Барлык яңалыклар
Шәхес янында
1 июнь 2020, 17:00

Матурлык тудыручы Рөстәм

Зәвыклы, тыйнак, булдыклы рәссамыбызга - 50!

Безгә, “Өмет”челәргә, гәзитебезне яратып укучылардан еш кына: “Шундый тирән эчтәлекле һәм матур бизәлешле гәзит чыгарганыгыз өчен рәхмәт!” – дигән җылы сүзләр ишетергә туры килә. Җылы сүз – җан азыгы, диләр бит. Шундый сүзләр ишетүе, әлбәттә, бик тә күңелле! Аның “тирән эчтәлекле”се – язган журналистларга кагылса, “Өмет”нең күркәм, дусларыбыз күңеленә хуш килерлек бизәлешле булып дөнья күрүендә зәвыклы рәссамыбыз Рөстәм Хәнәфинның өлеше зур.
Шушы көннәрдә Рөстәмебез – ә без аны үз күреп шулай дип йөртәбез – үзенең матур гомер бәйрәмен, 50 яшьлек юбилеен билгели. Без, аның белән иңгә-иң эшләүче хезмәттәшләре, шушы бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклибез һәм күңелебездә булган иң җылы хисләрне юллыйбыз!
Озак еллар бер коллективта эшләүчеләр бер-берсенә туганнар кебек якын була. Рөстәм дә, “Өмет”челәргә – туганга тиң якын дус, җаваплы хезмәткәр, ышанычлы юлдаш, кирәк вакытта хәтта сердәш тә. “Өмет” гәзитендә 25 елга якын эшләү дәверендә Рөстәм үзен чын-чынлап булдыклы, ышанычлы, җаваплы хезмәткәр булуын исбатлады.
Тырыш егетебез башта Уфаның 2нче санлы училищесында художество-графика бүлеген, аннары М.Акмулла исемендәге педагогия институтын тәмамлап, югары белемгә ия булган. Яшьтәшләре белән беррәттән, ир-егетләр өчен изге бурыч саналган солдат хезмәтен дә намус белән үтеп кайткан.
Бүгенге көндә ул редакциябездә – рәссам да, җаваплы сәркәтип тә. Һәр язмага туры килүче, аның эчтәлеген ачып бирүче, укучылар игътибарын бер караудан җәлеп итеп торучы фотосурәтләр сайларга Рөстәмгә генә куш инде! Рәссам шул, ни дисәң дә... Коллажлар остасы да ул.
Командировкаларга да еш чыга ул – Рөстәм белән бергә сәфәрләр һәрчак уңа, проблемалар да ничектер җиңелрәк хәл ителгән, язасы язмалар да җиңелрәк язылган кебек. Менә шундый якты ауралы, ипле, елмаеп кына торган кеше ул. Бер сүз белән әйткәндә, уңдык без аннан.
Рөстәм – баш-аягы белән авыл баласы. Әтисе Галинур абый белән кадерле әнисе Нәкыя апа улларында авыл баласына гына хас кешелеклелек, ярдәмчеллек, тыйнаклык кебек иң асыл күңел сыйфатларын тәрбияләгән. Тыйнаклыгы хәтта кирәгеннән тыш артыграк та шикелле.
Тормыш аклы-каралы булган кебек, Рөстәмебез өлешенә төшкән сынаулар да байтак булды. Ләкин ул үзенә генә хас рух ныклыгы белән аларны үткәрә белде, чыныкты, тормышка аек акыл һәм сабырлык күзлегеннән карады. Ул элеккечә кешелекле, зирәк, тыйнак Рөстәм булып калды.
Бүген без аны бик бәхетле кеше дип исәплибез. Чөнки аның ашкынып килер яраткан эше – “Өмет”е, кадерлеләрдән-кадерле гаиләсе: яраткан хатыны Миләүшәсе, Рафаэль улы, Камилә һәм Эльза кызлары, үз торагы бар. Аны чиксез хөрмәт иткән без – хезмәттәшләре бар. Адәм баласы өчен тагын ни кирәк?
Рөстәм! Гомер бәйрәмең – 50 яшьлек юбилеең котлы булсын! Алдагы тормышың, гаиләң – имин, үзең – сау-сәламәт, дусларың ышанычлы булсын. Һәрвакыт без яраткан тыйнак һәм зирәк Рөстәм булып кал!
Хөрмәт белән, “Өмет”челәр.
Читайте нас: