Барлык яңалыклар
Шәхес янында
8 декабрь 2020, 17:30

Халык җырларында – бар булмышыбыз

Икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповка – 85 яшь!

Икътисад фәннәре докторы, профессор Касыйм Йосыповка – 85 яшь!
Тормыш әллә нинди үзгәрешләр китереп торса да, һәр чорның шул чуалчыкларын җиңәрлек, бәсен саклап, халкының горурлыгы булыр, югалмас, керләнмәс, вакланмас шәхесләре була. Аларның булуы бик мөһим, чөнки гомерен эзләнүләргә, ачышка, рухи мирасны саклауга багышлаган шундый олуг затлар әллә нинди караңгылык килгәндә дә, сүнмәс бер нур булып меңләгән кешеләр күңелендә өмет уята. Икътисад фәннәре докторы Касыйм ага Йосыпов шундый затлы милләт улларының берсе. Гомерен туган җиренә, аны яклауга һәм үстерүгә, бар яклап та камил итәргә тырышып, киңкырлы эшчәнлек белән яшүче галимебез бу көннәрдә матур гомер бәйрәмен билгели. Башкортстанда гына түгел, Татарстанда, Русиядә киң билгеле, абруй яулаган Касыйм абый бу тормышта барысына да зур тырышлыгы белән иреште. Сугыш ятим иткән буын вәкиле ул. Ул еллар аның йөрәгенә уелып кергән. Бу кичерешләре аның китапларында “ташка” басылды. Касыйм абый тарихка, халык хәтеренә, халык байлыгына сак караучы галим – теоретик кына түгел, ул - иңнәренә зур милли мирасыбызны саклау бурычын йөкләткән кеше. Гади татар авылында туып-үсеп (урыны туры килгәндә, галим 11 ел туган телендә белем алуы белән горурланырга ярата), күптән инде профессор дәрәҗәсенә күтәрелгән Касыйм абый адәм баласында булырга тиешле зур тырышлыкның барлык киртәләрне юк итәрлек көч булуын үз мисалында танытты. Күрәмсез, туган теле аңа профессор дәрәҗәсенә ирешергә дә комачауламаган. Мондый шәхесләребез турында язганда шушы мәгънәгә басым ясавымның сере – бүген балаларына белем биргәндә туган телне кысрыклап чыгарган әти-әниләрнең ялгышуларына ишарә.
Касыйм Назыйф улын ныграк белгән саен уникаль күңел байлыгы, профессиональлеге, киңкырлылыгына хәйран каласың – тирән акыллы галим икътисадчы да, тәрбияче дә, телче дә, язучы да, тарих белгече дә, хәйрияче дә, эколог та, ватанпәрвәр киң җәмәгать эшлеклесе дә, җырчы һәм музыкант та... Менә ул – камиллек!
Матур юбилеен каршы алган көннәрендә шундый илаһи кеше-милләт җанлы икътисад галиме белән халкыбыз өчен кадерле мирас – галимнең үзенең дә зур гомер юлында юлдашы булган җырлар турында сөйләшергә килештек.
–Касыйм абый, халык җырларында милләтебезнең бөтен күргәне-кичергәненең тарихи елъязмасы чагыла дисәм, хаталанмыймдыр. Сез халкыбызның шул олуг мирасы – җыр сәнгатенә аеруча сак караштасыз. Бу өлкәдә дә ирешкән зур тормыш тәҗрибәгез белән аларны саклауга, үстерүгә зур игътибар бирүче санаулы осталарның берсе булып танылдыгыз. Бүген халык җырлары язмышы турында ни әйтер идегез?
–Яңа гасырның башында килеп чыккан әхлакның аска тәгәрәве халык җырына мөнәсәбәтне дә үзгәртте. Имеш, без хәзер барлык рухи байлыгыбызны, нәкъ узган гасырдагы Октябрь инкыйлабыннан соң килеп чыккан түнтәреш сыман, яңабаштан корабыз. Борынгы заман халык көйләребездән, гармунннардан башка, сәхнәне заман техник чаралары ярдәмендә дер селкетәбез. Кайбер җырчылар халык җыры – чишмә башы икәнлекне онытыпмы, әллә белмичәме, үзләренең концертларында халык җырларын башкармыйча гына сәхнә тотарга өйрәнеп киттеләр. Мисал китерергә кирәк, дип табам. Бер җилле җырчыбыз бар бит, чыннан да талантлы – Бардадан. Яшь кенә булса да, халык артисты исемен дә бирделәр үзенә. Әмма мин аның башкаруында бер татар халык җырын да ишеткәнем юк, диярлек. Җырлаган җырларының күбесе әтием, ирем, улым турында гына... Халык артисты исеменә халык җырын башкармыйча гына күтәрелү, йомшак кына әйтсәк, дөрес түгел ич. Мәрхүмкәем Зифа апа Басыйрова концертлары искә төшә. Татар халык җырларын башкаруда тиңе булмаган бу зат зур микрофонсыз гына сәгатьләр буена халык җырларын яңгыратыр иде. Һәм... Фани дөньядан атказанган артист исеме белән генә китеп барды. Бүген җиңел-җилпе җырулар белән халык исемен күтәргәннәргә Зифа ападайларның рухлары рәнҗемиме?
Тагын бер мисал. Ике консерватория (Мәскәү консерваториясенең татар студиясен һәм Казан консерваториясен) тәмамлаган, гомере буе халкыбызны затлы сәнгать үрнәкләрендә тәрбияләгән Динә Сираҗетдинова исә бер исемсез килеш лаеклы ялга китә. Студент елларында мин аның башкаруында Фәтхерахман Әхмәдиевның искиткеч “Җилләр, җилләр” дигән җырын тыңлап хозурланганым булды.
Борчулы уйларымнан арынырга теләп бүген дә халык җырын үз иҗатының гомерлек нигез ташы иткән гыйззәтле җырчыбыз Идрис Газиевка дәшәм. Аның әле Бакый агабыз Урманче исән чакта ук борынгы җырлар турындагы әңгәмәләре сокландырырлык:
Утыртма ла читән ник утырттың,
Арасында гөлләр, һай, булмагач?
Минем күңелкәйне ник ярсыттың,
Үз күңелләреңдә, һай, булмагач?
Менә ул чишмә башы. Безгә килеп җитә алганы. Бакый ага аны Идрискә әтисеннән өйрәнеп калуы турында сөйләгән. Ни кызганыч, көйләрне-җырларны язу техникасы булмаган заманнарда күпме җырларыбыз харап булганнар. Объектив рәвештә 2-3 буыннан соң әүвәлгеләре акрынлап яңарыш кичереп онытыла килгәннәр. Идриснең әйтүе буенча, җырлары белән беренче язмаларда катнашу бәхете Сара Садыйкова, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова өлешләренә төшкән. Әмма ул вакытларда, беренчедән язу техникасы камил булмаса, икенчедән, соңрак килеп чыккан вәхшәтле җыр тасмаларын яндырулар рухи хазинәбезне юк иткән. Субъектив сәбәп тә, һай, аяктан еккан. Явыз Иванның Казанны басып алуын гына әйтик. Татарга җан саклау рух саклауга караганда өстенлеккә калган заман бу. Куылган халык рухын гына түгел, мөлкәтен дә калдырырга тиеш була. Читләргә чәчелгәч, рухи байлык читләр белән кушыла, яңара, искесенең байтагы кайтарып ала алмаслык хәлгә килә.
Идрис белән телефон аша кыска гына булган шушы сөйләшү шушы фикерләргә сәбәпче булды. Әфарин, Идрис Газиев кебек фикерле җырчыларыбыз татар җыр сәнгатендә һәм аның Уфа җирлегендә күп булмаса да барлар әле.
- Әйткәндәй, безнең мәктәпнең милли уен кораллары
ансамбле репертуарында Уфа көе, Авыл көйләре бар иде. Алар нинди җирлектә туган?
–Уфа татарларының җыр иҗаты бик бай. Безнең мохиттә
чыкканнары торак пунктлар белән дә, табигать күренешләре белән дә бәйле. Иң башта хәзерге вакытта шәһәр, район исемнәре белән бәйле булганнарының кайберләрен әйтеп китим: Уфа (Уфаларга барган чакта кара урманнар үтәм), Стәрле (Без китәбез таң алдыннан, тәрәзә ачып карап кал), Дүртөйле (Һәркемнең дә үз хәсрәте була торгандыр инде), Бакалы (Олы юлдан узган ла шул кәрваннарның, һай, кәрваннарның һаваларга оча ла шул тузаны), Борай (Бара торгач бер утырдым биек тау билләренә), Сыерышбаш авылы көе (Туган җирләреңдә яшәү рәхәт тә ул, читен дә) һ.б. Татар халык җыры “Уфа” хәзер башкарылмый диярлек. Казан җырчылары аны җырламыйлар. Җырласалар да “Уфа юллары пыяла” диясе урынга берәүләре “Казан юллары”, кайсылары “Кала юллары” дип җырны туган җирлегеннән аералар. Ә Уфадан бер атаклы җырчы”Уфаларга барган чакта яшел урманнар үтәм” дип җырлый. Ничек инде, яшел булмаган урман буламыни? “Уфа” җыры безнең якларда – Көнбатыш Башкортстанда туган. Урманнарыбыз якты, үтә күренмәле, диярлек. Уфага баручы, үзенең якынын күрер өчен, кара урманнар үтәргә дә риза. Ә кара урман ул, билгеле Пудымал урманы. Шул урманда юлчыларны баскан очракларны аз сөйләмиләр иде сугыш елларында.
–Тауларга, елгаларга багышланган җырларның кайсылары бездә туган?
–Табигать күренешләре белән бәйле җырлардан безнең
җирлектә чыкканлыгын кычкырып торган“Иделләре-күлләре”н күрсәтер идем. Узган гасырның илленче елларында Уфа кинотеатрларында сеанс алдыннан микроконцертлар була иде. ”Октябрь” кинотеатрында Җәмилә Халикова дигән җырчыбыз бу җырны нәкъ чыккан җирендәге сүзләр белә җырлар иде:
Уфалардан алып кайттым
Асылмалы зур көзге.
Якты йолдызлар сүнгәнче
Уйлап ятам мин сезне.
Иделләре, Иделләре,
Иделләре, күлләре...
Тагын әле Уфа татарларының “Ушили” җыры да бар. Заманында аны Фән Вәлиәхмәт халыкның үзенә бүләк иткән иде:
Ушилинең таулары
Өзелә камыт баулары.
Кызганыч ки, бу көйне һәм аның сүзләрен соңгы вакытта тиз генә Алма-Ата җырына җайлаштырдылар. Гәрчә татарлар Алма-Атага барсалар, тигезлектән барып керәләр...
- Сезнең “Туган моңнар”конкурсы бик зур уңыш казанып,
абруйлы шәхесләрне җәлеп итеп өлгерде. Ул әле пандемиягә бәйле тукталып торамы, Касыйм абый?
–Минем Чакмагышта үз призларыма үтүче “Туган моңнар” дип аталган конкурсларның беренчесенә хәзерләнүем бик гыйбрәтле булды. Башта конкурсның аһәңенә аваздаш булырлык көй эзләдем. Ул табылды. Айдар Фәйзерахманов башкарган, чынлап та бик борынгы булып ишетелгән “Борынгы көй”иде ул:
Быел ни булды үземә,
Сагыш тулды ике күземә.
Төбәкара конкурс призларын алырга Казанга махсус бардым. Татар халык җырларын башкаручыларны милли бүләкләр белән хуплауга ни җитә! Ниятемне әйтүем булды, мең рәхмәтләр яусын, кем ничек булдыра, бүләкләрне яудыра башладылар. Халык шагыйребез, ул вакытта Дәүләт советы депутаты хәзер инде мәрхүм (авыр туфрагы җиңел булсын) Роберт Миңнуллин иң башлап Салаватка шылтыратты. Ә аның Аксәеттә “Салават дусларын җыя” чарасын хәстәрләп йөргән чагы икән. Телефон аша Салават үзенең фабригыннан ун затлы түбәтәйне бирергә әмер кылды. Бөтендөнья конгрессының Башкарма комитеты – музыкаль үзәк, Мәрҗәни мәчете “Идел-пресс” нәшер иткән өч Коръән китабын бирде. Шулай итеп, призларның күбесе казанлыларның бүләкләре рәвешендә җыелды да бетте. Бүләкләрне тапшырганда Чакмагышның ничек тантана иткәнен күрсәгез иде. Төбәкара “Туган моңнар” конкурсының урынын тагын шуның белән дә билгеләп була. Чакмагышта җиңеп чыккан ике җырчыбыз – Фидан Бикмурзин һәм Сердар Оразмурадов – соңрак Казанга барып җитеп, Халыкара “Татар моңы” конкурсының лауреаты һәм дипломанты булдылар. Тагын шунысын да әйтәсем килә: өч конкурста да жюри рәисләре булып татар җыр сәнгате алиһәләре катнаштылар: Уфадан үзебезнең Фәридә апабыз Кудашева, Казаннан Миңгол Галиев, Гөлзадә Сафиуллина, Фердинанд Сәлахов. Минем бу конкурсны даими рәвештә үткәрелә торган, “Татар моңы” конкурсының имәндәй ныклы терәге булырлык бер чарага әйләндерәсем бик килә. 2018 елның язында махсус IV конкурс турында сөйләшергә Чакмагышка кайтып та килдем. Аныңчы жюри рәисе итәргә теләгән сәнгать әһеленең ризалыгын да алып өлгергән идем. Әмма үземнән тормаган сәбәпләр аркасында үтми калды. Әле ул чакта коронавирус зәхмәте дә булмаса да. Югыйсә, хәзерге вакытта мондый чараларга җәмәгатьчелекнең ихтыяҗы бик зур дип беләм.
Борынгы заман халык җырларын мирас итеп яшьләргә
калдыру өчен эшләнгән хезмәтләр турында ни әйтерсез, Касыйм абый.
–Бүген мирасны мәңгеләштерү өчен шартлар ифрат күп. Әмма без аларны җитәрлек кулланабызмы? Юк һәм юк! Мисал өчен ике республикада –Башкортстанда һәм Татарстанда нәшер ителгән энциклопедияләр турында әйтәсем килә. Татарныкында җырлар ноталарсыз гына бирелгән. Ә башкортлар җиде томда тупланган сиксән бер борынгы җырны ноталары белән биргән, һәм хезмәт бик отышлы килеп чыккан. Аннары “Авыл көйләре” дип гомумиләштерү ул адрессыз хат кебек килеп чыга. Алтын фондыбызны тәшкил иткән җырлар турында да бернинди мәгълүмат юк. Бүген авыллар проблемасы калыкканда, борынгы җырларыбыз саллы корал булып хезмәт итә алыр иде.
–Тирән эчтәлекле, җылы эңгәмәгез өчен рәхмәт, Касыйм абый. Сезгә ныклы сәламәтлек, телибез. Мондый очрашулар тагын булсын әле.
Алсу Төхвәтуллина әңгәмәләште.
Читайте нас: