Барлык яңалыклар
Шәхес янында
1 август 2023, 15:18

Якташларың юксына сине, Шагыйрь...

Роберт Миңнуллинның тууына – 75 ел.

Якташларың  юксына сине, Шагыйрь...
Якташларың юксына сине, Шагыйрь...

Роберт Миңнуллинның тууына – 75 ел.

 

Роберт Миңнуллинга... Шагыйрь, балалар язучысы, җәмәгать эшлеклесе, якташ әдипнең тууына 75 ел. Хәтер шагыйрь белән булган аралашу сәхифәләрен барлый, һәм аның  остазы Шәүкәт Галиевның  “Нәсихәт” шигырендәге юллар күңелгә килә:

Үлгәннәрнең каберен бел,

Исәннәрнең кадерен бел!

Бу юллар,  афоризм-мәкаль булып, халыклашып киткән яшәү кануны булып яңгырый. Исәннәрнең кадерен белү өчен,  киткәннәрнең каберен-хәтерен белү  һәм күңелдә саклау кирәк.Киткәннәргә кадер-хөрмәт исәннәргә кирәк: кешечә яшәү, мәгънәле гомер юлы, кеше исеменә лаек булып тормыш кичәр өчен кирәк…

  Шуңа да бөекләрнең исемен мәңгеләштерәбез: һәйкәлләр коябыз, урамнарга исемнәрен кушабыз, музейлар ачабыз, китапларын бастырабыз, истәлекләр язабыз.Болар инде киткәннәргә кирәкми – безгә кирәк!

Роберт Миңнуллинның,гап-гади авылда туып,  ятимлектә үсеп, шигърият һәм җәмгыять олимпына күтәрелү тарихы барыбызны кызыксындыра. Әнкәй тәрбиясе, халык әхлагы йогынтысы, туган һәм дөнья әдәбиятының традицияләренә таяну, тумыштан килгән шагыйрьлек таланты аны заманыбызның мәшһүр шәхесләре сафына бастырды.Шул данлы  тормыш һәм иҗат баскычларын шагыйрь белән бергә барлыйбыз – хәтернең  җуелмас сәхифәләрен ачабыз. Менәалар... 

СӨН БУЕ ШАГЫЙРЬ ИТТЕ

–  Роберт абый, Сез ничек шигърияткә килдегез?

– Дөресен генә әйткәндә, аны беркем дә белми инде. Мин дә белмим, шулай да, сәбәпләре бар, дип уйлыйм. Беренчедән, Илеш җирендә туганмын. Илешнең, аның табигате һәм кешеләренең гүзәллеген Башкортстанда яхшы беләләр.  Аннан соң рәхәт тормыштан да шагыйрь булмыйлардыр, күрәсең: бишенче класста укыганда әткәй үлеп китте, һәм без биш бала әнкәй белән калдык. Тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килде, чөнки шактый авыр заманнар иде. Авыр иде, безгә дә, әнкәйгә дә...

Дөресен генә әйткәндә, мин бишенче класста балачак белән хушлаштым. Әнкәйгә ярдәм итәргә, энекәшләрне, сеңелемне үстерергә кирәк иде. Менә шул чорда мин шагыйрь булып киткәнмендер. Әткәй үлгәч... Аңа багышлап шигырь язганымны хәтерлим. Ю. Гагарин галәмгә очкач, аңа да шигырь багышладым. Соңрак Сөн буе, яшьтәш малай-кызлар турында язылды. 1960 елда булса кирәк, беренче шигырем «Башкортстан пионеры»нда басылып чыкты. Шуннан бирле шигырьләр язам.

– Шигърият колач җәеп каршы алдымы соң?

– Поэзиягә җиңел генә килдем, дип әйтә алмас идем. Авырлык белән, тырышлык белән, бик озак килдем. Остазларымнан Илдар абый Юзеевның сүзен исемдә тотам. Ә ул: «Син үзеңне бер вакытта да зур шагыйрь дип исәпләмә, шунда гына шагыйрь булырсың», – дип кабатларга яратты. Ләкин күңелеңнән үзеңне шагыйрь дип исәпләмәсәң, бер вакытта да шагыйрь була алмыйсың. Укучыларыңа, якташларыңа, халкыңа әйтер сүзең барын, ул сүзнең халыкка кирәк һәм үтемле икәнен тойсаң, шагыйрь буласың.

– Сезнеңчә, шагыйрь шәхесе нинди булырга тиеш?

– Беренчедән, нечкә күңелле булырга... Кешегә хас бар сыйфатлар булып, яхшылары күбрәк булырга тиеш. Мин үзем нечкә күңеллемен. Кечкенәдән шундый идем. Бик тиз кызара, күңел тула торган, оялчан, сагына торган кешемен. Казанга килүемә ничә ел, ә мин һаман да туган җиремне, әнкәемне, гомумән, якташларымны сагынып яшим. Сагынмаслыкмыни!

Шул Сөн буе табигате мине шагыйрь итте дә инде. Авыл табигате бар сәнгатьне дә алыштыра, анда бар да бар. Табигатьтә үскән бала – иң бәхетлесе. Мин шәһәр балаларын кызганам, алар яланаяк җиргә басып йөри алмыйлар. Алар – гел таш арасында.

АЧЫ МОҢ  –  ӘТИСЕЗЛЕКТӘН

– Нечкә, шагыйрәнә күңеллелек әтисезлектән дә: әтисез бала моңлы була, диләр бит. Баш бала булу да Сезне бик иртә дөньяга җитдирәк карарга өйрәткәндер?

– Әйе, энекәшләргә, сеңелкәшкә олы абзый булырга, әткәй урынында калырга туры килде. Әле дә шулай. Кайчакта, акыл өйрәтәсең, дип үпкәлиләр дә, ләкин кечкенәдән йөкләнгән бурыч, өйрәнгән гадәт гомерлек булып чыкты.

Тәнкыйтьчеләр әйтүенчә, минем теләсә кайсы шигырем моңга кайтып кала. Әниләр, туган як турында, хәтта балалар өчен язсам да. Әйтеп аңлатып булмый торган ачы моң. Бәлки, шигъриятнең сере, асылы шул моңдыр?!

– Мәктәптән соң юллар кая каерылды?

– Мәктәпне тәмамлагач, имтихан бирүдән куркып, беркая да барып тормадым. Икенче елны БДУның татар филологиясе бүлегенә документ тапшырдым. Беренче имтиханны бишкә бирдем, икенчесе уңышлы булмады, һәм мин өйгә кайтып киттем. Бик керәсе килгән иде, әлбәттә. Бергә имтихан биреп йөргән Римзил Вәлиев, Госман Садәләр укып калды... Бәхеткә булдымы икән, бәхетсезлеккәме? Кем белә инде аны. Әйтүе кыен...

– Хыялга бару юлында беренче зур каршылык бу. Күңел төшенкелеген ничек җиңдегез соң?

– Ике ел Илешнең район гәзитендә хәбәрче булып эшләдем, әйбәт мәктәп булды ул. Каләм тотарга, язарга шунда өйрәндем һәм беренче шигырь дип әйтерлек әсәрләрем дә шунда язылды. Шуларның берничәсе беренче һәм икенче китапларыма да керде. Аларны чын шигъри үрнәкләрдән саныйм мин.

ШАГЫЙРЬЛЕКНЕ МАКСАТ ИТЕП...

– Роберт абый, әдип булып җитешүдә Казан нинди роль уйнады?

– Казанга килгәч кенә мин шигъриятнең ни икәнен аңладым. Зур, чын шигърият белән якыннан таныштым. Студент чакта ук мин шагыйрь булуны максат итеп куйдым. Мин башкалардан киммени?! Тырышып, тырмашып яза идем. Яшь шагыйрьләр белән аралаштым, өлкән әдипләр белән дуслашып алдым.

Казан университеты диплом гына биреп чыгармады, шигырь язарга да өйрәтте. Шуңа да университетка бик рәхмәтлемен. «Әллүки» әдәби-иҗат түгәрәгендә янып-көеп, язып-сызып яши идек. Студент елларымны бик сагынып искә алам.

 

«БИШ ЕЛ БУЕ КУЛГА ИЯЛӘШТЕРДЕМ»

– Шигъри уңышларга мәхәббәт, гаилә кору, балалар да йогынты ясамый калмый. Үзегезгә бар яклап тиң булган Клара белән ничек таныштыгыз?

– Уфадан университетка керә алмый кайткач, Яркәйдә редакциядә эшләгәндә таныштык. Район үзәгендә кинолар еш була иде. Шул мәдәният сарае янында басып торам: ерактан ук аерылып торган чибәрне күреп калдым. Менә шул кыргый болан баласы артыннан бик озак йөреп, «кулга ияләштерергә» туры килде.

 Танышканнан соң биш ел үткәч кенә өйләнештек без Клара белән. Ул  –  Бөредә институтта, мин Казанда университетта укыдык. Күпме чакырсам да, Казанга килмәде. «Мин бармыйм сезнең Казаныгызга» дисә дә, барыбер килергә туры килде.

–Арада мәхәббәт хатлары йөргәндер?

– Алар – бер кочак! Һәм шул мәхәббәт җимеше булып балалар үсте. Әйе, улым да, кызым да бик матур итеп туган телдә сөйләшә. Кызым татар гимназиясендә укыды. Концертларда чыгыш ясый. Мин балаларым белән горурланам, чөнки әлегә кадәр иҗат интеллигенциясенең балалары русча тәрбияләнә иде. Үзебез, милләт дип, көеп йөрсәк тә, күбебезнең балалары башка милләт тәрбиясендә үсте. Шуңа да бу яктан күңелем тыныч.

БАЛАЛАР ШАГЫЙРЕ – БӘХЕТЛЕ КЕШЕ

– Роберт абый, Сез балалар өчен язасыз, ә бу күпкә авыррак бит?

– Балалар өчен язу бала тудыру кебек үк авыр, дигән сүз бар. Ул, чынлап та, шулай. Ләкин яратып, тәмен тоеп эшләсәң, аның бер авырлыгы да юк. Ләкин балалар өчен әйбәт итеп язу еллар дәвамында килә, әлбәттә. Аның өчен бөтен барлыгыңны биреп эшләргә кирәк. Дөнья, рус, туган телдәге балалар әдәбиятыннан бик хәбәрдар булганда гына андый эшкә тотынырга була.

            Гомумән, балалар өчен язу – иң изге эшләрдән. Аның файдалы эш коэффициенты да бик зур: балалар сине укыйлар һәм, үскәч, лирикаңны да, җырларыңны да үз итәләр. Иң укымлы шигырь – балалар өчен язылганы. Шагыйрь дә, аның иҗаты да бала күңеленә ныклап кереп кала. Балалар шагыйре булу – бәхетле язмыш ул. Шуңа күрә иң акыллы шагыйрьләр, иң акыллы язучылар балалар өчен иҗат итә дә.

– Балалар шагыйре булып китүнең дә сәбәпләре булгандыр?

– Яшь, студент чакларда балалар өчен бөтенләй язмый идем. Бер-ике шигырем булса, булгандыр. Язмыштыр... Университетны тәмамлагач, «Яшь ленинчы» гәзитендә эшли башладым. Менә шуннан мин бик озак китә алмадым. Башта балалар журналисты булып бераз эшләдем, ә нәниләр өчен язу уемда да юк иде. Балалар дөньясына шулкадәр кереп кителгән, үзем дә сизми калдым: кечкенәләр өчен шигырьләр языла башлады. Башта гәзиттәге сурәт асларына шигъри тезмәләр язарга туры килде. Шаярып-уйнап башланган иде. Шуннан китте.

 Балалар өчен бик яратып язам. Дөрес әйтәсең, балалар өчен язу катлаулырак. Беренчедән, үзең бала булырга тиешсең. Балалыгын оныткан кеше балалар өчен яза алмый.  Алар өчен уртакул әсәрләр, «халтура» да күп языла. Ә балалар өчен әйбәт шигырьләр генә язылырга тиеш, чөнки бала беркатлы, нәрсә бирсәң, шуны сеңдерә, ә без күбрәк түбән сыйфатлы шигырьләр белән тәрбияләдек. Шуңа да мин балалар өчен сәләтемнән килгәнчә әйбәт шигырьләр язарга тырышам, һәм, китапларым кибет киштәләрендә аунамый.

Балалар дөньясына ныклап керелде: телевидениедә күп еллар «Шигъри тәлгәшләр» тапшыруы алып бардым, республика балалар фонды рәисе булдым. Анда эшләгәндә сабыйларның ачы язмышлары белән дә таныштым. Балалар йортларында һәм учреждениеләрендә гарипләр, ятимнәр янында булганнан соң, берәр атна үз-үзеңә килә алмыйсың, чөнки аларның мөлдерәмә карашлары күз алдыннан китми. Ә безнең әдәбият күбрәк бәхетле балачак хакында сөйли иде. Хәзер инде минем шигырьләр дә башкачарак интонация һәм тонда туа башлады, чөнки балачакның бәхетлесе, бәхетсезе бар.

– Остазларыгыз кемнәр булды?   

– Габдулла Тукай, Шәүкәт Галиев һәм... улым Алмаз Миңнуллин. Әгәр аларның берсе генә булмаса да, мин балалар өчен язмаган булыр идем.

 

БЕРЕНЧЕ ҖЫРЫМ – «ӘНКӘЙ»

– Сез бит әле, Роберт абый, бик популяр җырлар авторы да?

– Мине балалар шагыйре дип атап, кайвакытта лирикамны һәм җырларымны онытып та җибәрәләр. Дус-ишләр «бала-чага шагыйре» дип тә йөртәләр. Ләкин төп иҗатым – лирика һәм җырлар.  Шигърияттәге шагыйрь һәм җыр тексты язучы бер үк нәрсә түгел. Һәрберсенең үз законнары бар. Икесен дә язам. Ничек килеп чыгадыр? Һәрхәлдә халтура язмаска тырышам...

Җырлар үзеннән-үзе килеп чыкты. Беренче җырым «Әнкәй» булды. Казанга килгәч язылган беренче шигырьләрем туган яктан киткәч, әнкәйне сагыну хисе белән язылган иде. Аны җыр итеп язмадым. Бик талантлы композиторыбыз Сара апа Садыйкова, шигырьне гәзиттә күреп калып, шуңа көй язган. Дөрес, бер-ике ел җыр авыр барды: радиодан да җырлатмадылар, «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан», дигән сүзләргә бәйләнеп. Янәсе, дөреслеккә туры килми... Менә шундый түрәләр дә бар иде...

Ләкин бу җырны хәзер егерме елдан артык җырлыйлар. Сара апага һәм җырны бик популяр иткән Зөһрә Сәхабиевага бик рәхмәтлемен. Шуннан соң шигырьләремә күпләп көй яза башладылар. «Әнкәйнең ак чәчләре»нә Рөстәм ага Яхин көй язды. Зөһрә Сәхәбиева, Шамил Әхмәтҗанов, Нәзифә Кадыйрова һәм мәрхүм Филүс абый Гәрәев бик яратып җырлый иде бу җырны.

«Исән-сау бул, әни»гә Илгиз Закиров көй язды. Ул да популярлашты. Тагын бер кызык җырым бар минем, ул «Әни кирәк!» дип атала. Бу балалар шигыренә Мәсгүдә Шәмсетдинова көй язды. Клара Хәертдинова аны радиога яздыргач, бу җыр олылар җыры булып китте. Без моны көтмәгән идек. Шунысы гыйбрәтле: җырны телевидениедә язганда интернат мәктәбендә тәрбияләнүче Равил исемле малайдан җырлатканннар.

 Язу вакытында карыйм: режиссер да, Мәсгүдә ханым да  –  бар да елап утыралар. Тапшырудан соң нигә елаганнарын сорадым. Алар Равилнең берничә ел элек әтисе, ай элек әнисе үлгән булуын әйтте. Җырны беренче тапкыртулы ятим малай башкарды. Бу җырны ишеткән саен, бугазга – төер, күзгә яшь тыгыла. «Әнкәмнең догалары» җырын күрше авыл – Актаныш районы егете Илгиз Закиров белән яздык. Салават Фәтхетдинов бик яратып башкара аны.

САГЫНУ БЕЗНЕ ЯШӘТӘ

– Сезнең иҗатта әнкәйләрдән тыш туган як темасы үзәктә тора.

– Мин авылдан китә алмыйча интектем. Мәсәлән, илле яшькә тиклем сәер төш кереп йөдәтте: авылга кайтам да китә алмый интегәм. Төрле сәбәпләр белән китеп булмый. Менә шул. Авыл кешесе мин. Канымда – авыллык. Холкым да, табигатем дә, иҗатым да шулай. Авылдан китмәс өчен, укуларымны ташлап бетердем, бер генә түгел, ике-өч тапкыр...

Ә сагыну яшәргә тиеш кеше күңелендә. Ностальгия, җирсү хисе кешене шагыйрь итә. «Җирсү» исемле шигырем дә бар минем. Бик матур сүз бу, мәгънәсе  –  туган җирне ярату, сагыну, хөрмәтләү дигән сүз. Менә мин шул ностальгия, җирсү белән авырыйм, ничә еллар инде.

Туган җир бер генә була, һәм аннан берничек тә аерыла алмыйсың. Туган якны уйлаганда, мин тирән хисләргә биреләм – чын шагыйрьгә әйләнәм. Кешенең дә, халыкның да туган җире була. Туган җир – безнең бәхетебез дә, фаҗигабез дә. Туган җирләрен бик күпләр калдырып китте, бу зур фаҗигабезгә әверелде. Туган җирдән аерылуның нәрсә икәнлеген алар үзләре генә белә торгандыр. Мин аларны аңлыйм.

– Халык җырларында бу тема үзәктә тора.

– Әйе, татар халык җырлары нигездә сагынуга кайтып кала. Татар таралган, сагынып яши. Бәлки, шул хис аны яшәткәндер дә...

– Димәк, Башкортстан, Илеш – Сезнең алтын бишегегез?

– Туган җирем булу белән мин бик бәхетле, чөнки анда мине беләләр, мине сагынып көтеп торалар.

Заманында менә шундый әңгәмәләребез  булган… Бәхетле-сәгадәтле минутлар...

Шагыйрьнең тууына 75 ел тулуга багышлап, кызганычка каршы, хәзер истәлек язарга туры килә. Шулай да ул традицияне сакламыйча, мин тере –исән шагыйрьгә сүз бирергә – аны вакытлыча гына булса да  терелтергә җөрьәт иттем.  Чөнки шагыйрьләр үлмиләр, аларны иҗатлары һәм истәлекләр үлемсез итә. Чөнки без аның остазы әйткәнчә,

“Исәннәрнең кадерен белергә тиеш!”.

Рәүф Идрисов

Якташларың  юксына сине, Шагыйрь...
Якташларың юксына сине, Шагыйрь...
Читайте нас: