Көйләр чыгаручы, җырчы һәм җитәкче Фәнир Галимов изге гамәлләре белән туган ягы халкының мәхәббәтен казанды. Сугыштан кайткан ветераннарга һәйкәл салу, «Инәки» чишмәсен тергезү, мәчет төзетү, авылдагы производствоны җайга салу – шундыйлардан. Туган ягының патриоты буларак Фәнир Галимов – үз авылын яшәтү кебек олуг миссияне үз өстенә алган җитәкче. Карашлар киңлеге, олы йөрәк, салкын акыл һәм нечкә күңел кирәк мондый җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен. Һәм, үзе әйтмешли, альтруист булу, ягъни башкаларга ярдәм итүдән тәм табу.
Аны “Безне көтәләр”, Мин телим дусларга”, “Казаным” һәм башка популяр җырлары буенча күпләр белә. Туймазыда яшәп иҗат итүче композитор һәм җырчы Фәнир Галимовның башка биниһая зур иҗаты-эшчәнлеге дә күпләргә мәгълүм.
Тукай васыяте һәм Фәнир Галимов
“Ильфа” җәмгыятен җитәкләү, Төмәнәк авылындагы таралып барган “Йолдыз” колхозын тергезү, анда архитектура үрнәге булырлык мәчет төзеп кую, “Бабай утары” этнографик-туристик музей комплексын булдыру. Анда таланты балалар өчен “Сәләт” лагере оештыру, “Җырлыйк әле!” республика татар фольклор ансамбльләренең традицион конкурс-фестивальләрен, сабантуйлар үткәрү, китаплар бастыру, гәзит-журналларга яздыру һәм башкалар. Бу зур эшләрнең башында Фәнир Галимов тора.
Туймазының патриоты, аның шәрәфле гражданины ФәнирГалимовның исеме төбәк тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Аның республика, татар дөньясында гына түгел, ил күләмендә дә танылып, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясенең җитәкчесе булып китүе дә табигый күренеш булды.
Даими рәвештә рухият, мәдәният һәм сәнгатькә хәйриялек итү дә аның яшәү рәвешенә әверелгән. Фәнир әфәнде үзенең матур юбилеена бөек Тукаебыз васыятьләрен дә үтәп килә кебек. Ә ул үткән гасыр башында ук:
“Әйдә, халыкка хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә!”– дигән шигарен-лозунгысы белән оран салган иде. Юбиляр шул чакыруны, гомеренең һәр минутында исендә тотып, тормышка ашыра кебек. Шулай булмаса, бу кадәр эшләр башкарып булыр идеме икән?
Тарих шаһит: хәйриялек, ягъни меценатлык халык хәтереннән беркайчан да җуелмый. Ул буыннан буынга легенда-риваять итеп тапшырыла һәм туган җиренә, халкына тугры булган патриотлар тәрбияли. Ә мондый буыннар эстафетасы прогресска омтылган җәмгыятькә бик-бик кирәк.
Бу көннәрдә “Бабай утары” этнокомплексы Бөтенрусия “Ел маршруты” конкурсының премиясенә лаек булды. Анда Русия һәи Беларусьтан 500 дән артык проект катнашкан. Безнең “Бабай утары” конкурсның “Иң яхшы этнографик маршрут” номинациясендә Гран-прига лаек булды.
Ачык һавадагы музейда булырга һәм халкыбызның үткәненә сәяхәт итәргә миңа да туры килгән иде. Үземә дә, чакырган кунакларыбызга да бик ошады ул.Татар халык әкиятләре дөньясы сине каршы ала һәм йөзләгән ел элек яшәгән бабаларыбыз тормышына алып керә. Крестьян тормышының энциклопедиясе булган йорт-каралтылар , татар авылы, татар өе, йорт җиһазлары белән танышкан һәркем бик кыска вакыт эчендә күңеле белән гасырларны иңли, үз тамырларын барлый, ата-бабалары дөньясына чума.
“Бөтенрусия конкурсында җиңү һәм Русия Федерациясе грантына ия булу “Бабай утары”н тагын да үстерү мөмкинлекләре ача”, – ди аның җитәкчесе Фәнир Галимов.
Бар да нәселдән
- Җырга сәләтең кайдан синең, Фәнир туган?
- Нәселдәндер дип уйлыйм. Әтием бик шәп җырлаган, әнием дә. Әти ул яктан авылның беренче егете булган. Туганым – җырчы Мәгариф Әхмәдиевның әтисе Закир абый оста тальянчы булган. Әти белән алар авылның ике башыннан чыга торган булганнар. Әти җырлаган, Закир абый уйнаган, бар дөньяны моңга күмеп, авыл уртасында очрашканнар. Әни ягыннан да туганнар җырлыйлар. Гармунда уйныйлар. Бер сүз белән әйткәндә, үз нәселем варисы мин.
Әтинең бертуганы Сабир абый улы Фазылга гармун алып бирде. Дүртенче сыйныфларда идек. Аның, гармунын калдырып, чыгып китүен көтеп торам да уйный идем. Шулай “контрабанда” юлы белән диярлек гармунда уйнарга өйрәндем. Тәлгать абый Шәриповның Гыйлемдар ага Рамазанов сүзләренә язган «Имәннәр шаулый» җыры булды ул. Әнгам абый Атнабаев әйтмешли, беркем өйрәтмәде, үзем өйрәндем мин гармунда уйнарга. Гармун өчен аның хуҗасы Фазыл дустым белән ару гына тарткалашырга да туры килгәли иде. Күрәсең, тыелган әйбернең тәме дә татлырак булгандыр.
Сәхнә җене миңа да кагылды
- Ләкин, нишләптер, син сәнгать юлыннан китмисең?
- «Төмәнәккәем» җыры белән армиядән кайтып төштем. Аны әле дә җырлыйлар, авылыбызның гимны булып яши беренче җырым. Мөмкинлекләр ачылу белән мәҗлесләр, бәйрәмнәрдә активрак җырлап йөри башладым. Кулдан баян төшмәде, күңелдән җыр китмәде, дигәндәй. Ә сәхнәгә чыгарга этәргечне туганым Башкортстанның атказанган артисты Мәгариф Әхмәдиев һәм сыйныфташым Баганай – Фәрит Шәйхетдинов бирде. Кәтүк (Әхәт Уразмәтов) белән Баганай сәхнәдәге юмор осталары иде. Мәгарифнең әтисе Закир абый бик матур җырлау, тальянда шәп уйнау өстенә өч Дан ордены кавалеры иде. Герой ! Ә үзе шундый тыйнак кеше.
Мәгариф аңа охшаган. Закир абыйның тавышы Илһам Шакировны хәтерләтә иде. Күрәсең, тембрлары бер тирә булгандыр. Әти дә шәп җырлый иде. Әти белән икесе дә моңлы гади колхозчылар – мал караучылар иде. Гомумән, безнең нәселдә моңлылар күп. Нәселебездәге шул моң потенциалы Мәгарифтә бәреп чыккандыр. Чын талантларга хас тыйнаклык, зыялылык бар Мәгариф абыйда. Чын интеллигент ул.
1984 нче еллардан башлап, җәйге гастрольләренә алар мине дә ала иделәр. Бакалы, Шаран, Бүздәк, Туймазыны кат-кат йөреп чыгабыз. Фәрит алып бара, без Мәгариф белән җырлыйбыз, Рәшит Кашапов гармунда уйный. Дүрт егет пыр туздырып авылларда концерт куеп йөри идек. Тулы концертны тарта идек, җәй буе, икешәр ай. Соңрак алар мине радио һәм телевидениегә алып барды. Беренче җырларымны да Мәгариф абый башкарды. Бик рәхмәтлемен аларга. Илһам, дәрт бирүчеләремә.
- Димәк, бу гастрольләрдә чакта син җырлар авторы идең инде?
- Икесе дә. Җыр һәм музыка, көйләрне башта үзем өчен генә яза идем. Ә инде Фән абый Вәлиәхмәтов белән очрашу тормышымда хәлиткеч борылыш булды.
Җыр ярдәм дә итә
- Фәнир Галимов күңелендә ничек көй туа?
- Махсус белемем булмагач, көйләремне нотага язмыйча, хәтеремдә тотам, баянда уйныйм. Магнитофонга яздырам. Хәзер инде нотага да теркәп куям.
Ничек туа көй? Махсус рәвештә утырып язган юк. Мәсәлән, «Безне көтәләр» җыры Уфадан Туймазыга кайтып җиткәнче туды. Фән Вәлиәхмәтов шунда ук җырлый башлады. Ә көйнең каян чыкканын мин үзем дә аңлата алмыйм.
- Бүген җыр текстлары хакында бәхәсләр бара... Сүз дә юк: җырны көй җыр ясый, ләкин шигырь әйбәт булмаса, көй генә аны күтәрә алмый. Нинди шигырьләрне сайлыйсың?
- Күңелгә хуш килгән шигырь булмаса, җыр тумый. Әйбәт шигырь кирәк. Мәсәлән, Илдар абый Юзеев белән Фән Вәлиәхмәтовның юбилей концертлары белән йөрибез. Шунда Илдар абый «Мин телим дусларга» шигырен күрсәтте. Шигырь ошады, һәм шунда ук җыр туды. Икенче көнне аны Фән абый сәхнәдән җырлады. Сүз белән көй тәңгәл килү җырны тудыра.
- Әйе, җыр өчен көй – канат, ләкин сүзләр аңа очарга комачауламаска тиеш?
- Җырны тыңлаганда, көен ерактан ишетәсең, алдан сүз йөри. Кеше күбрәк сүзенә игътибар бирә. Ләкин һәр шигырьгә көй язып булмый. Үзе җырлап торган шигырь кирәк!
- Синең төп эшең иҗат өчен шартлар тудыруга корылган. Ике көймәнең койрыгын тоту җиңел түгелдер? Бер-берсенә комачауламыйлармы, әллә ярдәм дә итәләрме?
- Җыр төп эшемә – бизнеска – бик ярдәм итә. Аннан алар бергә үрелеп тә бара. Минем җырымны белүчеләр белән эшләү җиңел, җырларым – визит карточкам. Ә кешеләр җырга тартыла, шуңа сиңа ышаналар, сиңа тартылалар. Бу ышанычны аклыйсы гына кала.
- Күңел халәте буларак та җыр ярдәм итә бит әле.
- Әйе, әйе. Ярдәм итә.
-Фәнир туган, юбилеең көннәрендә, сиңа сәламәтлек, халыкка хезмәтеңдә уңыш-казанышлар, балалар-оныклар шатлыгы, озын-озак, хәләлең Тәнзилә ханым белән парлы, бәрәкәтле күркәм гомерләр телибез.
-Амин.