Барлык яңалыклар
Шәхес янында
7 июнь 2022, 09:54

Сыннар остасы

Үзебезнең Зыякаев.

Сыннар остасы
Сыннар остасы

Үзебезнең Зыякаев.

Якташыбыз, скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Рәссамнәр берлеге әгъзасы  Әхнәф Зыякаев иҗат иткән эшләр бөтен илебез буенча билгеле. Иске Осколда – Александр Пушкин бюсты; Новгородта – Бөек Ватан сугышы солдаты; Петербургта – Муса Җәлил, Габдулла Тукай һәйкәлләре, фашистларга каршы каһарманнарча көрәшне тасвирлаучы, коточкыч блокада көннәрен үтә оста ачып бирүче барельеф; 1942 елда зур филармониядә уйналган «Шостаковичның җиденче симфониясе»; Лев Гумилевка, татар җәмәгатьчесе Р. Баязитовка,  атаклы нейрохирург Ю. В. Зотовка һәм башка бик күп шәхесләргә багышланган мемориаль такталар, башка темалар буенча эшләре һәм, әлбәттә, яраткан темасы – атлары – останың иҗат багажын тәшкил итә.

Якташыбызның чираттагы зур эше ул – Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайның Уфада булган очрашуына багышланган һәм Уфада куелырга тиешле скульптура.  Күптән түгел, нәкъ шул эш буенча Әхнәф Гаделгәрәй улы Башкортстанда булып китте һәм редакциядә утырып сөйләшү форсаты туды.

Безнең халык арасында оста скульпторлар күп түгел. Халык булган кадәресен дә белеп бетерми. Әйтик, Зилфәт Басыйров, Әхнәф Зыякаев кебек осталарыбызның да кем өчендер яңа исем буларак ачылуы бик ихтимал хәл. Һәм чын осталар күп булмас та! Әхнәф Гаделгәрәй улы Зыякаев Санкт-Петербургта яшәүче якташыбыз. Булачак оста 1956 елның 9нчы ноябрендә ул вакытта бараклардан гына торган Нефтекама шәһәрендә туган. Яшьлеге, бала чагы шунда үтә. Сурәт ясау осталыгы, скульптурага тартылуы кечкенәдән үзен сиздерә, балалар бакчасында вакытта ук иң яхшы әвәләүче, рәсем ясаучы була. Шәһәрдә үзе ачкан сәнгать мәктәбенә укучылар җыярга килгән Юрий Федорович Туник балалар белән очрашкач, алар иң беренче Әхнәфкә төртеп күрсәтә. Шуай итеп, Ю.Туник булачак останың беренче укытучысы була.

 Мәктәптән соң Әхнәф Гаделгәрәй улы Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендә һәнәри-техник училищеда рәссам-бизәүче һөнәрен үзләштерә. Шул вакытта инде күңелендә Ленинград, Репин исемендәге академия турында уйлар туа. Әмма беренче талпынышта ук укырга кереп китә алмый. Дүртенче омтылышта максатына ирешә һәм архитектура, скульптура буенча белемен камилләштерә. “Унбер ел югары белем алдым”, – ди оста. Күп укуның зыяны тими аңа, якташыбыз теория белән практиканы берләштергән осталарның берсе буларак билгеле бүген.

Әхнәф Зыякаевның иҗатында анимализм – хайваннар темасы – төп урынны алып тора. Санкт-Петербургның Васильев утравында 6нчы линиядә чын атлар гәүдәсе зурлыгында ясалган «Конка» скульптур композициясе беркемне дә битараф калдырмый.

 “Кешене киендереп куеп, карап ясау әллә ни авыр түгел. Ә менә гел хәрәкәттә булган, тик тормаган хайваннарны сурәтләү катлаулы. Атларны ясарга нык яратам. Аның күзләрендәге очкынны күреп, мускулларын тоеп, тамырларындагы кан агышын сизеп, хәрәкәтләре аша хис-кичерешләреңне чагылдыру бик мөһим эш! Эш катлау­лырак булган саен иҗат кызыклырак”, – дип белдерә якташыбыз. Шул яклап, башка осталар кулы белән иҗат ителгән атлар сынында җитешсезлекләрне тиз тотып алырга ярдәм итә. Хәер, “ярдәм” сүзен куллану бу очракта отышлы түгел, инде ясалган сыннарда атларның камил дәрәҗәдә булмавы останың кәефен кыра. Ә кайбер скульптуралардагы мондый җитешсезлекләрне “коралланмаган күз” белән дә күреп, гади кешенең дә кәефе төшә. Кызганычка каршы, мәгънәви һәм тарихи яктан зур планда булып та, камил эшләнмәгән сыннар бар бездә...

