Барлык яңалыклар
Шәхес янында
15 сентябрь 2021, 09:04

Тимер остасы

Өем-өем тимер-томырдан шедевр ясау өчен гадәттән тыш сәләт, фантазия, иҗади хыял кирәк. Айдар Минимуллин әлеге сәләткә ия. Ул техноарт стилендә (техноарт - ул халык иҗатында кирәкмәгән металл кисәкләреннән, машиналар һәм механизмнар детальләреннән төрле скульптуралар эшләүгә нигезләнгән юнәлеш) арт-объектлар ясый. Күп эшләре Нефтекама шәһәрен бизи.

Тимер остасы
Тимер остасы

 

– Айдар, әйдәгез азрак үзегез белән танышып үтик.

– Аскын районының Базанчат авылында туып-үстем. Авылда рәсем ясау түгәрәге булмаганлыктан, бездән ерак түгел  Пермь краеның Чернушка шәһәренә һәр шимбә көнне  сәнгать мәктәбенә рәсем ясарга өйрәнер өчен йөри башладым. Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым һәм, һичшиксез, бу юнәлештә алга таба укырга карар иттем. 11 сыйныфтан соң Бөре педагогия институтына укырга кереп, сынлы сәнгать укытучысы белгечлеге буенча югары белем алдым. Өйләнгәнмен, тормыш иптәшем дә сәнгать-графика факультетын тәмамлады, әлеге вакытта Краснокама районының Николо-Березовка (без монда яшибез) сәнгать мәктәбендә эшли. Әлегә балаларыбыз юк.

 

– Скульптуралар ясау сезнең төп эшегезме яисә хоббимы?

– Минем иң яраткан хоббием. Төп эштән буш вакытта шөгыльләнәм. Мин Белкамнефтьтә нефть һәм газ чыгару буенча оператор булып эшлим.

 

–  Ә техноарт юнәлеше белән кайчан һәм ничек мавыктыгыз?

– Ике ел элек, Ижау шәһәрендә булганнан соң, мавыгып киттем. Андагы яр буенда әлеге стильдә җирле осталар төзегән скульптуралар мине илһамландырды. Техноарт стилендә эшләнгән арт-объектлар  барыбызга да  таныш автомобиль һәм мотоциклларның запас частьлареннән эшләнә бит. Бу бик үзенчәлекле күренә.

 

–  Сез ясаган тимер кешеләр чын кешеләрнең хис-холыкларын шундый җанлы итеп гәүдәләндерәләр!

– Рәхмәт. Бигрәк тә балаларның таң калып, сокланып:  “Ооо, әни, кара әле, робот!!!” дигән реакцияләрен күргәч, салынган хезмәтемнең юкка түгеллеген аңлыйм һәм үзем дә сабый кебек куанам.

– Тимер арт-объектлар ясау өчен материал кирәк. Аларны кайдан аласыз, ягъни алар белән Сезне кем тәэмин итә?

–  Материалны авторазборларда һәм металл кабул итү пунктларында табам. Гадәттә, түләү урынына әлеге пунктларның хуҗалары өчен фигуралар ясыйм.

 

– Техноарт стилендә объектлар төзү остасы булу өчен нинди күнекмәләргә ия булырга кирәк?

– Иң беренче фантазия һәм илһам кирәк. Металл кисәгенә карагач, төрле фигура күз алдына килә, болытларга карагандагы кебек.

Шул процесста металл белән эшләргә өйрәндем. Ир-атлар куллана торган инструментлар – болгарка, сварка белән эшли белергә кирәк бит инде, үзләштердем. Бер авырлыгы да юк икәнен аңладым.

Мәгълүмат интернеттан да алына, гомумән,  теләк бар икән, мәсьәләләрне хәл итү юллары һичшиксез табыла.

 

– Сезнең эшләрегез таң калдыра. Бигрәк тә Акбузат белән  Аждаһа.

–  Рәхмәт. Нефтекама шәһәренең Полуденка күлендә “Урал-батыр” эпосы буенча ясалган  арт-объект урнаштырылды. Акбузат – Урал батырның тылсымлы канатлы аты. Әлеге композициядә яхшылык һәм явызлык көрәше бара. Акбузат белән Аждаһага әверелгән Шүлгән (батырның явызлык ягына күчкән абыйсы) арасында көрәш.

 

–  Кайдан илһам аласыз?

– Илһамны, гадәттә, интернет киңлекләрендә табам. Дөньядагы башка осталарның эшләрен күреп илһамланам. Минем дә кешеләрне таң калдырырлык объектлар иҗат итәсем килә башлый.

 

–  Сез Нефтекама шәһәре өчен бик күп арт-объектлар ясыйсыз. Ә башка шәһәр, авыллар өчен эшләгәнегез бармы?

– Кыш көне Октябрьский шәһәре өчен  Яңа ел боланнарын ясадым.  Тернәкләндерү (реабилитация) үзәкләре өчен арт-объектлар идеяләре бар.

 

– Кызганычка каршы, арабызда тәрбиясез кешеләр, вандаллар да бар. Сезнең эшләрегезгә зыян  эшләнгәне, җимергәннәре, ватканнары бармы?

– Вандаллар – зур проблема, арт-объект ясый башлагач, үз фантазияңне чиккә кертергә туры килә, чөнки, әйтик, ватырга мөмкинлекләрен исәпкә алып эшләргә кирәк. Шулай ук объект өстенә менсәләр, ул аумасмы, сынып төшмәсме? Минем эшләрем ныклыгын күп тапкыр тикшерделәр инде, төзәтергә, ремонтларга туры килде. Моның белән берни эшләп булмый, халык шундый.  

– Айдар, тимердән башка материаллардан скульптуралар ясыйсызмы?

– Әлегә металлдан гына ясыйм. Киләчәктә пластиктан нәрсәдер эшләп карарга телим, ул чакта минем эшемнән икеләтә файда булыр иде.

 

– Әңгәмә өчен зур рәхмәт Сезгә! Уңышлар!

 

Гөлназ ШАҺИЕВА әңгәмәләште.

Фотолар Айдар Минимуллинның шәхси архивыннан.

Тимер остасы
Тимер остасы
Тимер остасы
Тимер остасы
Тимер остасы
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: