Барлык яңалыклар
Шәхес янында
25 март 2022, 15:00

ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК

Данлыклы укытучы Мөзәйянә Әминевага - 100 яшь.  

ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК
ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК

 Данлыклы укытучы Мөзәйянә Әминевага - 100 яшь.

 

Сүземне 2021 елның 5 маенда Чакмагыш районының Сыерышбаш мәдәният йортында сугыш елларының ятим балаларына багышлап үзебез үткәргән “Моңаймас та иде, һай, бу бала...” дигән кичәдән башлыйм әле. Без аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына туры китереп үткәрергә ниятләгән идек. Дөньяны урап алган зәхмәт чире сәбәпле үзебез теләгән вакытта үткәрә алмый калдык. Кичәгә хәзерләнү йөзеннән үземнең кордашларым белән бөтен авылны яңадан барладык: кемнәр сугышка киткән, исән-сау әйләнеп кайткан, яу кырында ятып калганнар, тыл хезмәтчәннәре, сугышка киткәннәрнең 1932 елның 1нче гыйнварыннан алып 1945 елның 3 сентябренә кадәр арада туган балалары һәм башкалар.

 Кордашлар дигәннән, анда инде хәзер өлкән яшьтә булып та, тормыш дәртен югалтмаган сугыш еллары балалары Рәмилә, Риф, Хәүлә, Фәрәһия һәм, әлбәттә инде, сугыш елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәрешкән безнең укытучы апабыз Мөзәйянә Әминева (Мөҗипова) булды.

Сөйлисе сүзем аның турында. Башта ул үзенә тәгаенләнгән  төбәкнең һәр өен йөреп чыкты, исәннәрне ачыклады, авылдан киткәннәрнең адресларын барлады, телефоннан элемтәгә керде, гаилә хәлләрен белеште.  Берничә кат кичектерелә килгән чарабызны ул шулкадәрле дә янып-көеп, борчылып көтте һәм йөрәге аша үткәрә килде. Балачаклары болай да авыр узган, бүгенгә кадәр илнең игътибарыннан читтә калган ятимнәргә җылы сүзен генә булса да әйтеп калырга ашыкты Мөзәйянә апа. Чөнки сугыш еллары ятимнәренең күбрәге инде дөнья куйган, исәннәренең яртысы урын өстендә ята, ә иң кечесенә 75 тулып узган. Үзе турында да уйлагандыр Мөзәйянә апа. Барып җитә алырмынмы? Аңа ич менә-менә 100 яшь туларга тора.

         Шөкер, кичә дә узды.  Аннан соң дөнья сугышының тәмамлануына тәңгәл китереп, 3нче сентябрь көнне игелекле авылдашыбыз Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов торгызган һәйкәлгә сугыш еллары ятим балаларының исемнәре дә ташка бастырылды.  Хәтернең шул рәвешле чагылышы башка берәр авылда бармы икән әле!?

Иң мөһиме, апабыз 2022 елның 17 февралендә үзенең бер гасырлык бәйрәменә килеп җитте. Җырда җырланганча “сызылып аткан таңнар кебек гомерләрнең үтүе” икән ул...

Мин дә үземнең хәтер йомгагымны сүтәм. 1943 елның сентябрь башында без – утызлап малайлар-кызлар Беренче мәчетнең зур ягында беренче укытучыбыз Мөзәйянә апабыз белән очраштык. Аның йөзе елмайган, хәтта күзләре дә көлә, безне яратканы әллә кайдан күренеп тора иде.

 Апа ярдәмендә без дулкын-дулкын элементлардан башлап язу язарга, газиз телебездә (ул вакытларда урыс теле 3нче сыйныфтан башлап кына керә иде) укырга бик җиңел кереп киттек. Кушарга-алырга, тапкырларга-бүләргә хәзерге балалар кебек клавишаларда түгел, ә кипкән әремнәрдән таякчыклар ясап кына, әмма ятлап түгел, гамәлләрнең асылына төшенеп өйрәндек.

Сыйныфны тәмамлаганда апа мәктәп ихатасында бездән концерт куйдырды. Хәтеремдә: малайлар ак күлмәк, кара чалбардан, кызлар исә кара итәк, ак кофтадан. Кемнәрдән, каян алганнар бу парлы киемнәрне? Бүгенгәчә миндә бу сорауга җавап юк. Чөнки ул чалбар белән күлмәкне минем башкача күргәнем-кигәнем булмады. Аның кайгысы да юк иде бездә...

Кичә киченгенә сәләмә киемнәрдә, кар астыннан чыккан бодай башакларын җыеп, Алачык күпере өстенә чыккан, бот төбенә җитәрлек ташкыннан абый-апаларга тотынып чыгып, суга акмыйча, исән-имин кайттык. Исән калмаганнары – тары һәм арыш башакларын җыйганнар. 1944 елның кан чире вакытында байтак сыйныфташларыбыз, туйганчы ипикәй дә ашый алмыйча, җир куенына керде...

      Концертка кире кайтыйм.Менә шушы кара чалбар-итәкле, ак күлмәк-кофталы малайлар-кызлар башкорт биюен тасвирлыйбыз. Янәсе йон эрлибез.Үзебез җырлыйбыз:

    СССРның төп законын

    Үзе язган Сталин.

 Син яшәсәң, безгә рәхәт,

Мәңге яшә, Сталин!

Концертның тамашачылары – әнкәйләр. Бүген искәрмә рәвешендә аларга язгы утауга бармаска рөхсәт иткәннәр. Алар күз яшьләрен тыя алмыйча, яулык очлары белән күзләрен сөртә. Әнкәйләр ник елыйлар? Без әле моны аңларлык дәрәҗәдә түгелбез. Аның каравы, иртәгәсен Мөзәйянә апаны колхоз рәисе йөри торган кырандаска утыртып Тозлыкушка ЗАГСка төшеп киткәннәрен күргәч, бакчабыздагы сәрби куагы төбендә елый-елый озатып калдым. Яраткан укытучымнан ник аералар? Шушы мизгелдә әнкәйләрнең кичәге халәтен дә аңлый төштем шикелле.

Бу озатудан соң укытучы апам Чакмагышта яшәсә дә, эшләсә дә,  без дистә еллар дәвамында даими рәвештә күрешеп тә, телефонда сөйләшеп тәторабыз. Туган авылыбызда төрле-төрле чаралар үткәрәбез.           

Мөзәйянә апа һәм аның кебекләр белән без бер буын кешеләре булсак та, яшь аермабыз байтак булу сәбәпле, сугыш вакытында күргәннәребез җир белән күк аермасында. Дөрес, алар күргәннәрне без дә күрдек. Әмма без – балалар гына. Безгә кайбер чакларда иркәләнергә дә, берәр эшкә көчебез җитмәсә, әрнеп еларга да гарьлек түгел иде. Ә  алар –җиткән кызлар. Тылның бөтен авырлыгы тракторчы-комбайнчы, торфчы кызларның, сабан сөргән яшүсмер егетләрнең, эскерт куючы бабайларның, урак урып, көлтә бәйләүче әбиләрнең иңнәрнә төште. Мөзәйянә апа, укытучы булса да, дәресләреннән буш чагында гел алар арасында. Ул Ямскойларга, Бүздәкләргә, “Уф-алла” арбасын, чана тартып, симәнә артыннан да йөрде. Җәяүле кәрваннарга рух көчен бирүче дә апа һәм аның кебек укытучылар булды. Күпме елга-чокырлардан симәнәне чылатмас өчен баш өстенә куеп чыгарулар... Түздегез,  сез һәрчак якты йөзле булдыгыз. Рәхмәт Сезгә!

Шул вакытлардан бирле ничәмә дистә еллар буе сез актив хезмәт юлында. Лаеклы ялда булсагыз да, йөрәгегез кушканнар тынгылык бирми. Яшь буынга сөйләгән вәгазьләрегез генә дә ни тора! Игелекле эшләрегез мул булганга Ходай Тәгалә үзе Сезгә озын гомерле булырга фатыйхасын биргәндер. Вөҗданыгыз - пакь, йөзегез ак булганга яшәгез дә әле яшәгез, кадерле укытучыбыз Мөзәйянә апа!

 

Касыйм Йосыпов – Русиянең, Башкортстанның һәм

Татарстанның атказанган фән эшлеклесе,

Икътисад фәннәре докторы, профессор,

Башкорт дәүләт университетының

  баш гыйльми хезмәткәре.

 

Редакциядән:

 Мөзәйянә апа белән без узган елда, олпат 99 яшен тутыргач очрашкан идек. Бер ел үтеп тә китте. Шөкер, апабыз элеккечә якты зиһенле, үзен-үзе карарлык сәламәтлектә. 100 яшен тутырган көнне аны Чакмагыш районы хакимияте башлыгы, Мөзәйянә Гариф кызының укучысы - Реканс Ямалиев җитәкчелегендәге делегация, укучылары өенә барып тәбрикләде. Реканс Фәнил улы зур тормыш юлына алып чыккан укытучысына бүләк итеп, Мөзәйянә Гариф кызының иңнәренә ак мамык шәл салды.

100 яшен тутырган Мөзәйянә апаны бу олпат юбилее уңаеннан тәбриклибез. Көтеп алган язларда тагын бакчаларын тутырып чәчәкләр үстереп, ныклы сәламәтлектә булып, матур тормыш максатлары, кешелеклелек үрнәкләре белән барыбызны да сөендереп яшәвен телибез.

 

ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК
ВӨҖДАНЫ – ПАКЬ, ЙӨЗЕ – АК
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: