Барлык яңалыклар
Шәхес янында
24 август 2022, 14:23

Фидан Гафаровның тормыш иптәше вафат

Аларның гаилә коруларына быел 55 ел булган иде.

Уфада Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фидан Гафаровның тормыш иптәше Фәридә Хәбибулла кызы вафат булган. Бу хакта М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрыннан хәбәр итәләр.

Быел Гафаровлар гаилә коруларының 55 еллыгын билгеләгән иде.

Фидан Гафаров сөйләвенчә, ул булачак тормыш иптәше белән сәнгать училищесы тулай торагында танышкан. Дүрт ел дуслашып йөргәннән соң, гаилә корганнар. Алар ике балага гомер биреп, матур тормыш юлын үткәннәр.

Фәридә ханымның урыны җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: