Барлык яңалыклар
Шәхес янында
28 гыйнвар , 19:36

Укытучы булып туган!

Уфаның 84нче Татар гимназиясе мөгаллимәсе, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Рәшит кызы Ахунова бүген алтын юбилеен билгели.

Укытучы булып туган!
Укытучы булып туган!

Уфаның 84нче Татар гимназиясе мөгаллимәсе, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Рәшит кызы Ахунова бүген алтын юбилеен билгели.

 

Айгөл Ахунова белән танышканда ул әле Бишбүләк район үзәгендә туган тел укытучысы иде. Бүген инде безне “Өмет" таныштырды, Айгөл белән редакцияне күпьеллык дуслык җепләре бәйли, дип горурлык белән әйтә алабыз. Айгөл Рәшит кызы инде шактый еллар “Чаткылар” кушымтасының мөхәрририят әгъзасы да. Аның иң булдыклы, иң актив, тугры дусты.

 Айгөл Рәшит кызы күп еллар дәвамында инде Уфада, күбесенең теле “мама”, “папа” белән ачылган балаларга татар телен – армый, талмый өйрәтә.

Башлангыч сыйныфка җыеп ала да, күзенә каратып, аңлатып, яратып тәрбияләп, дүртенче сыйныф ахырына шул сабыйлардан намуслы, әдәпле, туган телгә сөю туган, татарча укырга һәм язарга, яратып сөйләшергә теләкләре булган аңлы кешеләр әзерләп чыгара. Бу юнәлештә дә уңышлары, хезмәте ифрат зур һәм ул рәхмәт сүзләренә лаек остазларның якты үрнәге.

“Шәхес кенә шәхес тәрбияли ала”, дигән девиз белән мөгаллимлек итүче

Айгөл Рәшит кызына бу һөнәрне сайлаган өчен, булганы өчен бик күп әти-әниләр дулкынлану белән рәхмәт белдерә. Һәр бала күңеленә ул салган күркәм кешелек сыйфатлары орлыклары шул кечкенә йөрәкләргә көч бирә, бу чуар тормышта югалып калмаслык итә, үз-үзләренә карата ышаныч арттыра.

 Аңа хас актив тормыш позициясе, илсөярлеге чыныккан һәм күптапкырлар сыналган тугрылыкка, тырышлыкка, тирән белемгә ия укытучының җирдә никадәр ныклы басып торуын, никадәр дөрес үз урынын, үз һөнәрен сайлавын раслап тора. Айгөл Рәшит кызы чын остаз, тынгысыз җан, фидакарь зат, гүзәл хатын-кыз, олы йөрәкле Әни!

 Шул ук вакытта ул ифрат тыйнак кеше дә. Аның эшләгән эшләре тегендә-монда сибелеп күренми. Аның эшләре яшь буынның матур киләчәгендә шытымлы орлык бирә, йөрәкләрдән-йөрәкләргә күчә, гаиләләрне нурландыра, милләтебезнең, туган телебезнең көчен ишәйтә. 

Айгөл Рәшит кызы! Бүген без Сезне чын күңелдән шушы якты гомер бәйрәмегез – 50 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез! Сезгә ныклы сәламәтлек, үзегезнең пар канатыгыз – улыгыз белән кызыгызның уңышларын, бәхетләрен генә тоеп яшәвегезне телибез.

Чын остаз, чын мөгаллим, чын кеше булуыгызны зурлап, алда да уңышлар телибез, тормыш киртәләрен тоймый киләчәккә атлагыз.

Изге максатларыгызга таба барганда яныгызда фикердәш, теләктәш, ышанып таянырлык дусларыгыз, якыннарыгыз булсын. Сезнең кебек кешеләр халыкыбыз өчен олы табыш ул! Киләчәктә дә кадер-хөрмәттә булырга язсын.

 

 

 

 

Укытучы булып туган!
Укытучы булып туган!
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: