Барлык яңалыклар
Шәхес янында
24 декабрь 2020, 14:05

2020 ел кайсы ягы белән хәтердә калды?

Быелгы ел бик үзенчәлекле булды.

Быелгы ел һәркем өчен үзенчәлекле булды: кемгәдер борчылу-мәшәкатьләр, кемгәдер, киресенчә, шатлык-сөенечләр китерlt. Без исә гәзитебезнең күптәнге тугры дусты, киңәшчесе, озак еллар “өметчеләр” оештырган күпсанлы чараларның иганәчесе булган зур хөрмәткә лаек шәхес – Дүртөйле районы “АгыйделСервис” җитештерү-сәүдә фирмасының озак еллар алыштыргысыз җитәкчесе Әмир Рәхмәтулла улы Сәфиевка шушы сорауны бирдек.
- Быелгысы ел бик үзенчәлекле булды. Шулай да, авырлыкларга карамый, күңел биреп эшләдек, - диде безгә Әмир Рәхмәтулла улы. - Һәрвакыттагыча, зур җаваплылык хисе тоеп, ризык җитештердек. Хезмәт хакын вакытында түләдек. Шуңа да елны уңышлы тәмамлап киләбез. “АгиделСервис”ның эшчәнлегеннән, коллективымнан канәгатьмен. Иң мөһиме – хезмәтебезнең кешегә кирәклеген аңлап эшләдек.
Киләсе ел – Үгез елы. Барлык дусларымны, шул исәптән “өметче” дусларымны, якыннарымны, хезмәттәшләремне Яңа ел белән тәбриклим! Киләсе ел бәрәкәте, муллыгы, иминлеге белән килсен. Коронавирус кебек чирләр үтеп китсен. Барчабызга да ирешелгән уңышларга сөенеп, тыныч тормышта яшәргә насыйп булсын. Табыннардан без пешергән ризыклар өзелмәсен.
Читайте нас: