Барлык яңалыклар
Шәхес янында
19 июнь 2023, 14:10

Матурлыкны үзе тудыра

Кешеләрнең күңеленә хуш килгән матур әйберләр иҗат итәргә сәләтле кешеләр күп арабызда. Бүгенге кунагыбыз Ләйсән Хөсәенова да шундыйлардан, кулыннан килмәгән эше юк. Ул иҗатта үз юлын интуитив рәвештә эзләүче кешеләрдән. Илһамланып матурлык тудыра, булдыра һәм шул эштән ләззәт ала – бу сүзләр Ләйсән ханым турында. Аның иҗат җимешләрен төрле күргәзмәләрдә күрергә мөмкин. Күптән түгел Уфада үткән Китап бәйрәмендә ул эпоксидлы сумала белән иҗат итү мастер-классын үткәрде.

– Үзегез һәм гаиләгез, төп эшегез белән кыскача гына таныштырып үтегез әле.

– Тормыш иптәшем Айдар белән өч бала тәрбияләп үстерәбез. Олы улыбыз Тимур мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Әлеге вакытта УДАТУның 1нче курсын тәмамлый. Кызыбыз Ильнара – 9нчы сыйныфка, ә Кәмиләбез 3кә күчте.

Үзем Бүздәк районының Каран мәктәбендә 20 елга якын тарих, технология һәм рәсем дәресләрен укытам. Рәсем сәнгате буенча сыйныфтан тыш эшләр алып барам.

Мәктәптә үткәрелгән чараларда катнашам: ел саен укучылар өчен кабатланып килгән Гагарин кубогының кураторымын; интернет челтәрендә КаранСош төркемен алып барам; укытучылар арасында үткәрелә торган спорт буенча ярышларда, һәрбер бәйрәм сәхнәсен, фотозона бизәгәндә, төрле күргәзмәләрдә активмын. Бу елны һөнәремне арттырып клуб хезмәткәрләре белән берлектә спектакльдә һәм “Аек авыл” чарасында катнаштым.

– Эпоксидлы сумала белән иҗат итүгә ничек килдегез? Нәрсәсе җәлеп итте?

– Мин һәрвакыт эзләнүдә. Укучыларыма да һәрвакытта яңадан-яңа алымнар өйрәтеп кенә торам. Ә эпоксидлы сумала белән эшләнгән әйберләр зәвыклы да, затлы да. Аңардан бик вактан башлап эре әйберләргә кадәр эшләп була. Минем коллекциядә алкалар да, стена сәгатьләре дә, хәтта журнал өстәле дә бар. Әйтергә кирәк, безнең районда бу алым белән эшләүче мин – беренче кеше.

Эпоксидлы сумалага ничек килдем, хәзер интернет челтәрләрендә нинди генә эшләр күрмибез. Күзләр кызыгырлык, барсын да эшләп карыйсы килә. Миңа нигәдер гадәти булмаган рәсем төшерү ысуллары ошый. Үзем дә аңлата алмыйм, нигә шулай икәнен.

– Материалны кайдан аласыз?

– Башлыча интернет-кибетләр аша алам. Безнең кибетләрдә кирәкле материаллар сатылмый шул.

– Сыек чагында ул зарарлы материал. Аның белән эш итү тәҗрибә таләп итә. Нинди саклык чаралары күрәсез, шул турыда сөйләгез әле?

– Махсус остаханәм юк, өйдә эшлим. Әлбәттә, зарарлы. Перчатка, маска булуы мөһим.

– Иҗат итү нечкәлекләре?

– Иң беренче чиратта ашыкмаска кирәк.

– Идеяләрне кайдан аласыз, нәрсәләр белән илһамланасыз?

– Мин иҗади кеше. Бөтен җирдә ма-турлык күрәм. Авылда яшибез, табигатебез матур. Илһамны эзләп йөрергә кирәкми. Ул һәрвакыт минем белән. Шау-шулы мәк-тәптән арып кайткач, җанга бер ял гына.

– Бу шөгыль белән кызыксынучыларга ниләр киңәш итәсез?

– Әгәр дә шушы эш алымын ошаткансыз икән, эшләргә кирәк. Бөтен мөмкинлекләр бар. Махсус курслар да кирәкми. Интернет челтәре барсын да өйрәтә.

– Эпоксидлы сумаладан эшләнгән әйберләрне саклау һәм тәрбияләү кагыйдәләре?

– Мондый әйберләр температураның кинәт үзгәрүен яратмый. Каты салкыннан һәм бигрәк тә үтә кызудан сакларга кирәк. Туры төшкән кояш нурларын да яратмый.

– Тагын нинди мавыгу, хоббиларыгыз бар?

– Минем беренче һөнәрем рәссам-бизәүче. Уфаның 64нче санлы сәнәгать-сәнгать колледжын тәмамладым. Мин каен тузына рәсем тө-шерү белән мавыгам. Шулай ук, татар-башкорт орнаментлары белән агач кашыклар, куна такталар, савыт-сабаларны бизәргә яратам.

– Буш вакытыгызны ничек үткәрергә яратасыз?

– Укытучы кешенең буш вакыты бик юк та инде. Бакчада гөлләр үстерәм.

– Киләчәккә хыяллар һәм планнарыгыз?

– Тагын да яңа иҗади алымнар үзләштерергә, алар белән бүлешергә теләгем бар. Ә өч бала анасы буларак, балаларыбызны аякка бастырырга, олы тормыш юлында югалып калмаслык чын кешеләр итеп тәрбияләргә.

– Гәзит укучыларыбызга теләкләрегез?

– Кешенең иң зур байлыгы – сәламәтлек. Барсы да сәламәт булсын иде. Безнең гомер бер бүләк кенә. Шушы тормышта кешеләр бер-берсен аңлап, тыңлап, бер гармониядә яшә-сеннәр иде.

Минем якын туганнарыма, дусларыма, бала-ларыма (кызым Ильнара күргәзмәләргә әзерлән-гәндә миңа нык ярдәм итә, чөнки бик матур төшерә, аның да сәләте бар), Каран урта мәктәбе директоры Айрат Флюр улына гел ярдәм кулы сузулары һәм эшләгән эшләремне күрә белеп, дәртләндереп торулары өчен зур рәхмәт әйтәсем килә.

БЕЛЕШМӘ
Эпоксидлы сумала – ике компонентлы материал, ул сумаладан һәм катыргычтан тора. Кушылганда ныклы полимер барлыкка килә. Сыек хәлдә, тулысынча катып беткәнче, агулы матдә. Аның белән куркынычсызлык техникасын төгәл үтәп, шәхси саклану чараларын кулланып эшләргә кирәк. Бу төр иҗат белән балаларга һәм йөкле хатын-кызларга шөгыльләнергә киңәш ителми.
Элек эпоксидлы сумала сәнәгатьтә генә кулланылган, әлеге состав белән төрле өслекләрне ябыштырганнар. Ул вакытта ук эпоксидка винтларга, кадакларга, эретеп ябыштыруга һәм детальләрне тоташтыруның башка чараларына яхшы альтернатива булып саналган. Хәзер дә ул популяр. Эпоксидны герметизацияләү өчен дә кулланалар. Аның ярдәмендә матур идәннәр, өстәл өсләре һәм тәрәзә төпләре ясыйлар. Шул ук вакытта эпоксидлы сумаладан ясалган төрле көнкүреш әйберләре дә бик популяр: тәлинкәләр, сәгатьләр, декор элементлары һәм алка-беләзекләр. 
Бүгенге көндә җаныгызга ошаган хоббиегез булмаса, сумала – иҗат өчен иң фантастик материалларның берсе.

Гөлназ ШАҺИЕВА.

Фотолар Ләйсән Хөсәенованың шәхси архивыннан.

Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Матурлыкны үзе тудыра
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: