“Уфада яшәүче Валентина Григорьевна Драганга – 103 яшь! Бу атнада ул коронавирустан «Спутник – V” прививкасын эшләтте. Хәзер Валентина Григорьевна – республикада прививка эшләткән иң өлкән кеше. Хөрмәтле Валентина ханым! Алдагы көннәрдә якыннарыгыз белән бергә булуыгызны һәм сәламәтлектән аерылмавыгызны телим”, - дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров үзенең ВК социаль челтәрдәге битендә. Ихлас теләкләргә кушылабыз!