Барлык яңалыклар
Шәхес янында
29 гыйнвар 2025, 10:09

Бәлеш апа

Декреттагы әниләрнең эшләре җитәрлек. Бала туу белән мәшәкатьләр арта. Әмма кайберәүләр өчен декрет яллары – озак вакыт кичектереп торган, әхлакый һәм матди канәгатьлек китергән хобби, ниндидер яңа эш белән шөгыльләнә башлау мөмкинлеге дә. Моның берничә сәбәбе бар: өстәмә финанслар (финанс бәйсезлек), үз хыялларыңны тормышка ашыру зарурлыгы, үз-үзеңне үстерү, камилләштерү теләге, көндәлек эшләрдән ял итү һәм "үзең өчен вакыт" булдыру. Шулай итеп, декрет һәм бала карау буенча ял карьера һәм актив социаль тормыш алып баруның тукталуын аңлатмый. Кемгәдер бу вакыт, киресенчә, яңа мөмкинлекләр чорына әверелә. Уфа районы Шамонино авылында да бик актив әниләр яши. Редакциябезнең бүгенге кунагы Лилия ГАЛИНА да шундыйлардан. Ул авылдашлары өчен чибәр, уңган, өлгер, шат күңелле, тиктормас “Бәлеш апа”. Өченче баласы - төпчек улы тугач, декрет ялындамын әле дип тормады, заказга бәлешләр пешерә башлады. Бүгенге көнгә ул инде 372 зур бәлеш пешергән.

Бәлеш апа
Бәлеш апа

– Бәлеш пешерүне бизнес итеп сайлаган хатын-кызлар бик күп түгел. Бүгенге шөгылеңә нәрсә этәргеч булды, нәрсәдән башладың?

– Кинәт килеп чыкты ул. Кунаклар, дуслар килсә, һәрвакыт табын уртасында ит белән бәрәңгедән пешерелгән түгәрәк бәлеш утыра бездә. Бер килендәш белән шулай сөйләшеп утырганда: “Нигә заказга да бәлеш пешермисең син? Уйлап кара әле”, – дип әйтте. Башта миңа бу ят кебек тоелды. Шуннан соң инде, декрет ялындамын бит әле дип, заказга бәлеш пешереп карарга булдым. Башта бер тапкыр кулланыла торган табада (гади табада пешереп өйрәнелгән, ә мондыенда ничек килеп чыгар икән дип тәҗрибә ясадым) матур итеп бизәп пешереп карадым. Бик яхшы килеп чыкты. Шуннан әле ит тә сатып алынмаган иде, бер кисәк ит бар иде өйдә, белдерү бирә торыйм әле дип, ватсапта яздым. 15 минут та үтмәде, миңа беренче заказ килде дә. Бер яшь кыз бүген кичкә бәлеш кирәк диде. Бүгенгедәй хәтеремдә ул заказны эшләгәнем: тиз-тиз генә бәрәңге, теге бер кисәк итне турап, камыр басып, зур бәлеш эшләдем дә мичкә куйдым. Кичкә аны илтеп бирдем. Ул вакыттагы көяләнгәннәрем, дулкынланганым: пешеп беттеме икән, шулпалы булдымы икән?.. Шуннан миңа ул кыздан шундый җылы бәяләмә килде, ул миңа канатлар куйды, дисәм дә буладыр. Шулай итеп заказга пешерә башладым.

 

– Лилия, сине бәлеш пешерергә кем өйрәтте?

– Әнием оста пешерә иде. Мин мич бәлеше ашап үстем. Һәр табында бездә бәлеш булды: өмәләр булсынмы ул, кич утырулар, бәйрәм табыннарымы, кунаклар кайтугамы (хәзер үземдә дә шулай ук). Шуңа мин бәлеш пешерү серләрен үскәндә үк белгәнмендер. Гомумән, Бүздәктә (авт.: Лилия Ахун авылы кызы) туып-үскән һәр кеше бәлеш ашап үсә, һәр хатын-кыз аны пешерә белә. Миңа калса, бәлеш безнең канда ул.

 

– Заказга эшләнгән продуктларның сертификатланган, хәләл, сыйфатлы булуы мөһим әйбер. Монысын ничек хәл иттең?

– Беренче заказны эшләгәч тә санэпидемстанциядән кенәгә алдым, имтихан биреп, тест үтеп. Үзмәшгуль буларак теркәлдем. Эшләгәндә бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, чепчиклар, табалар кулланам. Ингредиентларга килгәндә, үзебез үстергән бәрәңге, суган кулланам, үзем белгән кешедән генә хәләл итләр алам.

 

– Гадәттә нинди бәйрәмнәрдә бәлешкә заказ бирәләр?

– Туган көннәргә. Кеше эштән кайтып өлгерми, ә кунаклар килергә тиеш, шундый вакытта алар эштән кайтуга кайнар бәлеш әзерләп торам. Яшьләр суши-пиццалардан туеп киттеләр шикелле, туклыклы, тәмле кайнар бәлеш сорыйлар.

 

– Нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килде?

– Кыенлыклар бик булмады дисәм дә, электр сүнүне әйтергә мөмкин. Ике тапкыр туры килде: берсендә бәлеш пешеп бетәргә аз гына вакыт калгач, икенчесендә мичкә тыгу белән ут сүнде. Ярый күршеләрдә газ миче. Ул ярдәм итте.

 

– Ризыклар ассортиментын киңәйттеңме?

– Әйе. Ассортиментны арттырырга уйлап, икенче заказга эшли башлаган ризыгым – гөбәдия. Аннан никах бәйрәмнәренә, туйларга парлы казлар пешерә башладым. Төрле итле, балыклы рулетлар әзерлим. Төрле төстәге рулетлар табынга ямь кертә: шпинат белән кызыл балыктан эшләнгәне – яшел, кишернеке – кызыл-сары, чөгендернеке – кызыл, бавырныкы – көрән, тавыкныкы – аксыл.

 

– Парлы каз дигәннән, аларны син матур итеп киендерәсең? Ул киемнәрне кем тегә, кайдан аласың?

– Шамонинодагы тегүче Зәлия Зиннәт кызыннан киемне махсус тектерәм. Татар, башкорт милли киемнәренә киендергән булды казларны. Клиентлар үзләре дә тегеп алып килә, Казаннан да заказ белән кайтартканнары булды.

 

– Бүгенге тормышыңның бер көнен кыскача гына тасвирлап үт әле.

– Көннең беренче яртысын балаларга багышлыйм. Денис белән Илизаны мәктәпкә озатам, төпчек улым Айгиз белән бассейнга барам. Бәлешкә заказны ешрак кичкелеккә бирәләр. Шуңа төшке аштан соң бәлешләр пешерүгә керешәм. Энекәшләрен карарга апа-абыйсы өйдә була ул вакытта. Ә кичке аштан соң барыбыз да җыелгач, алдагы көн заказларына әзерләнәм: камыр басам, ит-бәрәңгеләрне әзерләп куям. Көн җитми дә кала, тиз үтеп китә.

 

– Гаилә белән шөгыльләнергә, үзеңнең башка мәнфәгатьләреңә вакыт бүләргә өлгерергә кирәк. Вакытыңны ничек итеп планлаштырасың? Артык арып китмәс өчен нишлисең?

– Вакытны планлаштырам. Заказны алдан алырга тырышам. Безнең гаиләдә эш бүленмәгән. Тормыш иптәшем Илгиз нык ярдәм итә, таянычым, терәгем ул. Балаларым – ярдәмчеләрем. Заказлар булмаган көнне гаилә белән төрле чараларга, ял итәргә йөрибез. Кино, бассейн кебек җиргә. Концерт-театрга да еш йөрим мин.

 

– Барыннан бигрәк нинди эшең белән горурланасың?

– Әни булуым белән, хатын-кыз булуым белән горурланам. Балаларны дөрес тәрбияли алсам иде.

 

– Иң зур кулинар уңышың һәм фиаско-уңышсызлыгың?

– Зур кулинар уңышым: 16 каз пешердем, аны турап ресторан табынына әзерләп бирдем. Яңа ел корпоративы табынына. Булдырдым. Үзем дә шок хәлендә. Фиасколарга килгәндә, әлегә булмады, Аллаһка шөкер.

 

– Хәйриягә дә бәлеш пешерәсең бит әле син.

– Һәр илленче бәлешемне хосписка, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә тапшырам.

 

– Язмыш турында фикерләрең белән уртаклаш әле.

– Язмыш турында еш уйлыйм. Балачак хыялларында тик Уфа гына иде. Үзебезнең Ахун авылы егетенә кияүгә чыгып, язмыш мине шушы Шамонинога китерде. Уфада йөртте-йөртте дә, Шамонинога китерде. Бәлки башка җирдә яшәсәм, бәлеш пешерүне башламас та идем. Чөнки бу турыда уйлаган да юк иде.

 

– Киләчәккә теләкләрең?

– Никахларда, милли бәйрәмнәрдә зур бәлеш табын уртасында булсын иде дигән теләк бар. Минем хәтта бизнес-проектым да бар.

Илгиз миңа гаражның бер ягын махсус аш бүлмәсе итеп эшли башлады. Киләчәктә, санэпидемстанция таләп иткән бөтен нормалар да үтәлгән шул мини цехта үзебезнең милли ризыкларны, шул исәптән зур бәлешне, чын элеккеге милли рецептлар буенча гөбәдияне, парлы казларны әзерләргә җыенам, Аллаһ боерса.

 

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Лилия. Эшләгән эшең үзеңә канәгатьлек хисе китерсен.

 

Лилиядән зур бәлеш камыры рецепты:

 

150 мл май алам – яртысы ак май, яртысы көнбагыш мае, 200 мл бүлмә температурасындагы су, 1 аш калагы каймак яки майонез кушарга була, тоз. Сода, көпшәкләгеч, чүпрә салмыйбыз. Аларны салсаң, камыр кабара, ә ул кабарырга тиеш түгел, үз формасын тотарга тиеш. 220-230 градуста 2,5-3 сәгать пешерергә.

Эчлеккә су салмыйм, үз сутында пешә. Суганны күбрәк салсагыз, шулпасы күп була. Йөзе килгәч, фольга белән капларга була.

Әйткәндәй, камырны туңдырып, аннан соң эретеп, бәлеш ясасаң, бәлеш тәмлерәк була. Чөнки шулай эшләгәндә камыр катламлы камыр кебек була. Әмма аны суыткычта эретергә кирәк, мәсәлән, кичтән туңдыргычтан суыткычка алып куярга, иртән бәлеш пешерергә.

 

Гөлназ ШАҺИЕВА әңгәмәләште.

Фото: Лилия Галинаның шәхси фотоархивыннан.

Бәлеш апа
Бәлеш апа
Автор: Шагеева Гульназ
Читайте нас