Останың тагын бер эш алымы бар – ул сыннарны тимердән чүкеп тә ясый. Күбесенчә калын металлар белән эшли. “Кызган тимер 2-3 минутта суына. Ниндидер образ тудыру өчен вакыт бик аз. Тиз генә сугып, бөгеп, теләгәнеңне тормышка ашырып өлгерергә кирәк, – ди Әхнәф Гаделгәрәй улы. – Тимергә ике тапкыр бер төрле итеп сугып булмый, бер эшләнмә беркайчан да икенчесен кабатламый”. Шундый үзенчәлекле бер эше  “Фаэтон” дип атала. Ул тоташ шөрепләрдән, болтлардан, пружиналардан тора. Бу композиция атта баручы кешене хәтерләтә. “Кайвакыт студентларга сүз белән сөйләү җитми, барысын да кул белән тотып аңлатырга кирәк. Пружиналарны, шөрепне нәрсәгәдер охшату гына түгел, ул образлардан тулы бер композиция тудырырга тырыштым. Тимерләрне бөгеп, төрле образларга кереп «уйнарга» туры килә”, – ди оста. Скульптура –нинди авыр эш булса да, күңеленә нык якын.

Әхнәф Зыякаев, профессионал буларак, бу сәнгать өлкәсенә дә очраклы кешеләрнең күп килүенә борчыла. Оста белдерүенчә, ике дистә студентның икесе генә рәссам булса да, яхшы нәтиҗә. Аның киңәше шундый: “Әгәр рәсем ясамый яши аласың икән, ясама, Шикләнәсең, икеләнәсең икән – рәсем белән шөгыльләнмә! Аннары бу төр сәнгатькә утызга җиткәндә килүчеләр арасында шедевр тудыручылар бик сирәк була. Күңеле нечкә, хисчән кешеләр генә чын иҗат үрнәге тудыра, чөнки барысын да үз йөрәге аша үткәргән оста гына, образны тулысынча ачып бирә ала”.

Оста үзе эшләячәк шәхеснең сынын әвәли башлаудан алда, аның биографиясен өйрәнеп, язмышын күңеле аша үткәрә, аннан гына эшкә алына. Әйтик, Муса Җәлил сынын ясар алдыннан ул патриот шагыйрьнең бөтен иҗатын укып чыккан. “Русча укыган идем, күңелгә үтеп кермәде. Ә татарча укыганда тәннәр чымырдый. Татар теле колакка ягымлы, искиткеч бай ул. Әмма, мөгаен, трагик язмышлы кеше булгангадыр, Җәлил образын эшләве бик авыр булды”, – ди оста. Ә Габдулла Тукай, киресенчә, бик җиңел эшләнгән. 

90нчы елларда төньяк башкалада бер кешенең сынын ясауны сорап мөрәҗәгать итәләр остага. Ачыклануынча, ул кем тарафыннандыр үтерелгән мафиоз булып чыга... “Бик зур авырлык белән, үземә-үзе каршы барып, дигәндәй, авырлык белән төгәлләдем ул эшне һәм башкача мондый заказларны алмас булдым...”

Иҗат кешеләрен бүген борчыган мәсьәләрнең берсе аеруча актуаль. Ул да булса, рәссамнарны яклаучы оешма юк. Шулай ук иҗат эшләрен профессиональ яктан бәяләүчеләр, тәнкыйтьчеләр дә бармак белән генә санарлык, дисәк тә дөрес булыр. “Кешеләр югары сәнгатьне аңлап бетерми. Нәтиҗәдә заказлар юк, рәссамнарның акча эшләү мөмкинлекләре юк, даими эш хакы булмый дигән сүз”, – ди оста. Әхнәф Зыякаев эшләгән, элек дәүләт заказлары белән гөрләп торган Санк-Петербург сәнгать остаханәсенә бүген заказлар бөтенләй килми, диярлек. Көчле идеология чорында аерым шәхесләр, ил башлыклары – Ленин, Сталин.һ.б., Совет солдаты сыннары, Бөек Җиңү тематикасы, шул заман өчен актауль башка композицияләр; әдипләр, язучыларга күпмеләгән сыннар куелды. Хәзер һәйкәлен куярлык әдипләребез дә калмадымы, бердәм идеология булмагандай, сыннар да сирәк куела. Пәйда булганнары – үзенчәлекле арт-объектлар. Алары да кирәк, әлбәттә. Әмма оста белән сөйләшеп утырганда күңелдә бер уй туды – илебезнең күп шәһәрләрен бизәгән эшләре белән данлыклы якташыбыз Әхнәф Зыякаевның йөрәге аша үткән, туган җир сулышын тирән аңлавы аша иҗат ителгән сыннары, композицияләре безнең шәһәрләрдә дә пәйда булса, яшәешебез, мәдәни карашыбыз баетылып торыр иде бит.

“Сынлы сәнгатькә игътибар кимү барлык илләргә дә хас күренеш хәзер”,–  ди оста. Мондый заказлар бик сирәк була. Булганы да Мәскәүдә җитди кешеләр тарафыннан ачылган тарихи җәмгыятькә юнәлтелә икән. Ә скульптура эше арзан тормый.  Шул сәбәпле, Әхнәф Зыякаев иҗат иткән Мәҗит Гафури белән Габдулла Тукайга багышланган, Уфада кую планлаштырылган,һәйкәл дә финанслауны көтә.

“Миннән таләп ителгән эш – эскиз әзер. Уфада яшәүче бер эшкуар аны финанс яктан күтәрергә вәгъдә иткән иде. Һәйкәл 11 млн.сумга барып баса. Иң түбән хаклар буенча исәпләп тагын 2 млн. киметтем. Хәзер бөтен эш финансларга бәйле”, – ди оста.

Һәйкәл кайчанрак пәйда булыр, ике бөек татар әдибенең язмыш тукталышын чагылдыручы тарихи монументаль әсәр язмышы кайчан уңай якка хәл ителер?...

Әйткәндәй, Әхнәф Гаделгәрәй улы Чайковский шәһәрендә укып йөргәндә үзенең булачак хатыны Татьяна белән таныша. Бер-берсен аңлашып яшәгән никахта Данис, Юлия, Асия исемле өч бала туган. “Бер-берсен аңлашып” дип нигә таянып әйтүем соң беренчегә күргән Әхнәя Гаделгәрәй улының гаиләсе турында? Әңгәмә барышында Татьяна ханым Питердан шалтыратып, иренең сәламәтлеген белеште, кичектергесез рәвештә даруын эчеп куярга кирәклеген исенә төшерде. Аның тавышында борчылу һәм үтенеч яңгырады. Бу вакытка әңгәмәбез дә ахырына җитеп килә иде. Мин стаканга су салып, Әхнәф абыйга тәкъдим иттем, ул рәхмәт әйтеп, дару төймәсен эчеп куйды. Ә күңелдә оста өчен борчылу туды...

Әхнәф Гаделгәрәй улы тормыш юлында катлаулы иҗат төрен сайлаган. Ул И.Е.Репин исемендәге скульптура, сынлы сәнгать һәм архитектура институында, профессор С.А. Кубасов остаханәсендә укыган.  1990 елдан башлап төрле күргәзмәләрдә катнаша. Петропавловск кирмәнендә оештырылган күргәзмәсендә дүрт дистәдән артык скульптура һәм ике дистәдән артык сынлы сәнгать һәм графика иҗат үрнәкләре куела. Оста яңа чимал һәм эш алымнары кулланып, яңа образ-символлар, образ -архетиплар тудыра.

Күп еллар дәвамында ул Ленинград блокадасы темасы буенча эшли. «Блокада», «Ачлык», «Икмәк», «Балалар» дип аталган бронза рельефлары ул көннәрне бик ачык чагылдыра. «Блокада» рельефын автор Санкт-Петербургның Дәүләт тарих музеена бүләк иткән. Якташыбыз, гади татар егете, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия Рәссамнәр берлеге әгъзасы  Әхнәф Гаделгәрәй улы Зыякаевның эшләре Рус дәүләт музеенда һәм АКШ, Франция, Япониядә шәхси коллекцияләрдә саклана. Әйткәндәй, бер ат сынын автор Минтимер Шәрип улы Шәймиевка да бүләк иткән. Останың эшләре белән безнең республикабыз кешеләрен дә таныштырырга, Әхнәф Зыякаевның безнең өчен якташ скульптор булуын гына түгел, Кече ватаныбызның горурлыгы булуын танытырга әле соң түгел. Үз сәгатен көтүче Гафури һәм Тукай һәйкәле останың осталыгын раслап, озакламый башкалада пәйда булыр дип ышанасы килә.

Фото: klauzura.ru

      

Сыннар остасы
Сыннар остасы
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: