Барлык яңалыклар
Шәхес янында
9 июнь 2023, 20:20

Язмышымда Шәйхулла абый

1942 елның көзендә Новгород өлкәсендә өч батальонны фашистлар чолганышыннан алып чыккан, япон камикадзеларын оста алдаган, 8 орденлы яугир-комиссар икән лабаса безнең галим, фәнне һәм мәгарифне оештыручы остазыбыз!    

Язмышымда Шәйхулла абый
Язмышымда Шәйхулла абый

1942 елның көзендә Новгород өлкәсендә өч батальонны фашистлар чолганышыннан алып чыккан, япон камикадзеларын оста алдаган, 8 орденлы яугир-комиссар икән лабаса безнең галим, фәнне һәм мәгарифне оештыручы остазыбыз!

Май башларында Бөек Җиңүне бәйрәм иткән көннәрдә моңа кадәр бик үк билгеле булмаган сугышчыларның каһарманлыгы турында төрледән-төрле материаллар интернет челтәрендә пәйда була. Шундыйларның берсе, 2022 елның 9 маенда чыгып, быел да  кабатланды. Ул да булса, чирек гасыр Башкорт дәүләт университетының ректоры булган Шәйхулла Хәбибулла улы Чанбарисов турында. Мин аны ярыйсы белә идем, дип йөрсәм дә, бу материалларны укыгач, хәйран булдым. Карале син аны, туган телебезне оста файдаланып (радиограммаларда снарядны кыяр, патроннарны симишкәләр, горючийне утын, спиртны зәм-зәм суы дип шифровкалап) 1942 елның көзендә Новгород өлкәсендә өч батальонны фашистлар чолганышыннан алып чыккан, япон камикадзеларын оста алдаган, 8 орденлы яугир-комиссар икән лабаса безнең галим, фәнне һәм мәгарифне оештыручы остазыбыз!

Өч уку-лаборатория, спорткомплекс, 5 студентлар ятагы, берничә күпфатирлы йортлар төзеткән, тагын әле бик күп төзелешләре белән истә калган беренче ректорыбыз. Шуңа да бу зур Кеше турында үземнән дә җылы сүз өстисем килде. Чөнки Шәйхулла абый минем язмышымда да хәлиткеч  урын биләде дип авыз тутырып әйтә алам.

   1954 елның җәй башында Кушнаренко татар педагогика училищесын кызыл дипломга тәмамлагач та документларымны Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогика институтының тарих белгечлегенә тапшырдым. Райкомда  эшләгән абыем шулай итәргә киңәш итте. Тарих укытучылары райком номенклатурасында торалар, шулар арасыннан күбрәк мәктәп директорларын да куялар,  дип сүзен җөпләп тә куйды, гәрчә үзем географиягә ныграк тартылсам да. Үземнең табигатемнән башка аның бер сәбәбе  – Сыерышбаш мәктәбендә Әнисә апаның, педучилищеда Сәгыйдә апаның –  бу предметны искиткеч оста укытулары иде. Июль башларында  тарих факультетының деканы әңгәмәгә чакырды. Ахрысы, минем кебекләр күп булгандыр. Кемнедер кире борырга кирәк. Миңа бирелгән барлык сораулар да Көнбатыш Аурупаның урта гасырлары хакында. Мөгаен, декан булган кеше шуларны үзе укытадыр. Без педучилищеда СССР һәм ВКП(б) тарихларын гына укыдык. Болары турында да мәгълүматы булгандыр ич инде декан булган кешенең. Әлбәттә, мин әңгәмәдән үтә алмадым.

Балтасы суга төшкән кем кебек авылга кайтып киттем. Июль буена “Инде нишләргә?” соравына җавап эзләдем. Һәм... 31июль көнне директорның  кабул итү бүлмәсенә кереп утырдым. Бик мөлаем Римма Сергеевна  исемле апа миңа шунда ук директорның, ягъни Шәйхулла Хәбибулла улының бүлмәсенә керә алмаячагымны әйтте. Чөнки иртәгә  кабул итү имтиханнары башлана. Хуҗаның эше муеннан. Шул ук вакытта кумый да. Хәзер булса, тиешле хезмәткәрне чакыртып, култыклап алып та чыгып китәрләр иде. Җитмәсә, штрафы да салынырга мөмкин.

 Шулай итеп, искәртүләрне ишетмәгән кеше булып мин утырам. Бер-ике сәгать саен апа үз йомышлары белән директор бүлмәсенә кереп-чыгып йөри. Чыккан саен кабул итмәячәк дип армый-талмый кабатлый. Шәйхулла абый  ашарга яисә үзенең табигый әшләренә баргандырмы, күрмәдем. Чыкса,  күргән булыр идем. Шулай итеп, иртәнге 9да килеп утырган булсам, инде көн кичкә авышты. 20 сәгатьтә каршы якның түземлеге бетте һәм Римма Сергеевна Шәйхулла Хәбибуллович хозурына мине кертеп җибәрде.

Бернинди усаллык юк, мең төрле эшләреннән бүлгәнгә үпкә дә... Бетмәс-төкәнмәс шул эшләрнең берсе итеп Шәйхулла абый башта минем кайсы як кешесе икәнемне, кайда укыганлыгымны, ни өчен кергәнемне сорашты, аннан инде сораулар яудыра башлады. Башта ВКП(б) тарихы буенча.

(Соңрак белдем, ул тарих факультетында шушы предметны укыта икән). Мин чатнатып җавап бирәм. Бу аңлашыла да, чөнки ике ай элек кенә педучилищеда дәүләт имтиханын тапшырдык. Аннан соң географиядән сорауларга күчте. Әйтергә кирәк, аларның берсенә дә уйламыйча гына җаваплыйсы түгел. Әйтерсең лә, бу өлкәнең белгече. Сынауны үтә алдым, кебек.

      – Кайсы факультетка керәсең? – диде бу әңгәмәнең беткәнен искәртеп.

       – Географиягә.

       – Әйдә тарихка!

  • Юк! –Минем күңелдә урта гасырлар турындагы сораулардан соң

калган салкынлык яши иде инде.

    Кыстау ике-өч мәртәбә кабатланса да, бирешмәдем. Шәйхулла Хәбибуллович Римма Сергеевнаны чакырып кертте дә:

  • География факультетына алыну турында  языгыз, – диде.

Рәхмәтемне әйткәнмендер инде, хәтеремдә калмаган. Учка сыярлык кәгазьне тотып чыгып йөгердем. Иң беренче эшләгән эшем шул булды: Фрунзе һәм Карл Маркс урамнары чатында бер колонка бар иде ул чакта. Шуңардан, ачуым да килмәгәе, ярты чиләк булыр, су эчтем. Янгамын икән.

   Ике сугышта кырысланып та, кешелек сыйфатларын җуймыйча, киресенчә, аларны арттырган, үрчеткән Кеше белән беренче очрашу минем тормышымда шундый игелекле борылыш ясады. Институт университетка әйләнеп, аның тарихында  кабатланмас ректор буларак, илаһи эшләр башкарган кеше белән очрашулар  бәхете моннан соң да  миңа ярыйсы гына елмая килде...

Без дүртенче курска классик университет студентлары булып килеп кердек. Хәтеремдә, бүгенге төп бинаның актлар залы ачылуга багышланган чарада  “Таң атканда” татар халык җырын җырладым. Соңыннан Шәйхулла абый коридорда тотып  алды да: “Йосыпов, афәрин, үзебезнең җырларга җитми инде!” дип канатландырды.

1959 елның июнь азагында шул ук актлар залында үземә кызыл диплом тапшырганда (ул вакытта кызыл дипломнар факультетлар буенча аерым түгел, ә  ректор тарафыннан бөтен университет каршында бирелә иде)  беренче  үҗәтле очрашу вакыйгасын онытмаганлыгын да искә төшерде:“Теге вакытта  сине студент итеп алу дөрес булган бит!”

Тагын шунысы да бар әле. Инде тәмамлаучыларга университет дипломнарын һәм түш билгеләрен 1958 елда ук тапшырсалар да, диплом яклаулар бездән генә башланды. Эш шунда ки, тик география факультеты гына университет ачылган 1957 елдан ук чын университет программасына күчте. Ягъни аны дәүләт имтиханннарын биреп һәм  диплом яклап тәмамлау. Бездән соң да берничә ел шулай дәвам итте әле.

Шулай итеп, 1959 елның 29 апрелендә мин тарихы 1909 елдан ук башланган  Башкорт дәүләт университетында беренче булып “ Чакмагыш нефть районының икътисади-географик тасвирламасы” дигән темага диплом якладым. Аның алдыннан март-апрель айларында туган Чакмагыш районымның ул елларда “Коммунизмга” дип исемләнгән гәзитендә диплом эчтәлегеннән өч зур мәкалә бастырдым. (Урыны Җәннәттә булсын, гәзитнең мөхәррире Фәрәһия Галиева апа ярдәме белән инде). Яклау ике сәгать ярым барды. Хәзер кайчак кандидатлык диссертацияләрен яклау да ул кадәрле дәвам итми. Хәтеремдә калган: 27 сорау бирделәр. Алар дипломның эчтәлегенә дә, язгандагы исәп-хисапларга да, язу тәҗрибәсенә һ.б. кагыла иде.

Архивларда тикшереп карадым: ул еллардагы дипломнар инде сакланмаган. Шуның өчен XXI гасыр башында оештырыла башлаган БДУ музеена каралама (черновик) рәвешендә калган диплом эшен генә тапшыра алдым. Әллә шуңа инде, бу вакыйгага игътибар да җитми. Әллә университет тарихын 1909 елдан итеп  раслаучыларның фикерләрен нәкъ 50 елдан соң гына якланган диплом бизәргә комачаулыймы ?

  Шулай итеп, курсташларым май аенда дипломнарын яклаганда мин  июньдә булачак дәүләт имтиханнарына хәзерләнеп яттым. Комиссия рәисе Хаметов та бик таләпчән икәнлеген ишеткән идек. Җитмәсә, КПСС тарихыннан имтихан биргәндә Шәйхулла Хәбибуллович та килеп керде. Шатлыкка, барыбыз да бу сынауны уңышлы үттек. Әле комиссиянең протоколы азагына миңа карата аеруча тирән белем күрсәтте дигән язма да өстәлгән иде. Мөгаен шуңадыр, укытучыбыз Фәһим абый Сәяхов миңа КПСС тарихы буенча аспирантурага керергә тәкъдимне ректорга җиткергәндер. Әмма ул вакытта миндә төбәк икътисады җене ныклап ияләшкән иде инде.

     Шәйхулла Хәбибулла улының  соңгы хезмәт еллары дан-шөһрәттән генә тормады. Көнчеллек-хөсетлек һәрчак аяк астында бутала, өскә үрмәли. Мин аның түлле җыелышларда махсус рәвештә оештырылып, күршеләрсез калып, чын барыс утравын тәшкил иткән чакларын да күрдем.  Оештыручылары –түбәндәге ләббәйкә әйтүчеләрне җаны-тәне белән кабул итмәү,  югарыдагыларның  исә үз исемнәренә көтелгән ләббәйкәне  кәтеп ала алмавында.  Бу еллардагы хәлләрен безнең Шәйхулла абыебыз татар морзаларына хас булган горурлык һәм сабырлык белән кичерде.

      Мин рәссам булсам, үземә генә  аңлашылган нечкә сызыклар белән аның портретын иҗат итәр идем: каһарман яугир, армас-талмас хезмәткәр, зыялылыгы бөркеп торган горур һәм матур Кеше.

Касыйм Йосыпов,  икътисад фәннәре докторы, профессор.

Русиянең, Башкортстанның, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгзасы,  Русия табигый  фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы).

 

Язмышымда Шәйхулла абый
Язмышымда Шәйхулла абый
Читайте нас: