Дуслар санаулы гына була, диләр. Рәмис Махиян улы Дәүләтов – “Өмет” гәзитенең әнә шундый дусларының берсе. Үзенең тынгысыз хезмәт юлы белән тарихка матур эз салып баручы тугры дустыбыз белән шушы көннәрдә тагын бер очрашып, хатирәләрне яңарттык. “Минем турыда күп яздылар бит инде”, – дип, артык тирәнгә керми генә тормыш йомгагын сүтте ул. Чынлап та, дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе, галим-икътисадчы, икътисад фәннәре кандидаты Рәмис Махиян улының 75 ел буена җыелган истәлекләрен барлый башласаң, гәзитнең бер бите генә җитмәячәк.
"Куян малае булмады"
Рәмис Дәүләтов 1948 елның 12 ноябрендә Бакалы районы Иске Куян авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе Махиян авыл ветеринары булып эшли, әнисе Миңлеямал колхозда төрле эшләр башкара. “Мин биш авыл мәктәбен алыштырдым, башлангыч белемне үзебезнең авылда алдым, аннары төрле мәктәпләрдә укырга туры килде”, – ди әңгәмәдәшем. Әмма кайда гына укыса да, белемгә омтылышы кимеми. Мәктәптән соң, Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аннары Башкорт авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлеген үзләштерә. Әтисе улын үз юлыннан китәргә өндәсә дә, яшь егет малларга караганда “тимер атларны дәвалауны” үз итә.
Хезмәт юлын ул 1969нчы елда “Бакалы” совхозында инженер-механик булып башлый. Яшь белгеч җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. 1978-79нчы елларда Иске Куян авыл Советының башкарма комитеты рәисе була. 10 ел тирәсе тәҗрибә туплагач, эш рәтен белгән, оештыру сәләте булган Рәмис Махиян улын 1982нче елда Карл Маркс исемендәге колхозга рәис итеп билгелиләр. Ул әлеге вазифаны тарткан 17 елын тормышындагы иң уңышлы һәм иң чагу еллар дип искә ала. Яшь кешегә ул заман өчен мондый зур йөкне тарту җиңел булмаган, әлбәттә. Әмма яшьлек дәрте, беләктә көч, алга зур омтылыш булу авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер, мөгаен. Ә бит баштагы мәлләрдә эшне башлап китү бик авырга төшә. Чөнки Рәмис Махиян улы килгәндә бу колхоз бөлгенлек хәлендә диярлек була.
“Бу авылга килгәч, шуңа игътибар иттем: анда тау башларында кылган үсә. Ә кылган ашаган атларның кымызы аеруча тәмле һәм файдалы була. Шуңа ат үрчетү идеясе туды. Чөнки ул вакытта кымызны сирәк урыннарда гына җитештерәләр иде. Безнең якта бөтенләй юк, күрше Татарстанда да юк. Ә кымыз белән күп юлларны “ачарга” мөмкин. Шулай җайлап, атларның санын 200 башка җиткердек. Бияләрне аерым тота башладык. Ярышларга да атлар әзерли идек. Еллар үткән саен акрынлап калган тармаклар буенча да алга китә башладык.
Бер вакыйга истә калды. Мине бу колхозга рәис итеп куйганчы, әлеге авылның кайда икәнлеген дә белмим, күргәнем дә юк иде. Беренче көн эшкә килгәч, сугышта булып кайткан бер абзый: “Улым, кайсы якныкы буласың?” – дип сорый. “Куяннан”, – дим. “Бәәәй, куркак куян бездә торалырмы икән?” – дип куйды. Өч ел тирәсе үткәч, теге абзый: “Бу бит куян малае булмады”, – ди көлеп”.
Бүген Рәмис Махиян улы ул вакыйгаларны елмаеп, күңелле мизгел итеп искә төшерә. Ә ул вакытта бер дә җиңелдән булмаган. Эшне оештырырга, халыкны эшләтергә, колхозны күтәрергә кирәк. Кешене эшкә җәлеп итү өчен тәү чиратта аның яшәү шартларын яхшыртырга кирәклеген яхшы аңлый җитәкче. Шуңа ул авыл кешеләренең тормышын җиңеләйтү турында кайгырта. Тиздән йортларга газ керә башлый, юлларга асфальт җәелә. Колхозда эшкә калган яшьләргә торак төзи башлыйлар. Эш урыннары да арта бара. 17 ел эчендә колхозның зур бакчасы, умарталыгы, тегермәне, ипи пешерү цехы, инкубаторы, кибете барлыкка килә. Ит, сөт, кымыз җитештерәләр. Дәртләнеп эшлиләр дә, ял да итәләр. Авылларның, колхозларның иң гөрләп торган чагы була ул. Карл Маркс исемендәге колхозның даны районда гына түгел, бар республикага тарала. Күп күрсәткечләр буенча ул алдынгы урынга чыга.
Бу вакытта илдә үзгәртеп корулар башлана. Халыкны туплый, эш асылын белгән Рәмис Махиян улына тагын да зуррак вазифа йөкләтәләр: 1998 елда аны Бакалы районы хакимияте башлыгы итеп тәгаенлиләр. Болганчык чорда эш башлау тагын авырга туры килә. “Кайда яхшырак дип сайланмый идек. Кайда авыр – шунда эшләргә кирәк дип өйрәттеләр безне, – ди Рәмис Дәүләтов. – Мин эшләгән чорда башка районнардагы кебек, бездә дә күп пробламалар җыелган иде. Акчасызлык заманы иде бит. Бюджетларны финанслау авыр булды. Кайсыбер чакта ул вакыт өчен гадәти булмаган карарлар кабул итәргә дә туры килде”.
Каршылыкларга карамастан, Рәмис Махиян улы җитәкләгән 6 елда район тормышы күзгә күренеп үсә, үзгәрә. Яңа мәктәпләр, социаль биналар төзелә, юллар салына, ремонтлана һәм башка күп эшләр башкарыла.
Шушы чорда ул Дәүләт Җыелышы – Корылтайның ике чакарылышы депутаты булып сайлана. Заман үз таләпләрен куя. Рәмис Махиян улы Дәүләт хезмәте һәм идарәсе академиясендә юридик белем ала. Кандидатлык диссертациясе яклап, икътисад фәннәре кандидаты булып китә. “Гомеремнең 30 елын укыдым”, – ди Рәмис Махиян улы. Һәрвакыт эзләнү, кызыксыну юлында булган галим хаклы ялга чыкканчы Русия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Башкорт авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында эшли. Әйдәүче гыйльми хезмәткәр, үсемлекчелек буенча инновацион-технологик үзәк җитәкчесе була. Күп фәнни хезмәтләр, мәкаләләр яза.
Фидакарь хезмәте өчен Рәмис Махиян улы Русия Федерациясенең һәм Башкортстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемнәренә лаек була. Бүген ул Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Бакалы районының почетлы гражданины дигән мактаулы исемнәр йөртә.
Еллар аша туган фикерләр
Хаклы ялда булса да, Рәмис Дәүләтов актив тормыш белән яши. Дөньяда, илдә, республикада барган, авыл хуҗалыгы өлкәсенә кагылган үзгәрешләрне игътибардан читтә калдырмый.
– Колхозлар гөрләп эшләгән чорны җылы итеп искә алдыгыз. Берәр вакыт аларны яңадан тергезерләрме? – дип кызыксынам.
– Юк, – дип кырт кисте ул. – Колхоз рәисе булып эшләгән чорда, республикадан унлап председательгә аерым статус биреп, яңалык өйрәнергә чит илләргә җибәрәләр иде. Мин күп йөрдем. Германия, Финляндия, Швеция, Швейцария һәм башкалар – Европаның алга киткән бер илен дә калдырмадым. Аларда ул вакытта ук эшләр бүленгән, махсуслашу юлыннан киткәннәр иде. Мәсәлән, бер фермер бодай үстерә, икенчесе сыер сава, өченчесе ит өчен мал тота. Малны да берсе тиешле яшькә кадәр үстерә, аннары икенчесенә төяп илтә. Икенчесе тиешле яшькә кадәр тәрбияләгәч, өченчесенә тапшыра... Шәхси фермер хуҗалыкларда күп дигәндә 30 сыер тоталар. Ягъни Европа илләрендә 30 еллар элек үк бар эшләр дә төгәл бүленгән иде. Безнең кебек бер үк хуҗалык иген дә үстереп, сыер да савып, башкасын да эшләми. Без махсуслашу алымы белән яңа гына эшли башладык. Ә ансыз дөньяны алып барып булмаячак. Икътисади яктан карасак та, махсуслашу – иң очсыз алым.
– Русиягә карата кертелгән санкцияләр безнең файдага гына булачак – үзебезнең җитештерүне аякка бастырачакбыз, диләр...
– Бик әйбәт. Бездә авыл хуҗалыгын махсуслаштыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Берәүләрнең җире уңдырышлы – алар игенчелек белән шөгыльләнә ала, икенчеләргә мал үрчетү өчен мөмкинлекләр бар...
– Ә җитәкчеләргә килгәндә, халык белән эшләве элек авыр идеме, әллә бүгенме?
– Хәзер авылларда халык юк бит. Минем 470 колхозчым бар иде, бүген анда 15-20 кеше. Хәзер шәхси фермерлар туганнарын җыялар да бергә эшлиләр. Читләрне җәлеп итсә, кесәсеннән акча түли дә эш бетте. Бүгенге көндә гаделлек дигән нәрсә югалды. Һәр кешегә хезмәте өчен гадел түләргә кирәк. Әмма бүген күп урында “уравниловка” бара. Ә бит кешенең йөрәгенә үтеп керү өчен аның кесә ягын да уйларга кирәк, чөнки барыбызның да ашыйсы, киенәсе килә. Ә кеше йөрәгенә үтеп керә белү – һәр эштә дә иң мөһиме.
Ирне ир иткән – хатын
Рәмис Махиян улының хезмәт юлында зур уңышларга ирешүендә тормыш иптәше Зиләрә Хәмит кызының өлеше бәяләп бетергесез. Җитәкче кешенең эше кояш чыкканчы ук башлана да, кояш баегач та бетми әле. Шуңа күп чакта йорт-курадагы эшләр хатын-кызга төшә. Зиләрә ханымның ышынычлы тормыш иптәше буласын Рәмис абый яшьтән үк чамалагандыр, мөгаен. Алар икесе дә – бер авылныкы. Өстәвенә, бер урамнан. Рәмис Дәүләтов Зиләрә ханымның абыйсы Эдуард белән дус була, бер сыйныфта укыйлар. Шуңа Рәмис абый белән Зиләрә апа бер-берсен кече яшьтән үк белә. Балачактагы дуслык үсә бара мәхәббәткә әверелә һәм инде 50 елдан артык алар кулга-кул тотынышып бер юлдан атлыйлар.
Зиләрә Хәмит кызы Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер һөнәрен үзләштерә. Өйләнешкәч, яшьләр туган авылларында яшәргә һәм эшләргә дигән нияттә йорт салалар. Әмма кеше барлый, Ходай җайлый, дигәндәй, тиздән Рәмис Махиян улын колхоз рәисе итеп билгелиләр. Шулай итеп, яшь гаиләгә икенче авылга күченергә туры килә. Зиләрә ханымны декабрист хатыны дияргә була. Ире яңа эшкә күчкән саен, аңа да эш урынын алмаштырырга туры килә. Ләкин кайда гына эшләсә дә, ул коллективта тиз арада үз кешегә әверелә. Аны тыныч холкы, матур күңеле, миһербанлы булуы өчен яраталар.
Дәүләтовлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Барысына да югары белем биреп, тормыш юлына чыгаралар. Уллары, әтисе кебек, башта авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, аннары ике югары белем ала. Бүген гаиләсе белән Бакалы авылында яши. Кызлары Уфада яшиләр һәм эшлиләр. Өлкәне медицина юлын сайлаган, төпчек кызлары финанс юнәлешен үз иткән.
Бүген Рәмис Махиян улы белән Зиләрә Хәмит кызы сигез оныкларына шатланып бетә алмыйлар. Кеше өчен иң гади һәм иң зур бәхет – гаилә учагының җылысы, ди алар.