Барлык яңалыклар
Шәхес янында
4 гыйнвар 2023, 17:34

"Кызлар әтиләре белән горурлана"

Радий Хәбиров "шәйморатовчының" өенә барды.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov

Бүген, 4 гыйнварда, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Гафури районына барды. Красноусол авылында ул Шәйморатов батальоны хәрби хезмәткәренең гаиләсендә булды.

“Тор” позывнойлы якташыбыз – хәрби хәрәкәтләр ветераны. 2022 елның декабрендә ул махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде. Алар тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияли.

Радий Хәбиров Яңа ел алдыннан Шәйморатов батальоны хәрбиләре белән аралашкан иде.

“Анда мин “Тор” позывнойлы якташыбыз белән сөйләшеп тордым. Ул үзенең Гафури районыннан булуын, анда гаиләсе яшәвен әйтте. Мин аңа сезгә барырга һәм геройдан сәлам җиткерергә вәгъдә иттем. Егетләр лаеклы сугыша. Аларның барысына да җиңү яулап, исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телибез”, – диде Радий Хәбиров “Тор”ның хатынына.

Ул гаиләнең нинди ярдәм алуы белән кызыксынды. Өстәмә ярдәм кирәкме, дип сорады. Сугышчының тормыш иптәше игътибар һәм хәстәрлек тоеп яшәүләре турында әйтте.

Радий Фәрит улы гаиләне Яңа ел белән котлады һәм балаларга бүләкләр тапшырды.

“Аның гаиләсе бик матур – хатыны һәм өч бәләкәй кызы. Балалар әтиләре белән горурлана”, – дип язды соңыннан төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә.

https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
https://vk.com/radiyhabirov
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: