Барлык яңалыклар
Шәхес янында
10 март 2023, 20:14

Яңа министр

Эчке эшләр министры итеп полиция генерал-майоры Александр Прядко тәгаенләнде.

newsbash.ru
newsbash.ru

Бүген, 10 мартта, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Эчке эшләр министрлыгы киңәшмәсендә видеобәйләнеш аша катнашты. Министрлык җитәкчесе, полиция генералы Владимир Колокольцев Башкортстан буенча яңа эчке эшләр министры Александр Прядко белән таныштырды.

Владимир Колокольцев Александр Прядкога балигъ булмаганнар белән эшне җайга салырга, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча кисәтү чараларын көчәйтергә кушты.

Радий Хәбиров республика власте һәм хокук саклау ведомствосы бердәм эшчәнлеген дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, республика эчке эшләр министрлыгының элекке җитәкчесе Роман Деев узган елның декабрендә вазифасыннан китте.

Белешмә

Прядко Александр Александрович 1964 елның 28 мартында Чиләбе өлкәсенең Коркино шәһәрендә туган. 1997 елда РФ Эчке эшләр министрлыгының Ростов югары мәктәбен тәмамлаган.

1994 елда Новочеркасскида җинаятьчеләрне эзләүнең оперуполномоченные вазифасына билгеләнә. Оператив подразделениеләрдә җитәкче вазифаларын башкара.

2011 елда Русия Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча Баш идарәсе полиция начальнигы урынбасары итеп билгеләнә.

2018 елда Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе баш идарәсе начальнигы урынбасары була.

2019 елның декабреннән Эчке эшләр министрлыгының Архангельск өлкәсе буенча идарәсен җитәкли.

Төньяк Кавказ территориясендә берничә тапкыр командировкада була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: