– Армиягә мин сәнгать институтының 2нче курсыннан соң киттем. Переславль-Залесский шәһәренә сержантлар мәктәбенә эләктем. Ул уку үзәген тәмамлагач, безне гаскәрләргә тараттылар. Мин Алтай краена урман эчендә яңа төзелгән ракета полкына отделение командиры булып бардым. Мин килгәндә землянкалар төзеп кышкылыкка әзерләнеп яталар иде. Ярты ел шул землянкада яшәдек.
– “Армиядә булган кеше циркта көлми”, дигән сүз ишеткәнем бар. Шулай да сорыйм, хәрби хезмәт елларында берәр кызыклы хәлләргә дучар булдыгызмы?
– Кызыклы дип... Күңелдә шатлыклы да, кызганыч та булган бер хәл уелып калган. Ул да булса, миннән соңрак призывта якташлар килде. “Молодой”лар пешекче булып хезмәт иттеләр. Яңа килгән вакытларында аларны өлкәнрәк призывтан яклап йөрдем. Хезмәтләрен башлап җибәргәндә, ярдәм иттем. Рәхмәт йөзеннән минем туган көнгә, зур савытны тутырып, пилмән пешергәннәр иде. Армиядә бөтенләй була торган азык түгел. Шуның өчен “Шакал” кушаматлы майор полкны тезеп бастырды.
Тагын бер якты хатирә. Үземнең туган җирем Илешкә отпускага кайткач, район сабантуенда 100 метрга йөгереп беренчелекне алган идем!
Тагын да бер хәзер инде кызык итеп искә алырга калган бер хәл булды әле. Яңа килгән шул якташ повар егетләр, яшереп, бер тартма тушенка биргәннәр иде. Янәсе, авылга посылка салып, әнкәйгә ярдәм итәм дип уйлаганмындыр инде ул вакытларда... Шуның белән тотылдым! Тагын полкны жыеп “по тревоге” бастырдылар. Әле дә күз алдымда.
– Хәрби хезмәтнең әһәмияте турында ни әйтерсез?
– Армия ул үзе бер зур тормыш мәктәбе дип әйтер идем мин. Элек армиягә алмасалар, ничектер үзләрен кимсетелгән итеп тоталар иде егетләр. Миңа калса, армиядә булу – үзе бер горурлык. Егетләр чыныгу алып кайталар иде. Аннан кызлар да икенчерәк карый иде бугай хезмәт итеп кайткан солдатларга! Мин үземне бәхетле ир-ат дип уйлыйм, чөнки безне туган җирне яратырга, аны сакларга өйрәттеләр, патриотик рухта тәрбияләделәр! Бер арада сүнеп калгандай булды ул. Менә хәзер патриотик рух ничә елдан соң яшьләребезгә кире кайтты! Әле яшьләребез армия сафларында, махсус хәрби операциядә лаеклы хезмәт итә, батырлык күрсәтәләр. Дошманнардан Ватанны саклау, армия сафларында ныгынып кайту, минемчә, һәрбер ир-егетнең бурычы!
Айгизә ИБРАҺИМОВА.