Барлык яңалыклар
Шәхес янында
26 июль 2023, 12:02

Татар композиторлары

Әнвәр Бакиров. 

Татар композиторлары
Татар композиторлары

Әнвәр Бакиров. 

Әнвәр Закир улы Бакиров — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Әнвәр Бакиров 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда скрипка классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.

Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча профессор Альберт Леман курсында укый.

1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлек мөдире булып эшли. 1958 елны Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, КазанМинзәлә, Яр-Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән җитәкчелек итә.

Әнвәр Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200 дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас.
Бакировның иң мөһим әсәрләренең берсе – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы» (1971 ел). Әсәр Тукайның исемдәш әкияте мотивлары буенча языла. Бу балет иң популяр татар балетларының берсе булып тора. Әсәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара. 1973 елда авторы һәм башкаручылар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.
Әнвәр Бакиров опералар яза, музыкаль комедияләр өчен оркестр музыкасын иҗат итә. Аның күп җырлары («Сүнмәс җырым син» Резеда Вәлиева сүзләре, «Кыр казлары киткәндә» Рәшит Гәрәй сүзләре, «Мәк чәчәге» Альберт Абдуллин сүзләре, «Җидегән чишмә» Гомәр Бәширов сүзләре,«Җилләр тидермәс идем» Рәшит Гәрәй сүзләре, «Җырлап-биеп ял итик» Заһид Фәйзи сүзләре, «Җырларым» Муса Җәлил сүзләре һ.б) халык күңеленә үтеп кергәннәр.

Ә. Бакиров соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), «КамАЗ» увертюрасы (1974).

Хатыны Фирдәвес Хәмит кызы Болгарская (1919-2004) — татар журналисты, әти-әнисе атаклы артистлар Гөлсем Болгарская һәм Хәмит Колмәмәт. бик тәртипле, акыллы 4 бала тәрҗияләп үстерәләр. Барысы да югары белемлеарада фән кандидаты да, полковник та, методист-укытучы һәм музыка мәктәбе җитәкчесе дә бар. Бу балаларны тәрбияләп үстерүдә Әнвәр Бакировның әнисе Газизә aпa һәм хөрмәтле артистка - Фирдәвес ханымның әнисе - Гөлсем Болгарскаяның ярдәме зур булган.

Композитор 2001 елның 10 авгутында Казан шәһәрендә вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнгән.

 

Фото: tt.wikipedia.org

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: