Барлык яңалыклар
Шәхес янында
22 июнь 2021, 10:04

Химия – мавыктыргыч фән

Редакциябезнең бүгенге кунагы - Кадикова Светлана. Моңарчы ул “Фармстандарт-УфаВИТА” заводында лиофилизацияләнгән инъекцион препаратлар участогы башлыгы булып эшли, соңгы берничә айда шунда ук цех башлыгы урынбасары вазифасын били. Әле яшьләрнең һөнәр сайлау чоры. Бәлки, кемгә дә булса әлеге әңгәмә һөнәр сайлауда ярдәм итәр.

Редакциябезнең бүгенге кунагы - Кадикова Светлана. Моңарчы ул “Фармстандарт-УфаВИТА” заводында лиофилизацияләнгән инъекцион препаратлар участогы башлыгы булып эшли, соңгы берничә айда шунда ук цех башлыгы урынбасары вазифасын били. Әле яшьләрнең һөнәр сайлау чоры. Бәлки, кемгә дә булса әлеге әңгәмә һөнәр сайлауда ярдәм итәр.


- Бу һөнәрне үзләштерү кыенмы?

- Безнең цехта барысы да технологтан башлана. Ул җитештерү процессы, персонал белән идарә итә. Шулай ук эш тиешенчә барсын өчен чимал, ярдәмче, төрү материаллары белән тәэмин итә. Хезмәтне саклау таләпләрен үтәүне дә тикшерергә тиеш. Бу да мөһим. Менә шуларның барысы өчен дә технолог җавап бирә. Бу вазифада эшләүче кеше җаваплылык дәрәҗәсен аңларга тиеш. Чөнки участокта инъекция препаратлары җитештерелә. Алар югары сыйфатлы булырга тиеш.

Идарә итү осталыгы эш процессында туплана. Башта син эшнең үзенчәлеген төшенәсең, аннары җитештерүдә эшләгән кешеләрне аңлый башлыйсың. Шуннан соң кешеләр белән идарә итү күнекмәләре килә: стимуллаштыру өчен кемгә нинди алым кулланырга, персонал белән ничек дөрес эшләргә һ.б.. План да вакытында үтәлсен, кешеләр дә канәгать булсын өчен һәрберсенә аерым бер төр мөнәсәбәт кирәк.

- Бу өлкәдә эшләү өчен нинди белем алырга кирәк?

- Мин нефть техникумын тәмамладым, элек шулай дип атала иде. Хәзер ул Уфа ягулык-энергетика көллияте. “Органик матдәләрнең химик технологиясе” белгечлеге буенча белем алдым. Синтезспиртта фенол җитештерү җайланмасында практика үттем. Катлаулы процесс.

Аннан соң Уфа дәүләт икътисад һәм сервис академиясендә укыдым. Химия дә ярап куйды, чөнки белгечлеге “Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану” дип атала. Ягъни саклау дигәндә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәс өчен җитештерү процессы вакытында чыга торган барлык нәрсәне дөрес итеп чистарту күз уңында тотыла: бу һава, сулар. Шуларны өйрәндек. Монда инженер-эколог һөнәренә ия булдым.

- Сезнең булачак һөнәрегез турында балачак хыялыгыз тормышка аштымы?

- Балачакта мин тимераякта шуу спорты белән бик җитди шөгыльләндем. Икенче сыйныфтан башлап. Шуңа күрә ул вакытта мин үземне бөек спортчы итеп күргәнмендер. Тик 18 яшемдә тез җәрәхәтләнде. Зур спорт белән хушлашырга туры килде. Барлык көчемне һәм энергиямне һөнәри белем алуга юнәлдердем.

- Ни өчен химия?

- Ул минем өчен һәрвакыт кызыклы булды. Матдәләрнең берсеннән икенчесенә әйләнү процессы сихерли, әсир итә иде. Мәктәптә химияне бик кызыклы алып барды укытучыбыз. Химия белән мавыгу укытучыдан тора, ул материалны ничек аңлата, кызыксындыра, җәлеп итә. Безнең укытучыбыз Йосыпова Светлана Рәис кызы бик шәп булды. Кызыксындырды. Бик мавыктыргыч дәресләр үткәрә, һәрвакыт тәҗрибәләр ясап күрсәтә иде.

- Үз эшегездә нинди авырлыклар белән очрашасыз?

- Даими тикшерүләр һәм аудитлар. Әмма аларны кыенлыклар дип әйтмәс идем, ә бәлки сыйфатлы продукция җитештерү максатына ирешү ысулы. Кагыйдәләр буенча һәм вакытында барысын да эшләргә, барлык технологик инструкцияләрне үтәргә мәҗбүр итә алар. Һәм бу шулай булырга тиеш тә.

- Һөнәрегез үзегезне ничектер ачарга, үзеңне күрсәтергә мөмкинлек бирәме?

- Үз-үзеңне ачарга түгел, ә укуда алган белемнәрне кулланырга мөмкинлек бирде. Минемчә, бу бик яхшы, чөнки барысы да үз белгечлекләре буенча эшләмиләр һәм барлык алган белемнәрен практикада куллана алмыйлар.
- Ә шәхсән Сезне бу һөнәр ничек тә булса үсештердеме, бәлки нинди дә булса мөмкинлекләр биргәндер?

- Төрле кешеләр белән аралашу, командировкаларга йөрү мөмкинлеге. Кытайга барып кайттым шулай. Бу бик кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәт булды. Без командировкаларга йөрибез, безгә киләләр, тәҗрибә уртаклашабыз.

- Сезнең һөнәрдә камилләшергә кирәкме?

- Мәҗбүри. Чөнки GMP таләпләре (GMP стандарты - дарулар әзерләгәндә технологик параметрларга куела торган таләпләрнең дәрәҗәсе) һәм дару чараларын җитештерү практикасы даими камилләшә бара. Шуңа күрә җитештерелә торган продукциянең сыйфаты югары булсын, тышкы стандартларга туры килсен өчен даими рәвештә уку, квалификация күтәрү курслары үтәргә кирәк.

- Карьера үсеше мөмкинлекләре бармы?

- Әйе. Мин заводка килгәч, сыйфат контролеры булып эшләдем. Ул фасовка стадиясендә булган продукцияне анализ өчен сайлап ала һәм аны визуаль тикшерә. Аннан химик анализ лаборанты булып эшли башладым. Үз чиратында лаборант ампула эчендәге продукциянең сыйфатын тикшерә. Ягъни ул норматив документларга туры киләме-юкмы. Аннары инде цехта продукцияне фасовкалау остасы булдым.

2008 елда яңа төзелгән һәм эшли башлаган участокта технолог булырга тәкъдим иттеләр. Шул вакыттан бирле лиофилизацияләнгән инъекцион препаратлар участогында технолог булып эшләдем. Препаратны лиофилизацияләү процессы вакытында флаконга эремә салына, бу эремә аннары билгеле бер шартларда вакуум астында камерада киптерелә һәм таблеткага әверелә. Менә шул лиофилизацияләнгән препарат дип атала. Бу эшнең дә нечкәлекләре күп. Препаратны киптерү өчен, бигрәк тә яңасы эшләнгәндә, дөрес режим сайлау таләп ителә. Без шундый режимны сайлау белән шөгыльләнәбез. Җитештерүдә җиһазлар аерыла, шуңа күрә бер урында сайлап алынган режим безгә туры килмәскә мөмкин. Без аны үз җиһазларыбызга җайлаштырырга, тәҗрибә эшләре башкарырга, икенче, өченче тәҗрибәдә кирәк булса, төзәтмәләр кертергә тиешбез. Препаратка тулысынча анализ үткәреп аның тотрыклылыгын тикшергәннән соң гына сәнәгать серияләрен чыгаруга керешергә кирәк. Бу озак процесс. Кызыклы эш. Безнең заводта киптерү буенча бик яхшы белгечләр эшли.

- Бу һөнәрне үзләштерергә теләгән кешегә нинди дә булса аерым сыйфатлар һәм күнекмәләр кирәкме? Яшьләргә киңәшләрегез.

- Хезмәт сөючәнлек, пөхтәлек, сабырлык, нәрсә эшләгәнеңне, нәрсә таләп ителгәнне аңлау һәм даими үсешергә әзер булу. Безгә практикантлар килә, эшкә җитди караучылары бармак белән генә санарлык.

- Әгәр икенче мөмкинлек, шанс булса, сез эшегез төрен үзгәртер идегезме?

- Юктыр. Башка урында үземне күз алдына да китерә алмыйм.

- Әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сезгә һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм гаиләгездә бәхет телим.

Фото: Кадикова Светлананың шәхси архивыннан.
Читайте нас: