Барлык яңалыклар
Шәхес янында
6 сентябрь 2019, 03:21

«Аһ-зар түгел, бер-беребезгә өмет таратыйк!»

Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, күренекле татар шагыйре, журналист Рим Идиатуллинның (23 февраль 1940 ел – 6 сентябрь 2018 ел) искә алып, “Өмет” архивыннан әңгәмә тәкъдим итәбез.

Һади Такташ исемендәге премия лауреаты, күренекле татар шагыйре, журналист Рим Идиатуллинның (23 февраль 1940 ел – 6 сентябрь 2018 ел) искә алып, “Өмет” архивыннан әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Рим абый, ел фасыллары алмашынган чакта сүзне табигатьтән башлыйсы килә. Һәр кешенең якын күргән мизгеле була. Сез кайсы фасылны яратасыз?

- Урысларның күренекле режиссеры Эльдар Рязановның киносында “У природы нет плохой погоды” дип белми җырламыйлардыр ул. Табигатьнең ямьсез чагы булмый. Ел фасылларының да һәркайсы үзенчә матур һәм кадерле. Дөрес, арасында һәр күңелгә аеруча якыны була. Мәсәлән, Пушкин көзгә мәдхия җырлаган. Сихри сагышлы мизгел ул. Тик үзем дә сагышлы кеше булгач, минем тулысы белән сагышка чумасым килми. Көзне күңелем белән кабул итә алмыйм. Коры сары яфраклар яуган кояшлы әбиләр чуагы ошый, әлбәттә. Көзнең алтын таҗы ул. Тик бик сирәк була шул андый көннәр. Мин үзем табигатьнең уянган мәлен яратам. Беренче яшел кыякларны күрү, җиргә басып йөрү, күккүк тавышларын ишетү күңелгә чиксез рәхәтлек бирә. Табигатьнең кыз чагы дип атар идем мин язны.
Гомумән, әйткәнемчә, һәр ел фасылының матур мизгелләре була. Мамык карлары белән кыш үзенчә сокландыра. Җирне генә түгел, күңелләрегезне дә аклыкка күмәбез дип аларны фәрештәләр үзләре яудыра төсле. Җәйнең дә үз матурлыгы - табигатьнең җимеш биргән чагы бит ул. Барысының да кадерен белергә кирәк.
- Ә кеше табигатьнең кадерен беләме? Ераклашмадымы ул аннан?
- Табигать ул безгә бәйсез илаһи бер көч. Бер нәрсә дә юктан барлыкка килми бит. Күкнең серен белеп бетерә алмаган кебек, без табигатьнең дә серен белеп бетермибез әле. Һәм белергә дә тырышмыйбыз. Без күбрәк аның белән көрәшүгә көч сарыф итәбез. Тик көрәшергә түгел, аның белән бербөтен булып яшәргә кирәк. Соңгы чорда табигатькә мөнәсәбәт үзгәрү, кешенең үзен дә үзгәртүгә китерде. Һәм яхшы якка түгел. Табигатькә үч тотып яшәгән өчен ул бездән үч ала сыман. Мин моны байтак шигырьләремдә дә әйттем инде. Су басулар, давыллар һәм башка катаклизмнары белән табигать азгынлыгын тыя белмәгән адәм баласын кисәтәдер. Табигатьтән көлчерәк һәм барысына да баш булуын расларга тырышу, киресенчә, кешенең көчсезлеген генә күрсәтә.
Без барыбыз да табигать баласы. Мин үсмер чакта ук авылдан качсам да, барыбер табигать малае итеп хис итәм үземне. Авыл минем бәгыремнең иң уртасында, иң кадерле почмак. Ул күңелдә генә түгел, күз алдында тора. Тик авылга кайтсаң, шул күз алдымда торган һәм күзем белән күргән табигать арасында аерманың җир белән күк арасы кебек булып үзгәрүен аңлыйсың. Шуңа йөрәк яна. Элек табигатькә сакчыл карарга чакырган лозунглар бар иде. Шуларны кайтарырга кирәк. Тик сүздә генә түгел. Ул чакырулар тормышка ашырылсын иде. Чөнки табигать бетсә, кеше дә бетә. Өлкән буында җиргә тартылу көче бар әле ул. Бер тамагын туйдырырлык яшелчә-җимешне пенсиясенә базардан сатып та алырга мөмкин. Тик ул җәй буе өч сутый җирдә казына. Теләп казына. Грек мифындагы Антей яланаяк җиргә басып көч җыйган. Ә аннан аерылгач, җиңелгән. Гади кеше дә җирдән көч ала. Яшьләр шуны аңлап кына бетерми.
-Бәлки моңа яшьләрнең “Безгә бирелгән гомер бары тик безнеке. Һәм аны ничек телибез, шулай яшибез” дигән девиз астында атлавы комачаулыйдыр?


- Күп кешеләр бүген үзең өчен генә яшәргә кирәк диләр. Ул хакта хәтта чит илдә китаплар да чыгаралар икән. Күптән түгел «Как надо жить для себя» дигәнен күрдем. Монда, әлбәттә, хаклык бар. Үзең өчен яшәмәсәң, кеше өчен дә яшәп булмый. Тик аңа үз-үзеңне яратып кына яшәү дә килеп кушыла. Ә менә монысы белән инде бәхәсләшергә була һәм кирәк. Диндар кеше булмасам да, Коръәнне берничә кат укып чыктым мин. Евангелиене дә укыдым. Һәр дин яхшылыкка гына өйрәтә. Ислам дине белән христиан динен каршы куеп чәкәштерергә тырышалар ул. Ә бөтен әшәкелек каршы куюдан туа. Бөтен кешеләр дә шул китаплар кушкан буенча гомер итсә, без бу дөньяда ук оҗмахтагы кебек яшәр идек. Әмма үз-үзеңне генә яратып, хәтта үз милләтеңне, үз динеңне генә яратып яшәү яхшылыкка китерми.
Кеше ялгыз яши алмый ул. Кем беләндер аралашырга, дус булып көн итәргә тиеш. Ялгыз кеше әллә нинди байлыкларда йөзсә дә, бәхетле була алмый дип уйлыйм мин. Далада күчмә тормыш белән яшәгән халыклар берәр кешене иң куркыныч җәзага тарттырырга теләсәләр, аның ялгызын калдырганнар - ирек биреп, далага куганнар. Моннан да куркыныч нәрсә булырга мөмкин? Җир шары безгә генә иксез-чиксез булып күренә, ә өстән караганда ул бәләкәй генә. Әнә шунда бердәм булып, үзебезне генә түгел, башкаларны да уйлап, сыешып яшәргә кирәк. Безнең тән төзелеше бер бит, җан төзелеше дә бердер дип уйлыйм. Олы хисләр барыбызга да хас.
- Техник казанышлар алга барган саен, кеше дә үсешә, алга бара диләр...

- Әйе, бүген кеше алга бара дип сөйлиләр ул. Тик чынлыкта киресенчә түгел микән? Әлбәттә, кешенең тышкы матурлыгы камилләшә. Моны сиңа минем сөйләп утыру кирәкми инде. Йөзне, тешләрне төзәтү, матурлау, бизәнү әйберләре җитештерүче фирмаларның исәбе-хисабы юк хәзер. Тик менә кешенең җаны яхшыга таба үзгәрә микән? Аның иң күркәм сыйфатлары яхшыруга барамы? Мин бу хакта торган саен ешрак уйланам. Һәм ул уйланулар гомум кешелек турында фәлсәфә сатудан барлыкка килми. Якын-тирәдәге кешеләрне күзәткәннәр туа.
- Тирә-яктагыларны күзәткән саен бүгенге заман кешесенә хас сыйфатларның берсе битарафлык икәненә ныграк инанасың төсле. Кай арада тәрбияләнде икән ул бездә?

- Үз-үзеңне генә ярату ягъни эгоизм шул битарафлыкның бер төре, бер чагылышы инде ул. Минем башкаларда эшем юк дип яшәргә, күрмәмешкә салышырга өйрәндек шул. Җаннарны тетрәндергән вәхшилекләр дә битарафлыктан килә. Мисал күз алдында – Мәскәү метросы. Әгәр махсус тәртип саклау өчен куелган милиция хезмәткәрләре, эшләренә җаваплы караса, кешеләр тирә-яктагыларга, бер-берсенә игътибарлырак булса, метро чаклы метрода шартлау булыр идемени? Башкаларда минем ни эшем бар дип, һәр кем үзен генә уйлап йөргәндә вәхшилекне ничек бетермәк кирәк?!

Битарафлык – заман чиренә әйләнде бугай инде ул. Эпидемия төсен алды. Әллә ничә еллар элек «Битарафлык басыт күңелне» дип шигырь язган идем. Аналарны рәнҗетү гайре табигый хәл чагында бер очракны ишеткәч язылды ул. Әнкәйләргә хөрмәт зур иде әле анда. Ә хәзер шул шигырь ашлык өемендәге бер бөртек кенә булып калды. Битарафлык кешенең аңын томалады.
- Рим абый, ничек уйлыйсыз, шул битарафлыкны арттыруда үзәк телевидение нинди роль уйный?


- Үзәк телевидение монда төп сәбәпчесе инде. Бозыклык оясының үзе. Элек без дүрт буын бергә утырып рәхәтләнеп ял итә-итә фәһем алып телевизор карый идек. Хәзер ике буын бергә карап булмый. Яхшы гына башлана кебек кино, әмма биш минут та үтми оятсызлык китә. Әле мин оялып торып чыгып китәм, әле онык. Гомеремдә цензура яклы кеше булмадым. Ләкин бүгенге телевидениегә совет заманындагы цензура җитми дип исәплим. Үзем өчен кайгырмыйм, безнең аңны аның белән генә үзгәртеп булмый. Балалар өчен дә куркынычы юк инде хәзер. Оныклар өчен борчылам мин.
- Ә беренче телевизор чыккан вакытларны хәтерлисезме?
- Әлбәттә. Үзебездә булмаганда күршегә кереп карый идек. Бәләкәй генә, песи күзе чаклы гына экранлы иде ул вакытта телевизор.
- Нинди хисләр уяткан иде “сурәтле тартма”?
- Нинди хисләр уятсын инде чабаталы авыл малайларында техник казанышлар? Соклану, гаҗәпләнү. Зур могҗиза, әкияти күренеш итеп кабул иттек без аны. Әкиятләрдә генә кайдадыр еракта булган әйберне күрсәтә торган серле көзгеләр бар иде бит. Шул әкиятләр тормышка аша башлады дип уйлаган идек. Тик бүгенге телевидениене ул чактагысына якын да куярлык түгел. Ул чорда телевизор карап, аң-белемне арттыра, карашларыбызны киңәйтә идек. Хәзер исә ул кешенең азгынлыгын көчәйтүгә генә хезмәт итә.
«Без гаҗәпләнү тойгысын кичергән вакытта гына тулы канлы тормыш белән яшибез. Гаҗәпләнү бетсә, без кешелек сыйфатларын югалтабыз» дигән бер бөек кеше. Телевидение шуны онытты, хәтта тискәресен эшли башлады. Без телевизор колына әйләндек.Чын тормышны читтә калдырып, сериалдагы геройларның тормышы белән яшәргә керештек. Мин үзем аларны карамыйм. Шуның аркасында бервакыт хәтта уңайсыз хәлдә калдым. Ике кеше бик җанлы рәвештә кемнеңдер язмышы турында сөйләшә. Кызыксынып китеп: «Кайда булган бу хәл?» дип сорыйсы иттем. Тегеләр миңа аптырап карадылар да, сериалның исемен атадылар.
- Сериаллары бер хәл, зәңгәр экраннардан үтереш, канкоеш шулкадәр күп күрсәтелә, без аларга да күнегеп киләбез шикелле.

- Бүген үсмерләр ярыша-ярыша мобиль телефоннарга гайре табигый хәлләрне төшереп, интернетка куя. Бу кансызлыктан эшләнә дип уйламыйм мин. Алар шуннан кызык таба. Тик кызларның бер-берсен тукмаулары яхшылык үрнәге түгел. Бик кызганыч хәл бит ул.
- Телевидение дә, үзәк матбугат та дөреслекне әйтәбез ди. Тик кайвакыт кәефне бозмас өчен телевизорны кушарга да куркыта. Шуннан сорау туа: кешегә дөреслекне әйтү кирәк микән? Гомумән, нәрсә соң ул дөреслек? Берәү генә буламы ул?


- Дөреслекне әйтү, һичшиксез, кирәк. Һәм ул берәү генә була. Кулланылышы гына төрле, шунысы яман. Әйе, дөрес сүзне кабул итү җиңел түгел. Миләш кебек ачы булырга мөмкин ул. Ләкин дөреслек тә, хакыйкать тә кирәк. Аларсыз дөньяны төзәтеп булмый.
Урысларның әлегә кадәр өйрәнелеп бетмәгән философы Петр Чаадаев «Истина дороже Родины» дигән. Бу патша заманында әйтелгән сүзләр. Ә XX гасырда, үзең беләсең, хакыйкатьне әйтү үлем чакыруга тиң булган. Менә хәзер XXI гасырда яшибез. Дөреслекне кычкырып әйтү дә куркыныч түгел. Әмма аны ишетүче дә юк. Бүгенге шагыйрьләрнең трагедиясе дә шунда. Шагыйрь ул кешелек чаңы. Кеше күңелендә хәвеф-хәтәр башланса, шагыйрь чаң кага. Мостай Кәримнәр чорына кадәр шулай дәвам итте әле. Әмма хәтта ул шагыйрь сүзенә битарафлыкка аптырый иде. Бүген инде шигъри сүз күккә карап кычкыру, стенага борчак чәчүгә тиң. Шуңа шагыйрьләрнең дә кадере бетте. Ә кеше укый белә башлаганнан бирле кулына китап тотмаса, аны мескен дип атарга була. Чөнки уку - ул үзеңне табу. Китап адәм баласын икенче күзлектән карарга, үз кылыкларыннан оялырга өйрәтә. Китаптан читләшүнең нәтиҗәләре көндәлек тормышыбызда сизелеп тора. Ләкин беләсеңме, тарих ул борылышлардан тора. Вакыт-вакыт читкә кереп китсә дә, төп магистральгә - изгелек, яхшылык, иман һәм башка бик күп әйберләрне үз эченә алган юлга килеп чыга. Һәм мин ышанам, китапка та, әдәби әсәрләргә дә бер әйләнеп кайтырлар. Бәлки чак кына үзгәреп, интернет китаплар булып, әмма барыбер кайтырлар. Шул вакыт шигърият тә кайтыр.
- Әле без төп юлдан читкәрәк тайпылган булып чыгабыз. Шуңадыр тормыш катлаулырак. Тик барыбер һәр кеше анда үз урынын табарга тиеш. Ничек табарга аны?
- Үз урыныңны табу беркайчан да җиңел булмаган инде ул. Беренчедән, моның өчен байтак сынаулар үтәргә кирәк. Икенчедән, шуларны үтәрлек ихтыяр көчең булырга тиеш. Үз-үзеңне җиңә белү бу тормышта иң зур батырлыктыр. Үз алдыңа максат куя белергә һәм шуңа ирешер өчен бар көчеңне салырга кирәк. Кайвакыт чагыштырып карыйм да хәйран калам. Мин 14 яшемдә үземне үзем карый башладым. Ә бүгенге 14 яшьлек кеше үзен карый аламы? Аңа паспорт бирелә ул, тик бу үз гамәлләре өчен җавап бирер яшькә җитүен рәсмиләштерү генә. Аксакал яшенә җиткәндә чагыштырып әйтә алам – 14 яшьтә без егетләр идек инде. Ә бүген 24тә дә сабыйлар. Үсә белергә кирәк.
- Рим абый, шагыйрь буларак, бу дөньяда шактый яшәгән кеше буларак, әйтегез инде бер сүз: ничек өскә яуган начар хәбәрләрдән, тирә-яктагы аһ-зарлардан ышыкланырга? Гомер берәү генә бит, аны бехетле итеп яшисе килә.
- Эльмира акыллым, яшәү - ул үзе зур бәхет. Аз яшәп тә бәхетле булган кешеләр бар. Озын гомер юлы үтеп тә, бәхетсез калганнар бар. Эш еллар санында түгел, ә гомернең тыгызлыгында. Яшәү дәверендә ни-нәрсәләр кылдың? Кешеләргә яхшылык эшләдеңме? Нинди изгелек кылыйм икән дип уйлану ул бәхетле кешенең эше. Аһ-зарлар сөйләргә яратабыз инде без барыбыз да. Тискәре күренешләр дә җитәрлек. Ләкин якты дөньяга килүнең төп максаты аһ-зарга күмелеп, шуны тирә-яктагыларга чәчеп утыру түгел. Кешеләр якты нур итеп бер-берсенә өмет таратсын. Күршесе күңелендә кечкенә өмет чаткысы бар икән, шуны үстерергә булышу үзен кеше дип атаган кешенең иң олы бурычы. Коръәндә шундый сүзләр бар: «Ә адәм баласы! Тәнеңдә тазалык, күңелеңдә тынычлык – көннәреңне уздырырлык ризык бар чакта, дөньяга шөкер ит!» Минем тазалыгым да, тынычлыгым да, өстәлемдә ризыгым да бар. Димәк, мин бәхетле яшим. Һәм башкаларга да шуны телим.
- Кызыклы әңгәмәгез өчен дә, матур теләгегез һәм якты нур итеп безгә биргән өметле сүзләрегез өчен дә рәхмәт, Рим абый.
Читайте нас: