Бүгенге кунагыбыз – Башкортстан татар конгрессы рәисе урынбасары, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты ярдәмчесе, “Роксана” радиосының алып баручысы Зәлия Ахунова.
Ул “Бәхет ачкычы”, “Кунаклы иртә”, “Сүз кодрәте”, “Минем Башкортстаным” программаларын әзерли, котлаулар алып бара. Еллар үтү белән аны тавышы “классик хатын-кыз тавышы”на әйләнде кебек. Хәтта фильм төшерүчеләр аңа шундый тавыш сорап мөрәҗәгать итә икән. Нишләп, артистлык юлына китмәде икән, дип уйлап куям.
Зәлияне әле “Азатлык” татар яшьләре лидеры булган чакларыннан ук хәтерлим. Аннан «Нәүрүз гүзәле»,”Татар кызы “ конкурслары, татарча КВН һәм «Татар яшьләре көннәре»н оештыручы, “Берлек”, “Ак калфак” та эшләүче буларак та беләбез. Конгресс үткәргән «Ел татары» конкурсларының нәтиҗәләре буенча, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Зәлия «Ел хатын-кызы» һәм “Ел кешесе” исеменә лаек булды.
Милләтем, туган телем, яшьләр һәм балалар дип, гомеренең өч дистә елын җәмәгать эшенә багышлаган Зәлия ихлас әңгәмәдәш тә. Гаиләдәге матур тәрбия, мәктәптәге әйбәт мөгаллимнәр һәм университет еллары Зәлия ханымны чын милләт кызы итеп үстергән, аны ныклы иман, сынмас рух һәм илһамлы кодрәт белән сугарган.
Мәдәнияткә тартылуым – гаиләдән
– Зәлия, бу казанышларга бару юлын барлап карыйк әле. Юлның чишмә башы гаиләдәндер.
– Миякә районы Баязит авылы кызы мин. Әти минем бик шаян кеше иде. Ул сәхнәдән төшмәде, бергә уйный идек. Авылдагы бар бәйрәм, кичәләргә әти безне үзе белән йөртте. Ә әнием бик матур җырлый иде. Мәдәнияткә тартылу шуннан киләдер. Әнием ятим үскән, шуңа да ул: «Иң бәхетле кеше – әниле кеше», – дия торган иде. Ул миннән сыер саудырмады, икмәк салдырмады, шәл, бияләй бәйләтмәде. «Өйрәтсәм, гомерең буе шул эшләрдән башың чыкмас», дип әйтә иде. Өйрәтте, әлбәттә, ләкин эшләтмәде. «Син оекбаш бәйләмә. Үзем бәйлим, чөнки синең әниең бар,» – дия иде әни.
Ә филологиягә китүем татар теле укытучысы Зәүҗан апаның киңәше белән дә булды. Ул мине тормыш иптәше белән бергә станциягә кадәр озатып куйды. Рәхмәт аңа. Тормышта гел әйбәт кешеләр очрап торды. Алар мине изгелеккә, яктылыкка чакырды.
Әтием мәрхүм инде. Саубуллашырга кайтып өлгердем. Ул миңа: «Елама!» – диде, һәм мин еламадым. Радиода әтиләрне котлаганда, үземнекен искә төшереп: «Әти» дип дәшәм.
Имтиханга гел беренче кердем
– Гаиләдән башланган сукмак берзаман сине зур юлга китерә. Студент елларын әйтүем.
– Белмим инде: амбициям булмаса да, гел беренче булырга туры килә иде. Студент чакта имтиханнарга беренче керә идем. Нишләптер, беренче керәсе килә иде. Шпаргалка да юк, курку да юк. Баштарак «давайлашып» керсәм, соңрак, «кулың җиңел» дип, иптәшләрем үзләре кертә иде. Билетны да беренче ала идем. Биш ел шулай булды. Шулай итеп, бар группа өчен курку чирканчыгын мин ала идем. Бәхетле мизгелләр, студент чакның сөенечле минутлары... Ә «Ел хатын-кызы»на кадәрле тагын бер хикмәтле хәл булды әле.
– Сөйләгез.
– Телефон шалтырый. Казаннан «Сөембикә» журналыннан. Шагыйрә Илсөяр Икъсанова икән. Журналның 8О еллык юбилеена чакыра.
– Киләсезме? – ди ул. Ә минем күздән яшь ага. Дәшә дә алмыйм. Пышылдап кына.
– Киләм, – дим, ә үзем елыйм. Чөнки «Сөембикә» – минем өчен изге исем. Һәм мине аның бәйрәменә чакыралар! Ничек күңелең тулмасын!? Бәхетле мизгелләр кичердем мин ул юбилейда. «Сөембикә» юбилеенда иң яшь кунак та мин идем шикелле. Яшьтәшләрем арасында тагын беренче булып чыктым. Шактый гомерне иҗтимагый эшкә сарыф итәргә туры килде. Ә бит андагы эштән тыш балалар, тормыш иптәше бар. Аларга да игътибар кирәк.
Безне таныштырдылар
– Җәмәгать эшен шулай уңышлы тарту өчен ныклы тыл кирәк. Тормыш иптәшегез Руслан белән ничек табыштыгыз? Сезне аңлаучы һәм ярдәм итүче бит ул.
– Әйе, Руслан миңа яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирде, күп мәшәкатьләрне дә үз өстенә алды. Руслан – бик талантлы кеше ул, шигырьләр дә, картиналар да, музыка да яза. Ләкин гаиләне тотар, миңа ярдәм итәр өчен, яраткан шөгыльләренә өстәп бизнес белән шөгыльләнә башлады. Беренче ярдәмчем, киңәшчем ул.
– Ничек таныштыгыз?
– Безне таныштырдылар. Безне яхшы белгәннәр Русланга – минем турыда, ә миңа аның хакында сөйләделәр. Бу үзенчә димләү булган инде. Русланның миңа кадәр гаиләсе булган, ул кызы белән торган. Мин дә димләүчеләргә башта кырт кистем. «Кияүгә чыгу турында уйламыйм да, вакытым юк, янәсе». Чынлап та, мин кияүгә чыкмам кебек тоела иде: Руслан да «башкача гаилә кормыйм» дип уйлаган булган. Ләкин уй – бер нәрсә, ә тормыш катлаулырак булып чыкты. Бер кичәдә без очраштык. Русланның кызы йөгереп килде дә әтисеннән чәчен төзәтүен сорады. Һәм Руслан шундый зур игътибар нәзәкатьлелек белән кызының чәчен тарады, тарады да бантигын җайлап куйды. Шул мизгелдә мин аныкы идем инде... Тыйнак, итагатьле, уңган, мәдәниятле, ихлас, кара чибәр үзе. Шул күрешүдә җаннар кавышкандыр инде. Ә ике айдан безнең никах булды. Минем кулны сорарга Руслан кызы Рита белән килде. Өч балабыз , инде ике оныгыбыз Сафия һәм Тамерлан үсә. Улым Радмир әтисенә охшаган, ул да бәхет.
“Теләгәнемә юл ачылып тора”
– Эшкә көчне каян аласың?
– Яшьләрнең куанычын, аларның туган тел, мәдәнияткә йөз белән борылуын күрү, үзара дуслашуына сәбәпче булу зур канәгатьләнү хисе бирә. Халкыбызның олы шәхесләре белән аралашу, сәнгать дөньясы белән якын булу да зур нәрсә. Кешеләргә ярдәм итү дә әйбәт гамәл. Шуңардан тәм табуга ни җитә.
“Нәүрүз гүзәле” конкурслары мәшәкатенең шатлыклары белән яшәү, аларның туйларында түрдә утырулар. Яшьләр белән эшләү мине дә гел генә яшәртеп торды. Ә КВНнарга хәзерләнүдәге юмор, шаянлык, көлке күпме яшәү көче бирде.
– Тормыш юлында очраган кемнәргә рәхмәтлесең?
– Университеттан Камил абый Дәүләтшинга, Дилә апа Булгакова, Динә апа Морзакаева, Заһир Хәкимовка, яраткан шагыйрьләрем Равил Фәйзуллинга, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт, Марсель Галиев, Галимҗан Гыйльмановка рәхмәтлемен.
Мин ярату һәм иҗат өчен туганмын, һәм һәр теләгәнемә юллар ачылып торды. Сәяхәтләр яратам. Башкортстанны йөреп чыктык, Европа илләрендә, Тунис, Дубай, Палестинада, Израильдә булдык. Иерусалимдагы әл-Акса мәчетендә дога кылырга насыйп булды. Изге Мәдинәне дә барып күрергә исәп. Америкада кантри музыкасы фестивалендә булырга туры килде.
– 8 Март – Хатын-кызлар көнендә гәзит укучыларга нинди теләкләрегезне юллыйсыз?
– Әниләргә гаилә, хатын-кыз, ана, бала бәхете телим. Минем үземнең дә кызларым – Рита, Аида, оныгым Сафия бар. Кызлар – иманлы, мөлаем, чибәр, тыйнак, инсафлы затлар. Аларның бәхетле булырга хакы бар.
Рәүф ИДРИСОВ.