Аның буенча кәләшнең осталыгы, гаиләсенең муллыгы турында фикер йөрткәннәр. Кияү шундый сергетыш белән бизәлгән атка атланып яучы җибәрергә бара торган булган Бу хөрмәт һәм җитди ният билгесе булып хезмәт иткән", - дип сөйли оста куллы ханым. Ул беренче "Башкорт аты" фестиваленнән соң бу борынгы шөгыльне үзләштерә башлаган.
Асия апа үзе генә бу эшне өйрәнеп калмый, ә барлык белемен яшьләргә бирә – "Жиде кыз" студиясенә йөрүче кызларны борынгы техникага өйрәтә. Менә шундый илсөяр Асия Гайнуллина кебек активистлар һәм аларның тырышлыгы, үҗәтлеге, халык традицияларына булган тирән хөрмәте аркасында борынгы йолаларыбыз, шөгыльләребез, шөкер, кире кайта.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: Фестивальнең Матбугат хезмәте.