Барлык яңалыклар
Шәхес янында
12 март 2021, 10:55

Икесе дә – табиб

"Мин табиблыкка укуның түләүле булуын кабул итә алмыйм. Табибның Ходайдан бирелгән сәләте, омтылышы булырга тиеш..."

Тормышта үз юлыңны табу булачак һөнәреңне дөрес сайлауга да бәйледер, мөгаен. Чөнки яратып башкарган эш кенә яшәешне мәгънәле итә. Ә икең дә бер һөнәр иясе булса, сөйләшер сүзләр, уртаклашыр фикерләр икеләтә күбәя, диләр Нәсимә Котдуз кызы һәм Гафур Шәкүр улы Ишмөхәмәтовлар. Алар бер гаиләдә ике табиб булуның нечкәлекләре турында безгә дә бәян итте.
Гафур Шәкүр улы Ишмөхәмәтов 1948 елның сентябрендә Куергазы районы Зәк-Ишмәт авылында ишле гаиләдә туа. “Мин – ун баланың алтынчысы, – ди ул гомер йомгагын сүтә-сүтә. – Бүген кайсыберләр бер баланы чак табалар, ә минем әни уныбызны да өйдә тапкан һәм барыбыз да, шөкер, исән-сау үстек”.
Гафур аганың балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Ул, кечкенә чактан кул арасына кереп, эшкә өйрәнеп, дөнья арбасын җигелеп тартып үсә. Туган авылында сигез сыйныф белем алгач, күрше Таймас авылына йөреп, 11 сыйныфны тәмамлый. Яшь егет табиб булырга хыяллана. Әнисенең халык дәвалаучысы булуы, өшкереп, кешеләргә ярдәм итүе дә бу һөнәрне сайлауга этәргеч биргәндер, бәлки. Шулай итеп, ул 1966 елны Башкорт дәүләт медицина институтына юл ала. Бу елны конкурс искитмәле зур була. “Беркемне белмим, Уфада бер танышым юк. Шулай да имтиханнарны биреп чыктым”, – ди Гафур Шәкүр улы. Егеткә бәхет елмая: ул “лечебное дело” факультетына укырга кереп китә.
“Еллар үткәч, шуны уйлыйм: совет заманында белем бирү дәрәҗәсе шулкадәр тигез булган, – дип үткәннәргә күзәтү ясый әңгәмәдәшем. – Шәһәрләрдә, хәтта иң төпкел авылларда да бер программа буенча укытканнар, бер үк белем биргәннәр. Бу бик мөһим. Ә хәзер институтка килгән абитуриентлардан алда әти-әнисе, туганнары, танышлары көтү кебек озата йөриләр. Аннары, мин табиблыкка укуның түләүле булуын да кабул итә алмыйм. Табибның Ходайдан бирелгән сәләте, омтылышы булырга тиеш”.
Студент еларында Гафур Шәкүр улы үзенең сөйгән ярын – Нәсимә ханымны очрата. Бер курс түбән укыган кыз шунда ук аның күңелен яулый.
Нәсимә Котдуз кызы 1948 елның сентябрендә Күгәрчен районы Күгәрчен авылында туа. Балаларның сәламәт булып үсүләрен теләгән максатчан кыз мәктәпне тәмамлаганнан соң Медицина институтының “педиатрия” факультетын сайлый. Ул – дүртенче, Гафур Ишмөхәмәтов бишенче курста укыганда – 1971 елда алар гаилә кора.
Бераздан яшь белгечләрне юллама белән Дүртөйле районы Әнгәсәк авылына эшкә җибәрәләр. Алар, яңа туган сабыйларын һәм бер чемоданнарын күтәреп, Агыйделның аръягындагы участок дәваханәсенә юл тота. Гафур Шәкүр улы – баш табиб, ә Нәсимә ханым педиатр булып эш башлый. Биредә баш табибка хирург та, терапевт та булырга, бала тудыртырга да, көненә берничә операция ясарга, эчкечелектән дәваларга да – бер сүз белән әйткәндә, һәр төрле медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Өстәвенә, авыл җирендә мич ягып яшиләр. “50 урынлы дәваханәнең биналарын җылыту өчен 28 мич ягалар иде. Аның өчен 400 кубометр агач әзерләргә кирәк”, – дип искә ала ул елларны баш табиб.
“Южарланнефть” оешмасы җитәкчелеге белән сөйләшеп, 2 катлы дәваханәне бушка төзеп бирүләренә дә ирешә Гафур әфәнде. Яшь табибтан яхшы җитәкче чагачагын өстәгеләр шунда ук чамалый. 1977 елны аны Кырмыскалы районына баш табиб итеп күчерәләр. Бу вакытка инде гаилә тагын ишәя: алар ике бала белән Кырмыскалыга китәләр.
Моңа кадәр баш табиблар еш алмышынып тору сәбәпле, район дәваханәсенең коллективы таркау, эш шартлары да катлаулы була. Табиблар участок дәваханәләренә таралып беткән, районныкында эшләргә тар белгечләр җитешми. “Берничә ел бик авыр булды. Табиблар килми, яшь белгечләр дә кайтырга теләми”, – дип искә ала ул чорны әңгәмәдәшем. Әмма ул җаен таба. – Дәваханә территориясендә канализациясе, суы булган 2 фатирлы йортлар төзетә башладым. Ел саен 1-2не төзибез. Торак булгач, җайлап табиблар килә башлады”.
Кешеләр белән аралаша белү осталыгы да нык ярдәм итә җитәкчегә. Ул чакта партиянең Кырмыскалы районы комитеты беренче секретаре Иван Волик СССР транспорт төзелеше министры Владимир Брежнев белән дус була. Брежнев җитәкчелегендәге “Метрострой” предприятиесе райком, мәдәният йорты биналарын төзи. Яңа поликлиника кирәклеге турында сүз чыккач та министр кире какмый. Шулай итеп, 3 катлы поликлиника салына. Мәскәүдән иң яхшы материаллар ташып, гранит, мрамор кулланып эшләнгән, имән ишекләрдән торган заманча бина калкып чыга. “Поликлиниканы үрнәк итеп куя иделәр, бүген дә бер районда да андый бина юк. Ул тәүлегенә 600 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Подвалда хезмәткәрләр өчен буфет, ашханә эшләттек. Чөнки дәваханә бер як читтә урнашкан, табиблар эштән чыкканчы кибетләрдә ипи, сөт бетә. Буфетка азык-төлек китерелә башлагач, бик уңай булды”, – ди Гафур Шәкүр улы. Хезмәткәрләрнең көндәлек мәсьәләләрен хәл итү зур әһәмияткә ия шул. Иптәше дә үзе кебек төне-төне эштә булган, балалар тәрбияләгән гаилә башлыгы моны яхшы аңлый.
Әйткәндәй, ул балалар сәламәтлегенә аеруча игътибар итә. “Без бала табу йортыннан чыкканда участок педиатрының, ата-ана белән бергә барып, сабыйны кабул итү тәҗрибәсен керттек. Әгәр баланы беренче өч көндә педиатр караса, бу – зур күрсәткеч”, – ди баш табиб. “Авылларга чыкканда, һичшиксез, балаларны кабул итә идек, – ди участок педиатры булып эшләгән Нәсимә ханым. – Күп эшләдек, авыр чаклар да җитәрлек булды, ләкин нәтиҗәсе сөенерлек иде”.
Чынлап та, иң соңгы урыннарда барган район ун ел дигәндә балалар сәламәтлеге буенча республикада беренче урынга чыга, гомум сәламәтлек саклау күрсәткече буенча икенче урынны яулый.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дә озак көттерми: Гафур Шәкүр улына “БАССРның атказанган табибы” дигән исем бирелә.
Кеше барлый, Ходай җайлый
Өченче уллары туып, эшкә чумып яшәп ятканда – 1987 елны Гафур Ишмөхәмәтовны Уфадагы Күз чирләрен фәнни-тикшерү институтына баш табиб итеп чакыралар. “Мин окулист түгел”, – диюенә каршы, “Безгә яхшы баш табиб, оста оештыручы кирәк”, – диләр аңа.
Гафур Шәкүр улы гаиләсе белән Уфага күчә. Ләкин бу вазифада нибары ярты ел гына эшли. Аны 2нче санлы Республика клиник дәваханәсенә баш табиб итеп куялар. Биредә Гафур Ишмөхәмәтов 13 ел хезмәт сала. “Монда эшләүнең үз нечкәлекләре бар иде. Чөнки контингент үзенчәлекле: гел түрәләр, зур вазифа биләүчеләр, министрлык, хакимиятләрдә эшләүчеләр, атказанган җырчылар, язучылар һәм башкалар... – ди әңгәмәдәшем. – Әле дә очрашкан чакта бергә эшләгән коллегалар миңа: “Сез саперлар кебек булырга тиеш, бер тапкыр гына ялгыша аласыз”, – дип әйтә торган идегез”, – диләр”.
Үзгәртеп-кору заманы башлангач, дәваханә нигезендә Балалар психоневрология үзәге ачыла. “120 урынлык үзәктә сәламәтлегендә кимчелекләр булган 14 яшькә кадәрге балаларга ярдәм күрсәтелә башлады. Мондый балалар элек озак яши алмый иде. Шуңа безнең бурыч аларны социаль тормышка яраклаштыру булды. Алар үзләре сәләтле балалар, аларны ача белергә генә кирәк. Яхшы программист, бухгалтер, рәссам, тегеүче, юрист була алалар”, – дип сөйләде табиб.
Шул вакытта Нәсимә ханым да, өстәмә белем алып, сәламәтлеге чикле балалар белән эшләүгә күчә. Ул энә белән дәвалаучы терапевт булып эшли башлый. “Үзебезнең дәвалау алымнарын эшләдек. Мондый балалар белән вакытында шөгыльләнгәндә аларның хәлен күпкә җиңеләйтеп була”, – ди ул.
Гафур Шәкүр улы әлеге юнәлеш буенча фәнни хезмәтләр дә яза.
Тормыш юллары бормалы
1999 елда Гафур Ишмөхәмәтовның тормыш юлы янә кинәт борылып китә. Аны “Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә” баш табиб итеп тәгаенлиләр. 22нче санлы дип йөртелгән, тәртипсезлек белән даны таралган, таркалып барган дәваханәне үз кулына ала ул. Бер мең урынга исәпләнгән учреждениене тәртипкә китереп, мебелен яңартып, 26 мең квадрат метрга мәйданга ремонт ясап, бер гектар түбәне яңадан ябып, заманча корылмалар сатып алып, эшне җайга салганчы янә дистә ел үтеп китә. Яхшы белгечләрдән торган коллектив туплана, ел саен 20-22 мең кеше дәваланып чыга...
Биредә эшләгән елларында баш табибка “Русия Федерациясенең атказанган табибы” исеме бирелә.
“Илдә 10 төбәктә кан тамырлары үзәге ачырга карар иттеләр. Сәламәтлек саклау министрлыгы бу эшне безнең дәваханәгә ышанып тапшырды. Шулай итеп, 22 дәваханә базасында йөрәк-кан тамырларына заманча алымнар белән операцияләр ясый башладык, яңа корылмалар сатап алынды. Әле дә биредә күп операцияләр ясала, бик күп гомерләр сакланып калына”, – ди эчке бер горурлык хисе белән 2012 елдан хаклы ялга киткән Гафур Шәкүр улы.
Нәсимә ханым хаклы ялга чыкканчы Башкорт дәүләт аграр университетының профилакториесендә баш табиб булып эшли. Ул – югары категорияле табиб, СССР Сәламәтлек саклау отличнигы.
“Нәсимәгә рәхмәтлемен. Баш табиб хатыны булуы җиңел түгел, әмма аңлый белде. Мине кая эшкә җибәрсәләр – ул шунда барды, – ди Гафур Шәкүр улы. – Кайда гына эшләсәм дә яхшы, үз һөнәренең остасы булган кешеләргә очрадым, шунысы бик куанычлы. Үз эшен яраткан, авырулар хәленә керә белгән кешеләр белән эшләвемә бәхетлемен”, – ди гомеренең 40 елын баш табиб вазифасына багышлаган белгеч. Аның 20 елы социализмга, калганы, үзе әйтмешли, аңлашылмаган чорга туры килгән. “Социализм вакы – иң бәхетле чор булгандыр, – ди ул чагыштырып. – Чөнки сине дәүләт яклый, бар медикларга да эшләргә һәм яшәргә шартлар тудыралар иде. Ә хәзер кем кемгә кирәк?”
Шуңа балалары да бу тормышта бүтән һөнәрләр сайлаганнар. “Иң зур улыбыз анестезиолог-реаниматологка укыган иде. Үзгәреш чорына туры килде. 4-5 ел эшләгәч: “Әти-әни, ачуланмагыз, ләкин мин сезнең җилкәдә утыра алмыйм”, – дип бизнеска кереп китте. Икенче улыбыз – икътисадчы, өченчесе юрист булып эшли”.
Бүген Ишмөхәмәтовлар алты оныкларын сөеп куана. Гаилә коруларына 50 ел тулуны әнә шундый матур уңышлар, күңелле хатирәләр белән каршы ала алар. “Бергә яшәүгә ярты гасыр гомер үтеп тә киткән. Шөкер, дип әйтә белергә кирәк”, – диләр алар бертавыштан.
Читайте нас: