Барлык яңалыклар
Шәхес янында
25 февраль 2020, 14:20

Җитмеш төрле һөнәр иясе

Нинди генә бәйрәмнәр уйлап тапсалар да, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чын ирләрне тәбрикләү көне булып калыр. Бу көнне аерым игътибарга лаеклар – чыныккан, кайсы очракта да каушап калмаучы, кыю йөрәкле, ныклы бәдәнле чын ирләр. Үзен төрле яклап та сынап караган һәм бер эштә дә сынатмаган, шул сәбәпле күпләргә яхшы таныш ир-егет Радик Миңнебаев нәкъ шундыйлардан.

Нинди генә бәйрәмнәр уйлап тапсалар да, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне чын ирләрне тәбрикләү көне булып калыр. Бу көнне аерым игътибарга лаеклар – чыныккан, кайсы очракта да каушап калмаучы, кыю йөрәкле, ныклы бәдәнле чын ирләр. Үзен төрле яклап та сынап караган һәм бер эштә дә сынатмаган, шул сәбәпле күпләргә яхшы таныш ир-егет Радик Миңнебаев нәкъ шундыйлардан.
Чакмагыш районы Яңа Бирде авылында яшәүче, өч бала тәрбияләп үстергән Лиза Рәхимҗан кызы һәм Мәкмүн Миңнеәхмәт улы Миңнебаевларның уртанчы балалары ул Радик. Абыйсы Рөстәм һәм сеңлесе Эльза бар. Әниләре – укытучы, әтиләре колхозда төзелеш эшләре буенча прораб булып эшләгән. Бу гаиләдә рухият тә, спортка сөю дә, сәнгатькә зәвыклы караш, хезмәт тәрбиясе дә мулдан була. Киңкырлы балалар, чын кешеләр тәрбияләгән Миңнебаевлар. Бар яклап та сәләтле алар.
Башкортстанның 100 еллыгына багышланган республика марафоны кысаларында Чакмагыш районы фестивалендә Радик Миңнебаев “Чакмагыш бураннары” җырын тәкъдим итте. Зал гөрләтеп алкышлады. Матур аның тавышы. Моңлы. Диапазоны киң. Репертуарында ике дистәләп кенә җыр әле аның. Һәвәскәр җырчы да түгел әле ул. Ә һөнәрләре җитмеш төрле. Алдан алып әйткәндә – ир-егетләр шундый булсын!
–Радик, син ничек җырчы да булып киттең?
–Безнең әни дә, әти дә җырлый. Әти гармунда уйный. Җырга мәхәббәт ике яклап та бирелгән. Сеңелебез Эльза да бик матур җырлый, тик сәнгать юлыннан китмәде, химия фәннәре кандидаты, БДУда укыта. Мәктәптә укыганда ук смотр концертларында катнаша идем. Зур сәхнәгә чыгарга җөръәт итмәдем. Кырык яшькә кадәр күп вакытымны спортка багышладым. Электән үк озын көйләрне дә җырлый идем. Дуслар нигә җырламыйсың диләр иде. Үгетләп, дәртләндереп: “Чыгып кара әле” дип этәргеч бирделәр. Язмыш очраклы рәвештә Тахир АсылГәрәй белән таныштырды. Ул мине җырлый башларга җәлеп итте. “Айдар” студиясендә аның “Калсаң иде яшьлектә” җырын яздырдым, шуннан башланды. Бәлки, продюсерым да булып китәр әле.
–“Чакмагыш бураннары” башкаларны көнләштерерлек, туган ягыбыз турында матур җырларның берсе, миңа калса. Ничек туды ул?
–Аның сүзләрен Алия Солтанова, көен Лилия Альметьева дигән авторлар язды. Җыр якташларыма ошаган, клип төшерергә чакыралар. Башка җырларымның авторлары да – үзешчәннәр, халык арасында бик сәләтле, отышлы иҗат итүчеләр дә күп.
– “Юлларда язмыш” җырына язылган клипны караганда тәннәр чымырдый, күздән яшьләр килә. “МатурТВ” студиясенең эшләре булса кирәк болар?
–Әйе. Беренчедән, ул җитди клип килеп чыкты. Гөлгенә Кәримова сүзләрен Наил Шәймарданов көйгә салган. Әйткәндәй, шигырь авторын эзләп карадым, җавап бирмәде әле, инстаграмда гына күренеп кала. “Матур ТВ” җитәкчесе Артур Мамбетов белән Динар Заһит улы Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. Шул эчтәлектә клип төшерергә рөхсәт алынды, дигәндәй. Бернинди “блат” белән дә эшләмәдек, барысын да үз көчебез белән башкарып чыктык.
–Геройлар, гадәттә, трагик рольләрдә уйнаудан шикләнә. Клипта төшкән яшьләрдә бу хис булмадымы икән?
–Булмагандыр, дип әйтә алмыйм. Авариягә эләккән яшь әни ролендәге кыз кабат “Калсак иде яшьлектә” клибында онык ролендә теләп катнашкан.
Җырларыңны тарату өстендә ниләр эшлисең?
–Казанда “Татар радиосы”, ТМТV, бездә Шәрыкъ радиосында яңгырый. Анда хит-парад, башка бәйгеләр дә бар. “Юлларда язмыш”ны исә, тамашачыны яулау өчен авыррак була дип, әлегә кичектереп тордылар. “Соңрак без аны барыбер чыгарабыз, башлап чыкканына җиңелрәк ноталар булсын”, диделәр. Мине Татарстанда көне –төне әйләндерәләр дип әйтәләр, үзем күргән юк әле. Аптырарсың инде, анда да тыңлаучылар ”шырдый-бырдый” җырга күбрәк игътибар итәләр ди.
–Тамашачыда нилектән мондый караш булуының сәбәпләрен үзең дә чамалыйсыңдыр инде, Радик?
–Әлбәттә. Мин җырга мәхәббәтемне мәгънәле итеп чагылдырырга телим. Югыйсә, һич тә җиңел тормыш эзләүдән түгел. Чын ир-егетләргә хас һөнәрләрем күп. Җырлау тормышымның рухият чишмәсе тулышканлыктан гына чыгадыр. Моңарчы гел җитди эштә – төзелештә, спортта мәшгуль булдым. Бүген дә төп шөгылемдә калам, эшлим! Җырласаң да, акчасыз җырлап булмый, чөнки һәр клип өчен шактый түләргә кирәк. Моны эшләп караганнар мине аңлар.
–Спорт инде сезнең гаиләдә аерым зур урын алып тора, Радик. Миңнебаевлар – көчле ир-егетләр.
–Килешәм. Безнең әти армиядә үк гер күтәрү буенча зур уңышка ирешеп кайта. Ул балаларда сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өлкәсендә күп эшләде. Сабантуйларда, бәйгеләрдә күп җиңүләргә иреште. Без дә кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, атта узышып үстек...
Бу урында кунагым турында өстәмә мәгълүмат бирү кирәктер: Радик туган авылындагы сигез еллык мәктәптә дә, Рәҗәп урта мәктәбендә дә үзен булдыклы егет итеп күрсәтә. Колхоз һәм район сабантуйларында атта узыша. 1988 елда район сабантуенда “Дельта” кушаматлы ат белән куйган рекорд ун ел дәвамында саклана. Дөрес, үзе белдерүенчә, ул “пай –мальчик” булмаган.
–Шук идем, көчле булгач, егетләр белән көч сынашырга җаен көтеп йөри идем. Беренче профессиональ тренерым – Рәҗәп мәктәбендә физукультура укытучысы Илдар Сәләхов (урыны оҗмахта булсын). Аның сабакларын үзләштереп чаңгыда йөгердек, волейбол уйнадык, йөгердек, гер күтәрдек, аннары милли көрәшкә алындык. Бу спорт төрләре буенча да район чемпионы булдым. Республика ярышларына берүзем китә идем. Икенче, өченче урыннарны алып кайта идем.
Мәктәптән соң Стәрлетамак физкультура техникумына милли көрәш бүлегенә укырга кердем, шул чорда алда әйткән һәм армрестлинг, грек-рим көрәше буенче беренче разряд алдым. Армиядә хезмәт иткәндә гер күтәрү буенча беренче урынга чыгып, Русия спорт мастерлыгына кандидат булып кайттым... Аннан кайткач та, күп еллар дәвамында сабантуйлар батыры булдым. Үсешкә этәргән остазларым- Нурулла Хисмәтуллинга, Фәнис Уразбахтинга гомерлек рәхмәтлемен. 2003 елда милли көрәш буенча спорт мастеры булдым. Чемпион ясаган көрәш бәйгеләре, чаңгы ярышлары арытаба да күп булды: 2001елда РФ Чемпионатында – 2 урын, 2007 елда билбау белән көрәш буенча БР чемпионатында – 1 урын, Югары уку йортлары арасында ярышта – 1 урын, Урал буе чемпионатында призер, “Салават җыены” республика турнирында – 1 урын һ.б.
–Радик, Сез яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә бүген дә күп көч саласыз.
– Тырышабыз, кулдан килгәнен эшлибез. Милли көрәш буенча әтиебез, спорт ветераны Мәкмүн Миңнебаев исемендәге ачык республика турнирын уздырабыз. 2019 ел ахырында сиксән яше тулу хөрмәтенә дә оештырдык, 2003-2005 елларда туган үсмерләр көч сынашты. Анда Чакмагыш, Илеш, Кырмыскалы, Дәүләкән, Шаран һ.б. районнар, Уфа шәһәре яшьләре катнашты. Авылда сабантуйлар оештырганда дуслар белән бердәмләшеп ярдәм итәбез. Бу чараларда яшьләрне ат ярышларына, милли көрәшкә җәлеп итәргә тырышабыз.
Абыем Демада 14 балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә тренер булып эшли. Аңа ярышлар оештырырга булдыра алганча ярдәм итәм. Әйткәндәй, Рәҗәп урта мәктәбе белән шушы 14 мәктәп арасында дуслык күперләре төзелде. Авыл мәктәбе укучылары бирегә күнекмәләргә килә, спорт осталыгына өйрәнә, алар өчен осталык сәгатьләре оештырыла.
–Сәламәт яшьләр тәрбияләү өчен ни җитми?
–Бушлай спорт секцияләре, түгәрәкләр кирәк. Яшьләр өчен хоккей, футбол төрен матди яктан көчләре җитәрлек итәргә кирәк. Болар иң кыйммәтле юнәлешләр. Тренировкаларга, ярышларга йөргәндә аеруча чыгымнар күп, “җитми” дип, пландагыдан тыш та сорыйлар. Командалы уеннарны пропагандалауда зур ярдәм кирәк. Радий Хәбиров килгәч, бераз үзгәреш сизелә, безнең яшьләр көндәшлек тудыра башлады. Үсмерләргә игътибар артсын иде. Үзебезнең кадрларга саграк караш кирәк.
–Абыегыз белән инде чын спортчылар рухында бил алышасыз. Ә бәләкәй чакта ничек “көрәшә” идегез?
–Булды инде. Ул чакта икенче төрле “көрәшә” идек. Безнең холыклар бик төрле – абый тыныч, мин шаянрак. Бүген спорт юнәлешендә республика судьялар коллегиясендә торам. Самбода вице-президент булдым, абыйга ярдәм итәм. Шулай сукмаклар алмашты – абый төзелеш техникумын тәмамлап спортка китте, мин – төзелешкә.
–Төзүчелек каян бирелгән сезгә?
–Туксанынчы елларда ук бригада җыеп шабашкага чыгып йөри башлаган идек инде абый белән. Болай начар төзүчеләр түгелбездер. “Уралцентргаз” оешмасында эшләгәндә ШОС – БРИКС объектларын төзүдә катнаштык. Әле аз катлы объектларны төзү, реконструкцияләү белән шөгыльләнүче “ВИСстрой” оешмасы директорымын. Кайда эшләсәк тә, җаваплы карыйбыз. Уфа шәһәр хакимияте эшебезне бәяли, Мактау кәгазьләре белән бүләкләделәр.
Мин Аграр университетны да тәмамладым бит әле. Монысына Иске Балак авылына нәнәйләргә барып, печән чабышып, матур табигать кочагында яшәп алган мизгелләр сәбәпче булды, урманчы һөнәрен дә үзләштердем. Геодезия буенча да укыдым, БАГСУ дә тәмамладым. Биш дипломым бар, гомер иткәндә һәркайсысының файдасы тиеп тора, әле иң зур теләгем – җыр. Ни хәлдер инде ул (көлә).
–Кайчан уңышка ирештем дип уйладың, Радик?
–Чама белән, фатирлы булгачтыр. Фатир арендалаудан туктагачтыр. Уңышка ирешеп җиттем дип уйламыйм әле, һаман эзләнүдәмен.
Зур уңышларга ирешүеңне телибез, Радик.
Блиц сораштыру:
Радик, бүген кешеләргә ни җитми?
  • Кешелеклелек. Битарафлык зур, таеп егылганга да кул бирми үтүчеләр
  • бар.
    • Бүген яшьләргә эшкуар булып китүе җиңелме?
    • Каршылыклар, киртәләр нык күп. Яшьләр бер омтылыштан гына
    • тукталмасын. Кабат-кабат көчләрен сынап карасыннар.
      • Спорт белән никадәр актив шөгыльләнергә кирәк?
      • Чама белеп. Үзең өчен яхшы булсын, гарантияң, каршы тору көчең
      • булсын. Өстисем килә - спортчылар бер-берсенә ярдәмләшүче халык.
        • Нәрсә ул акча?
        • – Бүген тормыш белән күпчелек өлеш идарә итүче корал. Кызганыч, әлегә бөтенләй ансыз дөнья бармый. Аңа табынып яшәү - хата.
          • Нәрсә ул дуслык?
          • Тугрылык. Баеп китеп, уң кул урынына сулын бирүчеләр, бөтенләй
          • кул бирмәүче элекке “дуслар” да бар.
            • Туганлык җепләре нәрсә ул?
            • Бик җитди әйбер. Яши-яши аңлыйсың. Иң якының – туганың. Ярдәм
            • һәм ышаныч ул.
              • Сәясәткә кереп китәсең киләме?
              • Праймеризларда катнашканым бар. Әле мин ул эшкә әзер түгелмен.
              • Тендер турында ни әйтерсең?
              • Сыйфатсыз эш, чыгымнарны экономияләү. Очсызга җиренә җиткереп
              • сыйфатлы эшләп булмый. Мәктәп, дәваханә һ.б. социаль объектларны тендер буенча төзетмәсеннәр иде.
                Читайте нас: