Барлык яңалыклар
Шәхес янында
4 март , 21:58

Камилә Вәлиева: " Допингны аңлы рәвештә махсус кабул итмәдем дип әйтә алам"

 Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева NHK япон телеканалына интервью биргән.

lisa.ru Камилә Вәлиева: " Допингны аңлы рәвештә махсус кабул итмәдем дип әйтә алам"
Камилә Вәлиева: " Допингны аңлы рәвештә махсус кабул итмәдем дип әйтә алам"Фото: lisa.ru

 Фигуралы шуучы Камилә Вәлиева NHK япон телеканалына интервью биргән.

  • Допингны аңлы рәвештә махсус кабул итмәдем дип әйтә алам. Ни булса да, без барыбер РУСАДА курсларын узабыз, кагыйдәләрне мөмкин кадәр максимум үтәргә тырыштым. Мин Олимпия уеннарына барганда, аның олы спорт бәйрәме икәненә ышанып бардым. Бу турыда мин бит күпме хыялланып йөрдем, Олимпия уеннарын бик көттем! Бирегә килдем һәм, кызганычка каршы, башка хисләр кичердем, - дип сөйли спортчы кыз. Сүз уңаенда, 29 гыйнварда Спорт арбитраж суды Камилә Вәлиеваны, 2021 елның декабреннән башлап, допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен, дүрт елга дисквалификацияләде. Спортчы Европа чемпионатының алтын медальләреннән һәм Олимпия уеннарының команда медальләреннән мәхрүм ителде.
  • Камилә Вәлиева әйтүенчә, ул Кытайда узачак зур шоуда катнашачак һәм хәтта төп рольне башкарачак. Бу зур проект булачак һәм соңыннан Кытайда гына түгел, башка илләрдә дә күрсәтеләчәк.
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: