«Башкортстанның халык язучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны, галим һәм легендар шәхес Суфиян Поварисовның тормышын, гыйльми эшмәкәрлеген чагылдырган, иҗаты хакындагы мәкаләләр, истәлекләр, әңгәмәләр, аңа багышланган шигырьләр, фотосурәтләр тупланган китап дөнья күрде. Басма башкорт, татар һәм рус телләрендә. Төзүчеләре: Г. М. Сәлимова, И. С. Насипов.
Китап Суфиян Поварисовның 100 еллыгына карата нәшер ителде», — дип хәбәр ителә нәшриятнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә.
Әлеге саллы басмадан каләмдәшебез, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» электрон басмасы һәм «Атна вакыйгалары» гәзите журналисты Юлай НИЗАЕВның язмасын тәкъдим итәбез.
Якты җанлы шәхес истәлегенә
Суфиян ага Поварисовны шәхсән күреп белмәсәм дә, аның хакында һәрчак бәләкәй чаклардан ук ишетеп үстем. Ник дисәгез, картәтием, журналистика аксакалы, бар гомерен Чакмагыш районының «Игенче» иҗтимагый-сәяси гәзите редакциясенә багышлаган, «Чакмагыш чаткылары» әдәби берләшмәсенә нигез салучы һәм оештыручы язучы һәм шагыйрь, РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы, Вәзих Исхаков премиясе лауреаты Әгъдәл Низаев — Суфиян Поварисовның шәкерте булган. Картәтием 1961-1966 елларда Башкорт дәүләт университетының филология факультетында Суфиян агада укый. Аны гомере буена үзенең алыштыргысыз остазы, төп белемне биргән мөгаллиме буларак ихтирам итеп яшәде. Картәти Суфиян Поварисовны тирәнтен хөрмәт тойгылары белән искә алуы хәтеремдә саклана. «Суфиян ага — искиткеч дәрәҗәдә зыялы зат иде. Ул бик йомшак кеше иде, шул ук вакытта чын зыялы, үрнәк шәхес, мөгаллим булды. Аның әсәрләрендә шулай ук ифрат дәрәҗәдә халыкның йөрәк тибеше интонациясе бар иде», — дип искә алулары истә калган. Үземнең дә хезмәт юлым берникадәр Суфиян Поварисов исеме белән бәйле булуы белән дә чиксез рәвештә горурланам һәм тәкъдиргә рәхмәтлемен. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең филиалы булган «Актаныш-информ» редакциясендә эшләгән чорымда Суфиян Поварисов оештырган «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсендә каләм чарладым. Әйтергә кирәк, урындагы мөхәррият журналисты буларак, газета сайтында, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә бик күп әдәби рубрикалар ачып, иҗатчылардан, даими авторлардан килгән хатлар белән эшләдем. Җирле шагыйрьләрнең иҗатын еш кына укучылар игътибарына җиткереп бардым. Алай гына да түгел, махсус видеороликлар форматында шигъри тапшырулар циклын эшләдем. Аның кысаларын һәр иҗатчы үзенең шигъри гөлләмәләрен халыкка җиткерә алу бәхетенә иреште. Алга таба, 2024 елның гыйнвар аенда Суфиян ага Поварисовның исеме «Агыйдел дулкыннары» берләшмәсенә бирелүе турында карар кабул ителгәч тә, бик нык шатландым. Бу хакта район матбугатында гына яктыртып калмадым, ә республиканың дәрәҗәле, төп мәгълүмат агентлыгы булган «Татар-информ»га да мәкалә чыгарттырдым. Суфиян аганы якташларыбыз матур итеп искә алуларына, китап нәшер итүләренә гаять куанам. Мөхтәрәм әдипнең мирасы, аның хакындагы якты истәлекләр мең яшәсен.