Барлык яңалыклар
Шәхес янында
12 август 2020, 14:30

Изгелекләр чишмәседер әнкәйле йорт

Гомер юлында таяныр таяныч, туган нигезгә кайтып, сыеныр кешең булу – зур бәхет!

Тормыш юлында якты маяк булып, акыллы киңәшләрен биреп торучы газизләрдән-газиз, якын кешебезгә әнкәй, әни, инәкәй дибез. Әнкәйле кеше – иң бәхетле кеше! Мин үземне бик бәхетле саныйм – гомер юлымда таяныр таянычым, туган нигезгә кайтып, иңнәренә сыеныр кешем бар.
Әнкәем Фәния Чакмагыш районы Тайняш авылында Каюм һәм Тәгъзимә Насыровлар гаиләсендә 1940 нчы елнын ямьле августында дөньяга килгән. Алар гаиләдә җиде бала үсә: Тәлгать, Зоя, Фәһим, Фәния, Тәнзилә, Фәнис, Ләйлә. Әтисе Каюм Насретдин улы Бөек Ватан сугышы башлангач, Кызыл Армия сафларына алына, фашист илбасарларына каршы сугышта катнаша. Каты яралана, бер кулын кисәргә мәҗбүр булалар. Сугыштан кайткач, туган колхозында рәис урынбасары, аннары бригадир, ферма мөдире булып эшли. Кызганычка каршы, сугышта күргән михнәтләр әтисенең гомерен кыскарта, илле яше дә тулмастан вафат була. Әтиләре вафатыннан соң, энеләрен һәм сеңелләрен үстерү Тәлгать абый белән әнкәй жилкәсенә төшә.
Әнкәебез хезмәт юлын бик яшьли башлый - Тайняш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, колхоз фермасында сарыклар карый, сыерлар сава. Туганнарын үстерешүдә, белем бирүдә, бер сүз белән әйткәндә, кеше итүдә әнисенә зур ярдәмче була. Аның башкарган эшләрен бер сүз белән генә әйтеп тә булмый – әнкәй кирпеч тә суга, печән чаба, урман кисә… Шул заман яшьләре башкарып үскән эшләрнең барысын да җиренә җиткереп эшли, сынатмый.
Тәлгать абыйсы үзе исән чакта әнкәйне мотоциклда йөрергә өйрәтеп калдыра. Бервакыт шундый кызык хәлгә дә юлыга әле ул. Үзеннән күпкә олы авылдаш ир-атлар белән урманга агач кисәргә китәләр. Ирләр, агач кисеп, тракторга төягәннән соң, нык кына «йомшаралар». Тракторны йөртүче аягында басып торырлык хәлдә булмый. Нишләргә? Төн. Иртән- иртүк трактор колхоз эшендә булырга тиеш. Бармаса, закон каты. Бердәнбер айнык кеше – әнкәй. Матай йөрткәне бар. “Фәния, рульгә утыр, иртәнгә кадәр кайтып житмәсәк, баш бетте”, - диләр. Бер ни эшләр хәл юк, әнкәй трактор руле артына утыра, башкаларга агач төягән прицеп өстендә урын кала.
Шулай итеп, үз гомерендә беренче тапкыр тракторга утырган әнкәй авылдаш абзыйлар белән бергә, агач төяп, авылга тракторда кайтып керә. Кирәк икән матаен да, тракторын да йөртә, атта чаба. Абзар тулы мал-туарга печән дә алып кайта, утын да ташый.
Әнкәемнең гаиләсе авылда тырыш, булдыклы, кешелекле булулары белән аерылып торган. Алар күп итеп умарта тоткан. «Бал аерткан вакытта ихатага зур өстәл әзерлибез, әнкәебез Тәгъзимә күп итеп күмәч пешерә. Сугыштан соң ятим калган сабыйларны, балалар йортларында тәрбияләнгән балакайларны чакырып, туйганчы ашата идек, ул көннәр балалар өчен зур бәйрәмгә әйләнә иде», - дип хәтерли ул.
Әнкәебезгә, җиденче классны тәмамлагач, фермага эшкә керергә – сыер саварга туры килә. Әнисе чирли, абыйсы Фәһим Уфа нефть институтына укырга керә. Әнкәйнең дә укыйсы килә дә соң... Тик “туганнарны укытырга кирәк” дигән уй аның өчен мөһимрәк була. Ул һәрбер туганына ярдәм кулын сузарга, таяныч булырга тырыша. Мәсәлән, нефть институтында укыган Фәһим абыйсына кирәгенчә азыгын да, акчасын да җибәреп тора. Абыйсы институтны кызыл дипломга тәмамлый. Озак еллар Нефтекама шәһәрендә автозаводта цех начальнигы, генераль директор урынбасары вазифаларын башкарды. Кызганычка каршы, каты авырудан вафат булды.
Әнкәйнең иң рәхмәтле туганы – Фәнис абый. Ул озак еллар «Герой» колхозында партком секретаре булып эшләде, халык ихтирамын яулады. Тормыш иптәше, укытучы Зөһрә апа белән әнкәйгә зур ярдәм күрсәтеп тордылар. Кызганыч, Фәнис абыебыз да мәрхүм инде. Сеңелләре Тәнзилә һәм Ләйлә апалардан да әнкәй турында тик җылы сүзләр генә ишетергә була. “Фәния апабыз бездән артык эш эшләтми иде. Ул безнең өчен әткәй дә, әнкәй дә булды”, - диләр алар. Ләйләгә ул хәтта сеңлем дип түгел, балакаем, дип эндәшә.
Шулай итеп, туганнарын үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгаргач кына, әнкәебез 1969 елның ноябрендә Иске Дөмәй авылы егете Нурлыгаянов Зөфәр Газизҗан улына кияүгә чыга. Ул гомер буена “Биш партизан” колхозында намус белән тырышып эшләде. Алар ике бала тәрбияләп үстерде. Бүген әнкәебез балалары өчен зур горурлык кичереп яши. Алар ярдәмчеллек, кешелеклелек кебек иң асыл күңел сыйфатларын әнкәйләреннән алган. Рәмзә кызы - югары педагогик белемле. Радик улы – Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә югары категорияле табиб, травматолог-ортопед.
Әнкәебез гомеренең бер көнен дә хезмәттән башка үткәрмәде. Безне, балаларын да, хезмәт сөяргә, тырыш булырга өйрәтте. Дөмәй авылына килгәч тә, колхоз һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Фермада маллар карады. Шул заманга хас булганча, коммунистлар партиясе сафларына керде, район һәм республика гәзитләрендә язмалар белән чыгыш ясады, авыл һәм район советына депутат итеп сайланды.
Шөкер, әнкәйнең хезмәтен күрә белделәр. Төрле дәрәҗәдәге медальләр, почет билгеләре, почет грамоталары шул хакта сөйли. Ул бүген зур горурлык белән “хезмәт ветераны” исемен йөртә. Кызганычка каршы, тормышында әнкәйне борчыган хәл дә булды – бервакыт фермада эшләгәндә ут сүнә, әнкәй таеп егыла. Нәтиҗәдә, күзе бәрелә, күрмәс була. Аңа 3 группа инвалиды бирелә. Шуңа карамастан, ул гомерендә бер тапкыр да эшләгәндә отпуск алмый, больничныйга чыкмый, санаторийләргә бармый…
Әткәй белән ихата тутырып мал, кош-корт тоттылар. Кызганычка каршы, әткәй моннан ике ел элек мәрхүм булды. Ә әнкәй, Аллага шөкер, бүген дә актив тормыш алып бара. Кош-корт карый, бакча тутырып агач-куак, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә. Аларның ниндие генә юк бакчабызда! Алай гына да түгел, әнкәй гәзит-журналлар яздырып ала, китапханәдән китаплар алып укый. Әнкәйнең һәр баласына – миңа, Рәмзә кызына, Әлфия килене белән Дамир киявенә күңел җылысы, якты карашы җитә. Динар, Ильвина, Динара һәм Марат оныклары өчен әнкәй - мәрхәмәтле нәнәй дә, киңәшче һәм сердәш тә. Һәрберебезнең шатлыгы, тормыш маягы булып, сәламәтлектә озын-озак бәхетле гомер кичерсәң иде, әнкәй!
Радик Нурлыгаянов.
Уфа шәһәре.
Редакциядән: Бу язма авторы, редакциябезнең дусты Радик Зөфәр улы Нурлыгаянов - республиканың медицина тармагында киң танылу алган, меңнәрчә кешенең сәламәтлеген ныгытуга зур өлеш керткән абруйлы табиб, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган табибы, БР Сәламәтлек саклау отличнигы, “Уфа шәһәренең ин яхшы травматологы”, “Иң яхшы халык табибы” конкурсында жиңүче. 2014 елда республиканың Ел Кешесе исеменә лаек булды. Шул ук вакытта Радик - Уфа шәһәренең остеопорозны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе дә. 110нан күбрәк гыйлми хезмәт, 8 уйлап табу патенты авторы. Шуларга өстәп, ул драматургиядә дә үзен сынап карады. Ул язган “Ак чәчәк– сиңа бүләк” пьесасы Уфа Нур татар дәүләт театрында 5 ел дәвамында сәхнәләштерелде, Башкортстан телевидениесенең алтын фондына яздырып алынды.
Читайте нас: