Узып баручы ел - Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, «Кызыл таң» гәзите, шулай ук «Тулпар» һәм «Әллүки» журналларының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов өчен истәлекле елларның берсе буларак сакланып калыр . Быел ул икенче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале белән бүләкләнде. 29 декабрьдә үзенең 60 яшьлек юбилеен каршылаучы шәхес белән бүгенге сөйләшүебез дә хезмәт, максат һәм вакыт турында.
-Фаил Камилович, соңгы елларда Җир шары тизрәк әйләнә башлаган, тәүлектә -24 сәгать, ә бер ел эчендә 365 көн түгел дигән имеш-мимешләр йөри. Моның булуы мөмкин дип уйлыйсызмы? Барысына да өлгерәсезме, вакыт җитәме Сезгә?
- Җитми шул! Иртән эшләр планлаштырасың, көн дәвамында барысын да эшләп бетерергә вакыт җитми. Чыннан да бу мәгълүмат дөрестер ул... Мин моңа ышанам. V-VI гасырларда кешеләрнең гомер озынлыгы 120-130 яшькә җиткән диләр. Һәм моның сәбәбен Җир шарының ул вакытта акрынрак әйләнүе белән аңлаталар. Ә без алга китеш, техник үсеш заманында яшибез. Ул чорда шулай булгач, димәк әле тагын да тизләнеш арта. Тик бер ел эчендә ничә көн булуына карамастан планлаштырган эшләреңне эшләп бетерергә, һәрхәлдә шуңа омтылырга кирәк.
-Сез план корып яши торган кешеме?
-Әлбәттә. Мин укытучы бит. Хезмәт юлым мәктәптә башланды. Ә анда дәрес планын төзү дигән әйбер бар. Укытучы плансыз яши алмый. Шушы гадәт миндә бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Гәзитнең һәр санына ярты еллык план төзеп куябыз. Гыйнвар аеныкы хезмәткәрләрнең кулларда. Менә хәзер беренче кварталныкы әзер. Бездә “Яшәү план белән, ашау грамм белән!” (Көлә.)
-Көн тәртибе дә булдырылган, анда физик күнегүләр дә урын алгандыр, мөгаен?
- Мин иртән сәгать биштә торам. Биштән алтыга кадәр саф һавада йөрим. 1 сәгать! Ковидтан соң үпкәләрне ачар өчен көненә 10 мең адым ясарга кирәк диделәр. Көн саен 10 мең генә булмый, артып та китә, 12-13 мең адым ясыйм. Бу 7 км 150 метрны җәяү узу дигән сүз. Иртән шуның 6 меңен үтәм. Төшке ашка җәяү кайтып киләм. Тагын 5 мең адым була. Кичке якта, йоклар алдыннан, тагын әкрен генә саф һавада йөрим. Якынча көненә 10-11 км җәяү йөрелә дигән сүз. Йөрү – ковидтан соң гадәткә керде. Аңа кадәр велотренажерым бар, шунда шөгыльләнә идем. Иртәнге якта -14 км, кичке якта -14 км. Көн саен үзебезнең Иштирәк авылыннан Яркәйгә эшкә барам һәм кичен кайтам кебек була инде.
-Максат куеп, шуңа таба туры барасызмы? Әллә тормыш керткән борлышларны да кабул итеп, юлыгызны үзгәртәсезме?
-Мин үземнең алга максат куям һәм шуның үтәргә тырышам. Уңга-сулга борылмыйча. Мине борырга тырышалар, әмма мин борылмыйм.
- Димәк Сез кайчандыр республика басмасында баш мөхәррир булу максаты куйгансыз?
-Баш мөхәррир булам дигән максат куймадым. Журналист булам дигән максат куйдым. 5 класста укыган вакытта филфакта укып чыгып, журналист буласым килә иде. Һәм бу – бер максат. Чөнки бер максат белән генә яшәп булмый. Икенче максат – укытучы булу. Мин авылда кечкенәдән күршедәге балаларны өйгә җыеп укыта идем. Һәм укытучы булырга, укытырга әзерләндем мин. Университетны тәмамлаганда татар теле һәм әдәбияты буенча методик китаплар җыйган идем инде. Ул китаплар әле дә бар. Болардан тыш, мин тәрҗемәче булу турында да уйлаганмын. Монысын үзем анык хәтерләмим. Класс җитәкчебез безнең белән очрашуга килгәндә “Үскәч кем булырга телим” дигән темага язган иншаларыбызны алып килгән иде. Ул аларны еллар буе саклаган! Шунда мин тәрҗемәче булырга телим дип язганмын икән. Чыннан да тәрҗемәче булдым. XV гасырда иҗат иткән Өмми Камалның 143 шигырен борынгы кулъязмадан татар теленә тәрҗемә иттем. Быел алар Фәннәр академиясендә 650 битлек китап булып чыкты.
Укытучы булу теләге дә тормышка ашты. Беренчедән, мәктәптә укыттым, икенчедән, укып бетерү белән мине кафедрада эшкә калдырдылар. Бүгенге көндә дә Башкорт дәүләт педагогия университетында дәресләр алып барам. Журналист булу максаты инде республика басмалары укучыларының күз алдында үтте.
- “Өмет”тә эшләү дәверенә бәйле хәтирәләрегезне барлыйк әле. Бу дәвер Сезгә нәрсә бирде?
- Журналистика өлкәсендә эшләвемнең иң якты хәтирәләре “Өмет” белән бәйле. Мин анда журналист булып эшли башладым. Шуннан соң баш мөхәррир урынбасары, аннан инде мөхәррир булдым. Мин эшләгән вакытта республикадагы татар журналистикасының иң көчле журналистлары эшли иде анда: Тамьян Бикмаев, Рәлиф Йосыпов, Галисәкәр Шамсетдинов, Фәнил Мансуров. Шуннан соң килеп кушылды Марат Кәбиров. Барысы да билгеле журналистлар, алар белән эшләү, алардан журналистика серләренә өйрәнү – ул бер бәхет. Җитәкчелек эшенә өйрәнү шулай ук “Өмет” белән бәйле. Миңа ул вакытта нибары 29 яшь. Бөтен республика басмалары баш мөхәррирләре арасында иң яше идем. Халыкның гәзит-журналлар иң күп укыган чоры. “Өмет”нең иң популяр чагы- тираж 49500. Анда үткәргән чаралар, язган материаллар!.. Коллективта 24 кеше эшли иде. Аннан 72 кешелек “Кызыл таң” коллективына күчкәч, иң курыкканым – бу кадәр кешенең исемен ничек истә калдырырмын икән дигән уй булды.
-Сез эшли башлагандагы журналистика белән бүгенгесе бик нык аерыла. Сайт, социаль челтәрләр кушылды... Басма матбугат белән алар икесе ике өлкә, ике дөнья кебек. Шәхсән Сезгә яраклашу авыр булдымы?
-Юк, мин моңа әзер идем. Тормыш бер төрле генә бармый. Ул шулай булырга тиеш тә. Мин “Өмет” гәзитендә эшли башлаганда язмаларны типографиядә кургаш хәрефләр белән җыялар иде. Бөтен кулъязмаларны шунда илтә идек. Кул белән гәзитнең версткасын ясыйлар, оттиск алалар. Анда төзәтүләр кертү бик авыр иде. Аннан соң компьютерлар килеп керде һәм бөтен эшне алыштырды диярлек. Шунда языла, шунда төзәтелә. Верстка да компьютерга күчте. Соңрак цифрлы аппаратура керде. Һәм һәр журналист заман белән бергә үзгәрә барды. Конвергент журналистка әйләнде- бер үзе бик күп эшне башкара. Бүген ул гәзитнең кәгазь вариантына да, сайтка да яза, социаль челтәрләргә постлар да урнаштыра, фото-видеога да төшерә... Барысын да җайлап бергә өйрәнгәч, авырлыгын тоймадым.
Һәм монда гына тукталмаячакбыз. Яңалыклар арта тора. Менә ясалма интеллект килеп чыкты. Рус телле басмаларда аны куллана башлаганнар инде.
-Ясалма интеллектның үсеш алуы журналистиканың үлеменә китермәсме?
- Юк, китермәс. Кино барлыкка килгәч, театр бетә дигәннәр - бетмәде. Телевизор барлыкка килгәч, кинотеатрларга берәүдә йөрмәячәк диделәр. Шулай ук дөрес булмады. Компьютер чыгу белән басма гәзитләр бетәчәк ди башладылар инде ул. Бөтен мәгълүмат шунда диделәр. Әмма моңа ышанырга ярамый. Чөнки бүгенге көндә Европа илләрендә басма матбугатның тиражы үскәннән-үсә генә бара. Мин быел Сочида Русия журналистлар форумында булдым. Анда Япония мисалын китерделәр. Алар совет чорындагы почта эшчәнлеген үрнәк итеп алып, үзләрендә шуны керткәннәр. Басмаларының тиражлары елдан-ел үсә. Гәзитләр бетми ул. Интернет, сайт һәм социаль челтәрләр параллель барачак.
Ә ясалма интеллектка килгәндә, ул үзе уйлап чыгарып язмый. Ничек кенә булмасын, беренчел мәгълүматны кеше бирә. Шуннан соң гына ясалма интеллект әлеге хәлгә бәйле бүгенге көнгә кадәр булган барлык мәгълүматны җыеп бирә ала. Ләкин нәтиҗәне кеше чыгара! Йомгакны кеше ясый. Ә билгеле мәгълүматны җыйдырып алып кына гәзиткә бирү халыкка кызык булмаячак. Ясалган нәтиҗә кызыклы.
-Димәк, журналистикага килергә теләүче яшьләр ясалма интеллектны кулланмаска, ә үз фикерләрен яза белергә тиеш булып чыга? Гомумән, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң бүгенге яшь журналист?
-Журналист ясалма интеллект белән эшли белергә тиеш. Тик төп коралы - аналитик фикерләү булыра тиеш. Журналист һөнәрен тагып булмый ул. Журналист булып туарга кирәк. Иҗат кешесен ясап булмый. Ул туганда ук иҗат кешесе булып туа. Әмма аны үстерү - тәҗрибәле кешеләр эше. Без аны күреп калып, үстерә белмибез икән, ул үз юлын таба алмыйча югалырга мөмкин.
Яшь буынга курыкмаска кирәк. Иҗат белән шөгыльләнергә, үз фикерләрен язарга өйрәнергә кирәк. Бүгенге көндәге журналистика кулланган бөтен ысулларны куллана белергә тиеш. Алдынгы карашлы булырга тиеш. Монысы да бик мөһим!
-Һәм блогер булырга тиештер...
-Мин блогерларга каршы түгел. Булсыннар. Әмма мин аларны журналистлар исәбенә кертмәс идем. Чөнки блогерларның төп максаты– акча эшләү. Алар алып барган блокны күбрәк кеше караган саен анда реклама бирүчеләр күбәя. Ә журналист социаль юнәлешле булырга тиеш. Ниндидер вакыйга булган икән, менә булды дип түгел, ә шушы вакыйгага бәйле укучы нинди нәтиҗә ясар, шуны уйларга тиеш. Мәсәлән, кайдадыр кемдер сугышкан икән, “ах, менә сугышканнар!” дип кешеләрне куркытыр өчен түгел, ә шушы хәлне булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатып язарга тиеш. Хөкүмәт гәзитендә эшләгән журналистларны закон кысаларга кертә, ә блогерлар өчен бернинди кысалар да юк. Яңа елда кемнәрнең социаль челтәрләрдә 10 меңнән артык язылучылары һәм дуслары бар, алар теркәлү үтәргә тиеш булачак. Һәм бу дөрес әйбер дип саныйм мин. Алар да кысага кереп, контрольдә булачак. Закон бөтен кеше өчен бер булырга тиеш. Бүгенге көндә илдәге халыклар арасындагы, милләтләр арасындагы бердәмлекне саклар өчен закон инструментлары кирәк. Шушы вакытта гына хокукый дәүләт эшләргә була.
-Димәк, блогерлардан түгел, ә журналистлардан үрнәк алып эшләргә тиеш яшьләр?
-Әлбәттә!
-Ә җитәкче вазифасына үрләр һәм киләчәктә уңышлы җитәкче булыр өчен нишләргә тиеш алар? Нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
-Күп укырга тиеш. Мәгълүматлы булырга һәм дөньядагы, үзен кызыксындырган өлкәдәге бүгенге хәл-вакыйгаларны белеп торырга тиеш. Кешеләрне һәм үз һөнәрен яратырга тиеш.
- Һәр уңышлы ир-ат артында акыллы хатын-кыз тора дигән сүзләр белән килешәсезме?
-Килешәсең инде, килешмичә ярамый.
- Зөлфия ханым белән ничә ел бергә яшисез?
-33 ел.
-Һәм бу сүзләрнең дөрес булуын ничә яшьтә аңладыгыз?
-Аны өйләнү белән аңлыйсың. Ансыз булмый. Чөнки ир-ат белән хатын-кыз бер-берсен аңлап яшәгәндә генә гаилә тормышы да, эш тә, карьера да бара.
-Ә ни өчен бүгенге көндә хатын-кызлар үзләре карьера ясарга омтыла икән? Ирләренең карьера баскычы буйлап үрмәләгәнен көтеп тормыйча...
-Ни өчен икәнен мин белмим. Әмма бу бик яхшы күренеш түгел дип саныйм һәм ни өчен икәнен аңлатам. Бүгенге көндә хатын-кыз карьера ясарга, үз урынын табарга, бәлки күренекле дә булырга тиештер. Әмма иң беренче чиратта хатын-кыз – ул милләт сакчысы! Демография аксый дип әйтәбез икән, халык саны арту ягына түгел, кими икән, димәк хатын-кызның карьеристлыгы да моңа бер сәбәп булып тора. Үзбәкстанда минем бер “служак” яши. Ул безнең гаиләләрдә балаларның аз булуына аптырый. Аның үзендә дүрт кыз һәм бер малай. “Минекеләр аз әле. Гадәтта гаиләдә алты-җиде бала”,- ди.
-Сезнең ике балагыз – улыгыз һәм кызыгыз бар. Балаларыгызны үстергәндә ата-баба тәрбиясенә таяндыгызмы? Әллә укытучы буларак яңача, иркенлек биреп тәрбияләдегезме?
-Бала үстергәндә ничек тәрбияләргә икән дип уйлап тормыйсың бит ул... Үзебез алган тәрбия үрнәгендә, белгәннәрдән чыгып тәрбияләгәнбездер. Дөрес тәрбия бирә алганбыздыр, алар тормышта үз урыннарын таптылар дип уйлыйм.
-Алар үзебезнең республикадамы? Әллә инде Мәскәүдә, я булмаса чит илдәме?..
-Тәрбиянең бер ягы монысы да: кеше кайда туган, шунда кирәкле булып яшәргә тиеш. Безнең балалар Уфада. Кызыбыз да Кытайда укып, Уфага кайтты. Хәзерге вакытта ул үзебездә Русия-Кытай компаниясендә эшли. Кытай, инглиз телләре буенча белгеч. Малай юридик факультет тәмамлады, МФЦда җитәкче вазифада эшли. Оныгыбыз бар. Аңа 4 яшь.
-Аны тәрбияләүгә катнашасызмы?
- Әлбәттә, катнашабыз. Безгә килсә, гел татарча сөйләшәбез. Әле укырга йөри. 4 яшьтән атнасына ике мәртәбә бара торган мәктәпләр бар икән хәзер. Анда ул инглиз телен өйрәнә, санарга, хәреф танырга өйрәнә. Ә безнең белән ул татарчага өйрәнә.
-60ны каршылаганда үткән юлыгыздан канәгатьме Сез?
-Канәгать. Бүгенге яшькә җиткәнче эшләгән барлык коллективларым да шәп булды. Илеш районы Краснояр мәктәбендә укытучы буларак юлымны башладым. План төзергә шунда өйрәттеләр дә инде мине. Университетта үземне укыткан укытучылар коллективында эшләдем. Шуннан соң педагогия институтында (хәзер университет) кафедра ачтылар да мин шунда укытырга килдем. Анда Муса Мөлеков, Суфиан Сафуанов, Суфиян Поварисов, Бәйнә Сәлимгәрәева укыта иде. Шул вакытта мине “Өмет”кә редактор итеп куйдылар. Янә үз эше өчен янып торган кешеләр арасына килеп кердем. “Кызыл таң”да да җылы каршы алдылар. Шунда ук аңлашып эшләп киттек. Тагын бер коллективны әйтми булмый – армиядәге коллектив. “Служак”лар белән һаман да араларашабыз. Мин офицер түгел, рядовой булып хезмәт иттем. Әмма штабта минем үз кабинетым бар иде. Кеше шуңа ышанмый.
-Сез нинди эш башкардыгыз анда?
- Мин армиягә укытучы булып эшләгән җирдән киттем. Ә анда укытучы кешегә ничектер ихтирам белән карыйлар иде. “Яшерен документация” минем кулда булды. Иркутск өлкәсенең Усолье-Сибирское шәһәрендә хезмәт иттем мин. Без аеруча куркыныч җинаятьчеләрне сакладык. Качулар еш була иде. ЗЭК кача икән, иң беренче качкан урынга мин бара идем. Качкынның кайда киткәнлегенә ничә төрле вариант булырга мөмкин - шуның картасын төзим. Полкның җаваплы кешеләре килеп җиткәндә карта эленеп торырга тиеш иде.
-План төзү монда да ярдәм иткән, димәк?
-Әлбәттә! Эшләгән кешене күрәләр. Кайтарып җибәрәселәре килмәгән иде. Минем үземнең дә офицер булып калырга исәп бар иде. Әмма кайттым.
-Туган җир тарттымы? Гомумән, туган авылыгыз белән бүгенгә кадәр бәйләнеш ныклымы?
-Әлбәттә. Беренчедән, туган авылда минем әнкәй яши. Аңа бүгенге көндә 87 яшь. Бөтен гәзитләрне укып бара. Энекәш тә, сеңлекәш тә Илештә. Кайтып йөрибез. Быел җәй Кичке сабантуй үткәрдек. Элек тә үтә иде ул. Әмма күбрәк Иштирәк үзешчәннәре көче белән. Быел артистлар да чакырдык. Кеше Яркәй сабануеннан да күбрәк булды.
- Туган ягы белән бәйләнешне саклау кешегә көч бирә диләр. Килешәсезме?
-Туган туфрак көч бирә дигәнне дөрес аңларга кирәк аны. Туган җирдә кешенең киләчәгенә нигез салына. Менә мин Иштирәктә 8 класска кадәр укыдым. Мәктәптә укыганда отряд советы председателе булдым, аннан мәктәп комсоргы булдым. Шуннан соң дружина советы председателе идем. 7 класста безне кечерәкләргә пионервожатый итеп куялар иде. Димәк, минем җитәкчелек эшенә үземнең туган җирдә нигез салынган. Шуңа күрә минем туган җир белән элемтәне өзәргә хакым да юк. Шушы дәрәҗәгә җитәргә этәргеч биргәннәр миңа анда. Ышанганнар. Дружина советы председателе мәктәп өчен зур кеше иде. Мәктәп комсоргы шулай ук зур эш. Комсомол линиясе белән килгәндә соңрак Яркәйнең 1 санлы мәктәбендә укыганда классның комсоргы һәм мәктәпнең комскомитетында идем. Шуннан соң университетта факультетның комскомитетында НИРСта (научно исследовательская работа студентов дип атала русча) куратор булдым. Әмма кайда гына эшләсәм дә, боларның барысына да нигез Иштирәктә салынган. Шушы бәләкәй генә бер авылда. Моның өчен мин авылыма һәм авылдашларыма рәхмәтлемен.
-Яңа елда гәзит укучыларыбызга нинди теләкләр җиткерерсез?
-Дөньяда тынычлык булсын. Безнең әбиләр - сугыш чорын үткән кешеләр. Алар бу сүзләрне бик еш, очрашкан саен кабатлыйлар иде. Мин балалык белән аптырый идем. Хәзер аңладым: үз башларыннан үткәч, тынычлыкны иң беренче куйганнар икән. Шуңа күрә илдә, Җирдә тынычлык булсын дип телим. Алга куйган планнарыбыз, теләкләребез тормышка ашсын. Аларны тормышка ашрырыга вакыт та, мөмкинлек тә җитсен. Һәм, әлбәттә, барыбызга да сәламәтлек телим!
Әңгәмәдәш – Эльмира Ибраһимова.
.