Барлык яңалыклар
Шәхес янында
3 март 2022, 10:00

“Кешелекле кешеләрнең янәшәмдә булуы – зур бәхет”

Мин аларның ярдәмен гомерем буе тоеп яшәдем, әле дә тоям, - ди Дүртөйле почтамтының подписка бүлеге начальнигы Илмира Мәгалим кызы Исаева.

“Кешелекле кешеләрнең янәшәмдә булуы – зур бәхет”
“Кешелекле кешеләрнең янәшәмдә булуы – зур бәхет”

      Күңелләрдә җылы хис-тойгылар, назлы сүзләр уятучы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан һәрберебез якын кешеләребезгә: әниләргә, нәнәйләргә, апа-сеңелләребезгә, хатын-кыз хезмәттәшләребезгә иң ягымлы мактау сүзләрен, ихтирамыбызны җиткерергә ашыгабыз. Бу безгә, “Өметчеләр”гә дә кагыла. Республика районнарында  башкаларга үрнәк булып, тырышып эшләүче, күркәм тормыш алып баручы гүзәл затлар турында ел дәвамында бихисап күп язабыз.

     Язмабызның бүгенге герое да – искиткеч кешелекле, гүзәл ханым. Булдыклы һәм тырыш, эшлекле һәм эрудицияле – боларның барысы да Дүртөйле почтамтының гәзит-журналларга яздыру бүлеге начальнигы Илмира Мәгалим кызы Исаева турында. Бәйрәм алдыннан Дүртөйле якларына эш сәфәре белән баргач, почтамтка кагылып, Илмира Мәгалим кызы белән  әңгәмәләшеп утыру  җан рәхәте булды.

   Ул шушы як кызы – Дүртөйле шәһәрендә туып-үскән. Шушында урта мәктәпне тәмамлаган. “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау алдында калган кыз шул елда гына – ә бу 1984 ел – ачылган  Нефтекамада машиналар төзү техникумына юлланырга ниятли. Ният иткән – морадына җиткән. Илмира шул техникумга укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Әмма! Хезмәт юлын белгечлеге буенча башласа да, менә 26 ел инде армый-талмый почта өлкәсендә тырыш хезмәт сала. Язмыш инде, дияр күпләр.

 - Техникумда укыган елларымны яхшы хәтерлим әле, - дип елмаеп сүз башлады Илмира Мәгалимовна, шул чор белән кызыксынгач. – Егетләр күп,  кызлар дүртәү генәбез. Барыбыз да күз өстендә каш кебек, игътибар үзәгендә. Урта мәктәпне тәмамлагач, күңел нигәдер Нефтекама шәһәренә тартты шул. Укырга Уфага бару турында бик уйламадым. Үзем кечкенә шәһәрдә үскәнгәме, Уфа зур мегаполис булып тоелды. Шау-шу, ыгы-зыгы... Ә Нефтекама районыбызга якынрак кебек.  Әти-әнием дә мин сайлаган уку йортын хупладылар.

      Дипломлы яшь белгечне юллама буенча шунда ук заводка эшкә җибәрәләр. Ләкин күңеле белән туган районына, әти-әнисенә, туганнарына якынрак булырга омтылган кыз Дүртөйлегә кайтырга була. Эш табып, хезмәт юлын да башлап җибәрә. Күңеленә охшаган кешесен очратып, гаилә кора.

      Еш кына шулай була бит ул: тормыш юлындагы көтелмәгән очрашулар, танышулар гомер сукмакларын бөтенләй икенче тарафка борып җибәрүчән. Илмира Мәгалим кызы белән дә шулай булмадымы икән әле? Тыныч кына эшләп йөргәндә яшь белгеч үтә дә кечелекле Әнәс Зөфәр улы Локманов белән таныша. Бу, әлеге да баягы, почта  өлкәсендә үзгәрешләр башланган чор була. Әнәс Зөфәр улына Дүртөйле почтамтын җитәкләргә тәкъдим итәләр. Ә ул, үз чиратында,  Илмира Мәгалим кызын сәркәтип вазифасына эшкә чакыра. Кыз риза була.

 - Сәркәтип булып эш башласам да, бераздан мине кадрлар буенча инспектор итеп күчерделәр. Бер мәлне хәтта товарлар сату буенча участок начальнигы булып та эшләп алдым. Аннары подписка бүлегенә тәгаенләделәр.  Шулай итеп, төрле эшнең төрле нечкәлекләрен өйрәнеп, тәҗрибә туплап, хезмәт юлымны дәвам иттердем. Эшләгән арада югары белем дә алдым, - ди Илмира ханым.  

       Нинди генә вазифада эшләсә дә, Илмира Мәгалим кызы югалып калмый, үз эшен җиренә җиткереп, аңлап, башкаларга файда китерергә тырышып башкара. Үзе эшләгән коллективын җылы сүзләр белән искә ала: “Биредә дус, бердәм, оешкан коллектив эшли, – ди ул. –  Хезмәттәшем, подписка   төркеме хезмәткәре Светлана Миңнуллина  белән бер бүлмәдә эшлибез.  Почтамтыбыз районнардагы бүлекләр һәм почтальоннар белән тыгыз элемтәдә эшли. Сорауларны күбрәк онлайн хәл итәргә туры килә. Мин кешеләр белән эшләргә яратам. Хезмәттәшләр белән уртак телне тиз таптык. Алар арасыннан миңа хәтта серләрен сөйләүчеләр дә бар, ләкин, кагыйдә буларак, ул серләр миннән беркая да китми (елмая)”.

     Матбугатка яздыру бүлегендә Илмира Мәгалим кызы 2003 елдан бирле эшли. Шушы еллар эчендә эшенең барлык нечкәлекләрен белеп беткән. Әлеге вакытта Дүртөйле почтамтын  Данис Әдиб улы Шәйхуллин җитәкли. Почтамт составында  дүрт район – Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш һәм Бакалы.

 - Әгәр эш буенча сораулар туса, бөтен республика буенча хезмәттәшләр белән сөйләшеп, киңәшләшеп, хәл итәбез, - ди ул. – Аннары подписка бүлекләре арасында үзебезнең чатны булдырдык. Сораулар туса, шул чатта фикер алышабыз, тәкъдимнәр, киңәшләр белән уртаклашабыз. Аеруча аңлашылмаган мәлләр булса, Уфага подписка бүлегенә шалтыратабыз. Башкалар безгә шалтыратса, без дә ярдәм кулы сузарга әзербез.

 - Илмира Мәгалимовна, соңгы елларда почтамтларда үзгәрешләр еш булып тора: я аларны берләштерәләр, я оптимизация, диләр. Шундый чорда подписка бүлеге начальнигы булу авырмы? – дип сорамый түзмәдек.

 - Һәр эшнең үз авырлыгы бар. Хәтсез еллар шушы өлкәдә эшлим икән, димәк, язмышымда шулай язылгандыр. Мин үз эшемне бик яратам! Бер нәрсә борчый – мин почтамтта эш башлаган чор белән хәзерге заманны чагыштырсак, гәзит-журналлар укый торган халыкның нык азайганы күренә. Вакытлы матбугатны яздырып, укый торган буын әкренләп китә бара.  Ә яшьләр, ничек кенә аяныч яңгырамасын, укырга яратмый. Алар интернетка, кәрәзле телефоннарга – смартфоннарга, айфон һәм айпадларга күчеп беткән. Гәзитне, китапны кулга тотып укучының дөньяны, яшәешне күзаллавы, сөйләшүе дә икенче бит, үзегез дә күрәсездер.

     Илмира Мәгалим кызы үзе дә укырга  ярата. Классик әсәрләрнең кайсыберләрен  хәтта кабат-кабат укып чыга икән. Үзе әйтүенчә, тарихи әсәрләрне яратып укый,  ә куркыныч  детективларны күңеле белән бөтенләй кабул итә алмый икән. Соңгы вакытта психологиягә кагылышлы  китаплар уку белән мавыга.

 - Ни өчен психологияме? Юридик шәхесләр, коллективлар, бер сүз белән әйткәндә, кешеләр белән эшлибез бит, шуңа да психологик китаплардан алган киңәшләрнең, белемнәрнең тормышта, эшемдә файдасы зур, - дип исәпли ул.

     Илмира ханымның эше белән генә түгел, гаиләсе белән дә кызыксындык. Аның болай да елмаеп кына торган йөзе аеруча балкып, җанланып китте, гаиләсенең үзенә ныклы терәк булуы турында әйтте. “Әти-әнием – искиткеч әйбәт кешеләр. Аллага шөкер,  исән-саулар, - диде ул. – Эшем, үземне аңлап торган ирем, сөекле балаларым, әти-әнием булуы белән бик бәхетлемен! Бервакытта да аларның йөзенә кызыллык китерергә тырышмадым, киләчәктә дә китермәсмен дип уйлыйм...”

       Илмира ханым – ике бала әнисе. Тормыш иптәше белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Балалары икесе дә үзаллы, күркәм гаиләләр корганнар.

 - Сезнеңчә, бәхетле хатын нинди ул? Үзегезне бәхетле дип әйтә аласызмы?” – дигән сорауны да бирми түзә алмадык.

 - Күпчелек хатын-кыз өчен гаиләсе иң алгы планда тора. Минем өчен дә шулай. Әгәр гаиләдә барысы да яхшы – балалар исән-сау, ир хатынының хәленә керә белә,  гаиләдә үзара хөрмәт итү бар икән,  эш тә бара, иң мөһиме – хатын-кыз үзен бәхетле сизә. Мин дә бик бәхетле! Тагын бер фикерем турында әйтергә телим: гаиләдә  акча хәле нинди булуга карамастан, хатын-кыз эшләргә тиеш. Эш барышында яңа белемнәргә ия булырга омтылырга, кешеләр белән аралашырга, җәмгыятьтә – гаиләдә, эшендә үз урынын табарга, файдалы булырга тиеш. Дөресен әйткәндә,  матур киенеп, килешле генә бизәнеп, яраткан эшеңә бару, шул эшеңне җиренә җиткереп башкарып, күңел канәгатьлеге алып, яраткан гаиләңә кайту да – зур бәхет.

     Безнең сорауларга елмаеп, тыныч кына җавап биргән  Илмира ханымга  карасаң, аны бик тә тыныч холыклы дип уйларга була. Ләкин ул моның белән килешми. “Ой, ююююк, мин бик  хисле кеше”, - ди ул.

 - Тормышта авыр, проблемалы хәлләр дә  килеп чыгучан. Кемдер  югалып кала, коелып төшә. Сез мондый вакытта нишлисез?

 - Авыр вакытта Ходай көч бирә дип әйтәләр. Шулайдыр ул. Әгәр катлаулы хәл килеп туса, тиз арада үземне кулга алып, барлык көчемне учка туплыйм. Паникага бирелмим. Беләм – салкын акыл белән эш йөртсәм, авыр хәлдән чыгу  юлы барыбер дә табыла. Шөкер, андый хәлләр бик сирәк була.

 - Иң бәхетле мәлләрегез нинди?

 - Алар бик күп. Күңелгә җылылык биреп торганнары – яраткан кешемне очратып кияүгә чыгу, көтеп алган балаларыбыз тууы, аларның уңышларын күрү. Тормышымда гел яхшы кешеләр очрап тора, шунысына сөенәм. Шул ук Әнәс Зөфәр улын гына алыйк. Ул әле дә, шөкер, исән-сау. Хаклы ялда. Сөйләшеп, аралашып торабыз. Мин эшкә килгәндә биредә озак еллар эшләгән Руфина Әдиевна исемле хезмәткәр бар иде. Эшнең барлык нечкәлекләре белән ул таныштырды, төпле киңәшләрен бирде. Хәтта тормышка карашы белән дә ул миңа үрнәк булып торды. Хөрмәтем чиксез аңа. Кешелекле кешеләрнең янәшәмдә булуы – зур бәхет,  шатлык.  Мин аларның ярдәмен гомерем буе тоеп яшәдем. Әле дә тоям. Үзем дә  аларга карата һәрвакыт  яхшы мөнәсәбәттә булырга омтылам. Әле безнең өлкәдә үзгәрешләр  дәвам иткән чор.  Яңа җитәкче белән эшлибез.  Данис Әдиб улы – эрудицияле, белемле, эшлекле кеше. Аның белән эшләве дә уңайлы.

    Илмира Мәгалим кызы гомерен, хезмәт юлын почта өлкәсе белән бәйләвенә һич тә үкенмәвен әйтте. Безнең: “Әгәр тагын да мавыктыргычрак, дәрәҗәлерәк, яшерен-батырын түгел, акчалырак эшкә күчү мөмкинлеге булса, ризалашыр идегезме?” дигән соравыбызга болай дип җавап бирде:

 - Мин һәрвакыт яңа белемнәр алырга, үсәргә, камилләшергә, күп нәрсә белергә омтылып яшәдем. Ул эштә шундый мөмкинлекләр булса, ризалашыр идем.

    Менә шундый җанлы, күңелдә бик җылы хис-тойгылар калдырган  әңгәмәнең азагында Дүртөйле почтамтының бу уңган гүзәл затын якынлашып килүче бәйрәм белән котлап,  имин көннәр теләп хушлаштык.

                                                Руфина Таҗиева.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: