Барлык яңалыклар
Шәхес янында
23 март 2020, 18:00

ТАБИБ, ГАЛИМ, ЯЗУЧЫ

Күренекле шәхес Мәҗит Нартайлаковка – 60 яшь

Күренекле шәхес Мәҗит Нартайлаковка – 60 яшь
Медицинаның нык алга китүе зур могҗизага тиң. Алдынгы хирургия технологияләре ярдәмендә соңгы чорда Башкортстанда да шактый катлаулы операцияләр ясала башлады һәм йөзләгән-меңләгән кешенең гомере саклап калынды. “Районыбызның хирургия хезмәте кураторы, игелекле якташыбыз Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаковның ныклы ярдәмен һәрчак тоеп эшлибез. Изгелекле кеше ул, бәндәләрне сөендереп яшәргә, бәхетле итәргә яратылгандыр инде,” – дигән иде остазы турында бер вакыт Чакмагыш район дәваханәсе хирургия бүлегенең элекке җитәкчесе Шамил Гаммир улы Шакиров (урыны җәннәттә булсын).
Мәҗит Нартайлаков Ырымбур өлкәсе Переволоцкий районында гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Мәктәптә укыган елларында, иң кирәкле вакытта авылда медицина ярдәме күрсәтерлек табиб булмаганлыктан, явыз чир әтисен дөньялыктан алып китә. Гаилә башлыгының вакытсыз үлеме якыннарын зур кайгыларга сала, Мәҗиткә медицина юлын сайларга этәргеч бирә.
1976 елда Нартайлаковлар гаиләсе Иске Балак авылына, әнисенең туган ягына күчеп кайта. 1977 елда Мәҗит Тайняш урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Башкорт дәүләт медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Студент елларында ук уку cәгатьләреннән соң дәваханәдә санитар булып эшли башлый. Институтны тәмамлагач, 1983-1985 елларда хирургия буенча клиник ординатура үтә. Аннары Уфа шәһәренең алтынчы дәваханәсендә кабул итү бүлеген җитәкли. 1987дә конкурс буенча үзе тәмамлаган уку йортының гомум хирургия кафедрасында кандидатлык диссертациясе яклый. 1991 елдан доцент булып эшли. 1995 елда Мәскәүдә докторлык диссертациясен уңышлы яклаганнан соң бер ел үткәч, медицина университетының гомум хирургия кафедрасы профессоры булып сайлана. Янә бер елдан гомум хирургия кафедрасы мөдире вазифасына раслана. Бер үк вакытта 1994-1997 елларда Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы, 2011-2015 Башкорт дәүләт медицина университетының дәвалау эше буенча проректоры булды.
Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков Г.Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе базасында эшләп, хирургия профилендәге барлык бүлекләргә юнәлеш биреп тора, коллегаларына, укучыларына зур ярдәм күрсәтә. Шундагы хирургия клиникасы директоры ул. Бер үк вакытта Башкортстанның республика хирургия-гепатология үзәгенә, алдынгы медицина технологияләрен өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институтына, медицина университеты клиникасы базасындагы гепатология үзәгенә дә җитәкчелек итә. Безнең районның хирургия хезмәте кураторы.
Күренекле якташыбыз – югары категорияле хирург, галим, югары белем йорты укытучысы, Русиянең табигый фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, БРның атказанган фән эшмәкәре, БР сәламәтлек саклау отличнигы, БР һәм РФнең атказанган табибы, Башкортстанның 2002 елгы иң яхшы хирургы. Халыкара хирург-гепатологлар ассоциациясенең шәрәфле әгъзасы, Русия хирурглар җәмгыятенең Башкортстан бүлеге рәисе, медицина университеты гыйльми советы әгъзасы, Сәламәтлек саклау министрлыгының хирургия буенча аттестация комиссиясе һәм хирургия советы рәисләре урынбасары, “Здравоохранение Башкортостана” журналының редколлегия әгъзасы.
Мәҗит Әхмәт улы хирургия гепатологиясе, хирургия гастроэнтерологиясе, абдоминаль хирургия, хирургия инфекцияләре, трансплантология, торакаль хирургия юнәлешләрендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара. “Кардиохирургия”, “Трансплантология” дигән махсус программалар эшләгән. Аның гыйльми казанышлары белән Русия регионнарында гына түгел, БДБ илләрендә, хәтта Болгария һәм Төркиядә кызыксыналар.
Башкортстан Республикасы Хирурглар ассоциациясе “Алтын скальпель” премиясен булдырып, 1997дән алып ел саен шул югары бүләкнесәламәтлек саклау өлкәсендә зур уңышларга ирешкән табибларга тапшырып килә. Мәҗит Нартайлаков 1996, 2005, 2013 елларда, ягъни өч тапкыр инде “Алтын скальпель”гә лаек булды!Ул шулай ук Русиянең һәм Башкортстанның Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Дипломнар, Салават Юлаев ордены, Башкортстанның фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнде.
Фәнни хезмәтләре дә 600дән артык. 13 монографиясе, 34 укыту кулланмасынәшер ителгән. Уйлап табуга 28 патент алынган, 51 рационализаторлык тәкъдиме керткән.
Эш бүлмәсе диварындагы портретларга игътибар итүемне күргәч, ул зур горурлык белән: “Болар минем хөрмәтле укытучыларым – профессор Ирек Сафин, академик Наил Гатауллин, гастрохирургия бүлегенең элекке мөдире Николай Пешков. Бүгенге уңышларым өчен мин беренче чиратта аларга – остазларыма бурычлы”, – дип куйды.
Әйе, остазларыннан күп нәрсәгә өйрәнә ул. Ә тормышта алар биргән гыйлемне кулланырга, камиллекне күрсәтергә һәрчак сәбәбе туып тора. Аның кебек югары категорияле хирургларга бигрәк тә.
Мәкаләм башында героемның бик яшьли әтисез калуын әйткән идем. Бу хакта балачак истәлекләрен уртаклашып, ул түбәндәгеләрне сөйләде: “Әтиемне дөньялыктан алып киткән яман шеш авыруы бүген дә җиңгесез. Ләкин иманым камил: хәзерге медицина технологияләре ярдәмендә әтиемне коткарып калып булыр иде, сәламәтлек саклау тармагының бүгенге мөмкинлекләре 1960-1970 елларныкыннан сизелерлек алга китте бит. Күп еллар элек әтиемә ясалган операция бүген иң гадиләрдән санала инде”.
Әйе, күбрәк кешеләрне гомерле итү бурычын алга куеп, медицина заман белән бергә атлый. Мәҗит Нартайлаков кебек сәләтле,олы йөрәкле табиблар адәм балаларын бәхетле итәр өчен бөтен көчен, белемен, вакытын бирә. Аерым авыручыларны операция генә коткара алмагач, дөнья медицинасы андыйларга донор әгъзаларны күчереп утырту юлын тапкан. Соңгы елларда шактый катлаулы мондый операцияләр Башкортстан җирлегендә дә ясала. Мәҗит Әхмәт улы – республикабызда әгъзаларны күчереп утырту буенча тәүге хезмәтне оештыручыларның берсе, Башкортстанда беренчеләрдән булып донор бавырны күчереп утыртуны уңышлы гамәлгә ашырган галим.
  • Бавыр күчереп утырту буенча иң беренче операцияне яхшы хәтерлисездер? –дип сорадым әңгәмәдәшемнән.
  • Мондый хәл онытылырлык түгел. 2013 елда цирроз белән авырган 43 яшьлек хатын-кызга утлы корал ярасыннан һәлак булган 29 яшьлек ир-егетнең бавырын алып утырттык. Берьюлы ике операция ясарга туры килде: беренчесе – һәлак булучының бавырын алу, икенчесе – шуны пациентка күчереп утырту буенча. Бу операцияләр 9 сәгатьтән артык вакыт дәвамында 60ка якын белгеч (урта һәм кече персоналны да исәпкә алып) катнашлыгында барды. Шул ук төнне хирурглар һәлак булучының бөерләрен дә ике пациентка күчереп утыртты: берсе – хатын-кызга, икенчесе – ир-атка. Шулай итеп, бер донор берьюлы өч пациентның гомерен саклап калды.
    • Сезнең хирургия эшчәнлегендә иң озак ясалган операция ничә сәгать барды?
    • Иң озак ясалганы бавыр күчереп утырту буенча тәүге операцияләрнең берсе иде, 12 сәгать эшләнде ул.
      • Безнең төбәктә киң таралган үт куыгына ташлар җыелу авыруы хакында ниләр әйтерсез? Аны дәвалау буенча табибларда төрле карашлар яшәп килә: берәүләр җыелган ташлары белән бергә үт куыгын хирургия юлы белән кискен вәзгыять кузгалганчы ук алдырырга киңәш итә, икенчеләр чир борчымаган хәлдә операциянең кирәге юкдип исәпли. Кем хаклы?
      • Безнең төбәктә авыруның бу төре чыннан да киң таралган. Үт куыгына ташлар җыелса да, үзендә шул авыруы барлыгын озак еллар сизми йөрүчеләр дә күп. Бу исә, урысча образлы әйткәндә, “мина замедленного действия” дигән хәлгә тиң, кайчан “шартлаячагы” билгесез. “Шартлау”га җиткермәс өчен үт куыгын һәм шунда җыелган ташларны үз вакытында планлы операцияюлы белән алдыру хәерлерәк. Планлы операция – җыелган ташлар үт куыгы белән бергә тән тиресенә бик бәләкәй яра ярып (миниинвазивная) яки тән тиресе берничә урыннан тишеп кенә (лапароскопическая) алына торган операция ул, шуңардан соң авыручы 3-4 көн эчендә терелә. Ә көннәрдән бер көнне ташлар кузгалып, үт ермагын (желчный проток) капласа, үт куыгында кискен вәзгыять (критическая ситуация) кузгалуын һәмтөрле авырулар барлыкка килүен көт тә тор. Ул вакытта радикаль алымнар куллану мәҗбүри: авыручыны ашыгычлы рәвештә коткару максатында планлы операция урынына тән тиренә зур яра ярып ясала торган операция эшләнәчәк. Шуңардан соң инде терелү бик озакка сузылачак, операциядән соңгы өзлегү проблемаларын әйтеп тә тормыйм. Шуңа күрә бу авырудан котылуның бердәнбер хирургия юлы гына бар, ташларны үт куыгыннан чыгару юлларын медицина әле уйлап тапмаган.
        • Укучыларыгызкүпме?
        • Гыйльми статуслылары гына да 50дән артык: минем кул астында 8 галим докторлык, 46 кеше кандидатлык диссертациясе яклады. Алар арасында медицина университеты ректоры Валентин Павлов, элекке сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров, республикабызның баш нейрохирургы, республика клиник дәваханәсенең бүлек мөдире Шамил Сафин һәм бик күп башкалар бар.
        • Хирург әзерләү өчен күпме вакыт таләп ителә?
        • Ун елдан да ким түгел. Хирургия – медицинаның үтә дә катлаулы тармагы, аның сафында санаулы табиблар гына кала. Психологик киеренкелекне кичерәлмичә бездән китүчеләр дә күп. Чын хирург ике сыйфатка ия: һөнәренә тугрылык һәм шуның хакына шәхси ял сәгатьләрен корбан итү. Эш сәгате узгач та кайтып китә алмыйсың. Хирург тәүлек әйләнәсенә эшли: обход, консультация үткәрә, операция ясый, коллегалары операция ясаганны күзәтә, күп укый, үз өстендә эшли. Көн саен күп төрле документ тутыру белән мәшгуль. Тормышыбызга компьютер үтеп кергәч, документ тутыру эше әзәячәк дип вәгъдә биргәннәр иде, чынында киресенчә килеп чыкты, отчет кәгазьләренә күмелдек, һөнәри бурычларны үтәргә вакыт шактый кысыла. Хезмәт мәшәкатьләре баштан ашканлыктан күп кенә яшь коллегаларым эш сәгатьләреннән соң дәваханәдә генә кунып, төнлә дә эшли. Гомумән, хирургка эшендә зур тәнәфесләр ясарга киңәш ителми. Кулларыннан һөнәри осталык китмәс өчен ул даими рәвештә операция ясарга тиеш. Шуның өчен хирургка отпусктан соң беренче көнне үк үзаллы операция ясарга киңәш ителми, куллары яңадан остарып киткәнче аңа операциядә ассистент буларак катнашу да җитә.
          • Көндәлек операцияләр, консультацияләр, укыту, фәнни эшчәнлек...Нинди ифрат тынгысыз зат бит Сез!Мондый зур мәшәкатьләр арасында ял сәгатьләрен ничек оештырасыз?
          • Табигать кочагында саф һава сулап җәяү йөрергә, балык каптырырга яратам, хәләл җефетем белән бергәләп чәчәкләр үстерәбез. Әдәби иҗат белән дә мавыгам.
            • Язышу арытмыймы соң?
            • Каләм тибрәтү мине көндәлек мәшәкатьләрдән арындыра гына.
            • «Личный лекарь Великого Тамерлана» атамалы китабыгызны миңа бүләк итүегезгә зур рәхмәт, мин аны укып чыктым. Идея-художество эшләнеше яхшы, әдәби тел үзенчәлегенә дә сүз тидерерлек түгел. Сез бит язучы да, журналист та түгел, ничек моңа ирештегез?
            • Бу әсәрем шул ук медицинадан аерылгысыз. Аны язганда архивларда, китапханәләрдә озак вакыт төрле чыганаклар өйрәнеп утырырга туры килде. Медицина темасы миңа яхшы таныш булганлыктан һәм тарих, тарихи шәхесләр белән тирән кызыксынуым аркасында урта гасырлар медицинасы торышын, тарихи вакыйгаларны тикшерү, өйрәнү, тарихи шәхесләр образлары тудырырга тырышу рухи байлык һәм күңелгә рәхәтлек бирде. Арытаба тупланган материалларныосталыгым җиткән кадәр әдәби кысаларга салдым. Иҗади эзләнүләремнең җимеше буларак, «Личный лекарь Великого Тамерлана»атамалы тарихи-художествороманымның ике басмасы, шул исәптән икенчесе, өстәмә рәвештә нәшер ителде. Төп героем –Алтын Урданы яулаган,дөнья тарихында тирән эз калдырган полководец, әмир Аксак Тимернең (Тамерлан) якын кешесенә һәм шәхси табибына әйләнгән шәхес, медицина белемле Хуҗа исемле башкорт егете. Яулап алу походларында катнашып, ул яраланган әмирне һәм якыннарын, сугышчыларны дәвалый, күпләрне үлемнән алып кала, ә укучыларын медицина серләренә өйрәтә. Совет чорында Аксак Тимернең тормыш юлы һәм эшчәнлегенә матбугатта һәм әдәбиятта игътибар, минемчә, җитеп бетмәде, шуны уйлап та әсәремнең темасын бу шәхеснең язмышы аша яктыртырга ниятләдем инде.
              • Гадәттә,кешенең уңышлары гаилә иминлегеннән дә тора?
              • –Хак фикер, гаиләдә дә бик бәхетлемен. Хәләл җефетем, гомере буе табибә булып эшләгән Данира Равил кызы хаклы ялда инде, өч бала – Зөһрәне, Айсылуны, Хәйдәрне тәрбияләп үстердек. Тормышта һәркайсы үзенең лаеклы урынын тапты.
                –Башкортстанлыларга нәрсә әйтер идегез?
                • Сәламәт булсыннар, гүзәл илебез күгендә һәрчак маяк булып балкысыннар. Ә миңа чирләп сирәк килсеннәр, күбрәк шатлыклары белән уртаклашсыннар!
                • Тормышта үз урынын тапкан, эшеннән уңган, игелеге-изгелеге, яхшылыклары өчен бик күпләрнең күңел түрендә урын алган мөхтәрәм якташ галим Мәҗит Әхмәт улы Нартайлаков шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Хөрмәтле юбилярныбарлык республикабыз халкы исеменнәнихлас котлап, бәхетле гомер, яңадан-яңа фәнни, иҗади уңышларһәм кешеләрне гел сөендереп яшәвен телибез!
                  Матбугатка әзерләде: Айдар БАСЫЙРОВ,
                  Чакмагыш районы тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры,
                  философия фәннәре кандидаты.
                  Читайте нас: