Барлык яңалыклар
Шәхес янында
11 март , 14:29

Гүзәлләрнең дә зәвыклысы

Инде сындым, инде бирештем дигәндә, менә шул “Өмет” дигәннәре чабуыңнан тартып, аркаңнан этеп, “Хыял” дигән дусты белән җитәкләшеп, сине янә канатландырып җибәрә...

Гүзәлләрнең дә зәвыклысы
Гүзәлләрнең дә зәвыклысы

Инде сындым, инде бирештем дигәндә, менә шул “Өмет” дигәннәре чабуыңнан тартып, аркаңнан этеп, “Хыял” дигән дусты белән җитәкләшеп, сине янә канатландырып җибәрә...

 

– “Өмет”не укучыларны Яз белән котлыйм. “Өмет”тән һәм өметтән аерылмасыннар иде! Өмет шулкадәр дә зур төшенчә, ансыз яшәп булмый да. Инде сындым, инде бирештем дигәндә, менә шул “Өмет” дигәннәре чабуыңнан тартып, аркаңнан этеп, “Хыял” дигән дусты белән җитәкләшеп, сине янә канатландырып җибәрә...

Бәйрәм санына гүзәл затның иң зәвыклысын, лаеклысын тапканбыз, шәт, әнә бит, сәламләве дә нинди мәгънәле, хисле, дип,  Айгөл белән сүзне дәвам иттем. Билгеле һәм билгесез Айгөл Юлъякшина – чибәр һәм булдыклы, күпләребезнең затлы үзенчәлекләрен сайлап алгандай үзендә туплаган хатын-кыз безнең кунагыбыз. Бу юлы аның белән якыннанрак танышырга, көтеп алган языбызга ай гөлләренең нурларын бөркергә уйладык.

  • Мин Стәрлебаш районы Карагыш авылында туып үстем. Районымны

да, авылымны да бик-бик яратам. Озак еллар “Кызыл таң” гәзитендә эшләгән дәвердә районның бөтен юлларын, басуларын аркылы-буй йөреп чыгарга туры килгәндер. Райондашларым белән ихлас горурланам. Кайда гына йөргәндә дә, стәрлебашлылар ниндидер уңышка ирешкәнне белсәм, куанычым эчемә сыймый. Һәрчак район яңалыкларын күзәтеп барам.

Авылым тау итәгендә урнашкан. Янында урманы да юк, зур күлләре дә. Әмма Карагыш менә шушы күзне ертып тормаучы, нәфис, нечкә матурлыгы белән үзенә тартып тора. Кечкенә елгалары, вак-вак чишмәләре белән. Һәм, әлбәттә, уңган һәм ачык күңелле кешеләре белән матур ул.

Авылым – әтинең туган ягы. Әтием Закир Шакир улы Максютов  гаҗәеп кеше иде. Салават Әбүзаровның “Хыялый” пьесасын укыганда, әллә әтине белеп яздымы икән, дип шикләнеп куйдым хәтта. Әти нык хыялланырга яратты һәм уйлап табучы булды. Зур шәһәрдә яшәсә, һичшиксез, бөек галим булыр иде. Ә авыл өчен нәкъ менә шул Хыялый булды әти. Яшьрәк чагында моточана ясап, авылны “ду” китереп йөргәнен сөйлиләр. Үзем үскәндә күргәннәрем дә шактый. Өй эчендәге барлык җиһаз да аның үз кулы белән ясалган иде. Бизәкләр уеп эшләнгән өстәлләр, шкафлар дисеңме. Матрасы йөзәр туптан ясалган кровать дисеңме. Өстәл лампалары, ташка уеп, тимердән бөгеп эшләнгән чәчәкләр, җил тегермәне... Бакчабызга су сибеп торучы да – әтинең агачтан ясаган кешесе булды.

Әнием Рәзинә Нурлыгаян кызы Бакалы районының Сакат авылыннан. Ул әтинең киресе, аның кайнап чыгып, ташарга әзер сөт кебек хыялларына җил өргәләп, әтине бераз чын тормышка кайтарыбрак торучы кеше булды. Һәр нәрсәгә дә аек акыл белән карый белүче һәм нык уңган кеше. Әни аш-суга да, дөнья көтүгә дә һәркемгә үрнәкле булды. Иң мөһиме. ул беркем хакында да начар сүз әйтмәде.  Озак еллар авылның балалар бакчасында мөдир булып эшләде. Әтием белән әнием – минем өчен буй җитмәслек югарылыктагы Шәхесләр. Аларга бик рәхмәтлемен һәм бурычлымын. Кызганычка, икесе дә бик иртә якты дөнья белән хушлаштылар.

Бертуган апам Светлана Стәрлебаш авылында яши. Аңа әти-әнидән уңганлык күчкән, ә миңа, ахры, әтинең хыялыйлыгы гына.

  • Айгөл, шул хыялый кызчыкның балачак иленә читләтеп кенә күз

салыйк әле, син үскәндә нинди кыз идең. Миңа калса, ул вакытта ук матур күлмәкләр киеп, көзге алдында бөтерелергә  яраткансыңдыр.

  • Мин һәрвакытта да нык актив булдым. Әни: “Кызым, Карсылу булып

йөргән кеше бераздан Шүрәле булып чыршы янында чабарга тиеш түгел!” – дип ачулана иде. Мәктәп елларында сыйныф командиры булдым. Бөтен җәмәгать эшләрендә катнашырга тырыштым. Хәтта сыйныфташ кызым белән “Эчкечелеккә каршы” дигән яшерен оешма төзеп, аның байрагын булдырып һәм күтәреп, девиз-речевкалар әйтеп, су буйларыннан атлап йөргән чаклар булды.

Киенергә яратуын яраттым. Әмма без теләгән киемнәр кибеттә сатылмый иде. Матур киемнәрне әти-әни чит яклардан табып алып кайталар иде. Ә картәнием Мөкәрәмә тегү машинасында курткаларга кадәр тегеп кидерде.

Үсә төшкәч, күлмәкләрне үзем тегә башладым. Үлчәүләрне эшләү өчен тукыма өстенә сузылып ятып, акбур белән гәүдәм буйлап йөртеп, билгеләр эшли идем. Шундый сәер ысул белән эшләсәм дә, ярыйсы гына матур күлмәкләр туды. Эшләпә кияргә яратам. Бервакыт телевизордан Алла Пугачеваның боҗра формасында эшләпә киеп чыгыш ясавын күрдем дә, шулкадәр кызыктым! Тектем моны. Шуны киеп, авыл урамы буйлап борынны өскә күтәреп бара идем, җил исте дә, эшләпәм тәгәрмәч кебек урам буйлап тәгәрәп китте.  Шунда үскәч, баегач, матур эшләпәләр киям, дип үземә сүз бирдем. Үстем. Баемасам да киям мин эшләпәләрне.

–Туган мәктәбеңдә алганының иң кадерлесе ни ул?

–Авыл мәктәбе – ул аерым бер дөнья. Сине монда һәр укучы, һәр укытучы белә. Алар барысы да бик якын, гаилә әгъзалары кебек. Бик яхшы укытучылар укытты, әле дә араларыбыз өзелми. Тик мәктәпнең балачагымдагы кебек гөрләп тормавы гына күңелне кыра. Сыйныфыбыз бик дус булды, ел саен диярлек очрашып торабыз. Шатлыкка, сыйныфташларның берсе дә югалып калмады, һәркайсы тормышта үз урынын тапты.

Укуны көмеш медальгә тәмамладым, әмма бүгенге көн күзлегеннән үземне бик тырышып укымаган кебек тоямын. Яраткан фәнем – рус теле һәм әдәбияты, кумир укытучым Роберт Туктаров булды. Аннары ул озак еллар авыл биләмәсен җитәкләп, авылны төзекләндерүгә зур өлеш кертте.  Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында югары белем алдым. Анда безнең өчен әни дә, әти дә булган шәхес – кураторыбыз Илшат Насыйповка рәхмәтлемен. Татар телен укытуны булдыру өчен зур эшләр башкарды ул.

  • Син озак еллар журналистикада йөзеп эшләгән кеше, көннәрдән

беркөнне театрга китеп бардың. Сәбәбе ни иде, Айгөл?

–“Кызыл таң”да унбиш ел эшләдем. Гомеремнең иң матур еллары ул дияр идем. Күп кешеләр белән танышылды, күп проектларда катнашылды. Һәм бу чор нәкъ проектлары белән кадерлерәк. Иң күңелгә кереп калганы  –“Өзелгән гомерләр эзеннән”. Бөек Ватан сугышы вакытында әсирлектә калып, гомерләре өзелгән ватандашларыбызны ачыклау эше булды ул. Мәскәү галимнәре, Германия белгечләре кушылды. Һәм югалган исемнәр табылды. Әсирләрнең туганнары редакциягә килә, елыйлар, аларга кушылып үзем елыйм. Бергә куанабыз, кайгырабыз. Аерым әйтерлек матур проектлар бер дә онытылымый. Безнең халык сәләтле, алар белән таулар актарып була. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” музыкаль проекты кысаларында  Стәрлебаш районында берничә концерт оештырдым. Бәлки, нәкъ шушы проект мин – журналистны сәхнәгә бәйләгәндер дә.

Театрга тартылу мәктәп елларында уйнаган  “Галиябану” спектакленнән башланган иде. Аннары редакциядә эшләгәндә “Нур”ның ул вакыттагы директоры Урал Гыйрфатуллин мәгълүмати ярдәмче буларак, гастрольгә чыгарга рөхсәт итте. Улым Данис театр репертуарындагы “Нурлы сәфәр” дигән тамашада катнашты. Сәхнә артыннан аны һәм башка артистларны дулкынланып, илһамланып күзәтә идем. Аннары Стәрлебаш татар халык театры белән Казанга фестивальгә бардым, әллә күпме илһам туплап кайттым үземә. Һәм, бәхеткә, бүгенге директор – бик актив, сәләтле җитәкче, театр дип җан атучы Фирзәт Габидуллин мине эшкә алды.

  • Театрда тарткан бурычларың сиңа канәгатьлек бирәме, хыялда

йөрткән теләгеңә ирештеңме?

–Театрда күпкырлы эшчәнлек алып барам. Бүгенге көндә мин

җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге белгече, әдәби-драматургия бүлеге мөхәррире һәм театр балалар студиясенең татар бүлеге кураторы һәм педагогы.  Көн-төн эштәмен һәм күп нәрсәгә вакыт җитмәвен аңлыйм. Иң кыены – тәүлектә 24 кенә сәгать. Менә шул комачаулый.

  • Балалар студиясендә эшчәнлек син теләгән камиллектәме. Әллә тагын

күп көч саласы бармы? Һәм, шәһәр балаларыннан киләчәктә татар театрында эшләрлек дәвамчылар тәрбияләп, үстереп булыр дип уйлыйсыңмы?

–Балалар студиясе – икенче гаиләм. Сусауны баса торган эш. Рус төркеме эчендә татар төркеме өченче ел гына эшләп килә. Шуңа әле бик күп эшлисе бар. Балалар дүрт: тел, актерлык осталыгы, җыр һәм бию юнәлешендә үстерелә. Мин төркемгә кураторлык итәм, ягъни тәрбияче дә, кирәк чакта, әни дә. Дүрт яшьлек балаларны да алдык. Иң мөһиме – балалар туган телдә сөйләшергә өйрәнергә тели. Бу – бүгенге көн өчен бик шатлыклы һәм сирәк күренеш. Әлбәттә, дәрес кенә туган телне һәм мәдәниятне өйрәнү өчен аз. Шуңа татар төркемендә шөгыльләнүче балаларны ике тапкыр Казанга алып бардык, җәй көне Туймазы районындагы “Бабай утары”на сәфәр кылып, сабантуй оештырып, мунчалар кертеп, атларда йөртеп алып кайттык. Ике ел рәттән театрда татарча чыршы бәйрәме үткәрдек. Һәр башкарган эшебезгә чиксез шатмын. Икенче елга күбрәк балалар җыярга ниятләп торабыз. Бик сәләтле балалар бар. Театрда эшләмәсләр дә, алган белемнәре киләчәктә аларга зур файда китерәчәк, дигән ышанычтамын.

  • Айгөл, күптән түгел синең китабың дөнья күрде. Димәк, син

журналистикадан аерылмагансың, җаныңда иҗат яши?

  • Китап чыгаруны узган ел башында үземә план итеп куйган идем.

Китапка бер генә исем уйладым – “Яратам!” Анда күп еллар дәвамында көндәлекләрдә сакланган, кайберсе гәзиттә чыккан кыска хикәяләр, шигырьләрем, җырларым дөнья күрде. Мин күзәтергә яратам, урамда йөргәндә, транспортта вак кына детальләргә игътибар итәм. Менә шул сыйфатым китап эчтәлегендә инде. Язучылыкка дәгъва итмим, шулай да күңелемдә һәрвакыт нидер кайнаганга, язасы килеп кенә тора. Китабым зур булмаган тираж белән чыккан иде, таралып та бетте. Моның өчен шатмын.

  • Театр, иҗат, әни роле. Тормышта кайсысы күбрәк вакытыңны һәм

энергияңне таләп итә?

–Иң катлаулы сорау бу. Эшкә күп вакыт бирелә, шуңа якыннар белән аралашуга, тәмләп кенә бала үстерүгә вакыт җитмәгән кебек. Өч бала әнисе мин. Олысы Казан авиация институтын тәмамлап, белгечлеге буенча яраткан эшен тапты, бик шатланам аның өчен. Казанда яши һәм эшли.

Уртанчы кызым 17 яшьтә. Иҗади кыз. Нәфис чәчәк кебек ул. Уфада, колледжда укый, бию белән мавыга. Кечкенә Ясминемә 5 яшь. Ул яратуның үзе кебек. Шулкадәр дә кызык һәм кызыклы бала, аннан күп нәрсәгә өйрәнәм мин.

  • Айгөл, син чибәр, һәрчак елмайган, зәвык белән һәм бәйрәмчә

киенгән, күтәренке кәефле гүзәл хатын-кыз. Бу чуар тормышта моңа ирешү өчен нәрсә булышлык итә?

  • Рәхмәт. Оялттың. Мин кеше гомеренең шулкадәр дә кыска булуын

тоям, аңлыйм һәм бу дөньядан мөмкин кадәр күпне алып калырга тырышам. Әйтүемчә, һәрвакыт зур максат куям. Нидер килеп чыкмаса, озы-ы-ын программалар язып-сызып алам. Укыйм, йөгерәм, төшерәм. Иң мөһиме – туктап калмаска тырышам. Һәм, өметне югалтмаска. Өмет булса, бар да булачак икәнен беләм! Һәм... тормышны нинди булуына карамастан, аклы-каралы килеш, чын күңелдән яратам!

  • Ихлас аралашуың өчен рәхмәт, Айгөл. Бәйрәмебез белән котлыйм!
Гүзәлләрнең дә зәвыклысы
Гүзәлләрнең дә зәвыклысы
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: