Барлык яңалыклар
Шәхес янында
14 Май 2021, 05:20

Фермерлар гына авылны күтәрерме?

Яки күмәк хуҗалыкларны таркатып дөрес эшләдекме?

Соңгы 4-5 ел эчендә авыл хуҗалыгы тармагы ярыйсы гына үсеш кичерә. Берәүләр моны авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлы эшләве белән аңлата. Икенчеләре ферма хуҗалыклары яхшырак эшли башлады дигән фикердә. Моның кайсысы дөреслеккә туры килә? Бу турыда бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган, бүген инде сигезенче дистәсен ваклаган Флюр Диниәхмәт улы Муллагалиевтан сорашып белештек.
  • Флюр абзый авыл хуҗалыгында эшләп бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсе туплаган кеше буларак әйтегез әле, тармакны фермерлар гына күтәрә аламы. Моның өчен дәүләт ярдәме җиткелеклеме?
  • Әйе, Рәдиф туган, туган авыл җирлегенә бала чактан берегеп гомеремне авыл хуҗалыгына багышларга туры килде. Кәпәй-Кобау авылында сигезенче сыйныфны тәмамлагач Бакалы районына караган һөнәрчелек училищесына укырга киттем. Өлкән ике апам да Башкорт дәүләт университетында белем алалар иде. Өченчегә мине дә югары уку йортына укырга җибәрерлек әти-әнинең матди мөмкинчелеге дә юк иде шул. 1968 елда училищены тракторист-машинист белегечлеге буенча тәмамлап туган авылыма кайттым һәм хәрби хезмәткә киткәнче тракторист булып эшләдем. Авыл хуҗалыгында хезмәт сала башлавымның беренче адлымнары шулайрак булды. Армия хезмәтеннән кайткач Бәләбәй шәһәрендәге механизаця техникумына укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлап кайту белән 1975 елда Бүздәк районы “Кыдаш” колхозының машина-трактор мастерскоена мөдир итеп тәгаенләделәр. Үз көчебез белән автомобиль, тракторлар, комбайннар, терлекчелек тармагындагы корылмаларны төзекләндерергә туры килде. 1979 елда игнечелеккә “Ипатов метдоы” кертелә башлады. 12 комбайннан торган комплексны җитәкләү миңа тапшырылды. Һәрбер комбайнга 10 ар мең цетнер ашлык суктырып районда беренче урынга чыктык. Комплекс хезмәткәрләренә 1 “Жигули” һәм 5 “Урал” мотоциклы бирделәр һәм мине район хакимиятенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Ул вакытта автомобиль паркының ярлылыгына исең-акылың китәрлек. Нибары ике ГАЗ-53 автомобиле һәм калганнары, илленче еллар азагыннан калган ГАЗ-51 машиналары. Кичекмәстән автопаркны тулыландырырга кирәк иде. Ул елларда мин Мәскәү өлкәсеннән кайтып кермәдем дисәм дә ялган булмас. Аннан Зил һәм Маз автомбильләренә урнаштырылган краннар, Зил үз бушаткыч машиналары, КамАЗлар алып кайттык. Басуларыбыз техника гөрелтесенә күмелде. Гәзит укучылар боларны нигә сөйли икән, күп җирдә шундый хәл күзәтелә иде инде дияргә мөмкиннәр. Сәбәбе бер, гади тракторист хезмәтеннән башлаганга күрә дә күмәк хуҗалык, ягъни колхозларның вакытында нинди көч булганлыгын искә төшерәсем килә. Күмәк көч белән бик күп эшләр майтарырга була иде. Һәрбер кеше үз урынында тырышып эшләде һәм тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе, уңышлары да күзгә күренерлек иде. Советлар Союзы таркалгач эре авыл хуҗалыкларын бетереп, Европадагыча вак фермер хуҗалыклары оештыруга алындылар. Баштагы елларда фермер хуҗалыклары ярыйсы гына үсеш тә алды. Әмма, моңа ничек ирешелгәнлеген авыл җирлегендә яшәүчеләрнең күпләре белә бит инде. Колхозлар таркатылганда техника парклары яңартылып тулы күәтенә эшлиләр иде. Күмәк хуҗалык таралгач андагы яхшы техниканы очсызга гына тарату башланды. Моны вакытында аңлап алучылар үзләренә төрле техника алып калдылар һәм фермер булып киттеләр. Хуҗасыз калган терлекчелек комплекслары биналары, гараж, ангар, машина-трактор станцияләре биналары да юк кына хакка алар кулына күчте. Аларның тырышлары яхшы гына эшләп киттеләр. Аннары ул вакытта фермерларга дәүләт ярдәме дә сизелерлек булды бит ул. Техниканың, запас частьларның, ягулык-майлау материалларының очсыз вакытлары. Кредит алсаң да, ялкау булмасаң түләргә була иде. Бүген ил буенча да, безнең Башкортстанда фермер хуҗалыкларын үстерүгә юнәлтелгән программалар эшли. “Үз эшен башлаучы фермер”, “Гаилә терлекчелек фермаларына ярдәм итү” кебек программалар буенча ярдәм күрсәтелә. Әмма 20-25 еллар элек эш башлаган фермерларга караганда аларга күпкә авыррак. Чөнки бушлай диярлек хакка сатып алырлык, элеккеге ферма комплекслары да МТМ биналары да күптән сатылып бетте. Бүгенге хаклар белән зур терлекчелек биналары төзү тормышка ашмастай хыялга әйләнде. Бернинди бизнес та авылда үз көче белән генә эшли алмый. Сәүдә базарында көндәшлек зур һәм эре аграр холдинглар белән ярышу авыр. Фермерлар үз бизнесын көйли белергә һәм продукциясен сату өчен җитештерергә өйрәнергә тиеш. Шушы максаттан республикада җитештерү, эшкәртү, логистика үзәге һәм сәүдә арасында төгәл кооперация системасы булдырырга кирәк. Авыл хуҗалыгында дәүләт югарылыгында хәл итәсе проблемалар шактый. Дәүләт ярдәменә килгәндә, аның күбрәге турыдан-туры хуҗалыкларга түгел, ә элегрәк алынган кредитларның процент ставкаларын капларга банкларга китә бит. Европа илләрендә кредит ставкаларының ни икәнен белмиләр диярлек, Кредит бездәге кебек талауга корылмаган, нибары 1,2-2 процент тәшкил итә. Фермерлар да, белгечләр дә дәүләт ярдәменең фермасын үзгәртергә кирәк, ашлама, ягулык-майлау материаллары, техниканы һәм башка кирәк-яракларны эшкәртелгән җир һәм җитештерелгән продукция күләменә карап, күпмедер өлешен хуҗалыкларга бушлай бирергә кирәк дигән фикердә. Фермерларга ярдәм йөзеннән 5 процент белән генә банк кредиты бирү каралган. Әмма күпләре еллар буена йөреп тә андый процентка кредит алалмый. Көнбатыш илләрендәге фермерларга бер гектар җиргә кимендә 750 доллар күләмендә ярдәм бирелә. Ә бездә иң күп дигәне дә бер гектарга 50 доллар дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин. Шулай булгач алар белән ярышгып буламы соң? Шундый шартларда да эшләргә тырыша безнең фермерлар. Алар иң кыен шартлардан да чыгып беләләр.
    – Флюр абзый Владимир Путин Федерация Советына 21 апрельдәге юлламасында авыллардагы шәхси йортларга газ кертү мәсьәләсен күтәрде һәм бу эшне башкарып чыгарга боерды. Сезнең дә заманында газ челтәрләре сузу буенча күп эшләр башкарганыгыз күз алдында.
    - Әйе, туган бу мәсьәләне хәл итү баш инженер булып эшләгән елларга туры килде. 1988-89 елларда Мәскәү шәһәре оешмалары коридорларын бик күп таптарга туры килде. Союз таралып барган чак, һәрбер эш дуслар һәм танышлар ярдәме белән генә башкарылган заманалар ул. Турыга, СССРның Госплан оешмасына да күп йөрергә туры килде. Танышлыклар аша да бик җиңел бирелмәде ул эш. Ничек итсәм-иттем беренче елны 90, икенче елны тагын 100 тонна газ торбасы “выбивать” итүгә ирештем. Аларны Уфаның “Металлобаза”сына кайтарып, аннан соң колхозга ташу мәшкатьләре дә шактый булды. Аның каравы 1989-90 елларда “Кыдаш” колхозы авылларына һәм шәхси йортларга “зәңгәр ягулык” керде. Ул вакытта кешеләрнең ничек куанганын күрсәгез. Халык күпләп утын әзерләүдән котылды, мәктәп, организацияләр һәм балалар бакчалары, клублар, МТМлар җылынды. Ул елларда бик күп кешеләрдән рәхмәт сүзләре ишетергә насыйп булды. Хезмәтеңне бәяләп рәхмәт сүзләре ишетүдән дә зуррак бүләк юктыр ул.
    – Шуңа күрә сезне халык авыл хакимияте итеп сайлагандыр да әле?
    • Әйе авыл хакимиятендә дә эшләргә туры килде. Әмма анда 3 ел гына хезмәт салырга туры килде. 1996 елда “Яктыкүл” колхозы рәисе итеп билгеләделәр. Анда газ челтәрен сузып бетереп, яңа терлекчелек комплекслары, ФАП, автогараж, кунакханә, ашханә, элеккеге балалар бакчасы фундаментында 1450 урынлык мәдәният йорты, автопаркны яңарту эшләре башкарырга туры килде. Инде дөньялар төзекләнде генә дип йөргәндә, 2001 елда районның Ростехнадзор оешмасы җитәкчесе урынбасары итеп эшкә күчерделәр. Анда инде барлык районның авыл хуҗалыгы тармагы эшендә катнашырга туры килде. Анда ун ел эшләп хаклы ялга чыктым.
    • Тырышып, булсын дип төзегән колхозны ташлап китүе авыр булмадымы? Күмәк хуҗалык вакытлары сагындырмыймы?
    • –Сагындыра, әлбәттә, китүләре дә авыр булды. Халык та ныклап аякка баса башлаган еллар бит алар. Колхоз хезмәтчәннәренә 20-30 ар центнер ашлык өләшә идек. Иген һәм фураж күп булгач, өчәр сыер, икешәр-өчәр башмак, атын, сарыгын асраучылар да күп булды. Хәзер пай җире өчен бирелгән 1-2 центнер ашлык белән ерак китеп булмый шул. Әле берничә ел элек кенә күлләр, буа өсләре каз һәм үрдәк көтүләре белән тула иде. Бүген 10-20 каз йөзеп йөргәнен күрсәң дә, куаныч. Чит илгә 37-40 миллион тонна ашлык саттык дип мактанабыз, ә кибеттән сатып алган күмәчне ашарлык түгел. Чөнки алар элек малларга фураж итеп кенә тарта торган 4-5 класслы ашлыктан пешерелә. Әгәр дә үзеңнең халкың фураж алып мал тотарга, кош-корт үстерергә матди мөмкинчелеге юк икән, “безнең ашлык читкә сатарга да җитә”, дип мактанып утыру урынлымы? Күпләр бит мал азыгы кыйммәт булу сәбәпле терлек асраудан читләште. Башкортстанда фермерлар саны арта барса да, гомум ил күләмендә аларның саны кими. Ил халкын кем туйдырыр соң? Элегрәк авылларда урам саен көтү була торган иде, хәзер авылга бер көтү булса – бик яхшы .Хәзер яшьләр икмәк пешерми, мал тотмый дип зарлана өлкәннәр. Авылда хезмәт салып та, бура тулы ашлыгың булмагач, аны тартыр өчен районыңда бер тегермән дә калмагач, фураж сатып алырга акчаң булмагыч – ничек итеп тотасың ул малны? Кыскасы, элеккечә зур булмаган булса да күмәк хуҗалыкларны тергезергә кирәк дигән фикердә мин. Фермерлар гына авыл хуҗалыгын күтәрә алмас.
      • Флюр абзый күптән район үзәгендә яшәсәгез дә туган нигезегезне, бакчагызны ташламыйсыз. Хәтта умарталар да тота башладыгыз. Балдан керем алырга да теләк бармы?
      • Юк, Рәдиф туган, умарталарны җирдән ераклашмас һәм күңел өчен генә тотам. Ростехнадзорга эшкә билгеләнгәч район үзәгендә урнашырга туры килде шул. Хаклы ялда булгач авылдагы төп нигезгә, аунап үскән бакчабюызга күңел тарта. Чит-т җирләрдә йөргәндә капкасыз яки түбәсе ишелеп төшкән фермаларны күрсәм җаным әрни. Аларны төзүгә ата-бабаларыбыз күп көч салаган, тир түккән бит . Шул йөрәк ярсуларын басар өчен кайтам мин туган бакчама һәм умарталарыма.
      • –Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә. Алдагы көндә дә исәнлектә, саулыкта, туган нигезгә кайтып йөрергә язсын!
      • Амин. “Өмет” гәзитенә рәхмәт.
      • Читайте нас: