Барлык яңалыклар
Шәхес янында
6 декабрь 2021, 11:31

Безнекеләр “Могҗизалар кыры”на барган

Кайсы район укытучысына мондый бәхет елмайган?

https://vk.com
https://vk.com

Әллә нигә бер булса да, Башкортстан кешеләре дә “Могҗизалар кыры” уенына эләгә. Алдагы атнада эфирга чыгачак тапшыруда да үзебезнең якташны күрәчәкбез.

Әлшәй районының Шафран авылында инглиз теле укытучысы булып эшләгән Фәнзилә Хаҗгалиева инде күптән әлеге телешоуда катнашу теләге белән янган. Тапшыруның алыштыргысыз алып баручысы Леонид Якубович белән уенга бару хыялы, ниһаять, чынга ашкан. Фәнзиләгә Мәскәүгә Беренче каналга баруны балалары оештырган.

Шунысы да билгеле: ул ил башкаласына берүзе генә юлланмаган. Ә музыкаль коллектив – Раевка авылында яшәүче сәләтле Садыйковлар гаиләсе белән барган. Алар курайда башкорт халык көйләрен уйнаган һәм җыр башкарган.

Тапшыру алдагы атнада – 17 декабрьдә күрсәтеләчәк. Уенда инглиз теле укытучысына уңыш елмайдымы икән? Монысы әлегә сер булып кала.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: