Ул бар гомерен Чакмагыш районы үсешенә, журналистикага һәм әдәби иҗатка багышлады. Аның турыда бик күпләр "Чакмагышы – аның өчен йөрәк балкышы булды" диләр, ә үзен заман Корчагины, дип искә алалар. Чыннан да шулай шул.
Танылган шәхес һәм әдип турында каләмдәшләре, иҗатташ дуслары:
Журналистлар берлеге әгъзасы, матбугат һәм педагогика тармагы ветераны Розалия апа Закирова хөрмәтле каләмдәше һәрвакыт олы ихтирам белән искә ала:
– Әгъдәл абый Низаев белән бер коллективта, хәтта бер бүлмәдә эшләргә туры килде миңа. Бу зур бәхеттер минемчә. Янәшәдә тәҗрибәле журналист, һәр мәсьәләгә үз карашы булган төпле фикерле кеше иде ул. Көчле рухлы да җитмәсә. Аның беркайчан да авыруыннан зарланганын, төшенкелеккә бирелеп утырган чагын хәтерләмим. Эчкерсез итеп кычкырып көлә дә эшенә тотына иде. Аның кемгә булса да тавыш күтәргәнен юк иде. Акыллы киңәшен тыныч кына аңлата белү сәләте дә бар иде аңарда. Язмалары озаграк чыкмый торган торган таләпчән хәбәрчеләр дулап килеп керәләр дә, аның яныннан тынычланып чыга иделәр. Һәр кешенең күңеленә ачкыч таба белгән олы җанлы кеше булып калды, – дип сөйли әңгәмәдәшем. – Аның буш вакыты булмый да иде. Хәбәрчеләр хатларын кабат-кабат тикшерер, дөреслегенә инангач кына әдәби хезмәткәрләргә хатларны тапшырыр иде. Ул әдәби язмалар, шигырь, нәсер кебек иҗат эшләренә төпле һәм дөрес фикерен һәрвакыт әйтә белде.
– Әгъдәл абыйның тормыш иптәше Сәмига апа – якташым. Шуңа да ул миңа – балдыз, ә мин – җизни, дип дәшә идем. Олы югалтуны Сәмига апа бик авыр кичерде. Ул үзенең Әгъдәл абыйга олы мәхәббәтен, тирән ихтирамын һәрчак бөтен халыкка белдертеп яшәде һәм яши. Таһир-Зөһрә мәхәббәте бер читтә торсын. Әгъдәл абый әле дә иҗат утында ялкынланып янардай бөек шәхес иде. Гомере буе тормыш юлында киртәләрне кыю ерып барган заман Корчагины булып кала ул безнең күңелләрдә.
Башкортостанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмәт хезмәткәре Рәшит Вахитов:
– Әгъдәл Сафа улы белән мин 21 ел бергә эшләдем. Беренче командировкам хәтердә: “Знамя” колхозы үзешчәннәре смотрда чыгыш ясыйлар иде. Мин шушы смотр турында мәкалә язгач, иң беренче Әгъдәл абыйга күрсәттем. Ул аны карап чыгып үзенең киңәшләрен бирде. Менә шулай-шулай итеп язарга, моны болайрак итәргә кирәк, дигән сүзләрен әйтте. Һәрвакыт аның киңәшләрен тыңлап яшәдем. Ул минем остазым булды, минем генә дә түгел бик күпләрнең остазы иде. Чын оста журналист буларак безне сокландыра белә иде ул. Аңа карап үрнәк алдык, аның кебек эшләргә тырыштык. Әгъдәл абыйны һәрвакыт киң күңелле, кешелекле һәм кечелекле кеше буларак искә алабыз. Ярдәмчел дә иде. Тыныч күңелле, игътибарлы, һәрчак ярдәмгә килергә әзер шәхес булды. Безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Хатыны Сәмига апа аның янында һәрчак булды, кая гына барсалар да гел бергәләр иде.
Дистә еллар дәвамында “Игенче” гәзитендә, картәтием белән иңгә-иң куеп эшләгән журналист, Башкортостанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмәт хезмәткәре Рәзифа Сәхапова картәтием турында сөйләгән җылы истәлеге дә Низаевлар өчен аеруча кадерле.
“Әгъдәл Сафа улын бишенче сыйныфтан алып беләм. “Яшь хәбәрче мәктәбе"ндә журналист осталыгы серләрен беренче булып ул ачты. Аның җитәкчелегендә бар тормышым журналистикага багышланды:аның кебек остазым булганга югары белем алуга да, биредә эшләргәдә омтылышым барлыкка килде. Әгъдәл Әхмәтсафа улы белән озак еллар бергә эшләдек. Коллективта яшьләр күп иде, ул безнең иң якын киңәшчебез булды.Эш буенча гына түгел, башка мәсьәләләр килеп туганда да аңа сыена идек. Ә ул, бар мәшәкатьләрен читкә куеп, безне зур игътибар белән тыңлап, хәлебезгә керә, киңәшләрен бирә иде. Аның ихлас елмаюы, юатулары безгә көч бирде. Бүген дә без, шул чор яшҗләре, аның акыллы киңәшләрен истә тотабыз, аның акыллы сүзләрен девиз иттек, – дип хәтирәләргә бирелә Рәзифә ханым. – Ә бит аның үзенең дә хәле җиңел булмады:аяклары гәүдәсен йөртә алмас дәрәҗәдә хәлсез, кул бармакларының көче хәтта шариклы ручка тотып язарга да җитми. Шуңа карасы җиңелрәк төшә торган иң гади ручка кулланып язды ул, сызлану-әрнүләрен иҗаты белән басарга тырышты. Без аның су сөлеге кебек чибәр-яшҗ егетнең, туган ил алдындагы бурычны үтәгәндә бәхетсезлеккә дучар булуын белә һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идек. Аның юморга бай булуы, тормышны сөюе, алга зур максатлар куеп, шуларга ирешеү өчен тырышуы барыбызга да үрнәк булды”.
Матбугат ветераны Фәридә Газизова:
– Безнең “Игенче” гәзите редакциясе каршында Яшь хәбәрчеләр мәктәбе элек-электән эшләп килә иде. Мин шушы мәктәптә үткән занятиеләргә гел килеп йөрергә тырыша идем. Әгъдәл абый шушы мәктәптә безгә мастер-класслар үткәрә иде. Безне ничек язарга икәнен өйрәтә иде. Без язып алып килгән мәкаләләрне тикшереп обзорлар ясавы истә. Әкрен генә, тавышын күтәрми генә безгә аңлатып бирүе хәтердә. Бик кешелекле, бик кечелекле һәм ярдәмчел кеше иде. Хәтта кайсы вакытта сердәшебез була иде, беркемгә дә сөйләмәстәй серләрне аңа сөйләп ташлый идек. Авыр вакытларда бөтенебезгә дә таянычыбыз, шатлыклар килгәндә сөенечләребез уртаклашучыбыз булды.
Хезмәт ветераны, укытучы һәм Чакмагыш үз вакытында Чакмагыш радиосында хезмәт куйган Дамир Вәлиев:
– Әгъдәл Низаев – атаклы һәм бик яхшы журналист иде. “Игенче” гәзитенә бөтен гомерен багышлаган күркәм шәхес. Гәзит битләрендә басылган көнүзәк актуаль темаларны яктырткан материаллары белән халык игътибарын җәлеп итүче журналист булды. Аннары тормыштагы проблемаларны хәл итүгә юнәлеш бирүче каләм остасы, репортёр буларак та танылган иде ул.
ЧАКМАГЫШЫМ
Нурланып аталар һәр көнне таңнарың,
Тургайлар җырында мактала юлларың.
Сокланып туймаслык гүзәлләр кызларың,
Кыюлар, уңганнар, Чакмагыш, улларың.
Милләтнең төрлесе куйныңа сыенган,
Йөрәкләр бер булып, мәңгегә кушылган.
Бәхетле яшиләр, дәртләнеп эшлиләр,
Тормышның сукмагы башлана шушыннан.
Данлана хезмәттә, Чакмагыш, улларың,
Кушыла Иделгә көмештәй суларың.
Өздереп басалар яшьләрең сәхнәдә,
Көнләшеп эшеңә киләләр дусларың.
Бизиләр урамны төз, зифа каеннар,
Сәламләп баш ия яныннан үткәнне.
Кем әле җиткәне бар икән, Чакмагыш,
Басуда безнеңчә мул иген иккәнне?
Күрәмсез, өстәлләр сыгыла сыйлардан,
Күңел киң, кунакка кем генә килсә дә.
Җылы сүз, якты йөз күрсәтер, Чакмагыш,
Дус итеп өенә кем генә керсә дә.
БАШКОРТСТАНЫМ
Башкортстан– минем туган җирем,
Бигрәк якын исеме күңелгә.
Ал кояшлы матур иртәләре
Күз алдымнан китмәс мәңгегә.
Матур аның яшел урманнары,
Эштә уңган җитез уллары.
Бормаланып аккан елгалары,
Пароходлар йөртә сулары.
Кызлар әнә җырлап сыер сава,
Ә кич алар сәхнә түрендә.
Ярышларда җиңгән эшчәннәрне
Кошлар мактый илем күгендә.
Мин шул илнең гади бер малае,
Иртә таңнан һәр көн җир сөрәм.
Зәңгәр киңлекләрдә тургайлардай,
Җырлый - җырлый иген үстерәм.
Үкенмәмен гомер баскычларын,
Атлый - атлый өскә менәлсәм.
Файда күрсә илем хезмәтемнән,
Бар көчемне шуңа бирәлсәм.
БӘХЕТЛЕМЕН
«Бәхет нидә?»–дисәң, кайберәүләр:
«Байлык, муллык бәхет,– дияләр.–
Кесәң тулса әгәр акча белән,
Алтын сарай булса»,– дияләр.
«Власть булса әгәр кулларыңда,
Аумас тәхет – бәхет,– дияләр.
Кемнәр яхшы яши, киемнең дә
Асылларын гына кияләр».
Бәхетне мин башкачарак күрдем,
Теләмәдем байлык, муллыкны.
Сукранмадым авыр минутларда,
Яшәгәндә тоеп юклыкны.
Мин сөендем, һәр көн иртән торгач
Кояш миңа карап елмайса,
Йомшак җилләр битләремнән үпсә,
Агачларда кошлар сайраса.
Бәхетлемен чиксез, балаларның
Шат авазын әгәр ишетсәм.
Бу тормышта мин үземнең һәрчак
Кирәклекне тоеп яшәсәм.
Һәр туган көн – үзе бәхет, димен,
Якын дуслар шатлык китерсә.
Мәхәббәтем керсез күңелемдә
Шиңмәс хистәй гөлләр үстерсә.
Талап алган власть кирәк түгел,
Кирәк түгел миңа тәхетең.
Байлык, муллыгы да җитә әле,
Җитә миңа булган бәхетем.
ҖЫРЛАП ЯШИМ
Бәхетлемен туган илемдә,
Җырлап яшим үскән җиремдә.
Шушы җирдә илһам чишмәсе,
Гомеремнең нурлы иртәсе.
Көтмим әле тормыш киртәсен,
Картлыгымның килеп җитәсен.
Чәчкәләнгән яшәү мизгеленең
Ашык-пошык миннән үтәсен.
Эшләрем күп әле, килмәсен.
ЯШЬЛЕГЕМНЕ САГЫНАМ
Искитмәле матур түгел
Аблаем урамнары.
Зур суы юк, тугае һәм
Аз аның урманнары.
Тик нигәдер якын миңа
Сикәлтәле юллары.
Бертугандай сөйкемлеләр
Кызлары һәм уллары.
Ак сакаллы картлары да
Әти кебек якыннар.
Бөкерәйгән әби-чәби
Белән күркәм табыннар.
Әниемдәй карчыкларны
Кочып үбәсем килә.
«Мең яшәгез бәхет белән!»,–
Диеп әйтәсем килә.
Җәйләр җитсә, авылкаем
Яшеллеккә күмелә.
Кичен иркен урамында
Яшьлек моңы сибелә.
Гади генә өйләрен дә
Алтын сарайга тиңлим.
Аблайдан да матур(ы)рак
Башка авылны белмим.
ҮЗЕМ БЕЛӘН ЯШИ
Уба тавым болытларга
Чал башларын салмаган.
Мәхәббәтем учаклары
Чит җирләрдә калмаган.
Үзем белән яши һаман
Биләнем урманнары.
Чияле тау битләрендә
Җилферди кылганнары.
Сәлам хаты көтәм һаман
Каратал буйларыннан.
Чыкмый һич тә су коенган
Буасы уйларымнан.
Язлар җитсә, Бәрдәслемнең
Ташуын төштә күрәм.
Кайтсам туган якларыма,
Таң саен шунда киләм.
Монда минем тәүге җырым,
Мәхәббәтем, яшьнәвем.
Чәчләремә бәс яуса да,
Күңелемдә – яшьлегем.
ЧИТТӘН КӨТМӘДЕМ
Мин бәхетне читтән көтмәдем,
Бу дөньяны җиңел көтмәдем.
Сукмакларны үзем башладым,
Авырлыкны урап үтмәдем.
Үзем эшләп, үзем яшәдем,
Яшеннәрдәй җирдә яшьнәдем.
Кешеләрдә күрсәм байлыкны
Ник миндә юк икән, димәдем.
Кеше кайгысына кайгырдым,
Кеше шатлыгыма куандым.
Киңәш сорап килгән кешегә,
Чын күңелдән юлдаш булалдым.