Барлык яңалыклар
Шәхес янында
30 апрель 2022, 21:25

Вакыт кадерен белеп яшим

Уңышлы хатын-кыз булуымның сере шунда.

Вакыт кадерен белеп яшим
Вакыт кадерен белеп яшим

Уңышлы хатын-кыз булуымның сере шунда.

 

Балага исем сайлау ифрат җаваплы һәм дулкынландыргыч мизгелләр ул. Беренчегә әти –әни булганнар өчен аеруча катлаулы хәлдер әле ул. Басыйровлар гаиләсендә дә беренче мәхәббәт җимеше – кызлары тугач шундый күңелле ыгы-зыгы куба. Яшь әти кеше мәгънәләрен карап, иң матур дип тапкан өч исемгә туктала: Гөлназ, Светлана һәм Эльза. Икеләнү, хәер, өчләнү дисәк тә була, зур булгач, туганнарны җыеп, жирәбә салалар – Эльза исеме ота. Шулай итеп, моннан 55 ел элек ямьле май аенда Эльза Хәйдәр кызы Басыйрова дөньяга килгән.
Әти кызы

Үзең турында бу кадәр нечкәлекләрне белеп бетерү һәркем бәхетенә дә тимидер, әгәр дә аны ак кәгазь битенә тарих итеп язып куючы булмаса. Эльза бу яклап та горурлана ала. Бар яклап та игътибар, наз тоеп яшәгән бу сөйкемле ханымны әтисе белән күзгә күренмәгән тылсымлы җепләр бәйләп тора, хәлбуки, Хәйдәр абый узган ел бакыйлыкка күчкән булса да, Эльза аны бер генә минутка да исеннән чыгармый, әтисе рухын олылап, башлаган эшләрне дәрәҗәле итеп тәмамлап кую максаты белән яши. Бу эшлекле, уңышлы ханым белән сөйләшү дә туганлык җепләре, яшәү мәгънәсе, гаиләдә әти кешенең роле турында.
– Һәр әти-әни үзенең кадерле баласын иң яхшы шартларда үстерергә тырышадыр. Әмма әтиемне аерып караганда, миңа карата булган мәхәббәте кебек зурысы барлык әтиләрдә дә юктыр ул. Мин тулы наз һәм матур тәрбия бишегендә тибрәлеп, “Иң яхшы әти минеке!” дип үстем, һәм әле дә шулай ул. Менә шундый көчле бәйләнеш белән яшәгәнгәдер, аны югалту авыр булды,– ди Эльза истәлекләргә бирелеп һәм газиз кешесе белән булган кадерле мизгелләр сурәтләнгән фотоларны, язмаларны күрсәтә. Кичерешләрне уртаклашабыз. Эльзаның кичерешләре миңа да ят түгел, чөнки сүз Чакмагыш районының данлыклы улы, журналист, язучы, тарихчы, остазыбыз Хәйдәр абый Басыйров турында бара. Эльза һәм энесе Айдар әлеге вакытта әтиләренең үзе исән вакытта чыгарып өлгермәгән китапларының берсе, 2018 елда ук исеме сайланып, туплана башлаган  “Гөл чәчеп җиргә” исемлесен нәшриятка әзерләү белән мәшгуль. Үз гомерендә 23 китап, аларның берсе 1700 чакмагышлының биографиясен үз эченә алган “Чакмагыш туфрагында туганнар” энциклопедиясен нәшер итте Хәйдәр абый. Район комсомол оешмасының ялкынлы җитәкчесе, өч дистә елга якын “Игенче” район гәзите мөхәррире булып эшләгән Хәйдәр Фәйзрахман улы бу китаплары белән тарихыбызга бик күп яңалыклар салып калдырды, халкыбызга гомерлек мирас бүләк итте.
 – Нәшриятка әзерләнүче китапта мине аеруча дулкынландырган
өлешләре бар. Әтинең әнигә карата мәхәббәте сокландыра: Әниегезне гомерем буе яратып яшәдем, диде ул. Әни белән мәхәббәтле озын гомерләренең серен дә ачты: сайлаган ярың гомерлек булсын өчен, “моңардан яхшы ир булмас, моңардан да яхшы хатын юк, минем бәхетемә иң яхшысы язган” дип яшәсәң, тормыш матур була. Әниегез белән матур, тату яшәүнең сере: гомерем буе аны тыңладым,.. әмма үземчә эшләдем, дип шаяру катыш аңлаткан иде әти. Безнең әни бик акыллы ул. Әтинең ныклы терәге булды. Үзе дә бик юксына аны, менә шундый була икән зур мәхәббәт.
– Син гаиләдә нинди тәрбия сабаклары алдың, Эльза?
– Без яхшы тәрбия алып үстек – мин дә, энем дә. Бу гаиләдә акыллы әтинең төп кеше булуына бәйле. Әти ифрат тәрбияле, сабыр кеше иде. Мине дә тәртипле булырга өндәп тәрбия бирде. Әти үрнәге торгач, мин бөтен эшемне әти-әни хакына, аларны сөендерер өчен эшләдем, иң беренче, әти ышанычын акларга тырыштым. Әлбәттә, әни хакы, аңа карата хөрмәт – гаиләбездә иң зурысы. Ә менә әти каршында җаваплылык –дөньяда югалып калмассыңмы, тырыш, булдыклы була аласыңмы, дигәнрәк бурыч торды, көчле мотивация бирде ул. Мин барлык балалар да шундый яхшы әтиләр белән, шулай рәхәт яшидер дип уйлый идем элек...
 Әти безне вакыт кадерен белергә өйрәтте. Гомер һәркемгә исәпле бирелгән бит. Ходайга ышанам, шуңа ул биргән вакытны исраф итәргә ярамавын аңлыйм. Аны ничек үткәрәсең – үзеңнән тора. Бер минут та бушка үтәргә тиеш түгел, бу сыйфатка ирешү өчен гел үз өстеңдә эшләргә кирәк. Иң кадерле эшемне эшләп өлгерәмме дип яшим. Көнем минутына кадәр бүленгән. Уңышлы хатын-кыз булуымның сере вакытның кадерен белеп яшәүдәдер. Үземнекен генә түгел, кеше вакыты белән дә исәпләшәм. Кем белән билгеле бер сәгатькә ниндидер эш сөйләшенгән икән, ул үтәлергә тиеш. Башка сәбәпләр килеп чыкса, шалтыратып кисәтәм. Чөнки ул кешенең дә вакыты исәпле бит. Сүзендә тормаган, конкрет булмаган кешеләр белән араны өзәм. Миңа барыннан да кыйммәте – вакыт!
Аннары икейөзлелектән ерак торырга, гадел, эчкерсез булырга дигән принципта үстерде безне әти.
– Эчкерсезлек нәрсә ул синеңчә, үзеңә зыян китермиме?
– Кешеләр белән уйлаганыңча сөйләшәсең, ниндидер яраклашу сүзләре сайларга кирәкми. Ничек бар шулай кабул итәм кешеләрне, һәркемнең  дә яхшы ягы бар, бу да әтидән күчкән гадел караш. Әгәр кем беләндер аралашасым килмәсә, сәбәбен табам, араны өзәм. Чөнки аралашу үсешкә, камилләшүгә илтергә тиеш. Тәнкыйтьне җиңел кабул итәм, үземә тәнкыйтьчел карашым бар, чөнки ул сыйфат үсеш бирә. Кешене туктаусыз мактау, ялагай комплиментлар юкка чыгара. Болары да әтидән. Балалар белән дә ачыктан-ачык аралашабыз, уйлаганны уртага салып сөйләшәбез, алар белән сафланып китәсең, дөрес фикерле яшьләр.
Эльза, син - өч бала әнисе, ә үзең кызлар кебексең. Кызлар тормышлы, син инде нәнәй дә. Һәр хатын-кызның яшь һәм матур булып йөрисе килә. Син ничек моңа ирешәсең?
– Мин студент елларыннан ук зур хыяллар белән яшәдем. Телевизорда күреп, чәч тәрбияләүче остам, теш дәвалаучым, миңа һәрвакыт матурлыгымны сакларга ярдәм итүче визажистларым, косметологым булуын теләдем. Үземнең яхшы зур машинам булып, аны үзем йөртергә, яхшы эш хакы алып эшләргә хыялландым. Үз офисым булуын тели идем. Уңышлы хатын-кыз буласым килде, шуны максат итеп куйдым, шуңа ирештем дә. Барын да планлаштырып алып барам, үземә дә вакыт табам.

– Үзеңә ни кирәген никадәр иртәрәк аңлыйсың, шулкадәр яхшырактыр инде ул.
– Әйе. Бу яклап мин хәзерге яшьләргә сокланам. Балаларыма карыйм да,
сөенәм. Алар өчесе дә сәләтле. Зур кызым Эльвина кечкенәдән бик матур җырлады, күп конкурсларда җиңүләргә иреште. Әмма чит телләрне ныклап өйрәнде, әле Америкада яши, гаиләле. Алинабыз “Татар кызы -2015” республика конкурсы финалисткасы булды. Роман-алман телләреннән тыш, Кытай телен өйрәнде, шуның буенча укыта. Тормышта, оныгыбыз бар. Улым - Сабур, Уфа Авиация университеты студенты, үз эшен башлап йөри, спорт белән шөгыльләнә. Өчесе дә туган телебезне беләләр, татарча җырлыйлар да. Балаларым белән дә, әти-әнием белән дә горурланам. Һәркем үз юлын үзе салды. Әлбәттә, балаларны аякка бастырганчы шактый мәшәкатьләр кичерергә туры килде, шул хәлгә куйган кешеләргә рәхмәтлемен. Шул сынаулар аша үзем дә ныгыдым, югыйсә мин әлеге Эльза булмас идем. Әти-әнинең зур ярдәме белән мин барын да сабыр гына үттем.
– Үзеңне нинди категориягә кертәсең: уңышлы, мәхәббәткә чорналган, бәхетле?
– Барсы да бар миндә. Әтинең даими игьтибары, мәхәббәтенә төренеп, иркәләнеп тә, тыңлаучан булып та үстем. Балаларымның әтисе белән бик матур гаилә корган идек. Бизнесыбыз гөрләп барды. Әмма бу дөньяда мәкерлек тә бар әле... Мине яраткан кадерле кешеләремә гел яхшылык эшләргә тырышам. Бәхетлемен-теләгәнемә ирештем. Балаларым тәүфыйклы, сәләтле, сәламәт. Тырышлыгым белән уңышларга ирештем. Үземне карап, сәламәтлегемне саклап яшим. Спорт, дөрес ял минем тормыш рәвеше – монысы да әтидән, кечкенәдән һәр көнне иртән безне гимнастика ясарга өйрәтеп үстерде. Әни дөрес туклануга зур игътибар бирде. Халык медицинасы, витаминнар, үләннәр көн дә кулланылышта, балалар да күнеккән, әниемне дә кирәклесе белән тәэмин итеп торам. Сәламәтлек минем миссиягә әверелде.
– Шул хакта бераз аңлатып кит әле, Эльза, син ничек страховкалау компаниясе финанс киңәшчесе булып киттең? Миңа калса, бу – бик катлаулы эш.
– Кызык кына килеп чыкты ул. Юл транспорт бәласенә тарып, страховка ала алмый йөргән көннәрнең берсендә ахирәтем шалтыратып, страховка тәкъдим итте. Күтәрелеп кенә бәрелмәдем... Тагын шалтырата бу, ә мин сөйләшергә дә теләмим. Аннары ул миңа өченчегә шалтыратып, исем өчен генә тыңла әле дип, күндерде. Мәсьәләне кабыргасы белән куеп, “25 минутка сыйсаң, тыңлыйм”, дип кенә ризалаштым. Тыңладым. Кызыксыну уянды. Аннары шул ук компаниягә эшкә чакырдылар. Ул вакытта аерылышу кичереп, каян башларга белми торган чак иде. Башта карулаштым, ул эшне тарта алмам кебек булды. Бер ай 9-21 сәгатькә кадәр нәтиҗәсез эшләдем. Соңгы шанс итеп ике атна сорадым. Булмаса, үзем китәм, дидем. Унынчы көнне клиент табылды. Дүрт айдан Башкортстан буенча беренче булсам, ярты елда Русиядә беренче булдым, мине вазифада күтәрделәр.  Яхшы эш хакы ала башладым. Премиягә сәяхәтләр бирә башладылар, илебезнең  күп матур урыннарында булдым, чит илләрдән иң тирән тәэссоратлар калдырганы Исландия булды. Искитмәле үзенчәлекле җир.

Элек страховка агенты килеп тә керә, бер ел үтте дип,ай-ваеңа карамый, йортыңны, сыерыңны страховкалап чыгып та китә иде. Шул халыкның аңына кереп калган. Мин Метлайф компаниясендә эшли башлагач, (хәзер ул СК СовкомбанкЖизнь дип атала), әти-әни, балам, йөзгә кызыллык китермәссеңме соң,  дип сорадылар. Уңышлы эшләп китүемне күреп сөенделәр. Эшемне бик яратып алып барам. Мин, гомумән, кешеләрнең сәламәт булуын телим. Гомереңне һәм сәламәтлегеңне сакларга кирәк. Әйтик, телефонга тыш кидерәбез, күзлек – футлярда, машинада бишенче тәгәрмәч йөртәбез. Ни өчен? Ул-бу була калса! Ә гомеребезгә, иминлеккә бер дә зыян килмәс кебекме? Страховка ул гомерне, сәламәтлекне саклау мәдәнияте. Яшең барган саен бу хакта ныклабрак уйларга кирәк, тикшеренеп торырга кирәк. Ә безнең компания базарда ныклы, ышанычлы урын тота. Бик күп очраклар булды, булып тора, беркем дә үзе белән якына арада иртәгә ни буласын белми. Ә тупланып килүче страховкалау, нинди хәл килеп чыкса да, ул иминлек мендәре кебек. Начар чирләр ачыклану очрагы еш, “тәүбә”, дибез инде. Әмма үзең белән бер-бер хәл булса, балаларыңа, якыннарыңа авырлык салмау өчен бу хәвефсезлек чарасы булып тора, компания үз клиентларына нык зур ярдәм күрсәтә. Чит илләрдә аерым тән әгъзаларын да страховкалыйлар. Нигәдер без үзебезнең гомер өчен борчылмыйбыз. Әмма моны аңлаучылар саны елдан-ел арта, минем әле өч йөздән артык клиентым бар, иң кечкенәсе –16 яшенә кадәр страховкаланганы – ике атналык сабый.
– Эльза, синең күркәм юбилеең җитә. 25 яшьлекләр күзлегеннән ул – зур яшь, ә безнең өчен... Гомернең шушы өлешендә ниләр эшлисең бар?
– Барын да кычкырып әйтеп бетереп булмас, әмма татар телен камил белергә телим. Аннары, язышу теләге уянып тора әле. Хыяллар тагын бар. Сәламәтлек кенә булсын, барына да ирешеп була, мин моны күптән аңладым.

  • Сине чын күңелдән котлыйбыз, Эльза! Күбрәк кешеләрне яклауга

ирешүеңне телибез, көткән китапларны да тизрәк күрергә язсын!

 

Вакыт кадерен белеп яшим
Вакыт кадерен белеп яшим
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: