Барлык яңалыклар
Шәхес янында
21 ноябрь 2022, 11:04

Пима тәрбиясе

Тормышны акларга тырышып...

Пима тәрбиясе
Пима тәрбиясе

Тормышны акларга тырышып...

 

1950 елның 21 ноябрендә Караидел районының Абуталип авылында колхозчылар гаиләсендә киләчәктә бик үткен каләмле язучы булачак малай туа. Зур, тату гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән нарасыйга Заһит дип исем кушалар.

Сугыштан яраланып кайткан әтиләре кичләрен үзе уйлап чыгарып әкиятләр сөйли. Әниләре халык җырлары, такмаклар җырлый. Зур гаиләдә шундый җылы мохит була.

  Заһит Мирхәйдәр улы сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли, ун ел гомерен төзелешкә багышлый. Читтән торып, Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Иҗатка тартылган күңеле аны район гәзитенә алып килә, Заһит Мурсиев озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы турында яза.

 Шул ук вакытта гәзиттә укучылар көтеп алган шигырьләре, хикәяләре басыла тора.

Заһит абый “Өмет” чыга башлаганнан бирле гәзит белән матур иҗатташлыкта. Ул безнең лауреатыбыз да булды. Аның иҗаты шулкадәр мул һәм бай, һич икеләнми, ел саен, иҗаты күренеп барган бөтен республика гәзит-журналларының лауреаты булырлык.

Заһит абый тыйнак кеше, шул ук вакытта көчле юморга бай серле автор. Нигездә ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, туган як табигате, яшәү мәгънәсе турында яза. Хәер, моны сөйләргә түгел, язучының байлыгын аңлау өчен Заһит абыйның китапларын укырга кирәк. Һич югы, “Өмет” гәзитендә, социаль челтәрләрдә бастырып барганнарыбызны... Чөнки китап кибетенә барып, яхшы авторларның китапларын эзләп алу гадәте кешеләрдә  калмады, каядыр югалды. Җомга көнне редакциягә килеп киткән Заһит абый да аптыравын яшерә алмады. Бу юлы ул миңа “Солтанъяр” романын бүләк итте. Бу әсәрдә күп милләтләр катнаша, әсәр үзәгендә халыклар дуслыгы тора. Мин аны укый гына башладым әле, бер дә аерылмый, укып чыгарга ниятем. Тизрәк,бер төн чыкканчы, димим. Чөнки Заһит абыйның әсәрләре ләззәтләнеп, тәмләп, “ятып” укуга лаек!

Балалар өчен күп иҗат итүче Заһит абый өлкәнрәк укучылар өчен нәшер ителгән – “Усал китап”, яшь укучылары өчен “Сандугач бүләге” китапларын “Чаткылар” редакциясенә мулдан бүләк итте. Әгәр бу китаплар сездә бар икән, сез аны каяндыр сатып алмагансыз икән, димәк, Заһит абыйның бүләге  барып ирешкән.

Заһит абый ифрат тыйнак кеше. Ул бик аз сүзле. Хәер, язучы кеше “телсез” булмый, үзебез сөйләштерә белмибездер, кайчан әле без аны әңгәмәгә дәшкәнбез? Юк! Әмма аз сүзле кеше күп эшли ул.  Заһит абый да гомере буе дөньяның камиллегенә ирешү максатында эшли. Кешеләрдә киң күңеллелек белән гаделлекне ачарга, табарга омтыла. Табигатькә карата булган чиксез зур сөюе аның әсәрләрендә төп урынны алып тора. Шул яхшы кешеләр, самими табигать аңа илһам вә яшәү дәрте өсти. Күпләр күрмәгән чагу төсләрне күреп, тумышы белән бирелгән кызыксынучанлыгын саклаган Заһит абый бу тормышны яратып, аңа гашыйк калып яши. Бөтен уйлары – шул тормыш турында уйланудан тора.

Заһит абыйны бөтен нәрсә дә кызыксындыра. Шашка, домино, городки, футбол, волейбол уеннары аның җанына әле дә ят түгел. Яраткан телешоуларына килгәндә: бәлки алар киләчәктә булыр әле, ди. Мондый принциплы кешенең “Аллаһы Тәгалә барын да булдырган, кеше аңа пычраклык һәм чүп өстәгән” дигәне иң яраткан цитатасы булуы гаҗәпләндерми, шулай бит?!

Нинди кеше соң ул Заһит Мурсиев? Бу очракта ул үзенә хас фикерләү осталыгы, шаянлык белән болай ди: Мин нинди? Белмим. Белгәч тә әйтермен! Хөрмәтле Заһит абый! Ихлас күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, мул иҗатлы озын гомер телибез!

 

Пима тәрбиясе
Без укыганда Шакир бабай була торгание. Ул утын әзерләүче, мич ягучы, идән юучы, тәрбияче, кыңгырау бирүче һәм тагы да әллә кемнәр булып эшләде. Бу кадәр эшкә үзе генә өлгерә алмас иде, әлбәттә, әгәр пималары ярдәмләшмәсә. Ә озын буйлы бабайның калын төп салган соры пималары да бик озын иде.
Шакир карт дәрес беткәнен белдереп кыңгырау шалтырата. Шуннан класс ишеге ачылып китә дә укытучы килеп чыга. Урын бушауга шуны гына көтеп торган Шакир бабабыз тупсага утырып ала. Ашыкмый гына шуны буйлап сыңар аягын сузып сала, аннары аның өстенә, кулы белән ярдәм итебрәк, икенче пимасын мендереп куя. Булды, мөһим эш эшләнде, баррикада әзер. Инде без чыга башлыйбыз, ашыгып түгел, чиратлап, салмак кына. Пима эчендә бабайның аяклары да бар бит әле, ялгыш басып куйсаң...
Менә шунда мәктәп бабасы үзенә кирәкле малайны тотып ала да инде. Кем дәрестә сөйләшкән, кем тик утырмаган тотып ала да я танавын кыса, я колагын бора. Бу мизгелдә мәктәптән ишетелгән кәҗә тавышлары авылга яңгырагандыр.
Ике метрда укытучылар бүлмәсе, коридорның бер башын такта белән бүлеп кабинет ясаган булганнар. Әлбәттә, ике укытучы апа рәхимсез җәзалауны ишетеп тора. Тик, ишекләрен ачып, бабай, алай ярамый, бу не педагогично димиләр. Без тулысынча Шакир бабай хөкемендә. Аның тәрбиясе көчле булды, җәзадан соң шук малай атнага якын тәртипле була иде. Ә Шакир бабай андыйны дәртләндерә – дәрес башлануын белгертеп кыңгырау шалтыратырга рөхсәт итә иде. Бәхетнең иң зур чиге, шатлыгы ташкан малай хәтта бәдрәф якларына кадәр йөгереп урап килә иде.
Шакир бабай алтын булса, укытучыларыбыз аннан ким булмагандыр. Педагогиканың “п” хәрефен дә белмәдек, ләкин пима тәрбиясе аркасында чын кешеләр булып үстек.

Пима тәрбиясе
Пима тәрбиясе
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: