Барлык яңалыклар
Шәхес янында
29 гыйнвар 2021, 12:33

Хатын-кызның таҗы - калфак

Соңгы елларда заманча киемгә милли элементлар кушу модага керде: купшы милли орнаментлы алка-муенсалар, чигүләр, калфак-түбәтәйләр... Бик яхшы күренеш минемчә, чөнки үзе матур, үзе затлы, үзеннән миллилек бөр­келә.

Соңгы елларда заманча киемгә милли элементлар кушу модага керде: купшы милли орнаментлы алка-муенсалар, чигүләр, калфак-түбәтәйләр... Бик яхшы күренеш минемчә, чөнки үзе матур, үзе затлы, үзеннән миллилек бөр­келә.


“Өмет”нең бүгенге кунагы – татар хатын-кызларының гардеробына миллилек өрүче Гөлнарита Камалова.


- Билгеле булуынча, иң беренче чиратта сез рәссам. Иҗатыгыз белән таныштырып үтегез әле?


- Әйе, мин картиналар, хәтта портретлар да язам. Картиналарда, заказга язгач, күбрәк заказ бирүче нинди теманы куша, шуны чагылдырам. Кемгәдер табигать, кемгәдер дизайнер ясаган интерьер өчен рәсем кирәк. Кемдер кышны, кемдер абстракция ясарга куша. Шуңа күрә иҗатымда төрле-төрле картиналарым бар. Ә үземнең яраткан сериям – “Образ мусульманских женщин”. Татар хатын-кызлары, Сөембикә, ана образларын чагылдырган бер коллекция.



- Ә кием дизайнына, модага карата кызыксыну нидән башланды?


- Бәләкәй чактан ук күз алдыма ниндидер образлар килә торган иде. Дәрес вакытларында дәфтәрнең алгы ягына темаларны язам һәм шул ук вакытта параллель рәвештә тиз генә эскизлар эшләп, дәфтәр артына күлмәкләр төшереп куя торган идем.

Шулай ук матур курчак рәсемнәре эшләп (безнең заманда кәгазь курчак дип йөртә торганнар иде), дизайннар уйлап чыгарып, шуларга күлмәкләр ясап, бизәп, аларны төрле төсле буяуларга буяп, кисеп, киендерә идем.


- Иң беренче нәрсә тектегез, хәтерлисезме?


- Бәләкәй чактагы бер бик кызыклы хәл истә калган: шифоньерда әнинең бик матур күлмәге эленеп тора иде, шул тиклем матур чәчкәле. Минем курчакка шундый матур чәчкәле итәк кирәк иде. Әти-әни эштә булганда мин әнинең шушы күлмәген алып, итәген кисеп, энә-җепләрне табып, аны саплап, үземчә курчагыма кием тектем. Шуннан, әни күрмәсен дип, бу курчакны киемнәре белән яшереп куйдым. Беркадәр вакыт үткәннән соң әти белән әниемне кунакка чакырдылар. Әни үзенең матур күлмәген шифоньердан алды... Караса, итәгенең алды киселгән. Энекәшем белән миннән сорый: «Кайсыгыз эшләде моны?» Беләм бит инде, хәзер миңа эләгәчәк, әмма, «мин эшләдем» дип, дөресен сөйләп бирдем. Шуннан яңа кием кидерелгән курчагымны яшергән урыннан чыгарып күрсәттем. Тиргәүләре каты булды микән, хәтерләмим, әмма беркадәр вакыт дәвамында кайчыны кулга алырга рөхсәт итмәделәр.

Кыйгы районының Еланлы авылында без әнкәй (әтинең әнисе ) белән яшәдек. Ул кул машинкасын өстәлгә куеп, тукымаларны кисеп, ситсыдан матур-матур юрган тышлары, мендәр тышлары, алъяпкычлар, үзенә күлмәкләр тегә торган иде. Теге хәлдән соң әнкәй минем тегүгә омтылыш барлыгын белде. Һәм әйберләр теккәндә тукыманың калган кисәкләрен миңа җыеп бирә торган иде. Мин инде рәхәтләнеп курчагыма кечкенә мендәрләр, юрганнар, төрле-төрле юбкалар, сарафаннар тегә идем. Менә шушылай бәләкәйдән килә яңа киемнәр моделен ясап тегү теләге.

Әниемнең апасы Зәйнә Татарстанда яши. Җәй көне отпускыга кунакка кайтканда безгә матур-матур күлмәкләр алып кайтып кидерә иде. Ул да тегүче. Шлай ук әтинең олы апасы, аның кызы да тегәләр. Гомумән, минем нәселемдә тегүчеләр күп. Үзләре өчен. Шуңа күрә матур, зәвыклы киемнәрне бәләкәй чактан ук күреп, аларны киеп үскән кешемен. Үскән саен купшырак киенәсе килә. Шуңа киемнәрнең эскизларын үзем эшләп заказга тектерә башладым.


- Милли киемнәр, калфаклар тегә башлауга ничек килдегез?


- Матурлык конкурсы вакытында мине рәссам-модельер итеп чакырып, кызларга кичәләргә кия торган күлмәк эскизлары ясаттылар. Спонсорлар тукымалар алып, кызларга конкурска киемнәр тектеләр. Шуннан тора-бара “Татар кызы” конкурсына чакырдылар. Анда шулай ук татар кызларына кичке күлмәкләр, төрле матур заманчалаштырылган милли күлмәкләр, калфаклар тегеп, менә шулай үземнең эшләремне халыкка күрсәттем. Кызлар минем киемнәрдә чыгып, төрле чараларды чыгыш ясаганнарын күргәндә бик шатланам. Шундый матур киемнәр белән халкыбызга үрнәк булып торалар бит алар. Миңа Татарстанның Мәдәният министрлыгыннан Мактау грамотасы да бирделәр шушы милли киемнәрне теккән өчен. Шатландым, рәхмәтлемен.


- Милли киемнәр теккәндә нинди тукымалар кулланасыз?


- Кызлар күбрәк җиңелчә күлмәк сорыйлар, атлас, шифон, ефәк тукымалар да була. Ә жилетларга килгәндә, тукымалар тыгызрак, костюм тегү өчен тәгаенләнгән тукымалар, бәрхетне дә кулланабыз. Гомумән, төрлесен кулланабыз. Заказ ясаучы кайчак тукыманы үзе ала. Эскизларны һәрберсенә ясыйм, күрсәтәм.


- Ә калфаклар тегү технологиясен кайдан өйрәндегез?


- Безнең өйдә әнкәйдә матур бияләй калфак бар иде. Шул минем истә калган. Кызганычка каршы, ул тора-бара каядыр югалды. Әмма аның нинди формада булуы хәтердә калган. Уфада “Татар кызы”, “Нәүрүз гүзәле” конкурслары үткәрелә башлагач, күп кенә катнашучы кызларыбызга калфаклар җитмәү проблемасы килеп туды. Безгә тиз арада калфак тегәргә өйрәнергә туры килде. Тарихи китаплар карадым: калфаклар ниндирәк булган, аларны ничек кияргә җайлырак? Казаннан өлге итеп калфак алдык. Сөембикә журналында калфак тегү турында мәкалә бар иде. Анда размерларын күрсәтелеп, тегү процессын җентекләп язылган иде. Шуларны карап тектек. Шулай итеп төрле-төрле калфаклар тегә башладык Уфада.

Калфаклар элекке заманда вак кына энҗе-мәрҗән белән чигелгән булган һәм бияләй калфак күбрәк булган. Без инде аларны заманчалаштырып бияләй калфагын да эшлибез, төрлечә бизибез. Шулай ук кәләпүш кебек бәләкәй генә “таблеточка” калфаклар да эшлибез. Яшьләргә кадап куела торган калфаклар эшлибез.

Төрле районнарга барып, төрле стильдәге калфакларны хатын-кызларыбызга, балаларга, олы яшьтәге апаларга тегү, чигү буенча мастер-класслар да күрсәтәбез. Алар үзләренең стильләрен кушып та эшлиләр.


- Сез теккән милли киемгә ихтыяҗ бармы?


- Безнең заманча матур, стильләштерелгән милли киемнәргә артистлар заказ биреп торалар. Бизнесмен ханымнар, конкурсларда катнашучы яшь кызлар, төрле чараларга йөрүче хатын-кызларыбыз һәм милли оешма әгъзалары төрле чараларга кияләр. Хәзер халкыбыз матур итеп милличә киенергә ярата, милли киемнәрне заманчалаштырып кияргә ярата. Шуңа күрә матур милли киемнәрне заманча итеп, шул ук вакытта үзебезнең гореф-гадәтләребезне онытмыйча, калфаклар, киң итәкле күлмәкләр, итәкләр, жилетларны халкыбызга күрсәтәбез һәм хатын кызларыбызны матур итеп киендерәбез.

Әлеге көндә төрле чараларда, “Нур” театрында, иҗтимагый оешмаларда күркәм итеп калфак киеп йөрүче татар хатын-кызларын күреп сокланам. Димәк, без онытылган гадәтләрне яңадан үзебезгә кире кайтарабыз. Димәк, без яшьләребезгә үрнәк күрсәтәбез. Бәләкәй балаларга хатын-кызның таҗы – калфак икәнен күрсәтәбез. Шулай булганда гына безнең традицияләребез онытылмас.


-Энҗеле матур калфакларны концерт-театрларга барганда гына кисәң дә, күпмедер вакыттан соң аларны барыбер юарга кирәк. Бу эшне ничек дөрес итеп башкарырга?


- Һәрбер киемне матур итеп тәрбияләп тотарга кирәк. Калфакны да юарга, тәрбияләп торырга кирәк. Калфак әлбәттә кер юу машинасында юыла торган әйбер түгел. Ул бит эксклюзив, зәвыклы баш киеме. Тик кул белән юып, йомшак чүпрәк белән генә сөртеп, тастымалга җәеп кенә киптерергә кирәк бияләй калфакны. Ә түбәтәйләрне формасы бозылмасын өчен банка төбенә кидереп киптерергә.


- Әңгәмә өчен рәхмәт Сезгә, Гөлнарита! Эшләрегездә уңышлар телим!


Фото Гөлнарита Камалованың шәхси архивыннан алынды.


Читайте нас: