Барлык яңалыклар
Шәхес янында
8 гыйнвар 2020, 16:25

Әлфир Садртдинов: Ничек бармын – шундый булып калдым

Мәктәпне уңышлы тәмамлаган егеткә укуын югары уку йортында дәвам итәргә дә бит, әмма тормыш син дигәнчә генә түгел шул...

Җилкәннәр – җилдә, кеше тормышта сынала, диләр. Шактый гомер яшәгәннән соң дөньяң түгәрәк – яраткан эшең, таянырга ныклы гаиләң бар, җаның тыныч икән, димәк, тормышта үз юлыңны тапкансың. Бүгенге героем да – гади авыл малаеннан югары вазифага үз тырышлыгы, үз белеме, үз көче белән ирешүчеләрнең берсе.
Әлфир Сабирҗан улы Садртдинов Борай районының ямьле Танып буенда урнашкан Кодаш авылында 1960 елның беренче көнендә гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә.

“Беренче сыйныфка барганымны хәтерлим әле, – диде ул тормыш йомгагын барлап. – 1967 елны үзебезнең авыл мәктәбендә укырга кердем. Мәктәпкә барганда хәрефләрне белә идем, тапкырлау таблицасын да өйрәнгән идем, шуңа укып китүе җиңел булды. Бишенче сыйныфка күрше авыл мәктәбенә йөри башладык. Минем өйдән 6,5 километр, җәяү йөреп укыдык.

Җәяү йөреп белем алучы ул чор балалары карда да, яңгырда да дәрес калдырмаска тырышкан. Алар эшкә дә иртә җигелгән.

“Алтынчы классны бетергәч җәйге каникулларда басу каравылчысы булып эшләдем. Авыл башында машина-трактор паркы төзелә башлагач, 7-8 сыйныфлардан соң иптәш малай белән ике ел шул төзелештә эшләдек. Ул вакытта эшләгән өчен аена 60-70-80 сум хезмәт хакы чыга иде. Мәктәпкә үзебезгә кирәкле әйберләрне сатып алырлык акча эшли идек. 9 сыйныфтан соң җәй көне классташлар белән дуңгыз комплексы төзештек, колхозның башка эшләрендә дә катнаша идек”.

Мәктәпне уңышлы тәмамлаган Әлфир Сабирҗан улына укуын югары уку йортында дәвам итәргә дә бит. Әмма тормыш син дигәнчә генә түгел шул. 8 сыйныфта укыганда әтисе үлеп китә, тормыш йөген тарту әнисе җилкәсенә калачак, сеңлесенең дә мәктәпне тәмамлыйсы бар. Шуңа ул, әнигә ярдәм итәргә кирәк, барыбер авылда яшәргә дип, институт турындагы уйларын читкә куя. Вакытында армия сафларында да хезмәт итү теләге була.

“Кая укырга барырга икән дип йөри идем, – ди Әлфир Сабирҗан улы. – Район гәзите “Алга”да безнең колхозның буш бухгалтерын юбилее уңаеннан мактап язганнар. Кич белән клубтан кайткан идем, әни шул мәкаләне күрсәтте. Шулай итеп, озак уйлап тормадым, бухгалтер белгечлегенә документларны илтеп бирдем. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Кушнаренкодагы авыл хуҗалыгы техникумында укый башладым. Бераз укыгач, армиягә чакырдылар. Германиядә хезмәт иттем. Минем өчен – физик чыныгып үскән кешегә – армия хезмәте авыр булмады, отпускага да кайтып килдем”.

Армиядән соң ул техникумда укуын дәвам итә. 1980 елны 4 ай ярым колхозда практикада була, үзен тырыш хезмәткәр итеп танытырга өлгерә. Шуңа укып бетереп кайткач баш бухгалтер урынын тәкъдим иттеләр. “Мин – 21 яшьлек егет, зур тәҗрибәм юк, шуңа баш бухгалтер эшенә тотынсам, үзем өчен кеше алдында уңайсыз булыр дип, каршылашып карасам да, Салават исемендәге колхозда баш бухгалтер булып эшли башларга туры килде. Ул вакытта колхозда баш икътисадчы да, юрист та юк иде. Шуңа әлеге эшләр дә минем өстә иде, бер авырсынмый эшләдем, аның каравы тәҗрибә тупладым. Яшь чак, сәгатькә карамыйсың, көн-төн дип тормыйсың, эшлисең дә эшлисең. Аның өстенә тагын бурычлар бар иде әле. Армиядә партия сафларына кергән идем. Минем коммунист икәнлегемне белгәч, бераз эшләгәннән соң комсомол оешмасы секретаре итеп сайладылар, партком секретаре булып та эшләргә туры килде. Эш күп булса да, эшләве күңелле иде. Колхозлар гөрләп тора. Без беренче бишлектә бара идек. Мин эшләгән вакытта төзелеш эшләре күп булды – юллар, мәктәп, ферма, иген киптерү комплексы биналары төзелде. Газ кертергә әзерләдек, техника күпләп сатып алдык. Берничә ел рәттән колхозчыларга 13нче хезмәт хакы түләү мөмкинлеге дә булды. Мондый уңышларга ирешү, әлбәттә, җитәкчелеккә бәйле. Колхоз рәисе Мөлеков Абдрахман Шәмсетдин улы бик тәҗрибәле, кешелекле кеше иде, теләге булган һәркемне эшкә өйрәтте”, – дип истәлекләргә чумды әңгәмәдәшем.

Әнә шулай мәш килеп эшләп йөргән җиреннән Әлфир Сабирҗан улына эшен калдырырга туры килә – әнисе ныклап чирләп китә. Аңа яраткан эшен калдырырга туры килә. Әмма, ни кызганыч, моңа кадәр дә берничә операция кичергән әнкәсе бу фани дөньяда озак тормый...

***
Тормыш үз җае белән ага. Әлфир Сабирҗан улы, гомерлек сөйгән ярын очратып, 1986 елда гаилә коралар. Кушнаренкодагы Чеверев исемендәге колхозга баш бухгалтер булып урнаша ул. 1989 елның башында инде Уфага килеп төпләнәләр. Шуннан башлап Әлфир Сабирҗан улының хезмәт юлы башкала белән бәйле.
“Башстрой” дигән төзелеш берләшмәсе бар иде. Шунда эшкә кердем. Бераз эшләгәч, “Башгражданстрой” төзелеш трестына баш бухгалтер булып барасың диделәр. Анда 6,5 ел эшләдем. Аннары “Башкирэнерго”ның “Энергостройремонт” филиалына күчерделәр. Анда 2 ел эшләдем. Ә 1998 елда яңа барлыкка килгән Төзелеш министрлыгына чакырдылар. Шулай итеп, 2000нче елларга кадәр 17-18 ел баш бухгалтер булып эшләдем”.

Бухгалтерларның эше кайда да – исәп-хисап, саннар, отчетлар. Шулай да бер урындагы эш икенчесеннән нык аерыла идеме дип кызыксынам. “Әлбәттә, һәрберсенең үз үзенчәлеге бар. Әмма эштән бигрәк, ул вакытларда тормыш тиз үзгәреп торды, – ди әңгәмәдәшем. – 1981-83нче елларда еллык отчет – 124 битле бер отчет иде. Үзгәртеп корулар башлангач, атна саен диярлек үзгәрешләр китте. Хезмәт хакларын түләү системасы еш үзгәреп тора иде. Берзаман акча бетте, бартер китте. Бер кызык хәл истә калган: берчак хезмәт хакы исәбенә үземә 4 килограмм тарттырылган кызыл борыч туры килде хәтта. Әлбәттә, үзем өчен яхшырак әйбер калдыру мөмкинлеге дә бар иде. Әмма мин кайда гына, нинди генә чорда эшләсәм дә, барлык хезмәткәрләрне дә тигез күрдем. Шуңа күңелем тыныч, кайда да үз кеше итеп каршы алалар”.

Тормыш үзе үрләтте
2001нче елдан Әлфир Садртдиновны Төзелеш министры урынбасары итеп тәгаенлиләр. Ул 22 елга якын төзелеш системасында эшли, хезмәт юлының 13 елы Төзелеш министрлыгында үтә. “Бик актив эшләдек, – дип искә ала ул чорларны. – Җитәкчеләр, коллегалар – барысы да предприятиеләрдә эшләгән, тәҗрибә туплаган кешеләр, эш рәтен беләләр. Шуңа аңлашып, бер-беребезгә ярдәм итеп, җиңел эшләдек”.
2010 елда республикада Төзелеш министрлыгы ике комитетка бүленде. Әлфир Сабирҗан улына башка эш тәкъдим итәләр. Шуннан алып бүгенгә кадәр ул республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары булып эшли. Хезмәт блогын җитәкли.
“Хезмәт баскычыннан күтәрелүем ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Җитәкчеләр һәрчак үзләре эшемне күреп күтәрделәр, – ди ул. – Мин беркайчан да каядыр үрләргә, карьера ясарга омтылмадым. Чөнки минем өчен иң мөһиме – гаилә белән тыныч яшәү һәм тыныч эшләү”.

Үткәнгә карап
Бүгенге биеклектән артка борылып карап, әгәр дә яшьлеккә кире кайтып булса, тормышыгызда берәр нәрсәне үзгәртер идегезме дип сорыйм.
“Бу яшькә җиткәндә үткәннәрне барлый башлыйсың. Мин үземне дөрес яшәдем һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм. Кайсыбер кешеләр эшләгән урынында үзенә файда алырга тырыша. Минем дә андый мөмкинлекләр күп иде, әмма мин, ничек бармын, шундый булып калуым белән канәгатьмен. Бәлки, бәләкәйдән тормыш йөген тартып үскәнгә шулайдыр. Чөнки әти мин туганчы ук ике аягын өздергән иде. Агач эшенә оста булса да, бар нәрсәне китереп бирүче дә, илтеп куючы да мин булдым, – дип хатирәләргә чумды әңгәмәдәшем. – Бәләкәйдән дөнья арбасын тартырга туры килгәнгә эш рәтен белеп үскән буын без. Колхозда эшләгән чор иң күңелле вакыт булып истә калган, аннары да бик актив булып, зур теләк белән хезмәт иттем. Хәзер инде күбрәк кәгазь эше. Тормыштан канәгатьмен дип әйтә алам. Гаиләм, улым, оныкларым бар – шул үзе бәхет түгелмени?”
Блиц-сораулар:
Характерыгыз буенча сез нинди кеше?
– Гороскоп буенча мин – кәҗәмөгез: анда язылганнар характерыма туры килә (көлә).
– Тормыш девизыгыз бармы?
– Тормыш коргач – яшәргә кирәк!
– Еллар белән бергә бу фикерегез үзгәрмиме?
– Юк, ныгый гына бара!
– Кешенең нинди сыйфатларына өстенлек бирәсез?
– Кеше ихлас булсын, дөрес булсын, алдашмасын.
– Кичә һәм бүген: сезнең карашка тормыш ничек үзгәрде?
– Элек халыкның эше күп иде, бала-чага да эш белеп үсте. Бүген балалар күбрәк компьютер артында утыра, анысы да кирәк, әмма чама белән. Шулай да хәзер яшьләргә мөмкинлекләр күбрәк дип уйлыйм. Иң мөһиме – эшли белсеннәр һәм теләп эшләсеннәр.
– “Өмет” гәзитен һәм сайтын укучыларга теләкләрегез.
– Сәламәт һәм бәхетле булып, балалар шатлыгына сөенеп яшәргә язсын.
Читайте нас: