Барлык яңалыклар
Шәхес янында
18 март 2021, 11:00

Салават токымыннан

Республиканың иң абруйлы философларының берсе - "Өмет" кунагы.

Фәһемле, истә калырлык очрашулар – редакция тормышының аерылгысыз бер өлеше. Һәрберсеннән җылы тәэсирләр, күңелдә озак вакыт сакланучы хис-тойгылар кала. Бу атна башында тагын шундый җылы бер очрашу булды – редакциябезгә Башкортстанның иң абруйлы педагогларының берсе Дамир Әхмәт улы Нуриев килде. Аның исем-шәрифләрен атау белән күпләр шул минутта ук: “Беләбез, физик, абруйлы профессор, философия фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе!” дияр. Безгә, “Өметчеләр”гә дә яхшы таныш шәхес ул.
Шушы көннәрдә үзенең күркәм гомер бәйрәмен билгеләүче Дамир Әхмәт улы, редакциябезгә чакыргач, профессормын, 80 яшьтәмен дип тормады, очрашуга егетләргә генә хас җитезлек белән килеп тә җитте. Шулай итеп, шәхеснең хәл-вакыйгаларга, матур очрашуларга ифрат бай тормышы – үткәне һәм бүгенгесе – турында бик җылы итеп әңгәмәләшеп утырдык.
Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетына нигез салучыларның берсе, профессор, философия фәннәре докторы, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе Дамир Әхмәт улы Нуриевның тулы биографиясен, гомер юлын берничә җөмлә белән генә тасвирлап та булмый. Хәер, максатыбыз да ул түгел. Ул бик тыйнак һәм эшсөяр кеше. 80 яшен билгеләргә җыенган көннәрдә ул хезмәттән аерылмаган – һаман да студентлар, педагоглар арасында, Башкорт дәүләт университетында. Республиканың иң абруйлы уку йортларының берсе булган БДУга ул 50 ел гомерен багышлаган. Ул – 80нән артык фәнни хезмәт авторы.
Актив комсомол, университетның ВЛКСМ комитеты әгъзасы, профсоюз активисты, җанатар, хәтта факультетара ярышларда катнашучы – Дамир Әхмәт улы белән бергә укыган элекке студентлар аны шулай тасвирлар иде.
Ул республиканың матур табигатьле Салават районы Көсәпәй авылында крестьян гаиләсендә туып-үскән. Балачагы, туган авылы турында сагынып та, сагышланып та хәтерли ул:
- Көсәпәй бик матур урында урнашкан. Ике чакрым гына читтә - Юрүзән елгасы. Авыл баласы өчен ул ике чакрым нәрсә инде – рәхәтләнеп су кереп, балык тота идек. Көсәпәй – әтиемнең туган авылы. Ул сугыштан әйләнеп кайтмагач, гаиләбез белән әниемнең туган авылы Мәчетлегә күчтек. Анда мин җиде классны тәмамладым. Ә күрше Аркаул авылында 10 классны тәмамлау бәхетенә ирештем. Көз булсынмы, кышмы, язмы – елның теләсә кайсы мизгелендә, ничә чакрым булуга карамастан, укуга җәяү йөрелде. Шул вакытларда хәтта бүреләр очраган чаклар да булды әле.
Урта мәктәпне тәмамлагач, булачак профессорны ике апасы Уфага алып китә. Озак кына уйлашканнан соң белем алуга омтылышы көчле булган егетне ул вакытта техник училище дип аталучы уку йортына барырга күндерәләр. Тик анда нинди бүлекне сайларга? Шунысын хәл итәргә кирәк була. Шушы хакта сөйләгәндә Дамир Әхмәтович елмаеп җибәрде:
- Үсмерлек, яшьлек чорында ул заман өчен ятрак булган сүзләр ошый бит инде. Миңа башта КИП – контроль-үлчәү приборлары бүлегенә укырга керергә тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта училищеда нефть эшкәртү буенча операторлар әзерләүче бүлек тә бар иде. Менә шул модалы саналган “оператор” сүзенә кызыкканмындыр инде - шул бүлекне тәмамлап, хезмәт юлымны нефть эшкәртү заводында оператор ярдәмчесе булып башладым. Анда ике ел эшләдем. Хезмәт хакым чорына күрә яхшы була торган иде. Апам инженер булып эшләп - 105 сум, ә мин 380 сум ала торган идем. Ул вакытта апам кияүгә чыккан иде инде. Сабыйлары туды. Апа белән җизни икесе дә 105-125 сум алып эшләделәр. Ә мин хезмәт хакымны ала идем дә, аларга 100-150 сум биреп китә торган идем.
Бу тагын бер тапкыр Дамир Әхмәт улының туган җанлы, кешелекле, ярдәмчел булуы турында сөйли. Аның белем алуга омтылышы көчле була. Шунлыктан ул Башкорт дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Монда егет бер генә ел укып кала – аны армия хезмәтенә алалар. Шулай итеп, булачак физик төньяк флотта 4 ел хезмәт итүгә алына.
- Армия хезмәтемне тутырып кайтсам, минем белән бергә укырга кергән егетләр-кызлар укуларын тәмамлап, диплом алып киткәннәр. Миңа укуны икенче төркемдәшләр белән тәмамларга туры килде. Армиядән соң икенче курска алдылар. Мин, кем әйтмешли, “абсолютный ноль” – хезмәт итеп йөргән вакытта барлык белгәннәремне онытканмын. Бергә укыган студент иптәшләрем нык ярдәм итте! Аларга нык рәхмәтлемен. Беренче сессияне тапшыру авыр булды – бер зачетны, бер имтиханны бирә алмадым. Ләкин тырыштым, бераздан барлык сессиямне уңышлы тапшырып чыктым.
Яшь белгечкә диплом алганнан соң хезмәт юлын сайлауга зур этәргеч булган мизгелләр бихисап була. Шуларның берсе турында үзе аеруча җылы итеп искә алды. Эш болай була: икенче курста укыганда студентлар – булачак физиклар – реферат яза торган була. Студент Нуриев та “Неисчерпаемость материи” дигән темага реферат әзерли. Аның эшен кафедра мөдире Т.Солтангуҗин бик охшата. Рефератка авиация институтында укыткан бер философ бик төпле, эчтәлекле резенция яза. Һәм рефератны Мәскәүгә конкурска җибәрәләр.
Анда егетнең эше яхшы бәя ала, авторы Нуриевны лауреат итәләр, мактау грамоталары, призлар тапшыралар. Соңрак инде кафедра мөдире, шул ук Т.Солтангуҗин егеткә диплом эшен философия буенча язарга киңәш итә. Яшь белгеч шулай итә дә...
Тагын да берникадәр вакыттан соң ул Мәскәү дәүләт университетының философия буенча аспирантурасын тәмамлый. Кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклый. Дамир Әхмәт улы зур хезмәт салып, яшьлегендә җаны-тәне белән үз иткән яраткан уку йорты – Башкорт дәүләт университеты доценты, аннары профессоры, философия һәм фән тарихы кафедрасы мөдире кебек мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешә.
- Мин заманында Мәскәүдә аспирантурада укуым белән бик горурланам, - ди ул үзе. – Авылдан килгәнмен. Имтиханга керергә чират торабыз. Кабинетта биш профессор утыра. Без, яшьләр, провинциядән килгәнбез, ә укытучылар - Ленинград вузларын, МДУны тәмамлаган абруйлы педагоглар... Егетләр мине беренче итеп этеп-төртеп кертеп җибәрделәр. Билет алып, әзерләнеп, җавап биреп чыктым. Азактан безнең җавапларыбызга бәя бирделәр. Бер профессор иң башта минем җавабымны анализлады: “Менә Нуриев. Провинциядән килгән, философик белеме юк...” Мин инде, бу мине тәнкыйтьли икән дип, бөтенләй “бөрештем”. Ә профессор дәвам итеп: “Әмма! Ул белеме белән башкаларга караганда бер баш өстен. Аңа “дүртле” куйдык, ә башкаларга “ике”, димәсенме! Иркен тын алып, күкрәкне турайтыбрак утырдым шуннан соң! Шул көннән алып үземә карата ихтирам артуын бермәбер тойдым һәм бар күңелем белән шушы хәлгә шатланып, горурлык хисе кичердем. Кафедрада ул вакытта 12 профессор, билгеле шәхесләр эшли иде. Мәскәүдә аспирантурада укуым бәяләп бетергесез булды – беренчедән, тормышымда мөһим бер этап булса, икенчедән, шулкадәр төпле белем алдым. Мин анда аскетик яшәү рәвеше алып бардым: бар вакытымны укуга, белем алуга багышладым. Бөтен лекцияләргә йөрдем. Төнлә эшләдем, көндезләрен укыдым. Аспирантураны тәмамлагач, туган Башкортстаныма кайттым.
Дамир Әхмәт улы гаиләсендә дә бик бәхетле кеше. Тормыш иптәше Розалия Хәбибулла кызы – химия фәннәре кандидаты, доцент. Нуриевлар ике ул тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә уллары Булат белән Әхәт үзләре гаилә башлыклары булып, күркәм тормыш алып баралар. Розалия Хәбибулла кызы гомере буе Дамир Әхмәтовичка ныклы терәк, зур ярдәмче булып, аның тормыш юлында якты йолдыз булып тора.
Хезмәт сөючән, тырыш, акыллы фән эшлеклесе генә түгел, гаҗәеп ихлас, гади әңгәмәдәш тә ул Дамир Әхмәт улы. Үзенең гомер юлындагы хәл-вакыйгалар, кызыклы хәлләр, үзенчәлекле шәхесләр турында хатирәләрен барлап, әңгәмәләшеп утыра торгач, вакыт үткәне сизелмәгән дә. Аның хәтеренең яхшы булуына хәйран калырлык! Саф акылы, тирән зиһене – яшьләргә биргесез. Дамир Әхмәт улының һәр сүзендә, якты карашында зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе, төрле четерекле хәлләрдә калган кешегә киңәш бирә алырлык акылы ярылып ята. Бер төркемдә укыган студентлар булсынмы, аспирантурада бергә белем алган иптәшләреме, университетта бергә эшләгән хезмәттәшләреме – һәрберсе турында җылы сүз таба. Бу үзе үк аның искиткеч тәрбияле кеше булуы турында сөйли. Бездә дә нәкъ шундый искиткеч җылы тәэсир калдырды ул.
Руфина Таҗиева.
Читайте нас: