Барлык яңалыклар
Шәхес янында
20 июнь 2023, 16:00

Рөстәм Әхмәтшин: Эшемнең төп юнәлеше – сәламәтлек сагында булу

"Тормыш кыйммәтләрен һәркем үзенчә аңлый", – ди билгеле балалар табибы Рөстәм Зәки улы. 

Уфа шәһәре көнендә үткәрелгән чараларда билгеле балалар табибы Рөстәм Зәки улы ӘХМӘТШИН белән сөйләшү мөмкинлеге булды.

Рөстәм Әхмәтшин – Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты. Ул Республика балалар клиник дәваханәсендә санитардан алып баш табиб вазифасына кадәр хезмәт баскычының һәр бусагасын үтә. 2008 елдан быелга кадәр әлеге дәваханәне җитәкләде. 2021 елдан ул – Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты.

Бүген Рөстәм Зәки улы – Башкорт дәүләт медицина университетының өстәмә һөнәри белем институты курсы белән педиатрия кафедрасы мөдире һәм шуның белән бергә уронефрология патологияле балаларны элеккечә үз контроле астында тота. Шуларга өстәп, киңкырлы җәмәгатьчелек эшчәнлеге алып бара.

– Рөстәм Зәки улы, җәмәгатьчелек эшчәнлегенә Сезне нинди юллар алып килде?

– Җәмәгать эшләрендә мәктәп елларында ук катнаша башладым дисәм дә була: мәктәптә төрле спорт һәм мәдәни чаралар оештыруның уртасында кайнарга туры килде. Институтта укыганда да җәмәгать эшләре үзенә җәлеп итте. Ул вакытта студентларның медицина отрядлары хәрәкәте барлыкка килгән еллар иде, без аларны оештыруда актив катнаштык: җәй көннәрендә медицина институты студентлары дәваханәләрдә кече һәм урта медицина персоналы (санитар һәм шәфкать туташлары) булып эшләде. Соңыннан дәваханәдә һәм медицина университетында эшләгән вакытта да җәмәгать эшләреннән аерылмадым.

– Җәмәгать эшлеклесе буларак, бүген нинди мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә?

– Мин – “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт киләчәк” федераль проекты Иҗтимагый советы әгъзасы. Шуңа сәламәтлек саклау тармагы – эшемнең төп юнәлеше. Партия проекты кысаларында дәваханәләр төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау, медицина оешмаларын корылмалар белән җиһазландыруның өстенлекле юнәлешләре мәсьәләләре хәл ителеп килде һәм бу эш бүген дә дәвам итә. Әлеге проект кысаларында Республика балалар клиник дәваханәсенең хирургия корпусына капиталь ремонт ясалды, Балалар онкогематология үзәге төзелә башлады.

– Ни өчен “Бердәм Русия” партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашырга булдыгыз?

– Сәламәтлек саклау һәм югары мәгариф тармакларында эшләү тәҗрибәмә таянып, әлеге өлкәләрдәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүне оештырып булыр дип уйлыйм. “Бердәм Русия” партиясенең тормышчан проектлары бик күп, аларны гамәлгә ашыру кешеләр өчен яшәешнең күп якларын шактый яхшыртырга ярдәм итәчәк.

– Сезнеңчә, депутат нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Депутат тәү чиратта аралашу өчен ачык, гадел, кешелекле булырга тиеш. Кешеләр аңа үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итә алсын. Депутат Республиканың тормышын, аның мәсьәләләрен, законнарны белергә тиеш.

– Республика дигәннән, Сез аның һәм башкаланың киләчәген ничек күрәсез?

– Бүген безнең республика төрле тармаклар буенча үсә. Мин, әлбәттә, республиканың сәламәтлек саклау, педиатрия өлкәләре үсешенә йогынты ясауны төп эшләремнең берсе итеп куям. Бу тармакларда хәл итәсе проблемалар шактый. Әйтик, медицина тармагы өчен кадрлар әзерләү, пациентларның, кайда яшәүләренә карамастан, медицина ярдәме алу мөмкинлеген арттыру мәсьәләләре көнүзәк булып ала.

Уфага килгәндә, ул – минем туган шәһәрем. Мин монда туып үстем, яраткан һөнәремне алдым. Һәм ул миңа туган йортым кебек якын.

– Рөстәм Зәкиевич, Сезнең өчен тормыш кыйммәтләре нәрсәдә?

– Тормыш кыйммәтләрен һәркем үзенчә аңлый һәм аны бер-ике сүз белән генә ачып бирү мөмкин дә түгелдер, мөгаен. Минем өчен ул, тәү чиратта, гаиләм, якыннарым, дусларым. Әти-әнием турында хәтер. Һәм, әлбәттә, гомеремнең шактый елларын багышлаган эшем.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: