- Без сезнең белән 21 ел бергә атладык. “Бишле” билгесенә җитәргә омтылып, авыр булса да, алга атлавыбызны дәвам иттек. Кайдадыр без моңа ирештек, кайдадыр килеп чыкмады, әмма без һәрвакыт сыйфатлы җитештерү процесслары һәм сыйфатлы продуктлар чыгару юлыннан бардык. Мин сезнең беркайчан да бу юлдан читкә тайпылмагыгызны теләр идем. 2021 ел, миңа инде 71 яшь. Туктарга, артка әйләнеп карарга, укылмаган китаплар, җырланмаган җырлар белән, үз-үзем белән булырга вакыт җитте, - дип белдерде ул.