Барлык яңалыклар
Шәхес янында
26 март 2021, 09:53

Җыр-моң күңелемнән ташып тора

Кеше җыр-моңны ярата, йөрәк түрендә йөртә, үзен сәхнәләрдә күрсәтәсе килә икән, белемең булмаса да, теләгең зур икән, барыбер дә кирәкле вакытта кирәкле кешеләр, кирәкле ситуацияләр чыгып тора ул.

Кадерле дуслар, бүген сезне җыр-моңга гашыйк, гаҗәеп талантлы шәхес Галия Язданова белән таныштырабыз.
Туган көне: 11 ноябрь.
Туган җире: Авыргазы районы. Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши.
Белеме: Стәрлетамак төзелеш көллиятен тәмамлаган. Аннан соң Чебоксар дәүләт университетында югары белем алган.
Гаилә хәле: кияүдә, уллары Динарны үстерәләр.
- Мин тугач, нинди исем бирергә икән дип уйга калганнар әти-әниләр. Нәнәйнең “Нур” татар театрына алып куелган билетлары булган. Мин туганнан соң берничә көн үтүгә апа белән шунда “Галиябану” спектаклен карарга барганнар. Шушы спектакльне карап кайтканнан соң, миңа Галия дип исем кушарга булганнар. Әти-әнием каршы килмәгән.
- Билгеле булуынча, Сез сметалар эшләүче инженерсыз. Ягъни төзелеш өлкәсендә эшлисез. Һөнәрегез белән таныштырып үтегезче.
- Әйе, Башнефть оешмасында эшлим, әле декрет ялындамын. Мин анда сметалар эшләүче әйдәүче инженер булып эшлим.
Төзелеш өлкәсендә эшләү бик җаваплы, җитди эшләрнең берсе дип әйтер идем. Чөнки син төзелештә эшлисең икән, хата ясарга хакың юк. Конструкторлар, архитекторлар кулында кеше җаннары да дип әйтсәк, дөрес булыр, чөнки алар төзегән конструкцияләләр нык, чыдамлы булырга, еллар буена торырга тиешләр.
Ә без – инженер-сметчиклар – төзелешнең нинди суммага барып басачагын санап бирәбез. Оешма төрле тендерлар, аукционнар үткәрә. Шунда подрядка алынган оешмалар арасыннан үземнең өлкәм буенча сайлап алуда катнашам. Аларның хаклары без үзебез санап чыгарган хактан артырга тиеш түгел. Анда үзенең нюанслары күп инде.
- Ә җыр-моң дөньясына ничек килеп эләктегез?
- Кеше җыр-моңны ярата, йөрәк түрендә йөртә, үзен сәхнәләрдә күрсәтәсе килә икән, белемең булмаса да, теләгең зур икән, барыбер дә кирәкле вакытта кирәкле кешеләр, кирәкле ситуацияләр чыгып тора ул. Минем дә шулайрак килеп чыкты. Стәрлетамак төзелеш көллиятендә укыганда “Нәүрүз гүзәле” конкурсында катнашкан идем. Стәрлетамактагы “Илһам” халык ансамбле җитәкчесе Миңнегали Хөснетдинов жюри әгъзалары арасында иде. Ул шушы конкурста җырлаганымны күреп, ишетеп, яныма килеп, үзенең ансамбленә чакырды. Шушы очрашу гомеремдә җитди очрашуларның берсе булган дип уйлыйм. Мин музыка буенча югары белем алмадым, музыкаль училище-техникумнар бетермәдем. Бер музыкаль белемем дә юк, әмма миндәге җырларга теләк, тырышлык һәм нәнәем канга сеңдергән татар моңы, җырлары шушы юлда нык ярдәм итте.
- Иң беренче чыгышыгызны хәтерлисезме?
- Бәләкәй чакта мине җыр-моңга нәнәем өйрәтте. Ул бәләкәй балалар, үзенең оныкларыннан спектакльләр уйнаттыра иде. Мине утыргычка бастырып җырлата иде. Иң исемдә калганы: безнең ихатада ике сыерчык оясы бар иде. Яз саен шунда сыерчыклар кайта. Шушы сыерчыклар кайтуга нәнәй миңа "Сыерчык җыры"н өйрәтте:

Өй түрендә бакчада,
Тал чыбык куначада,
Сыерчык канат кага,
Яз килүгә шатлана.
Шуннан сыерчыклар кайткач, оясының каршысына басып, кошның чыкканын көтеп, ул чыгып сайрый башлагач та теге өйрәнгән җырны җырладым.
Бәләкәй чактан ук барлык чараларда катнашырга тырыштым. Сабантуйлар, Яңа еллар минсез үтмәде. Без - мәктәп балалары - бәләкәй чакта популярлык, танылу өчен чыгыш ясамый идек. Ул чын йөрәктән, ихлас теләк иде. Ә кеше алдында сәхнәдә чыгыш ясау, үзеңне күрсәтү инде миңа бик кызык, үзенчә тылсымлы иде. Әле дә шулай уйлыйм.
- Сезнең өчен җырлау, җыр нинди мәгънәгә ия?
- Җыр - минем иң яраткан, иң матур, үземә иң ошаган хоббиларымның берсе дияр идем. Җырларга яраткач, төрле матур җырларга ия булырга тырышасың. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренчедән, шигырь табарга, ул шигырьгә сиңа кирәккәнчә, ошаганча музыка сала торган кешене табарга һәм аннары аранжировкага бирергә. Бу бик тә кызыклы процесс. Мин ул процессны бик яратам. Җыр туа башлаганнан алып аны сәхнәгә яки радиога чыгаруга кадәр. Төрле җырлар, мәхәббәт турындамы ул, туган ил турындамы, хатын-кыз бәхете турындамы, якты, лирик, күңелгә керә торганнарын яратам.
- Нинди авторлар белән хезмәттәшлек итәсез?
- Әлеге көндә Мидхәт Мәҗит улы Әбделмәнов белән бик тыгыз хезмәттәшлектәбез. Мидхәт абыйның бүгенге көндә 3 җырын башкарам. Шуларның берсенә клип төшереп, “Туган тел” каналына ротациягә биргән идек. Әле тагын бер җыр өстендә эшлибез, аны да тиздән ишеттерербез, Аллаһ боерса. Гомумән, Мидхәт абыйга җырлары, кешелеклелеге өчен бик рәхмәтлемен. Ул һәрвакытта якты йөзле, барлык кешеләр белән уртак тел таба белә. Аның җырлары тирән мәгънәле, аларда туган илне, туган телне данлау, патриотик темалар күтәрелә.
Бүгенге көндә Мидхәт Мәҗит улы оештырган “Милли аваз” җыр-моң ансамблендә дә җырлап йөрим. Төрле чараларда, конкурсларда катнашабыз. Әйтик, былтыр Казанда үткәрелгән Бөтенрусия татар фольклор фестивалендә “Уйнагыз, гармуннар!” дип аталган чарада катнаштык.
- Зур сәхнәгә, профессиональ эстрадага аяк басасыгыз килмиме? Профессиональ җырчы булу турында уйланмыйсызмы?
- Әлбәттә, уйлыйм. Чөнки тормыш бүген болай, иртәгә тегеләй үзгәрә. Шуның өчен профессиональ җырчы булып китүем бик тә мөмкин дип әйтер идем.

- Хыялларыгыз, киләчәккә планнарыгыз?
- Хыялларым, планнарымны алдан сөйләргә яратмыйм. Менә алар тормышка ашкач, нәтиҗәләре белән шатланып уртаклашырга яратам. Шулай да бер планымны сөйлисем килә: Гөлфия Шакирова сүзләре, Мөдәрис Газетдинов көенә иҗат ителгән “Җыям карлыган-җиләк” җырына җәйге көннәрдә, карлыган пешкән чорда матур, эчтәлекле клип төшерәсе килә.
- Гомерлеккә үзегез өчен сабак булган хәлләр булдымы?
- Андый хәлне бер дә хәтерли алмыйм, әмма шуны әйтер идем: һәрбер туган көн безне нәрсәгәдер өйрәтә, һәр көннең килеп чыккан ситуациясе, кешеләре безгә ниндидер сабак бирә. Шуның өчен һәрбер үткән көнгә шатланып, куанып яшәргә кирәк дигән уйдамын.
- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
- Мин беркайчан да кеше башы аша йөрмәдем һәм йөрмәячәкмен: кешене алдап, аяк чалып, кеше эшләгән нәтиҗәләрне үземнеке дип сөйләп, эштәме ул, башка ниндидер ситуацияләрдә булсынмы. Шушындый әйберләрне мин үзем дә эшләмим, бүтән кешеләрдә күрсәм, җенем сөйми.
- Гәзит укучыларга теләкләрегез, киңәшләрегез?
- Барлык “Өмет” гәзитен укучыларга һәм аларның гаиләләренә, иң якын кешеләренә мин сәламәтлек һәм тормышта муллык телим. Фәрештәләрегез һәрвакытта яныгызда булсын.
Дуслар, максат куйдыгыз икән, аңа ирешергә тырышыгыз. Бернинди авырлыкларга да бирешмәгез, алар безне чыныктыра гына.

- Әңгәмә өчен рәхмәт, Галия! Уңышлар!

Гөлназ Шаһиева әңгәмәләште.

Фотолар Г. Язданованың шәхси архивыннан алынды.

Читайте нас: